Литература
15 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 9 өлеш. Юл буена бер сүз катмыйча, телен йоткан кеше кебек кайтты Хәниф.-Кем иде ул ханым? Нишләп ул аның туганына бик нык ошаган иде? Әллә Хәнифнең күзенә генә шулай тоелдымы? Ә ничекул безнең мәхәлләдә сөйләшә торган диалекта сәйләшә алды? Әллә Диләрәгә әйтеп, машинадан төшеп калыргамы? Юк, ярамас. Диләрә минем хәлне аңламас та әле ул.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Юл буена бер сүз катмыйча, телен йоткан кеше кебек кайтты Хәниф.
-Кем иде ул ханым? Нишләп ул аның туганына бик нык ошаган иде? Әллә Хәнифнең күзенә генә шулай тоелдымы? Ә ничекул безнең мәхәлләдә сөйләшә торган диалекта сәйләшә алды? Әллә Диләрәгә әйтеп, машинадан төшеп калыргамы? Юк, ярамас. Диләрә минем хәлне аңламас та әле ул. Нишләргә соң инде? – Хәнифнең башындагы уйлары тәмам буталып бетте.
-Хәниф, әллә син ишетмисең инде. Кайтышлый “Пятерочка”га кереп ипи-сөт алып чыгарсың әле. Бөтенләй истән чыккан сразу базардан гына алырга.
Хәниф ярар дип баш кына какты. Диләрә аңа карап, аптырап җилкәсен генә сикертеп куйды. Өйгә кайткач та сүзгә сүз ялганмады. Хәниф ишек алдында юк-бар эшләрне караштыргалап, тизрәк төн җиткәнне көтте. Аның исәбе, Диләрә эшкә чыгып китүгә, базарга барып теге таныш түгел хатынны күреп сөйләшергә. Ул, бәлкем туганы да түгелдер, тик барыбер аның туганнарын белергә мөмкин бит. Бәлкем минем берәр туганым исәндер әле, дип үз-үзен тынычландырырга тырышты.
Тик икенче көнне дә, атна буена да аңа базарга чыгып китәргә мөмкинлек булмады. Әллә каян гына Диләрәнең уена заманча мангал-ит ыслагыч ясату фикере килде һәм Хәнифкә тимерче табып, кирәкле тимерләрен юллап, шул тимерче белән мәш килде. Ял көннәрендә ул инде базарга бару уена башына да кертеп чыгара алмады. Таныш түгел сәүдәгәрләрне күрү уе да сүрелә башлады. Ялгышканмындыр. Шул гомер буена бер мәртәбә дә күрмәгән туганымны мин ничек таный алыйм инде. Картаеп барам бит инде үзем дә, саташканмындыр. Әле сөйләшүе дә гел үк безнеңчә булмагандыр. Миңа гына шулай тоелгандыр, дип Хәниф үз-үзенә сөйләнде. Һәрхәлдә аның үзенә шулай кебек тоелды. Тик алдагы атнада Диләрә кичтән бернинди дә эш планнары кормагач, ул тагын базарга бару уен исенә төшерде...
Хәниф җылы урында, Диләрә торып киткәннән соң да йоклаганга сабышып , аның юыну бүлмәсенә кереп киткәнен, душта коенганын кечкенәдән үк бик сак һәм сизгер колаклары белән тыңлап ятты.Урам яктан машина кабызган тавыш ишетелүгә, Хәниф мәргән угы кебек урыныннан сикереп торды һәм тиз генә юынып алып , киенде дә тәрәзә аша урамга күз салды. Иртәнге якта урамда тыз-быз машиналар чабыша, кайсы эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына балаларын илтә, я киресенчә балаларын урнаштырып, иртә бүленгән йокыларын дәвам итәргә дип өйләренә ашыга. Хәниф ишек-капканы бикләп, капка төбенә чыгып басты. Урам башында күренгән машинага кул болгап туктатты да, ничек кенә булса да мине колхоз базарына илтеп куй әле дип үтенде. Акчасын да күпме дисең шуның хәтле бирәм, дип тә өстәде. Аны инде хәйран вакыттан бирле белгән машина йөртүче, син нәрсә, Хәниф иртән иртүк базарга ашыгасың, әллә шунда эшкә кердеңме, ә синең хатын бик важный кеше бит, үзеңне базар директоры итеп куйдымы дип шаяртты. Хәниф җавап бирмәде.
Базарга килеп җитүгә Хәниф йөгер-атлый дигәндәй киптерелгән җиләк-җимеш, төрле аш тәмләткечләре сатыла торган якка китте.
-Тизрәк, әле сатып алучылар күбәйгәнче барып сорашырга, барысын да ачыкларга кирәк. Югыйсә, бу уйлар минем башыма җитәчәк.
Хәниф җиләк-җимешләр өеп куелган рәткә өмет тулы күзләре белән карады. Әмма анда теге таныш булмаган хатын юк иде. Сатучылар арасында аныә мәхәлләсендәге кебек сөйләшмиләр. Димәк, ул ялгышкан. Аның күзенә генә күренгән димәк, ул таныш түгел хатын. Хәниф теге юлы ул хатын басып торган урынга барып басты. Товарларны караштырды. Янына килеп баскан таҗик иренең аңа мөрәҗәгатен дә ишетмәде.
Бародар,шумо чизе мечуед? (Туган, син нәрсәдер эзлисеңме?)
Хәниф дәшмәде. Сатучы русча эндәште
-Ты что то хочешь купить,да?
Хәниф, юк дип башын селкеде.
Сатучыга мондый кеше кызык түгел иде. Аңа сатарга кирәк. Шуңа да базар капкасында яңа сатып алучылар күренүгә, елмаеп, алар каршына китте.
-Дуст, исто. Ман ба шумо дархост дорам. (Дус, тукта. Минем сиңа бер үтенечем бар.) – Хәниф күпме еллар буена бер кем белән дә таджикча сөйләшмәсә дә чип-чиста таҗик телендә сәүдәгәргә мөрәҗәгать итте.
Сәүдәгәр кире аның янына килде.
-Дар ин чо зан буд. Меваи хушк мефурухт. Вай кучост? ( Монда бер хатын бар иде. Киптерелгән җимешләр сатты. Кая ул?)
-Чй зан. Хеч кас нест. Ман инчо савдо мекунам. (Нинди хатын. Юк беркаемдә. Мин монда сәүдә итәм).
Хәниф Диләрә белән килгән вакытын һәм шул чагында аның туганына бик нык ошаган хатынны күреүн, алай гына да түгел, ул хатынның сөйләшүе, тавышы да аңа бик нык таныш икәнен озаклап аңлаткач, сәүдәгәргә җан кереп китте.
-Ин духтари холаи ман Гулбика аст. ( Ул минем туган тиешле Гөлбикә апамның кызы.)
Хәниф басып торган җиреннән авып китә язды.
Ничек Гөлбикә апа кызы? Нинди Гөлбикә? Син кайсы мәхәлләдән? Юк, син кайсы районыннан Таҗикстанның? Син монда торасыңмы? Син Казанга ничек килеп эләктең? Кайчан бу якларга килеп чыктың? – Хәнифнең сорауларга җавап кәтеп торырга вакыты юк иде. Аңа бар сорауларына да берюлы җавап бирергә мөмкинчелеге юк иде сәүдәгәрнең.
-Тукта, син кем соң әле үзең. Әйдә таныш булыйк. Мин Абдулло, Казанда мин инде унбиш еллап сату итәм. Монда мин гаиләм белән яшим. Хатыннарым ике. Беаҗикстаннан алып килгәне, икенчесен моннан, Казаннан алдым. Аллага шөкер бик яхшы яшибез, биш балам бар.
-Мин Хәниф. Юк, мин Хәнифәтулло. Миндә Казанда әллә кайчаннан бирле яшим дә, тик минем язмыш бик катлаулы булды. Аны монда базар эчендә сөйләп кенә аңлатып та, сөйләп тә бетереп булмый. Мин бер хатында, бер хатын белән торам. Ләкин ул ми нем язмыш белән кызыксынмый, минем үземнең дә әйткәнем юк.
Абдулло, син теге хатын турында әйт әле. Кем соң ул? Нинди Гөлбикә турында сүз бара?
-Ә, син Ләйло турында сорыйсыңмы? Әйе ул Гөлбикә апаның кызы. Мин Гөлбикә апаның ире Фәйзуллохның икетуганы. Безнең нәсел сәүдәгәрләр нәселе дип йөртелә. Даны тирә-якка таралган.
-Тукта, тукта. Ә син ул Гөлбикә апаның тагын кемнәре дә булса барын беләсеңме соң?
Беләм, ник белмәскә. Асылбикә апаны да, Зәйтүнә апаны да, Асланны да яхшы беләм.
Хәнифнең дулкынланудан башына кан йөгерде булса кирәк, башы әйләнеп, ул чайкалып китте, чак кына өеп куелган җимешләр өстенә авып төшмәде.
-Минем ...минем туганнарым бит алар. Минем сеңелләрем. Бертуган...сееңелләрем... Ә әни...аларның әниләре турында ни дә булса беләсеңме? Ул...исәнме?
-Кәримәхон түтине әйтәсеңме син? Исәәән. Исән булмыйча, кая китсен инде ул. Сукырайды диделәр , үзе генә яши бугай ул. Фәйзуллох ага да чакырып карады, бармый, киреләнеп ята инде.
Хәниф Абдуллоны кочаклап алды, аның ике бите буйлап туктаучыз күз яшьләре акты, рәхмәт сиңа Абдулло туган. Рәхмәт. Мин бүген дөньядагы иң бәхетле кеше.
Абдулло белән кочаклашып елап басып торучы Хәниф янына башка сатучылар да кызыксынып, ни булганын белергә теләп җыела башладылар.
Абдулло аларга аңлата башлады. Хәниф кинәт шатлыгыннан базар эчен яңгыратып кычкырып җибәрде.
-Туганнар. Мин гаиләмне таптым. Минем анам да, туганнарым да исән икән. Мин бәхетле.
Ләйло ире белән бергәләп алып килгән киптерелгән җимеш контейнерларын күмәртәләп сатучыларга калдырып кайтып киткәннәр, аларның икенче юлы килүләре көз ахырына гына туры киләчәген белгәч, Хәнифкә кыен булып китте. Аның хәлен яхшы аңлаган Абдулло Хәнифтән телефон номерын сорады. Бары тик Диләрә ханым белән сөйләшү өчен алынган телефон номерын Хәниф Абдуллога әйтергә курыкты. Абдулло киң күңелле, миһырбанлы кеше булып чыкты. Үз телефоныннан видеошалтырату аша Ләйлога шалтыратты һәм Казанда аларның әниләре белән бертуган абыйлары яшәвен әйтте һәм телефонны Хәнифәтуллога тоттырды. Хәнифәтуллоның калтыранган кулларындагы телефон экранына күзеннән сагышлы күз яшьләре туктаусыз акты. Ул дулкынланудан ни дип тә әйтергә белмәде. Тик әнисенең, сеңелләренең исемнәрен кабатлады...

 

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас