

Юк, Фирдәвескә бер тамчы да үпкәле түгел ул. Ни дисәң дә торырга урын-җир бирде, ашарга үзең теләсәң утырт дип, яшелчә орлыклары да китерде, гомумән Хәнифне контрольдә тота дип тә әйтеп булмый иде Фирдәвесне. Беренче елны күрше-тирәгә күренмәскә тырышса да, ялгызлык тәмам туйдырды Хәнифне, кешеләр белән сөйләшәсе килү теләге дә көчәйде. Хуҗасы мунча кереп кайтып китүгә, я елга ярына балык тотучылар янына чыга, я булмаса урамга чыгып машиналары янында кайнашкан ир-егетләргә ярдәм кирәкмиме дип сүз катты. Шофер кешегә ярдәм кирәкмимени инде, олы КамАЗларның әле тәгәрмәче, әле моторы дишәндәй, гел эшче куллар гына сорап тора. Аны бир, моны китер, күтәр я төшер дигәннәрен көтеп тә тормыйча сүзсез генә ярдәм дә итә башлады. Бигрәк тә каршы яктагы йортта торучы Әнвәр исемле шоферны үз итте ул. Әнвәр шәхси КамАзлары белән көне-төне дигәндәй, йорт салучыларга комын, балчыгын, ташын-агачын ташый, мөмкинлеге булганда запаска дип төзелеш материалларын алып кайтып үз участогы каршына да бушатып ташлый. Ул өемнәрне рәтләбрәк куеп, өстеннән такта һәм брезент белән ябып куюларны да Хәниф бик теләп башкарды. Акча өчен булмаса да, Әнвәр аны бер вакытта да буш итмәде. Авылдан әти –әнисеннән күчтәнәчкә Хәнифкә сөтен-катыгын да алып килде, авыл бәрәңгесе тәмле, ярмалы дип, бәрәңгесен дә бирде.
Әнвәрне бистәдә белмәгән кеше сирәк иде. Аңа әле тегесен кайтарырга, әле монысын дип гел мөрәҗәгать итүчеләр, Хәнифне баштарак сәерсенеп кенә кабул итсәләр, тора-бара үзләре дә аңа эш куша башладылар- кемгә йозак алыштырасы, я бакча казыйсы, кайсысына участогын чабасын, кайтарткан утынын өясе , ул бар кешегә дә булышчы булды. Дөрес, Фирдәвескә дә Хәнифнең бистә буйлап кешеләргә эш эшләп йөрүен бик тиз җиткерделәр, тик ул һаман да төзегән йортына күчә алмыйча, Хәнифне куып чыгарсам, я бөтенләй ут төртерләр дип куркып, аны әрләүдән уза алмады. Ел саен бакчасын эшкәртеп, мунчасын ягып, яшелчә-чәчәкләренә, кура җиләге, чия агачларына су сибеп торучы, эчми-тартмый, артыгын сөйләшми торган хезмәтчене каян табасың тагын дип хатыны да Хәнифне яклап чыккач, түзде инде ул Хәнифнең активлыгына да.
Еллар шулай уза торды, Хәнифне бистәдәге бай эшмәкәрләр үзләренә эшкә чакырып, һәм даими яшәү урының вагонда булмаячак, гостиный домда торырсың, акчасын да кызганмам дип кодаласалар да, ул ризалашмады. Авыр чагында ярдәм иткән кешене ул кыен хәлдә калдыруны уена да кертмәде .
Фирдәвеснең койма аша күршесе яшь кенә булса да профессор дәрәҗәсенә күтәрелә алган ханым иде. Галәмәт зур йортын җиткергәндә аның әле ире дә бар иде. Хәер, әллә ире, әллә инде, вакытлыча тора торган кешесе булды, анысын бер Аллаһ белә, Хәнифне бу гаилә бер тамчы да кызыксындырмады. Олы улы инде балиг булган, кызы мәктәптә укый, әмма ир кисәге үзен бик важный тотып, бакча, хуҗалык эшләренә кулын да тыкмады. Шуңамы, койма аша күршеләрендә яшәүче хезмәтче Хәнифне алар да бакча эшләрен эшләргә, үлән чабарга, үсеп киткән агачларны кисәргә, кар көрәргә дип чакырдылар. Диләрә ханым үзе болай бик әдәпле күренсә дә, ире Рафил бик холыксыз иде. Хәнифнең һәр эшләгән эшен артыннан сакчы кебек ияреп йөреп күзәтте, эшләп бетергән саен, фәләнне фәлән итеп бетермәдең, тегесе тегеләй түгел, бусы болай түгел дип бәйләнеп, килешенгән хакны да бирми чыгарды. Хәниф булганына риза булып, елмаеп, рәхмәт әйтеп чыгып китсә дә, эчендә аның да ачуы кабарды. Җитмәсә Рафил салырга да ярата иде, шул сәбәпле койма аша аларның бик еш кына кычкырышканнары Хәнифкә дә ишетелде.
Нәрсә сәбәп булгандыр, шул аракы белән дуслыгымы, әллә башка сәбәпләре булдымы, болары Хәнифкә мәгълүм түгел, күршеләр аерылышты. Иренә йортка дәгъва итмәсен өчен Диләрә ханым шәһәр уртасыннан фатир алып бирде, һәм ике баласы белән тыныч кына яши башлады. Йорттагы, бакчадагы бар эшләрне эшләргә дә алар Хәнифне чакыра башладылар. Ел буена Хәниф ике бакча, ике мунча, ике ишек алдын тулысынча тәртиптә тотса да , Фирдәвескә бу бер дә ошамады. Килгән саен, йортта булмыйсың. Ашаган табагына төкергән ишәк син, дип бик нык кычкырынды. Хәнифнең хәләл эшләп алган акчасына алынган яңа булмаса да күрсәтә торган телевизорын бәреп төшерде. Мин синең башыңны төрмәдә черетәм, дип өстәл төйде.
Ишек алдындагы беседкасында ял итеп утырган күрше Диләрә ханым бу ямьсез күренешнең шаһиты булды. Икенче көнне эшеннән кайтуга Хәнифне эшкә дип дәшеп алды һәм алдагы көнне Фирдәвеснең кычкырынганын ишетеп торуын, әмма берничек тә ул минутта ярдәм итә алмавын әйтеп, күч безгә, акчасыз да булмассың. Какмабыз да, рәнҗетмәбез дә. Характерыңны да, холык-фигылеңне дә без синең яхшы беләбез дип, үзенең капка ачкычын Хәнифнең кулына тоттырды.
Бар булган байлыгын төенчекләргә төйнәп, башын иеп Хәниф күрше йортка күченде. Тик Фирдәвеснең милеген карауны да ташламады.
Профессор ханымның Кара диңгез буенда Кырымда да фатиры бар иде. Җәйге ял вакытында ул балалары белән ел саен шунда китеп яшәде, йорт, бакча, хуҗалык тулаем Хәниф карамагында булды.
Ничек килеп чыккандыр, тормышта тәрле хәлләр була, хезмәтче Хәниф хуҗабикә белән бер бүлмәдә ир белән хатын булып яши башладылар. Диләрә ханымны аның документы булу-булмавы да кызыксындырмады. Ул Хәнифнең эшчән, ышанычлы кеше икәненә тәмам ышанды. Бәлкем Кырымга да бергәләшеп ял итәргә дә барырлар иде, һаман да шул Фирдәвес юкка чыгарган кәһар суккан справка аркасында, Хәниф һәр елны өйдә калды.
Бергә яшәп, уртак ятакта йокласалар да, Диләрә ханым Хәнифне югары даирәдә эшләүче дуслары белән таныштырмады, аның белән презентацияләргә, рестораннарга йөрмәде, гомумән, аларның уртак тормышы ике катлы иде. Берсе – ир белән хатын булып шәһәр читендәге бистә тормышы, икенчесе Диләрә ханымның үзе генә белә торган тормышы.
Шулай да икесенең дә тормышына бик зур үзгәреш кертүгә сәбәп булган бер вакыйга булды. Ничә ел бергә яшәсәләр дә хәтта колхоз базарына да бергә чыкканнары булмады аларның. Бу юлы нинди уй башына килгәндер Диләрә ханымның, Ул машинасына Хәнифне дә утыртып базарга китте. Казанның колхоз базарын гына түгел үзләре яши торган бистә һәм шул тирәдәге микрорайоннардан башка бер генә урынын да күргәне булмаган Хәниф иң башта базарның бинасына, андагы сатучыларга һәм бары тик аның туган ягында гына үсә торган җиләк-җимеш рәтләренә игътибар итте. Базарда сатучыларның күпчелеге җылы яклардан килгән халык булса да, һәрберсенең үз диалекты, үз сөйләм теле булып, алар вата – җимерә русча-татарча дәшеп һәрбер сатып алучыны бары тик үзләреннән генә алырга чакырып бер алдыңа, биш артыңа төштеләр. Диләрә ханым тегесен-монысын сорашып, бәя төшертеп , сатулашып торган арада, Хәнифне ток суктымени! Ул Диләрә ханым артыннан иярергә дә онытып, баскан урынында тораташ булып катты. Әллә шушы рәттә, әллә икенчесендә бары тик алар мәхәлләсендә, алар кышлагында гына кулланыла торган сүзләрне ишетеп, әллә саташаммы, дип кулы белән башын да тотып карады. Дулкынланудан йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып дөпелдәде. Кырык елдан артык бер генә тапкыр ишетмәсә дә, сөйләшмәсә дә аның миендә, йөрәгендә сакланып калган газиз таҗик теле Хәнифкә дөньядагы иң матур сөйләм теле булып тоелды. Хәниф кем сөйләшкәнен белергә теләп артына борылып карады, әмма шул мизгелдә Диләрә ханымның, Хәниф син нишләп басып калдың анда, әйдә инде, дигәне ишетелде. Хәнифне тагын ток тоттымени! Рәтләр арасында ике тамчы су кебек сеңлесе Гөлбикәгә ошаган кешене күреп ул телсез калды. Хәнифнең хәтта эче калтырарга тотынды, күз аллары караңгыланып китте, тик Диләрә ханымның тонык кына булып ишетелгән Хәниф дигәне аны бу татлы йокысыннан уятты. Ул артына кире борылып таныш булмаган, әмма нишләптер бик таныш кебек тоелган таныш түгел хатын янына барып сүз катарга базмады.
Дәвамы бар.