

Зинданда чергән, коллыкта узган елларында Хәнифәтуллоның тормышы, узганнары һәм киләчәге турында уйланырга бер мөмкинлеге дә булмады. Ничек булса да исән калырга, бу мәхшәрдән котылырга, ә калганы соңыннан. Тик соңыннан дигәне дә һаман соңара барды. Бу коллыгыннан азат ителгәч тә, үзе белән бергә коллыкта булган Ибраһим атлы казах егете белән казах далаларына юл тоттылар. Үзбәкстан милиция бүлегендә исем фамилиясе, туган җире, яше язылган справкалары булгач, кайда да безне шатланып эшкә алырлар дип сөенделәр. Тик монда да аларга баштагы мәлне ачлы-туклы, кайда туры килсә шунда кунып көн үткәрергә туры килде. Бераздан карбыз, кавын үстерүче бахчачыларга ярдәмчеләр кирәк дигән сүзне ишетеп, шул якка юл тоттылар. Тамак ялы исәбенә булса да эшкә алуларына бик сөенделәр. Бахча эшләре тәмамлангач, бер казах агае аларны сарык –куй көтүе көтәргә ялады. Мәгърур таулар арасында үсеп, шарлап аккан тау елгалары тавышына күнеккән Хәнифәтуллога иксез-чиксез далалар артык ялыктыргыч иде. Ичмасам, бер агач та утыртып үстермиләр икән бу казах халкы, дип уйлады ул эченнән генә. Әйтерсең лә аның уйларын ишетеп торган, Ибраһим, безнен далаларның матурлыгын син яз көне күрерсең әле. Ул далалар иксез-чиксез чәчәкле келәмгә әйләнә. Ә инде хуҗабыз безгә ышанып ат та бирсә, әй ул вакытта шул далалар буйлап атта чабуларны әйтеп аңлатып то торасы юк. Колагыңда җил генә сызгыра. Син иң җитез аргамак белән кай якка телисең шунда чаба алачаксың.
-Чабарсың, бар. – Ул бит синең атың түгел, хуҗаныкы. Әле ул, әнә, сарыклар үлсә, икеләтә түләячәксез диде. Ягъни болай без бер елга яллансак, ике ел хезмәт итәргә тиеш булачакбыз.
-Ә мин риза. Миңа, дала баласына, кайда эшләсәм дә, яшәсәм дә барыбер. Куышыбыз яхшы. Ашарыбызга ит үзебездә, бәрәнләгән сарыкларның сөте шундый куе һәм тәмле була. Кымыз ясарбыз. Монда туганкаем, таш зиндан түгел инде. Монда бит иркенлек. Кара син тирә-якка. Бер кеше сиңа сүз әйтми, йөр тыныч кына сарык көтүе артыннан. Рәхәт бит,ә! – Ибраһим шулай диде дә корып бара торган үлән өстенә сузылып ятты. Бик биектә зәңгәр күк йөзендә ниндидер кошлар очканы шәйләнә. Рәхәтлектән Ибраһим күзләрен йомды. Хәнифәтулло да аның янына чүкте.
Янда гына керт-керт итеп үлән чемченгән сарык көтүенә карап уйга калды.
Ибраһимга рәхәт. Ул үзенең туган илендә. Ә кайдадыр еракта, бик биек таулар артында минем дә туган илем бар. Тик кайда ул илкәем,ә кайтсам мине төрмәгә япмаслармы? Ә бәлки аның туган абзыйсын да тотып җәзалаганнардыр, я үтергәннәрдер. Мин исән-сау көе кайтып керсәм, аларның гаиләләренә, балаларына ни дип җавап бирермен. Юк, мин бу көе үз илемә кайта алмыйм. Әнием дә исән түгелдер инде. Юктыр. Бу гомер кем яшәсен. Сеңелләрем исән микән? Исәндер, әллә ничә балалар үстереп бетергәннәрдер инде. Мине дә онытканнардыр. Онытмыйча, шул гомер кем исендә тотсын инде. Ник кенә әнине тыңламадым икән шул чагында. Әллә бармыйсыңмы диде бит. Сизенгән икән әнинең йөрәге, сизенгән. Минем кайгыдан үлгәндер инде ул. Ий, әни, сине газапка салганыма кичер инде мине, кичер газиз улыкаеңны. Әтием исән булган булса бу газапларны мин дә, син дә күрмәгән булыр идең.
Ибраһим уянып, урыныннан сикереп торды. Бер нәрсә аңышмыйча төрле якка карап торды да, кычкырып җибәрде.
-Хәнифәтулло, син нәрсә йоклап киттеңме әллә? Сарыклар! Сарыклар кая! Дала буйлап таралганнар бит! Хәзер бүре өерләре килеп буа башлаячак! Тор тизрәк.
Хәнифәтулло бер яктан, Ибраһим икенче яктан сарыкларны бер җиргә куалый башладылар. Алай гына булды ди сиңа. Алты йөздән артык сарыкны җыярсың тиз генә. Ярый әле төнгелеккә яба торган утардан бик еракка китмәгәннәр иде. Ибраһим аттан да җитезрәк чабып утарның капкасын ачып җибәрде һәм һау-һаулап сарыкларны шунда куалый башладылар. Аларны утарга җыеп бетергәнче тәмам кич булып, дала кара пәрдәсен ябынды. Хәлдән тайган егетләрнең җеп өзәрлек тә җегәрләре калмаган иде. Җитмәсә, далада ерактарак бүре улаган тавыш та ишетелде.
-Аларны ут белән генә куркыытып була. Хәзер утар тирәли учаклар тергезәбез. Төн буе шул учакларга тизәк өсти өсти сүндермичә сакларга кирәк. Югыйсә, бүреләр утар коймасын бер генә сикерә дә сарыкларның нәкъ урта бер җиренә сикерә һәм иң симез сарыкны эләктерә. Сарык аңгыра хайван бит ул, тирә якка сибеләсе урынга тагын бер җиргә өеләләр, икенче бүре шунда сикерә. Сарыкларны алар алып чыкмый, буалар гына. Бер төндә ярты көтүне буып чыга алар, Аллам сакласын.
-Хәнифәтулло, син бар алачыкка кереп бераз йоклап ал. Ай калыкканчы мин саклармын сарыкларны. Шулай алмаш-тилмәш утырырбыз. Көндез бер өйрәнгәч, җиңеләя ул.
Хәнифәтулло каршы килмәде, алачыкка кереп печән түшәлгән урынга сузылып ятты да тагын уйларына чумды. Ул үзләренең ишәкләрен исенә төшерде. Карт ишәкләре бик акыллы иде шул, Кайда гына калдырсаң да өйгә кайту юлын үзе таба иде. Күпме йөк төясәң дә тыпырчынмый,көч-хәл белән булса да алып кайта иде. Ә аның бәкәче артык тискәре булды, үз өстенә һич утыртмады, арт ягын сикертеп тәки егып төшерергә тырыша иде. – Егет йоклап киткәнен сизми дә калды.
-Хәнифәтулло, Хәнифәтулло. Тор әле, тор. Әйдә, сак торырга синең чират
Хәнифәтуллога черем итеп кенә алган кебек тоелса да, баксаң ярты төн үтеп тә киткән икән.
-Нык тәмле итеп йоклый идең. Уятмадым инде. Әйдә минәйтәм, безнең дала йокысы татлы ул шулай, йокласын, дидем.
-Ә бүреләр, килделәрме соң? Аларны ничек куркыта алдың?
Ибраһим көлеп җибәрде.
-Мин бит далада тәгәрәп үскән егет. Уттан курыкканнарын сабый бала да белә инде. Әле тагын төрле тавышлардан да куркалар алар. Күрәсеңме теге калай ләгәнне? Менә шуңа сугып сугып аласың таяк белән каты итеп. Балта түтәсенә чүкеч белән суккаласаң да яхшы. Сызгырып җибәрәсең әче итеп. Хуҗа килгәч, эт алырга кирәклеген әйтербез. Ат белән эт булса шәп инде ул. Калганы пүчтәк аның сарык көтүе көтүнең. Ярар, Хәнифәтулло, мин дә бераз ятып алыйм.
Гел яхшы гына бармый шул тормыш дигәннәре дә. Тыныч кына көтү саклап йөргәндә янып бетмәгән тизәктән алачыкларына ут кабып, алачыктагы кием-салымнары, шулар белән беррәттән, милиция биргән справкалары да янып көл булды. Шулай итеп, бер елга ялганган җирдән әллә ничә язларын һәм җәйләрен, әллә ничә көзләрен һәм кышларын шушы сарыклар янында уздырдылар алар. Бер-берсенә бала чакларын, кайгы-хәсрәтсез узган елларын сөйләп, аннары язмыш җилләре төрле иләктән иләгәннәрне искә төшереп, көн артыннан көнне, ел артыннан елны уздырдылар. Көтүләрне дала буйлап бер урыннан икенче урынга күчереп, сарыкларның массакүләм бәрәнли торган чагында бәрәннәрне җылы аранга урнаштырып, каракүл сарык бәрәннәрен тууга ук чалып, тиреләрен тунап киптереп, хуҗа килүгә әзерләп куеп еллар узганын да әллә сизмәделәр, кем белсен. Шулай бер көе генә эшләп һәм яшәп ятканда хуҗа кеше авырып вафат булды. Хатыны көтүдәге сарыкларны сатарга карар кылды. Казахстанга күрше Россиянең Самара дигән шәһәреннән килгән кеше сарыкларны мөселманнарның иң зур бәйрәме Корбан бәйрәменә чалдырачакмын. Миңа көтүне Самарага алып чыгарга кирәк. Теләгегез булса, хакыннан тормам, көтүне сез озата барырсыз дигәч, Ибраһим белән Хәнифәтулло ризалаштылар. Ярты ел буена көтүне дала буенча алып бара-бара Россия чикләренә кадәр китереп җиткерделәр. Яңа хуҗа көтүдәге сарыкларның бер өлешен Оренбург ягыннан килгән сәүдәгәрләргә, тагын берникадәрен Омск ягыннан килүчеләргә озатты. Калганын Ибраһим белән Хәнифәтулло машиналарга төяп Самара ягына юл тоттылар.
Далалы җирләрдән бу ил бөтенләй нык аерылып тора иде. Урманнары, биек булмаса да таулары, бик киң елгасы белән Хәнифәтуллоны таң калдырды Самара өлкәсе. Үзбәкстанда зинданда ябылып ятканда хәйран ук үзбәкчәне аңларга, казахстан далаларында Ибраһим белән көтү көткәндә шытырдатып казахча сөйләшергә өйрәнгән Хәнифәтуллога бу илнең сөйләм теле башта бөтенләй ят булды. Үз гомерендә урыс кешесе белән очрашмаган, аралашмаган кешегә аңлашылмаса да, Ибраһим хәйран гына аңлап маташты урыс сүзләрен.
-Бу илдә мөселманнар бик күп, алар арасында татарлар, башкортлар, тагын әллә кемнәр бар дип сөйли иде минем әти мәрхүм. Ул Оренбург якларына йөри торган булган. Мин шуннан белдем бу илнең кайбер сүзләрен.
Сарыклар төялгән машиналарны хуҗа тагын кайларгадыр алып барырга кушты. Ибраһим белән Хәнифәтулло да машина кабинасында җылыга оеп юлга кузгалды. Коеп яуган яңгыр астында ниндидер бер авылга килеп керделәр. Күзгә төртсәң дә күренми торган караңгылыкта кемдер керосин лампасы белән яктыртып, сарыкларны әнә теге абзарга бушатыгыз, диде татарчалап. Бу кешенең сөйләшүен Ибраһим гына түгел, казахча яхшы өйрәнгән Хәнифәтулло да аңлады. Болар ышанычлы кешеләрдер, сөйләшүләре яхшы, дип пышылдады Ибраһимга.
-Әле башта хуҗа акчасын түләсен. Аннары әйтерсең, яхшымы, юкмы икәнен, диде Ибраһим.
Алдамады сарыкларны Казахстаннан Самара өлкәсенә алып килүче. Икесенә дә килешенгән хакны түләде. Аннары сатып алучы янына килеп, бу ике бичараның ни торыр урыннары, ни ашарга барыр җирләре юк. Син аларны монда юештә калдырма. Ни дисәң дә алар да Алла бәндәләре. Ходай сиңа савабын бирер, диде
Яңа хуҗа дигәннәре үзе дә ниндидер бер олы сәүдәгәрнең ярдәмчесе булып чыкты. Сарыкларны бушаткан арада лычма булган Ибраһим белән Хәнифәтуллоны, шул тирәдәге бер йортка ияртеп алып китте. Ишекне шакуга олы яштәге бер хатын кем бар дип сорады.
-Мин әле бу Миңнур апа. Йомыш бар иде. - Ишек ачылды.- Менә бу икәүне кундырып, ашатып чыгарырга кушты хуҗа. Курыкма, алар үзләре синнән дә ныграк куркаклар. Керегез әйдә, апа сезне ашатып, йоклатыр. Иртән мин кереп алып чыгармын да кая куярга сезне, шуны хуҗа үзе хәл итәр.
Шулай итеп боларның Россия буенча сәяхәте башланып китте.
Дәвамы бар.