Литература
10 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 4 өлеш. ...Кышлактан чыккач, тау елгасы буеннан бик озак бардылар алар. Инде тәмам арып, телләре аңкауларына ябышыр дәрәҗәгә җиткәч кенә, ерак сәфәргә алып чыгучы абзый ялга туктарга әмер бирде. Ишәкләре булганнары ишәкләре өстеннән төшеп, җәяүлеләр баскан урыннарында ук диярлек ямь-яшел үлән өстенә сузылып яттылар.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су
...Кышлактан чыккач, тау елгасы буеннан бик озак бардылар алар. Инде тәмам арып, телләре аңкауларына ябышыр дәрәҗәгә җиткәч кенә, ерак сәфәргә алып чыгучы абзый ялга туктарга әмер бирде. Ишәкләре булганнары ишәкләре өстеннән төшеп, җәяүлеләр баскан урыннарында ук диярлек ямь-яшел үлән өстенә сузылып яттылар. Шулай булмый ни, бу кадәр араны Хәнифәтуллоның үз гомерендә йөргәне юк иде әле. Тәмам арудан ашыйсы килү дә онытылды, бары тик кырмыскалар сырып алган кебек чемер-чемер килешкән аякларындагы башмакларын салып тизрәк аякларын тау елгасы суына тыгып сүрелдерәсе килү теләге генә тынгы бирмәде. Алай да олылардан узып ни дә булса эшләргә ярамаганын ул бик нык белә. Тау-кыялар арасында яши торган халык табигать законнарына буйсынып яши, шуңа да арып, янып торган тәнеңә һич кенә дә кыялардан агып төшкән бозлы суны тидерергә ярамый-өзлегеп чирләвең, я булмаса мәңгелеккә аякларыңны да сузарга мөмкинсең. Хәнифәтулло туган тиешле абзыйсы ягына карап алды, аның күз карашын тоепмы, туганы кулын селтәп, үз янына чакырды.
-Син, Хәнифәтулло, нинди юлга чыкканыңны аңлыйсың булыр. Анаңа без аны-моны әйтеп тормадык. Әгәр дә акыллы гына , ипле генә йөрсәң, бер урап кайтуда бик зур мая акчасына ия булачаксың. – Абзыйсы, ясалма көлеп куйды.- Әгәр инде андый мондый хәл килеп чыга калса, мин сине, син мине белмисең. Үзең өчен монда син үзең җаваплы буласың. Монда бүреләр дә, ерткыч җанварлар да очрарга мөмкин. Шуның өчен менә сиңа үткен пычак. – Абзыйсы итек кунычыннан ярымай сымаграк итеп бөгеп эшләнгән бик үткен пычак алып, Хәнифәтуллога сузды. Кирәге чыгар, белмәссең. Тик син җанварларның ике аяклысыннан саклан. Алар сине бүре буган кебек кенә буып ташламаслар, гомерлеккә зинданга илтеп тыгарлар.
Хәнифәтулло, без җимеш алырга гына бармыйбызмени, дип сорамакчы иде дә, эшнең уеннан узганын аңлап, телен тешләде.
Абзыйсы аны сүзсез дә аңлады бугай. – Җимеше дә булыр, әфганнан кирәклесен алып, үзбәкләргә тапшырсак, иншалла, җимешле дә акчалы да булырсың. Тик, ишетсен колагың, син хәзер ике аяклы, ике күзле, ике куллы гына түгел, дүрт аяклы, дүрт колаклы, дүрт куллы җанвар булырга тиешсең. Тауларның колагы синекеннән яхшырак ишетә, синең бер уфылдап куйганың әнә теге яктагы ике аяклыга биш уфылдау булып барып ишетелә. – Абзый кара кучкыл булып, өсләренә аварга торган тау ягына изәп күрсәтте. –Ярар, тамагыңа капкала да хәзер юлга кузгалабыз. Күктә ай калыкканчы туры юлны узып куярга кирәк.
Шуны гына көткәндәй, таулар арасыннан гөрелдәгән тавыш ишетелде. Күк йөзендә әллә каян гына калын-калын кара болытлар пәйда булды.
-Теге якта әнә күк күкри, тизрәк кузгалырга кирәк.
Ерак юл йөреп чыныккан агайлар артыннан Хәнифәтулло да Аллага тапшырып, алда авызын ачып тешләрен ыржайтып торган аждаһага ошаган тау ягына китте.
Юлаучылар яңгыр ява башлаганчы тизрәк тау куышына барып җитәргә кирәк дип, адымнарын тизләттеләр. Күпчелеге ишәкләреннән төшеп, аларны җитәкләп алга атлады. Ниһаять тау куышына кереп сыендылар. Тау куышында оя корган ниндидер кошлар кешеләрдән куркып пыр-пыр килеп тузан туздырдылар. Тау ташларына аркаларын терәп юлчылар тынып калды. Мәгарә эчендә коры булса да, өстәге ташлар менә-менә аларны сытып бетерер кебек тоелды Хәнифәтуллога. Бу куыштан чыгып качасы, тау итәгендә урнашкан кышлагына кайтып китәсе килде. Тик, ул авырлыкларга бирешергә тиеш түгел, аңа өмет тулы күзләре белән карап калган әнисе, сеңелләренә ул акча, җимеш алып кайтырга сүз бирде.
Юлга чыгуларына ничә көн-ничә төн узгандыр, алар сәүдәгәрләр белән алдан сүз куешкан җиргә барып җиттеләр. Таулар арасындагы, ике якта биек кыялы, аста тирән упкынлы тар гына сукмаклы бу урында ике кешегә дә урын тар кебек тоелды Хәнифәтуллога. Нинди сигнал биргәннәрдер бер-берсенә, бернинди ярыгы да булмаган таш эченнән чыккан кебек ике озын сакаллы кеше пәйда булды һәм абзыйсы белән төркемне алып килүче икенче бер агайны үзләре белән ияртеп, юк булдылар. Хәнифәтуллога алар бик озак юк булып тордылар кебек тоелды. Таулар эчендәге шомлылык үзәгенә үтеп кереп тәненә җиңелчә дерелдәвек таралды. Ул дулкынлануын, куркуын җиңәр өчен тамак кырып алырга булды, аның ниятен аңлагандай, янында аңа сыенып торган юлаучы күз ачып йомганчы касыгына китереп төртте. Хәнифәтулло сыгылып кына төште, ә дигән өне дә чыкмады. Суккан кеше аның гәүдәсен үзе тотып торганмы, әллә таш сукмакка сузып салганмы, Хәнифәтулло анысын гүпчим хәтерләмәде.
...Ул күзләрен ачканда, барысының да җилкәләрендә биштәрләр күреп, аптырап калды. Абзыйсы барысына да пышылдап кына шушы тар сукмактан тагын да югарырак үрмәләргә кирәклеген аңлатты һәм Хәнифәтуллога да бер биштәр тоттырды. – Бу алтын бәясе тора. Саклый алмасаң, башың белән түләячәксең. Аста әйткәннәрне онытма, син монда беркемне дә белмисең. Бер үзең килеп чыктың һәм бу эшкә бер үзең алындың. Аңладыңмы?
Хәнифәтулло, әйе, дип баш какты.
Ике илнең дә чик сакчылары бу юлларны бик нык саклый , тикшерә башлаганнар. Аларга эләксәк, эшебез хөрти, дип абзыйсы төркемне үз артыннан ияртте.
Ничә тәүлек буе таулар арасындагы кәҗә сукмаклары буенча алар һаман да кача-поса Үзбәкстан якларына юл тотты. Инде яшен камчылары да, әледән-әле гөрселдәп, селкенгәләп торган җир тетрәүләр дә алар өчен берни түгел иде. Ничек булса да, тизрәк товарны тегендә көтеп торучы ияләренә тапшырырга һәм сөйләшенгән хакны алып, туган якларына кайтып җитәргә. Хәнифәтулло исән-сау бу эшне башкарып чыксам, гомеремдә дә башка мондый хилафлыкка бармаячакмын, дип, үз-үзенә мең дә бер тапкыр сүз бирде.
Приваллар ясый-ясый Үзбәкстан ягына да якынлаштылар. Алда бернинди дә куркыныч юк кебек. Тау өстеннән аста яшел келәм каплаган аланга төшәсе дә, андагы сулыкны гына чыгасы калды. Абзыйлар бик озак тыңланып, берәр яктан тавыш-мазар ишетелмәсме, дип тыңланып яттылар. Юк. Бары тик күк йөзендә кыя бөркетләре, лачыннар очкан, аларның ара-тирә кычкырган тавыышлары гына ишетелә. Хәтта пышылдап сөйләшүләр дә бетте, бер-берең белән аралашу, ым белән, баш кагып, я кул изәпкә күчте. Хәнифәтулло да шулчаклы сак йөрергә, колак ишетми торган авазларны да аерырга өйрәнде, сиземлелеге көчәйде. Аңа кайдадыр кемдер аларны күзәтеп тора шикелле тоелды. Ул ым белән генә абзыйсына шулай дип аңлатты. Олылар да озак кына тыңланып тордылар, тирә-якны күзәттеләр, әмма бернинди шик тә сизенмәделәр.
Үзәнгә берәм-берәм берәр сәгатьлек ара калдырып кына төшәргә сүз куештылар. Беренчесе китте....Икенчесе...Абзыйсы китте... Бернинди шик-шөбһә тумады, аска, үзбәк ягына китүчеләр елан кебек шуышып кына үлән эчләренә кереп югалды. Тагын киттеләр... Бар да тыныч...Хәнифәтулло күк йөзенә карап алды. Иксез-чиксез зәңгәр күк йөзендә мәрхәмәтле кояш нур чәчә, анда кульяулык хәтле дә болыт әсәре күренми, кошлар да әллә тамакларын туйдырып, ояларына кереп качкан, һавада зеңләп торган тынлык. Артык нык тыныч тынлык.
Я Аллам, үзең сакла, мин, балаңны, дип пышылдады да Хәнифәтулло да аска , тау итәгенә таба атлады. Һәр адымын тау җәнлеге кебек сак кына атлады, менә инде аяклары астында яшел келәм, хәзер шуышырга. Үләнгә ятарга да елга буена шуышырга...
Юк, өлгермәде Хәнифәтулло шуышырга. Кемдер аркасына мылтык терәде һәм башына ни беләндер китереп тондырды. Ул арада шомлы тынлык юкка чыкты, һавага дары исе, атышкан, ниндидер телдә кычкырган тавышлар ишетелде. Хәнифәтулло исенә килгәндә ул тәрәзәсез-ишексез базда икәнен аңлады. Ай-һай нык кыйнадылар, аңын югалткан саен өстенә бозлы су сибеп аңына китерделәр дә, тагын сорау алып җәфаладылар. Ничә ай утырганын да, әллә еллар буена шунда ятканын да белми иде инде Хәнифәтулло. Тик абзыйсы әйткән сүзне генә исеннән чыгармады. Мин берүзем, капчык таптым, кая барганымны белмим, адаштым, дип тәкрарлады. Әмма аннан сорау алучылар мондыйларны күп күргән шул, шуңа да җәзалаулар тагын да катыракка әйләнде. Камчы белән кискәләнеп беткән аркасына тоз сибеп, шул көе эссе кояш астына чыгарып яткырып, тагын кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык җәзалар күрергә туры килде аңа. Аннары төрмә. Ун ел туена бер төрмәдән икенчесенә күчереп, иң авыр эшләрдә эшләтеп, ярым ач тотылып ятканнан соң аны иреккә чыгардылар.
Чыкты ди сиңа иреккә! Төрмә срогы беткәнне капка янында көтеп торганнар диярсең, аңа ниндидер билгесез кешеләр эш урыны тәкьдим итте. Кесәсендә сукыр бер тиене дә булмаган Хәнифәтулло юлында шундый яхшы кешеләр очравына бик сөенде һәм үз иленә, кышлагына кайтып җитәрлек акча эшләрмен, дип бик теләп риза булды. Тик эшләр ул уйлаганча барып чыкмады. Аны таулар арасында урнашкан җиргә таш чыгарырга алып киттеләр. Иртәннән кичкә кадәр бер савыт сыек шулпа бәрабәренә ул үзе кебек мәхлүк җаннар белән таш чыгарды. Авыр эштән сыны катып, гәүдәсе ярым бөкрәеп калды. Мондагы шартлар котычкыч иде. Эшли алмый аяктан калганнарны, тау арасындагы кыядан гына очыралар иде. Ходайның бер хикмәтедер инде, әллә башкаларга караганда яшь булуы аркасында, ничек кенә авыр булса да, Хәнифәтулло исән калды. Шушы таш чыгаруны оештырган бандитлар төркемен кулга алганнан соң гына исән калган колларны азат иттеләр. Алар арасында Хәнифәтулло да бар иде. Бу вакытта аңа инде утыз дүрт яшь тулган иде.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас