Литература
9 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 3 өлеш. Бу илдә яши башлаган көненнән бирле хатын-кызларның нинди дә булса дәүләт, җәмгыять эшендә катнашканын күргәне булмагангамы, әллә матур апасы да, башка күрше-тирә хатыннарының тормышы да гел учак янында, бала-чагалар белән узганын күреп яшәгәнгәме ул инде үз язмышын үзе бервакытта да хәл итә алмаячагына күнгән иде.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су

Бу илдә яши башлаган көненнән бирле хатын-кызларның нинди дә булса дәүләт, җәмгыять эшендә катнашканын күргәне булмагангамы, әллә матур апасы да, башка күрше-тирә хатыннарының тормышы да гел учак янында, бала-чагалар белән узганын күреп яшәгәнгәме ул инде үз язмышын үзе бервакытта да хәл итә алмаячагына күнгән иде. Әлеге дә баягы шул ерак туганнары һәм мәрхүм иренең якыннары үзара килешеп, тырышып җыйган малларын тар-мар итеп таратып бетермәсеннәр дигән уйны да истә тотып, Кәримәхонны кияүгә чит кешегә түгел, ә ерак туганына ярәшергә булдылар. Гомумән, таҗиклар арасында туганлык җепләре кирәгеннән артык нык тыгыз икәнлеген Кәримә дә төшенгән иде инде. Кәримәхонның ирендә ярдәмче булып, өйдәге эшләрдә дә булышып, торган урыны да ишек алдындагы бер алачыкта булган бу мәхлүк җан үзен шәригать кануннары нигезендә никах укытып гаиләдә тулы хокуклы ир дип игьлан иткәннән соң да атна буе диярлек Кәримәхонга якын килергә кыймады. Әмма аның иллә дә кыюсыз икәнен белгән туганнары хатыны белән араларын ничек булса да якынайтырга тырышып, гел сагалап йөрделәр, Кәримәхонның йокы бүлмәсенә дә кулларыннан тотып дигәндәй, кертеп җибәрделәр. Таҗик хатыннарыннан төс-кыяфәте белән дә, холкы белән дә аерылып торучы хатынга ия булса да, ир үзен аның янында барыбер ялчы, ярдәмче итеп тоя иде. Тормышны алып барырга, улы Хәнифәтуллоны әтисе кебек яхшы ир-егет итеп тәрбияләргә кирәклеген яхшы аңлаган Кәримәхон инициативаны үз кулына алды. Кыюсыз ирен кадерләп хөрмәтләп йомшак мендәрләргә яткырды, аның арыган аякларын җылы су белән юды, көн саен чиста затлы киемнәр кидерде. Яхшыга кем ияләшмәсен инде, ире дә хатыныннан читләшми башлады, ярты ел бергә яшәгәннән соң Кәримәхон бу иреннән балага узды. Хәнифәтулло гына әтисе яткан түшәк-мендәрләрдә ник абзыйсы ятканны, аның кочагына сыенырга теләп килеп яткан чакларында, абзыйсының аны этеп җибәреп, аңа таба арты белән борылып ятуларын һич аңлый алмады. Бәлкем әле әти урынында яткан абзыем мине бер кочаклар да кулларына күтәреп күккә чөяр дигән сабый хыяллары да төш булып кына калды. Шәригать буенча әтиле булса да бала ятим иде. Дөрес аны абзыйсы какмады, сукмады, әмма бер генә тапкыр да елмаеп башыннан сыйпамады, беркайчан да үз эргәсенә алып, малайны җилкәсенә утыртмады. Уртак балалары, кызлары Гөлбикә тугач, үги әтигә тәмам җан керде-ул әнисе Кәримәхонга ошаган кызын кулыннан да төшермәде. Шул вакытларда Хәнифәтулло да сиздерми-сиздерми генә үги әтисенә сыена төшеп утырырга тырыша иде, менә ул аны да күреп алыр да, җилкәсеннән кочып алыр, я әле аны да кызы янына тезләренә дә утыртыр, дип хыялланса да, булмады. Үги әтинең күңел күзләре сукыр иде, ул баланың үзенә мөлдерәп карап бер елмаю я бер җылы сүз көткәнен аңламады.
Ике бала да булгач, гаиләнең матди тормышы бераз авырая төште. Үзе ерып, эш башлап яшәргә өйрәнмәгән ир тормыш көтәргә, балалар үстерергә, ул чактагыча әйтсәк, сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнергә өйрәнмәгән иде шул. Акча ягы кысыла барган саен Гөлбикәнең кулындагы алтын-көмеш беләзекләре саны кимеде, күкрәкчәсендәге, озын чәч толымындагы көмеш тәңкәләре саны да сирәкләнде. Кызы Гөлбикәгә ике яшь тулгач, ул аны имидән аерды, һәм шунда ук тагын авырга узды. Бу юлы да Аллаһе Тәгалә аларга кыз бирде. Кәримәхон ничек булса да балаларына татар исемнәре куярга теләде һәм кызына Асылбикә дигән бик матур исем куштырды. Ире исә аңа каршы килергә базмады. Ходайның бер хикмәтедер инде, Асылбикә дә ап-ап битле, бит очлары чокыраеп көлеп тора торган бик сылу бала иде. Җиденче яше белән барган Хәнифәтулло, сабыйларга тулысынча күз-колак була башлады.
Бар эшне дә кемгәдер буйсынып кына эшләргә өйрәнгән ире аркасында тормышлары тагын да авырайса да Кәримәхон, язмышына каршы килә алмады. Мәрхүм ире сала башлаган саман йорт диварлары да тора-бара бер якка кыйшайды, җиләк-җимеш бакчасындагы агачларга да корт төште. Кәримәхонның соңгы беләзек-алкалары да күрше хатын-кызларның сандыкларына шуып бетте. Иң авыр чакта да бер өмет чаткысы кала диләр, тәки дөрес икән. СССР һәм Таҗикстан илләре арасында зур килешүләргә кул куелып, ике ил арасында промышленность предприятиеләре төзү турында планнар корылды. Шул чагында алар яшәгән кышлакка республика башлыклары делегациясе килеп, зур кышлак уртасында клуб ачтылар, келәмнәр чигү осталарын барлап, кышлакта келәм чигү цехы, аның янында хатын-кызларны,балаларны укыту өчен мәктәп бинасы да булдырдылар. Кышлакта аң-белемле хатын-кызлар бармак белән генә санарлык иде. Биш кенә класс белеме булса да, укый-яза белә торган Кәримәхонны да укыту эше алып барырга чакырдылар. Ул җиде-сигез яшьлек балаларны аң-белемгә өйрәтә башлады. Хәнифәтулло да әнисе янына мәктәпкә укырга йөри башлады. Кәримәхон тормышының мондый борылыш алуына чиксез шат иде! Болай да йорт тирәсеннән читкә чыгарга атлыгып тормаган иренә дә эш табылды- ул өйдәге вак-төяк эшләрне башкару белән беррәттән, кызларын тәрбияләү белән шөгылләнде. Аз булса да акчасы да кереп торгач, тормышлары тагын матур гына бара башлады. Тик...Кәримәхон тагын балага узды. Бук юлы малай булыр дип көткән хыялы челпәрәмә килде -кызлары Зәйтүнә туды. Нинди тыныч ире бу хәлне көтмәгән иде булса кирәк, ул сабыйны кулына да алып карамады, хәтта балага азан әйтеп исем кушарга да теләмәде. Туганнары килеп сүккәч кенә, инде ике-өч атна исемсез яткан кызына азан әйтеп исем кушты. Кәримәхон мәктәптә укытуын туктатып, өйдә балаларын карап утырырга мәҗбүр булды. Зәйтүнә тугач, ире әллә депрессиягә бирелде, әллә чынлап та туганнары да белми торган берәр чире бар идеме, ул көннәр буена тапчанга сузылып ята торганга әйләнде. Йорт-җир эшләре тулысы белән ун яшлек Хәнифәтулла һәм Кәримәхон җилкәсенә төште. Тормыш көтү бик нык авырайса да Кәримәхон кешеләр алдында күз яшьләре түкмәде, сукранмады, зарланмады, үз язмышым-үземә дип, барына шөкер итеп, югына түзеп яши бирде. Бер сыныйм дисә, сыный бит ул язмыш дигәнең. Тагын берничә елдан Кәримәхон бишенчегә авырга калды...
Унбиш яше дә тулмаган Хәнифәтуллоны әтисе ягыннан туган абзыйсы үзе белән эшкә алырга телим дип килгәч, Кәримәхон башта аптырабрак калды. Әмма юклык үзенекен итте- хатын улын абзыйсы белән ерак сәфәргә җибәрергә ризалык бирде. Барасы җирләре дә бик ерак түгел иде югыйсә- тау переваллары аша күрше илгә чыгып аннан киптерелгән өрек-йөземнәр генә алып кайтасы иде дә бит. Сәфәр чыгарга җыенган Хәнифәтулла әнисенең тагын көмәнле икәнен әллә сизмәде, әллә сизсә дә белгертергә теләмәде, үсмер егетнең бар теләге тизрәк акча эшләп алып кайтып әнисен сәөндерәсе, сеңелләрен ризыклы итәсе килү иде...

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас