Литература
8 Августа 2023, 07:00

Бер йотым салкын су

Хикәянең авторы: Әсхия Абдуллина-Костикова. 2 өлеш. Уйласаң- башың себер китәрлек диләр бит әле. Чынлап та, салмак кына агып ятучы елга ярына урнашкан авылыннан, андагы иксез-чиксез әрәмәләреннән, төнбоеклы күлләреннән, тук башаклы иген кырларыннан,Бертабаны белән Кирмәнчегеннән башка тауларны күргәне дә булмаган үсмер кызчык өчен бу бөтенләй башка дөнья иде.

Бер йотым салкын суБер йотым салкын су
Бер йотым салкын су
Уйласаң- башың себер китәрлек диләр бит әле. Чынлап та, салмак кына агып ятучы елга ярына урнашкан авылыннан, андагы иксез-чиксез әрәмәләреннән, төнбоеклы күлләреннән, тук башаклы иген кырларыннан,Бертабаны белән Кирмәнчегеннән башка тауларны күргәне дә булмаган үсмер кызчык өчен бу бөтенләй башка дөнья иде. Күккә ашкан таулар менә-менә өстенә авар төсле, кай яктандыр караңгы куе болытлар чыгып бар дөньяны ул арада ут камчылары белән кискәләп яшен яшьнәтеп дөмбердәтеп күк күкри, камчы киңлеге генә булып агып яткан тау инеше тауны җимерә-вата йөк машиналары хәтле ташларны аска тәгәрәтә. Кәримә бу илгә аяк басканда табигатьнең нәк шулай усал чагы иде. Ул куркуыннан хәтта бераз тотлыгып сөйләшә башлады. Төннәрен әнисеннән өйрәнеп калган бисмилла сүзен иреннәре оеганчы кабатлап, күзләрен чытырдатып йома да калын юрган астына кереп чума. Ходайның бер хикмәтедер инде, ул яшенле куркыныч яңгырлар ничек кинәт кенә башланса, шулай ук бетеп тә китә. Авылыннан юлга чыккан чагында матур апасы, (аны әнисе туганнарына шулай дип әйтергә өйрәткән иде) бик назлы, йомшак телле булып сөйләшсә дә, поездлары күз күрмәгән илгә якынлашкан саен матур апасының сүзләре тешләре арасыннан ысылдап чыга башлады. Дөресен әйткәндә, матур апасы Кәримәне үзенә ярдәмче, берсеннән-берсе кечкенә балаларын карашырга дип алып чыгып китте дә инде. Тик Кәримә генә, аның тел төбендә нинди уйлар ятканын белми иде шул әле. Килгәндә үк матур апасы монда синең яшеңдәге кызлар мәктәпкә йөрми, ул укуның хатын-кызга бер тиенлек тә файдасы юк, дип, мәктәптә уку-укымау мәсьәләсен дә үз белдеге белән хәл итеп куйды.Авылда кечкенәдән эшләп чыныккан Кәримәгә килгән көнне үк әти-әниләре Татарстанга кайтып киткән чагында бала-чагасы пыр туздырган, ерткан, буяган керләрне, киемнәрне кул белән сабынлап ышкып юарга туры килде. Тик монда авылдагы кебек юылган керләреңне көянтә башына элгән чиләкләргә салып елгага алып барып чайкамыйлар икән. Кәримәгә матур апасы керләр салынган олы ләгәнне кулына тоттырып, таудан шарлап агып яткан дәрья ягына төртеп күрсәтте. Ә аның суының салкынлыгы! Ялан аякларын суга тыгуга ук йөрәген ут ялмап алган кебек булды кызчыкның. Әмма ул кушылган эшне башкарып чыгарга тиешлеген яхшы чамалаган иде инде. Күгәрчен тәпие кебек кып-кызыл булып кызарган, салкын суда күшеккән кулларын җылытырга теләп, аларны ике боты арасына да тыгып җылытмакчы булды, әмма файдасы гына булмады. Ничек итсә итте, Кәримә ләгәндәге бар керләрне чайкап, үзе салкыннан куырылып, дер-дер калтырап матур апалары йортына ашыкты. Авылда алай нык өшеп интеккәне булмаса да, бераз салкын тигәне сизелсә, Нурлыҗиһан ә дигәнче миченә ягып җибәреп, кызын мич башына менгереп утырта торган иде. Икенче көнгә салкын тиюнең бер ние дә калмыйча, Кәримә, мич башыннан кулларын сузып, әнисенең муенына сарылып, идәнгә сикереп төшә иде. Тик монда мич тә, мич башы да, ә иң мөһиме, сарылырга әни муены да юк шул. Бала - бала инде. Көндәлек тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрдән хәлдән тайса да Кәримә дә үзе яшендәге таҗик кызлары белән уртак тел табарга да вакыт тапты. Тегеләргә дә кызык иде Кәримә белән: шикәр кебек ап-ак тәнле, коңгырт күзле, чыңлап торган чиста тавышлы, көлгән чагында чокыраеп, аны тагын да сылуландырып җибәрә торган бит очларына таҗик малайлары гына түгел, егетләре, хәтта ирләре дә кызыгып карап куялар иде. Кызлар белән вата-җимерә булса да таҗикча сөйләшергә өйрәнсә, аларны да татар сүзләренә өйрәтергә тырышты. Тик мондый рәхәт вакытлар гына бик тәтеми иде Кәримәгә. Шулай итеп вакыт тәгәрмәче алга тәгәрәде. Кәримәнең туган авылы, авыл башындагы зиратта мәңгелеккә ятып калган әти-әнисе каберләре дә томан эченә кереп югалды. Ябык кына гәүдәле Кәримә алдагы елга тәмам сылу кызга әверелде. Бу яктагы кануннар буенча, ундүрт яше тулган Кәримәнең туганнарына яучылар килә башлады. Матур апасы белән абыйсы аның инде яхшы калым китерә торган “файдалы мал” икәнен аңлап алганнар иде. Кызның хакын югары бәяләп, күрше кышлакта яшәүче сәүдәгәр таҗикка “саттылар”. Әле егетләр белән очрашып та карамаган, алай гына да түгел, үзен бу яшендә, үз рөхсәтеннән һәм ризалыгыннан башка тотып кияүгә бирерләр дип башына да китереп карамаган Кәримә үзеннән шактый ук олы яштәге иргә кияүгә чыгарга мәҗбүр булды. Үз якларындагы йолалар буенча туй мәҗлесе дә уздырды, кызга матур-матур затлы-ялтыравык киемнәр дә бүләк итте кияү, алтын-көмеш балдак-беләзекләр дә кулына кидерелде, әмма Кәримә үзен дөньядагы иң-иң бәхетсез җан иясе итеп тойды. Күп вакыт бәгырен ашаган, күрә алмаслык дәрәҗәдә нәфрәтен кузгаткан таш кыяларга менеп, әллә шул кыялардан упкынга ташланыйммы икән дигән уйлар да килде Кәримәнең башына. Әмма йөрәк астында инде ниндидер сәер бер кымырсыну билгеләре сизеп, бу уйларыннан кире кайтты. Ни генә дисәң дә ире аны какмады-сукмады, берничек тә кыерсытмады, яратып, үз итеп Кәримәхон дип йөртте. Туганнарың янына күрше кышлакка барып кайтасың киләме диюгә, Кәримә, юк дип башын гына чайкады. Үзен товар итеп саткан матур апасын аның инде күрәсе дә килми иде.
Унбиш яше тулганда Кәримәхон инде беренче улы- Хәнифәтуллоны имезеп утыра иде. Хәнифәтулло әтисе кебек бик тыныч бала булды. Тамагы туйганчы ими имеп, төн буена тыныч кына пуфылдап йоклап үскәнгәме, бер яше тулыр-тулмас тәпи дә йөреп китте. Әтисе улына тиздән сеңелләр, энекәшләр дә булыр дип пыр туздырып, олы йорт салырга кереште. Тик... эне-сеңелләр урынына Хәнифәтуллоның өч яшенә әтисенең җансыз гәүдәсен генә алып кайттылар. Сабый акылы белән ул әле әтисенең болай озак итеп сузылып ятуын, аны, улын кочагын җәеп күтәреп кулларына алмавын аңлый алмады, әмма шул ук көнне сакаллы бабайлар әтисен ак җәймәләр белән каплап, кабыкка салып иңнәренә күтәреп капкадан чыгарга юнәлгәч, йөгереп барып аларның юлына аркылы чыкты һәм бәләкәч кулларын як-якка җәеп: падарамро тарк кунед, падарамро тарк кунед (калдырыгыз минем әтиемне), дип елап җиргә егылды.
Кәримәхон тузанга буялып, елап шешенеп беткән улын кочагына алып, писарам, гиря накун. Хиссаи мо чунин аст .Мо бадбахт хастем (Улым, елама. Язмышыбыз шундый. Бәхетсезләр без) , дип юатырга тырышты. Иренең кырыгы узуга Кәримәхонны икенче кешегә кияүгә бирделәр. Ул инде үзен өчен көрәшүдән узган иде.
Дәвамы бар.

Амак- абзый, дядя
Модар- әни
Духтари, як чурча оби хунук – бер йотым салкын су
Падарчон – үги әти
Домод – килен
Писарам –улыкаем , балакаем
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас