Литература
26 Июля 2023, 10:20

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 16 бүлек Алай ук үзегезне бетермәгез әле,Илгиз абый.Нәрсә язган шуны күрәбез, язмыштан качып котылып булмыйдыр инде. Хәзерге акылыгыз белән андый эшләр эшләмәгән булыр идегез лә.Бала чакта да төрле хәлләр була инде ул.Әле менә күрерсез,бар да яхшы булыр Аллаһ бирсә .

Алай ук үзегезне бетермәгез әле,Илгиз абый.Нәрсә язган шуны күрәбез, язмыштан качып котылып булмыйдыр инде. Хәзерге акылыгыз белән андый эшләр эшләмәгән булыр идегез лә.Бала чакта да төрле хәлләр була инде ул.Әле менә күрерсез,бар да яхшы булыр Аллаһ бирсә .
Әйе,дөрес әйтәсең,Ильмира, мин күрәсен кеше күрми сеңлем.Көчле вакытта гына уйламыйсың икән ул.Эшем яхшы, дуслар күп.Ә менә хәзер бер үзем.Тукай әйтмешли:
Эч поша,яна йөрәк, хәсрәт эчендә уйда мин.
Ичмасам иптәш тә юк ич,тик икәү без:уй да мин.
Иптәшләр дә бераз хәл белеп йөргән булдылар да, юкка чыктылар,туганнарны да борчыйсым килми.
Илгиз абый,ничек инде, борчыйсым килми.Алар сезнең монда икәнлекне беләләрме соң?
Ислам абыйлар бәлки белмидер. Ә менә Исламия апа белән хатын аркасында монда эләккәнче хәйран сүзгә килгән идек.Гафу итәрме, юкмы.Үзсүзле, кире каткан кеше идем шул, мине яхшы беләсең инде.
Ансы тучны.Илмира елмаеп урыныннан торды.Озак утырдык инде, Илгиз абый, китәргә кирәк, диде ул, саубуллашып. Мин тагын килермен әле, Аллаһ бирса. Бирешмәгез.. Менә сезгә бераз күчтәнәчләр..
Рәхмәт сеңлем, рәхмәт. Синең белән сөйләшкәч ничектер рәхәт булып китте әле . Үзең турында гына сораша алмадым..
Минем белән бар да яхшы Илгиз абый. Бер улым үсеп килә. Ирем белән икебез дә районның архитектура бүлегендә эшлибез. Исән сау булыгыз, аякта очрашырга язсын.
Картлар йортыннан авыр тойгылар белән чыгып китте Ильмира.Бик теләсә дә, артка борылып карамаска үзендә көч тапты ул.Чөнки, караса, күзләре Илгиз абыйсының күзләре белән очрашыр да, шул сагыш моң баскан карашны оныта алмам, дип курыкты ул.
Менә шулай, дуслар!
Ак төсләрдән генә тормый юллар,
Була агы, була карасы.
Дөньяларга килгәч, шул юллардан барасы да икән, барасы.
Әйе, кемгә нинди юллардан үтәсен беребез дә алдан белмибез. Ашыгабыз, сөртенәбез.Шатланабыз, офтанабыз. Ләкин, ни генә булмасын, алга таба өметләнеп яшәргә тырышабыз, ялгышлардан нәтиҗә ясыйбыз.
Илгиз дә менә берничә ай инде, тормышының истә калган һәр мизгелен инә күзеннән чыгарып, эшләгән ялгышларына шаккатып утыра хәзер.Ә бит,түрә булып эшләгән елларда күпме кешегә яхшылык эшләргә мөмкинлеге бар иде аның.Эшлә инде шунда яхшылык,кешеләрне сөендер.Юк,үзеңә күп кирәк, балалар бай яшәсен имеш.. Булды менә..Баедылар..
Уйланган саен үзенә ачуы гына чыкты аның. Эх,тормыш юлын бераз артка борып булсамы.Белер иде хәзер ул, нишләргә икәнен,белер иде. Ләкин юк шул,әле ялгышларның кайберләрен төзәтеп булса да,узган елларны кире кайтарып булмый шул. Хатыын,балалар дигән булдым.Шуларны яклап туганнар белән талашып беттем, ә алар?Өстеңә төкерделәр.. Әгәр Мәликә белән мондый хәл булса,яныннан бер адым да китми идем бит.Ә ул?Ә кыз? Турциядә бәйләп куймаганнардыр бит? Әллә нигә бер кайтса кайта хәзер.Мин үзем шалтыратмасам,хәл белергә исендә дә юк.Яңалыклар юк, бер көе.. Шуннан ары бер сүз алып булмый бит, үстер менә син балаларны.Минем турында анасы әйтмәгәндер,барыбер кайтып китәр иде.
.. Әнә шулай,ятса уйланды Илгиз, торса дигәндәй. Күзләрендә яшәү дәрте сүнде, Ябыкты, кешеләр белән аралашмас булды.Якыннарына шалтыратырга да әллә читенсенде, әллә горурлыгын җиңә алмады.
Ләкин,ни генә булмасын, Аллаһ тагәлә үзенең баласын ташламый икән ул.Бигрәк тә чын күңелдән үкенеп, гафу сораганнары.Елый елый үтенеп күтәргән кулларны да буш калдырмый ул.
Илгиз дә,әкренләп үзенең язмышы белән килешеп, гомергә шушы йортта калырга әзерләнде.Чын күңелдән үзе рәнҗеткәннәрдән гафу үтенде, төннәр буе Аллаһтан кичерү сорады.Балаларын гафу итеп, хатынын да җибәрде.
Шулай,алдына карап яшәп ятканда,картлар йортындагылар берара гөҗләп алдылар.Йортка повар булып, урта яшьләрдәге бер хатын эшкә урнашкан икән бит.Матур булмаса да, сөйкемле.Мәүлия исемле икән.Ире үлгән,кызы белән тулай торакта яшиләр ди.
Тел сөяксез,сөйли бит инде ул. Мондагылар да кай арада бөтен нечкәлекләрен белеп бетергәннәрдер,бу хәбәр түкми чәчми Илгизгә дә барып иреште.
Менә Илгиз,диде шунда бүлмәдәше.Мәүлия элек ресторанда эшләгән булган икән бит.Тиздән без дә ресторанскии ашый башларбыз бирган булса.Түлке менә торыр җире генә юк диләр.Мужет моннан берәр бүлмә бирерләр әле.
Нишләп бирмәсеннәр, әлбәттә бирерләр.Буш бүлмәләр бар бит.Илгиз теләр теләмәс кенә, уйлаганын әйтеп куйды.Кызы гына менә,бик кечкенә булмаса..
Юк ла,Илгиз,син кай төшең белән тыңлыйсың соң?Кызы зур инде, районда аптекада эшли икән.
Шул вакыт Илгизнең әллә нигә күңеле күтәрелеп китте. Хатынның үзен дә күрмичә, аларга ярдәм итәсе килеп йөрәге ашкынды.Ә нигә булышмаска ди?Район үзәге белән картлар йорты арасы ерак түгел.Банкта акчасы җитәрлек.Үз гомерендә бер гаиләне сөендерергә хакы бардыр бит.
Уйлаган уенда торды Илгиз.Төшке аштан соң бүлмәдәше аша Мәүлиянең үз янына керүен үтенде. Һәм менә күңел кылларын тибрәтерлек тәүге очрашу.
Гомер буе җитәкче булып эшләгән кеше буларак,берәр гаеп тапкандыр инде дип уйлап, әкрен генә ишекне ачты Мәүлия.
Нәрсә иде, Илгиз абый, диде ул, куркып кына.Нәрсәгә кирәгем чыкты?
Үзе шикелле сары чәчле, сипкелле хатынны күргәч,нигәдер көлеп җибәрде Илгиз.Чәчен җыеп,бердән үргән,зур борыны ничектер үзенә килешеп торган Мәүлияне күптән беләдер кебек тоелды аңа.
Исәнмесез,Мәүлия,диде ул елмаеп.Сипкелле кешене күрсәм,барсы да минем туганым кебек миңа, ачуланмагыз,шуңа гына елмайдым.
Юк,юк,дип,көтмәгәндә Мәүлия үзе дә көлеп җибәрде. Минем үземә дә шулай тоела , диде ул, балкып.Без кояш балалары бит,Илгиз абый.
Әңгәмәнең шулай тиз генә үрелеп китүенә сөенеп, Илгиз сөйләшүне үз кулына алды.
Менә шул кояш баласының фатиры юк,дигән хәбәр ишеттем әле мин,диде ул, тимерне кызуында сугып.Әллә саескан койрыгында ялгыш хәбәр килдеме?
Дөрес килгән,Илгиз абый.Ә сез нәрсә, дип кызыксанасыз?
Илгиз сиздермичә генә Мәүлиягә карады.Нинди тирән яшел күзләр.Борыны да әллә ни зур түгел,үзенә килешеп тора икән.Ә инде акыллы эчкерсез икәнлеге.Ансы әнә маңгаена язылган.
Мин Мәүлия,дип әллә нигә җиңеләеп,сүз башлады Илгиз. Аңа бу минутта,хәттә аяклары да селкенеп куйгандай тоелды. Мин сезгә фатир бүләк итәргә телим,каршы килмәсәгез инде, әлбәттә.
Фатиир? Бүләк итәргә?
Әйе,Мәүлия,акчаны нигә банкта яткырырга. Бер файдасы тисен әле.
Юк инде,Илгиз абый,алай шаярмагыз.Хатыныгыз, балалар бардыр..
Хатыын?Ә син Мәүлия,гомер иткән иреңне монда алып килеп атар идеңме?
Минем ирем юк,ләкин булган булса,нинди генә авыр булмасын ташламас идем , Аллам сакласын.
Юньле хатын ирен монда алып килми шул ,Мәүлия. Балалар да аталарын карарга тиештер,дип беләм.
Әйе,әлбәттә.Димәк сез ялгыз?
Ялгыз,сеңлем,ялгыз.Менә шуңа сезгә булышасым килә дә инде.
Ләкин,бу хәтле зур бүләкне ничек курыкмыйча кабул итәргә.
Рәхмәт әйтеп.Бер рәхмәт и всё..
Озак та узмый,кирәкле документларны әзерләп,бер гаиләгә бәхет бүләк итте Илгиз.
Бу көнне,Мәүлиягә караганда үзе катырак сөенде ул. Күңелендә яшәү дәрте кабынды,үзенең шулай ярдәм итә алуына сөенеп,зәңгәр күзләрендә нурлар уйнады.
Кешеләрне сөендерү,чын күңелдән рәхмәт сүзләре ишетү нинди рәхәт икән, ләбаса. Нигә баштарак татымаган ул бу хисләрне.
Кунак ашы кара каршы,дип,үз чиратында Мәүлия дә читтә калмады.Тиз арада Илгиз турында мәгълүмат җыеп,абыйлары Исламга чыкты.
Һәм менә шушы сипкелле хатын тырышлыгы белән,елга якын күрешмәгән ике туган очрашты да инде бүген. Күзләрендә ниндидер сагыш, үкенү чаткылары булса да, иреннәрендә елмаю иде аларның.
Ә берничә айдан,Илгиз Зөләрәнең иңенә куллары белән таянып,Мәскәүдәге бер хастәханә коридоры буйлап атлый иде инде.
Менә шулай,Зөләрә,диде ул аякларын чак өстерәп. Тормышымны беләсең хәзер.Әллә шул рәнҗешлләр төште,тормышымның рәте булмады,Зөләрә.Ләкин иң уйландырганы ала карга каргышы.Чөнки үзем дә бит, теге вакытта миңа өзгәләнеп караган карга сыман,гомер буе хатын күзенә карап яшәдем.
Әйе,Илгиз,дөрес әйтәсең.Күп кешеләрне еларга мәҗбүр иттең.Шул исәптән мине дә. Ләкин мин сине күптән гафу иттем,чөнки Ислам белән бик бәхетле без.Аннары..Зөләрә коридорның пыяла ишегеннән карап торган Мәүлияне күреп, туктап калды.Илгиз,диде ул, шул якка ым кагып.Илгииз.. Син артык кайгырма яме.Әнә алга кара әле. Каргалар гафу иткәннәр түгелме соң сине?
Тәмам

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас