Литература
25 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 15 бүлек. Дөрес,сеңлем, каргыш,рәнҗешләрне күп алдым,бик кырыс булдым шул, сүз дә юк. Ләкин кеше каргышы гына түгел бу, юук. Иманым камил,кешенеке булса бу кадәр үк каты булмас иде. Әнә, әнә ишетәсеңме,карга кычкыра.

Дөрес,сеңлем, каргыш,рәнҗешләрне күп алдым,бик кырыс булдым шул, сүз дә юк.Ләкин кеше каргышы гына түгел бу, юук. Иманым камил,кешенеке булса бу кадәр үк каты булмас иде. Әнә, әнә ишетәсеңме,карга кычкыра.
Илгиз җәһәт кенә шул якка борылып,авыр сулап куйды. Менә шушы карга тавышыннан куркып, авылга да сирәк кайттым инде мин, Ильмира.Әле бервакыт әти янына зиратка баргач,бер карга өстемә очып куна, дип торам.Очраклы хәл булдымы, белмим,ни булгандыр, шуннан соң зиратка ялгыз керергә дэ куркам мин.Әйе, әйе, Ильмира, ничә ел инде ул көнне онытмыйм.
И-и-и Илгиз абый, сездән чыга инде. Каргадан куркып тордыгызмы?
Курыкмассыың.Илгиз үзе дә сизмичә елмаеп куйды.И-ии, Аллаһ сакласын.Авылдан китеп барган чак иде ул . Китешли зиратка кереп чыгарга карар кылып,шунда туктадым.Кызарып кояш баеп бара.Тып-тын.Әтинең чардуганы янына килеп басуга, күңелгә ниндидер шом керде бит.Шул вакыт үземнән уң якта ниндидер бер авыр караш тойдым.Бөтен гәүдәм эсселе суыклы булып китте.Инде нишләргә?Шулай уйлап, чыгарга дип борылган гына идем, зур бер ала карга очып өскә килмәсенме.Чак чыгып йөгердем..
Ильмира елмаеп элекке җитәкчесенә карап алды да, үзе дә каргалар кычкырган якка борылды.
Ә беләсезме,Илгиз абый диде ул, ниндидер сер әйтергә җыенган кешедәй, миңа да кечкенә вакытта әбием каргалар турында әллә нинди риваятьләр сөйли иде бит . Каргаларга таш атмагыз, оясын туздырмагыз,дияр иде.Алар бик серле,ырымлы кош. Карга оясын тузгылткан кеше, белмичә дә үзенең тормышын тузгылта ул.
Менә,менә,сеңлем,мин дә нәкъ менә шул хакта әйтергә теләгән идем. Карга оясын тузгылткан кеше, үзенең оясын тузгылта икән ул, бу чынлап та шулай.
Ә сез каян чыгып әйтәсез. Илгиз абый,сезнең тормышка да каргаларның кагылышы бармы әллә? Берәр төзелеш вакытында карга оялы агачны кисмәгәнсездер бит?Илгиз абыый.. Ильмира беразга тынып калган Илгизгә җиңелчә генә төртеп куйды. Әллә нинди серле әле сез бүген.. Минем белән сөйләшергә теләмисезме шунда..
Юк,юк,сеңлем,син нәрсә.Аллах сакласын.Илгиз арбасын якында гына күренеп торган агач эскәмиягә таба борды.Әйдә әле, Ильмира, кайчаннан бирле басып торасың,сеңлем.Ашыкмасаң бераз утырып сөйләшик.
Миңа бит,Ильмира,карга каргышы төште. Ала карга каргышы..Илгиз арбасын тәгәрәтә тәгәрәтә,зәңгәр томан артларында калган ерак бала чагына кайтып китте.
Мин сеңлем бала чакта сипкелле, бик ямьсез бала идем.Һәрхәлдә минем үземә шулай тоела иде инде.Әәй, ул сипкелләрдән ничек кенә котылырга белмичә азапланган чаклар. Бер вакыт шулай,күрше Салих ага, карга йомыркасын сөртсәң сипкел бетә икән,дип әйтеп ташламасынмы.Җүләр, беркатлы, димә инде син, ә.
Кит инде,Илгиз абый,бакча баласы булмагансыздыр бит инде.Чынлап торып, шуңа ышанып тордыгызмы?.
Ышандым,сеңлем,ышандым. Язмышыма шулай язылган булгандыр инде.Илгиз бераз тын алды да, сөйләвен дәвам итте. Газиз таллыгы дигән бик матур алан бар безнең авылда. Шунда унбиш тупыл шаулап утыра иде . Һәркайсында билгеле инде, карга оясы.Шулай беркөнне, бөтен кеше йоклаганда, иртән иртүк шул таллыкка төшеп киттем. Безнең бәрәңге бакчасы башында гына ул үзе.Янәсе тиз генә, кеше күргәнче йомыркалар алып менәм дә, битемә сөртеп карыйм. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, беренче оя да,икенчесе дә буш иде. Маташа торгач тәки ике йомырка табып, агачтан төшә башладым.Илгиз, шул вакытларны күз алдына китереп, офтанып куйды.Эх, сеңлем, диде ул, куллары белән аякларын ышкып .Менә шушы аяклар белән,очраган бөтен карга оясын җимереп аттым бит. Нәрсәләргә кирәк иде инде ул, алгансың икән, кайт та кит инде. Юук,герой имеш,ватарга, җимерергә кирәк.
Вәт җүләр,Илгиз абый Чынлап та, нигә тузгылтасы иде инде ул ояларны.Ильмира ышанырга да, ышанмаска да белмичә, шаккатып иргә төбәлде.Балалары булмагандыр, бит инде, Илгиз абый. Аллаһ сакласын.
Юк,сеңлем,бала очырганнар иде инде Аллаһка шөкер..
Карга оясын җимерергә ярамаганны берәү дә әйтмәде мени соң?
Белмим шул,әниләрем безне карга оясын тузгылтып йөрерләр дип уйламаганнардыр да инде...
Ул көнне ул каргаларның бөтерелүен күрсәң иде син, Ильмира. Әллә нинди тавышлар белән кычкыралар, өскә кунам,кунам дип,очалар. Җитмәсә күк күкрәп, яшен яшнәргә тотынды. Йомыркаларны барлап,өйгә йөгерәм генә дигән идем..
Шул вакыт,Ильмираны аптырашта калдырып,Илгиз сулкылдап елап җибәрде.. Күңелендәге авыр хисләр ташкын булып, тышка бәреп чыктылар.Үкенү, сагышлары кайнар күз яшьләре булып, бите буйлап тәгәрәде..
Гафу ит,сеңлем, диде ул, яңакларын сөртеп.Ул чакта шушы карга хәленә калырмын, дип белмәдем шул.
Нинди карга?Илгиз абый, нәрсә турында әйтергә телисез?
Ә-әә, әйе бит әле. Йомыркаларны кесәгә шудырып,өйгә чабам дигәндә, аяк астына карасам, җирдә бер гарип карга ята.Күрәсең мин тузгылткан ояларның берәрсендә булгандыр инде. Канатлары белән бәргәләнә җаным, тыпырчына.Юк,оча да, йөри дә алмый.Аяклары бөтенләй юк сыман.Шул вакыт,Аллаһ рәхмәте,ничектер күзләр очрашты.Аның карашы, Сеңлем,аның карашы. Әйтерсең бөтен бер дөньяның сагышы шушы кара күзләргә сыйган иде.Хәзер уйлап уйлап утырам да, сагыш кына түгел, рәнҗеш, каргышлар булган бит ул карашта. Әйе, нәкъ менә шул карга каргышы төште дә инде миңа. Оясыз,аяксыз ала карга мин, сеңлем...
Бер ара бар дөнья тынып калгандай булды.Бары тик, каен белән усак яфраклары лепердәшеп нидер серләштеләр.Куе агачлар арасында ишетелгән карга тавышлары үзәкне өзде..Хәттә якында гына сөйләшеп утырган ике әби дә, серләшүдән туктап бу якка борылдылар.
Илгиз абый, диде Ильмира әкрен генә. Илгиз абый, әниегез мал врачы булган бит. Алып кайткан булсагыз,бәлки..
Син әйтәсеңме, сеңлем, минме дигәндәй, күп уйландым мин бу хакта. Алып кайткан булсам, тормышым бәлки бөтенләй икенче булган булыр иде, дип тә уйладым.Ләкин, нишләтәсең, күрәчәктер. Күрәчәкне күрми,гүргә кереп булмый, дигәндәй, шулай язылгандыр инде.
Шулай да,кулга алырга курыктыгызмы?
Белмим инде, Ильмира, үч иткәндәй яшен яшенли башлады,күк күкри, курыкканмындыр инде.Бала вакыт бит.Әнигә әйтәсе булган дим дә, аңа да әйтмәдем шул.
Ул белмичә калды мени?
Юук,әниләрдән яшереп калып буламы соң?Мин йөгереп кайтканда,ул лапаста иде инде. Көлә көлә йомыркаларны алып куеп, мине тынычландырган гына иде, мин менгән талны яшен сукты.
Яшен сукты?! Йөзләгән ел торып,берни булмаган тупылны суктымы?
Әйе, сеңлем,сукты.Әйтерсең минем эшләгән ширлекләрне яшерергә теләде. Чөнки, яңгыр туктагач төшкән абыйлар, җирдә яткан ояларны давыл тузгылтып атты,дип уйладылар бит.Теге мескен карга да үлгән булган, аны да шул абыйлар яр буена күмгәннәр.
Менә сиңа кирәк булсаа,име Илгиз абый.Каргаларның каргышы төшә, дип,әбиләр белеп әйткән димәк.
Әйе, Ильмира. Әйе, сеңлем. Үземнең дә оям тузгылды бит. Малай утыра, Мәликә кыз янына качты, мин монда.. Белмим инде, Ялгышлары, язмышым шулмы? Әллә чынлап та ала карга каргышымы?
Да-а,Илгиз абый.Мин дә белмим.Кеше һәр кылган гамәленә җавап тотар, дип әйтә иде шул, әбием.Кемдер бу дөньяда, бу дөньяда җитешмәгәннәр ахирәттә дип.
Илгиз абый,сезнең гаеп тә булмагандыр әле ул. Олы абый шулай баладан көлгән бит.Ул әйтмәгән булса..
Шулай да,ләкин бит ул ояларны тузгылтырга кушмады,сеңлем.Мин үзем артык шук идем.Нәрсә генә әйтсәң дә соң инде хәзер.Эш үкенүдән узган.
Ә мин Илгиз абый,сезнең хакта ишеткәч,теге вакытта эштәге апалар рәнҗегәндер, дип уйлаган идем. Баксаң..
Аларныкы да бардыр инде, сеңлем, юк дип,төгәл генә әйтә алмыйм.Уйланмыйча эшләнгән эшләр күп булды инде. Зөләрәнең күпме күз яшьләре түгелгәндер.Гаиләсез калуым бәлки,шул ялгышларым өчендер,әмма дә ләкин аяксыз калуым. Монсы,Ильмира,тучны ала карга каргышы.
Язмышларны ничек үзгәртим лә,
Ялгышларны ничек төзәтим?
Онытырга сине мөмкин түгел
Уйларымны әйтче,нишләтим?
Илгиз,киңәш сорарга теләгәндәй,Ильмирага карады.
Син сеңлем,беләм,көләрсең инде,диде ул әкрен генә.Ләкин менә бу сүзләрне яшьли сөйгән ярыма да,Мәликәгә дә атап түгел.Ә шул гарип каргага атап әйтәм.Оныта алмыйм мин аны.Монда килеп эләккәч, уйларым һаман шул таллыкка әйләнеп кайта.Ээх, төзәтеп булсын иде ул уйланмыйча эшләнгән ялгышларны..

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас