Азартлы уеннарның берсе дә юньлегә илтми,алар сазлык сыман, чыгарга теләгән саен төпкә генә өстериләр. Рәхәтләнеп иркендә яшәргә өйрәнгән Фаил дә моны вакытында аңламады.Башта вак тиеннәр салып уйнаулар тора бара зуррак суммаларга алышынды.Уйнаучылары да шуны гына көткәндәй табылып торды.
Шулай итеп, охранга килгән Фаилдә эш гаме калмады.Аны хәзер бары бер сорау гына борчыды.Каян акча табарга?
Җитмәсә,охран бүлмәсенә кеше җыеп ятканын белгән җитәкче,тиз арада эшеннән куды.Әлбәттә инде,шушы куркыныч уенга кереп киткәннәрне бу гына туктатмады,алар тиз арада бер баракта бүлмә табып,шунда уйнарга тотындылар.Фаилнең үзен дә бу сазлык көннән көн үзенә суырды.Уйный гына башлаганда әле бераз акча кертеп күңеле үскән Фаил, торган саен оттырып әҗәткә чумды.Әле әнисеннән, әле әтисеннән алдап алган акчалар яңа уенга керергә генә җитте. Ул чакта уйнаучылар арасында озак еллар шулай карта уйнап акча эшләүче шуллерлар бар дигән уй башына да килмәде Фаилнең.Ләкин һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, көннәрдән бер көнне бик зур сумма акча оттырып, күзе ачылгандай булды аның.Ну бу вакытта соң иде инде.Карточный долг святой, диде аңа уенчылар. Сиңа бер атна.
Шул вакытта әтисе белән киңәшеп, башка вакытта андый адымга бармаска сүз биргән булса,бәлки Илгиз каршы да килмәгән булыр иде. Ни дисәң дә бала бала бит. Акчалары да юк түгел. Ләкин, Фаил башка кыек юл уйлап тапты.Банк басарга.
Әтисендә прораб булып эшләгән Петя малае белән төннәр буе план корып, Татарстанның эчкэрәк бер районында урнашкан банкка керде алар. Ләкин киноларда карап утыру бер булса, маскалар киеп үзең басарга керү бөтенләй икенче нәрсә. Фаилләр дә бик тиз генә акча талап чыгарга өметләнсәләр дә, банкка керүгә каушап калдылар .Җитмәсә шундагы охранга утлы коралдан атып,тегесенең аягы яраланды. Шулай да, кассир кыздан акча таларга җитеште алар. Ләкин менә качарга гына аз гына вакыт җитмәде.Тиз арада килеп җиткән патруль машинасы юлларына аркылы төште.
Менә шулай,борынгы әби бабай,юкка гына балаларны тәуфыйгы белән тусын димиләрдер.Тәүфыйклы бала-бәхетле бала. Дөрес баланың бәхетле булуында, ата-аналарның өлеше бихисап. Илгиз белән Мәликә вакытында дөрес тәрбия биргән булсалар,бәлки Фаил дә бу юлга басмаган булыр иде. Юк бит, берсе көн төн эштә, икенчесендә ирләр кайгысы. Улларын тәрбияләүне урамга тапшырды шул алар. Кирәкме кирәкмиме акча тоттырдылар да, наз, киңәшләр бирүне оныттылар.
Менә хәзер терсәк якын, тешләп булмый. Сорау алулар, тикшерүләр китте. Илгиз бар көчен куеп, эшне судка кадәр җиткермәскә бик тырышып караган иде дә,ләкин утлы корал белән сакчыга аткан, мондый эшне йомып калып булмый дип,дуслар җилкә генә сикерттеләр.Кайгырма дус, бераз утыргач,амнистия ясап, иреккә чыгарырга булышырбыз, судсыз никак булмый диде түрә дуслары да.
Илгиз оятыннан җир тишегенә керерлек булып йөрсә дә,улының бу хәлгә калуында үзен гаепләде.Балаларга караганда күбрәк хатынын кайгыртты шул ул.Ә балаларга акча, иркен тормыш булгач, шул җитә дип уйлады.
Бу хәлдән соң Мәликә дә айнып,күзен ачты.Ләкин үкенеп кенә Ялгышларны төзәтеп булса икән ул, юк шул.
Иртәме соңмы кылган гамәлләренә бер җавап бирәсе.
Суд булып, Фаил белән дустына да алтышар ел төрмә билгеләделәр.
Моны Илгиз бик авыр кичерде.Каргыш бу диде ул,үксеп, каргыш..Ала карга каргышы гына бу..Ләкин Мәликә генә аның җан авазын ишетергә теләмәде.Әкият сөйләп утырма әле, диде ул иренә ямьсез карап,әллә саташа башладың инде? Зөләрәң каргаган булса гына инде.Карга каргышы имеш.. Бердәнбер улыңны алып кала алмадың, җебегән.Дуслар,дип йөргән булдың бит әле, алар өстәл артында гына шул ул.Кеше үтергәнме Фаил, урлаган акчасын тотып бетергәнме..Алты ел бит,алты ел..
Шул көннән башлап Илгиз өчен кара көннәр башланды.Ни ашау үтмәде,ни эшенә бармады.Хатынына да яратып түгел,чирканып карады ул хәзер.Шушы эт очрамаган булса,мондый хәлгә калмый идем бит дип,үзен бимазалады.Ләкин беркемнең дә йөрәге таш түгел.Илгизнең дә бу кадәрле уйлау,үкенү, кайгырулары эзсез үтмәде. Бәлә ялгыз йөрми, дигәндәй, беркөнне урынга егылды ул.
Инсульт.Ашыгыч ярдәм машинасы вакытында килеп җитү белән генә исән калды. Аннары түрә буларак, больницада дәвалау да яхшырак булгандыр,бераздан аякка басты Илгиз.Ләкин, бернинди нагрузкалар ярамый, Исмагилыч, ял ит.Авырту кабатланырга мөмкин, дип, бик яхшылап кисәтте аны врачлар.
Шулай да, өйдә стеналар да дәвалый,дигәндәй ,берничә айдан хәле әйбәтләнде Илгизнең . Ләкин кабат эшенә барырга гына, нигәдер оялдымы, әллә горурлыгы җитмәдеме,группа ясатып,пенсиягә чыкты ул. Нәчәлник хатыны булып, күкрәк киереп йөргән Мәликәгә бу ошамады, билгеле.Кеше җитмешкә хәтле тәхетендә утыра әле,чебен тимәс чер итәр, дип агуын чәчеп алды ул.Эшең бик авырмы соң? Сау-сәламәт килеш оялмыйча Өйдә ятарсың инде менә хәзер.
Ләкин,бу юлы Илгиз бирешмәде.Ошамый икән, чыкты та кит,диде ул,үз гомерендә беренче тапкыр Мәликәгә тавыш күтәреп. Синең көйне көйләп шушы хәлгә калдык инде без.
Айй Аллам,үләәм! Нәрсә дии? Синең көйне көйләдем, диме? Шундый матурлыгым белән син сарбай белән торганга рәхмәт әйт. Мәликә бу еллар эчендә күңелендә ни җыелган, котыра котыра чәчте дә чәчте.Үзенең тавышын гына түгел, ире кычкырганны да ишетмәде ул. Бары кемдер ишек дөберткәнгә айнып киткәндәй булды. Ә аңына килеп күтәрелеп караганда,ире ярты гәүдәсе белән диваннан шуып төшкән дә, аңсыз ята иде.
Тагын ашыгыч ярдәм,тагын больницалар..Ләкин бу юлы, врачлар ничек кенә тырышмасыннар, үз аякларына баса алмады Илгиз.
Син дус,давай,бирешмә диде алар. Хатының молодец синең, массажлар ясар.Үзең дә күнекмәләр яса.Аягыңа басарга тиеш син,өмет бар.
Ләкин,менә шунда Мәликәнен чын йөзе ачыла да инде.Атна ун көн тирәсе ирен караган була да, кул селти хатын. Гафу ит,җаным,ну мин сине карап ята алмыйм, ди ул.Ничек итеп күтәрим,ничек яткырыйм. Ачуланма.
.. Шулай итеп,бер районда урнашкан картлар йортына килеп эләгә дә инде Илгиз. Дөнья бер мәлгә туктап кала аның өчен.Нишләргә белмичә, алышыныр дәрәҗәгә җитә. Җитмәсә шушы авыр хәлдә, хатыны берәүгә дә, әйтмичә,кызы янына Турциягә оча.
Илгиз өчен сынаулы көннәр башланып китә.Бер ноктага төбәлеп, көннәр буе инвалид арасында утыра ул. Елый, уйлана, үкенә..
Ә көннәрдән бер көнне кайчандыр бергә эшләгән Ильмира бу хакта кешедән ишетеп таң кала.Чынлап та Илгиз абый микән соң, дип уйлый ул аптырап.Җир җимереп йөри иде бит әле.
Шулай да,икеләнүләрен җиңеп картлар йортына юл тота ул.Барып карага кирәк, бәлки берәр ярдәмем кирәк булыр.Ни дисәң дә, укып кайткач эшемнең нечкәлекләренә ул өйрәтте.
Менә агачлар белән күмелгән ике катлы матур гына йорт. Әкрен генә чыршылар сәләм бирә, бөдрә каеннар шаулый.Ара тирә шомлы итеп кычкырган каргалар тавышы ишетелә.
Тирә ягында чәчәкләр үсеп утырган эскәмиядә сөйләшеп утырган ике әбине күреп, Илмира,шул якка атлады.Тукта әле,тукта..Нәкъ шул вакыт күзләре агачлар эчендәге тротуардагы инвалид арбасына төште аның..Берничә адым һәм менә..
Илгиз абый,сез?! Кеше әйткәч, ышанмаган идем.
Ә-әә,Ильмира,мин сеңлем,мин.Ничек хәлләр?Каян эзләп таптың әле?
Илгиз ни дияргә белмичә, сүзсез калды.Үзем дә ышанмыйм әле,диде ул, еларлык булып.Төш кенәдер кебек тоела.
Илгиз абый,ничек болай килеп чыкты соң әле,бу?Ә балалар, хатыныгыз? Аллаһ сакласын, исәннәрдер бит?
Исән Ильмира,исән.Илгиз зәңгәр күзләрен тутырып Ильмирага карады.Бернишләп булмый, димәк шулай язылган.
Үзем йомшак булдым.
Илгиз бәйнә бәйнә тормыш юлын сөйләп китте.Елап та алды,көлде дә..Яшьлек елларына кайтып, Зөләрәне дә искә алды.Инде сөйләп бетердем дигәндә, рәнҗешләргә тукталып берара уйга калды ул.
Илгиз абый,дип үзенең элекке начальнигына карады Ильмира.Илгиз абый,син түлке ачулана күрмә яме.Теге вакытта эштәге Хәбирә апаларның рәнҗеше түгел микән бу? Аларны гел кимсетә идегез бит.Бәлки,ташлап киткән кызныкыдыр.Кыз баланың күз яше төшмәсен, дип тә юкка гына әйтмиләрдер.
Юк,Ильмира.Юук.Кеше рәнҗеше түгел бу.Хәбирә апалардан Аллаһка шөкер, гафу үтенеп калдым мин. Фәридә апаны,теге тулай торакта өч баласы белән яши иде бит,аны фатирлы иттем. Алар киресенчә,миңа елый елый рәхмәт кенә укыдылар.
Аннары,Зөләрәне ташлап та ,начарлык эшләдем дип уйламыйм.Чөнки минем белән барыбер бәхетле була алмый иде ул. Ә абыем ярата, әнә өрмәгән җиргә дә утыртмый.Икесе дә зур урында эшлиләр.
Илгиз,бер мизгелгә генә тын алды да,Ильмирага карады.
Кешегә әйтсәң, сеңлем кеше ышанмас инде.Каргыш дип, ни бит...