Литература
22 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 13 бүлек. Илгиз тагын бер кат урамга күз ташлады да,тәрәзә челтәрен рәтләп,китәргә генә җыенган иде, урамнан яшь кызлардай терт терт басып кайтып килгән хатынын күреп туктап калды.Әнә кайта! Ничә ел моның кыйланмышларына түзеп ятам бит, ә, җүләр. Бер ир булса, тупсадан ук кертмәс иде, ә мин? Кешене шулай яратып булсын әле! Белмим, әллә бозды инде? Ни ишетмим, ни күрмим дигәндәй..Җитте, нокта куярга кирәк булачактыр..Матурыым, мин өйдә. Ишетмисеңме соң, җаным..

Илгиз тагын бер кат урамга күз ташлады да,тәрәзә челтәрен рәтләп,китәргә генә җыенган иде, урамнан яшь кызлардай терт терт басып кайтып килгән хатынын күреп туктап калды.
Әнә кайта! Ничә ел моның кыйланмышларына түзеп ятам бит, ә, җүләр. Бер ир булса, тупсадан ук кертмәс иде, ә мин? Кешене шулай яратып булсын әле! Белмим, әллә бозды инде? Ни ишетмим, ни күрмим дигәндәй..Җитте, нокта куярга кирәк булачактыр..
Матурыым, мин өйдә. Ишетмисеңме соң, җаным..
Минут эчендә Мәликә иренең муенына килеп сарылды. Бүген тагын соңга калдым инде, диде ул гаепле кеше сыман. Всё, все, ахыргы тапкыр яме, кадерлем. Мин сине генә яратам..Иртәгә җитештерәсе документлар күп иде. Үзең беләсең бит..
Мәликәсе әйткән сүзләрдән тагын эреп китте Илгиз. Әле генә туздырам, дигән ир, бер сүз әйтмичә, хатынны җиңелчә этеп, бүлмәсенә кереп ятты.
Яратасың пычагым, диде ул авыз эченнән генә. Яраткан кеше уйнаш мәче кебек, өйгә кайта алмыйча йөрми ул.Алай дисәң инде, эш күп вакытта үзенең секретаре дә калып эшли..
Ул арада берни булмагандай Мәликәнең тавышы ишетелде. Балалар кая соң, әтисе? Малаеңны ниндидер шикле кешеләр белән күргәннәр әле анда. Кемнәр белән йөри микән, беләсең бар.
Сиңа белсәң ярамыймы? Әллә балалар минеке генәме?
Ярар соң, әйтәм генә бит. Өйдә әти кеше баш булырга тиештер инде.
Тиеш тә, ләкин синнән узмыйбыз шул. Мин дә эштә генә баш. Кайтсын әле. Малаең да шул сиңа охшаган инде, өйгә кайта белми..
Ой ой, әллә нигә бер соң кайтыла, шуңа да ачуны китереп торма әле.
Мәликә яхшы кремнарын сөртеп, ире куенына кереп чумды. Тышта суык, көзне бөтенләй яратмыйм инде, диде ул, төлке сыман боргаланып.
Менә нәрсә әйтәсең инде бу хатынга? Илгиз, бер сүз әйтмичә, борылып ятты. Яратам дип гомер буе кичереп киләм, әллә бу ярату түгелме соң. Чынлап та, бәлки шулайдыр, бу хәтле битараф булмас идем. Көнләшмим дә бит.Әллә инде, йөрсә йөрсен, мине генә ташлап китмәсен дип йөри торгач, үзем бер мәхлукка әйләндемме.. Белмим..
Илгиз бераз уйланып ятты да, торып тәрәзә янына килеп басты.
Вакыт бара,Мәликә, кыз егете беләндер инде. Акыллы егеткә охшаган. Малай кая микән? Кайттым юк, киттем юк. Узына башлады әле ул бала.
Мин нәрсә, дим? Син әти кеше бит, катырак тор. Ни кеше кебек укый алмады. Читтән торып укырга кертәсе иде дә, үз яныңда бер эш табасы иде.
Әйе, бик тә төзелештә эшлим дип тора. Көтеп тор. Урам малаена әйләнде инде ул. Нишләсен,үзебез гаепле. Мин сезне обеспечить итәм дим, көне буе эштә. Синдә бала кайгысы гүпчим булмады.
Иртә ятып, иртә торырга өйрәнгән Илгиз, йокламыйча улы Фаилне көтте.Бер диванга барып башын төртте,бер тәрәзә каршына килеп, урамга төбәлде.Ээх, язмыш,язмыш.. Бәхетлеме соң мин,әллә.. Юктыр,алай кистереп кенә бәхетсез дип әйтә алмыйм. Яратып яшәгән хатыным бар, эшем яхшы, балалар..
Илгиз, уйларына бирелеп, балконга чыгып басты. Кемдер эчпошыргыч яңгырдан качарга теләгәндәй, каядыр ашыга, Салкын җилләр агачта калган соңгы яфракларны йоклыйлар.
Кая йөри бу балалар?Унбер тулып килә бит инде.Фаил чынлап та,бәйдән ычкынып бара,Соңга калмасак ярый инде.
Илгиз,бер киерелеп алды да, кабат диванга кереп утырды. Әнә Мәликәгә бернәрсә кирәк түгел,рәхәт кешеләр бар дөньяда.Аның урынында Зөләрә булса,тормышым бөтенләй икенче агымга ияргән булыр иде дә мөгаен.Ләкин, аны болай ярата алмадым шул...
Илгизне уйларыннан әкрен генә ишек ачылган тавыш бүлдерде.Кызы икән.Әле ярый монсы безнең якка охшаган.Илгиз елмаеп Мәдинәсенә карады.
Сәгать ничә кызым? диде ул, ачулы кыяфәт чыгарып.Бу гомер кайда йөрисездер. Абыенны күрмәдеңме?
Әтии, миңа ничә яшь икәнен оныттың мәллә син? Егетем белән йөрдек.Ә абый,Петя абый малае белән чыгып китте.
Нинди Петя,тагын?
Мәдинә көлеп,әтисен үпте дә, бүлмәсенә кереп китте. Синең прораб, әтии. Тыныч йокы.
Әә, аның белән булгач, я кайта, я юк алайса.Аларда кунып калган чаклары күп.
Илгиз тынычланып, шыпырт кына хатыны янына килеп ятты.Менә тагын гомерләрнең бер көне узып,тарих үзенең бер битен ябарга әзерләнә.Шулаай.. Эш мәшәкатьләр белән гомерләрнең узганы сизелми дә.Көзләрне кышлар алыштыра,көттермичә язлар тәрәзә чиертәләр.Белмим,кая, нигә шулай ашыга бу еллар.Бары сагынып искә алырлык хәтирәләр кала да, үкенерлек ялгышлар җанны әрнетә.
Илгизнең тормышы да шундый хатирәләргә бай булды.Шатлыклы вакыйгалар да күп булды, ялгышлардан елаган вакытлары да..
Ә иң шатлыклы вакыйга кызының туе булгандыр аның. Барлык туганнар җыелып рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр, хәл белештеләр ул көнне.Ерак араны якын итеп Мәскәүдән абыйсы белән Зөләрә, балалары да кайттылар.
Бер карауда яшьлек мәхәббәтен танымады да әле Илгиз. Зифа буена килешеп торган матур зәңгәр күлмәк кигән, җиңелчә бизәнгән Зөләрә кунаклар арасында иң матуры булгандыр, дисәң дә ялгыш булмас.Башкала чынлап та бик үзгәрткән аны.Төс кыяфәте генә түгел үз үзен тотышы,атлап йөрүләре гади генә кеше түгел икәнен күрсәтеп тора.Исламның да зур түрә икәнлеге әнә, маңгаена язылган.Илгиз яратып туганнарына карады.Нинди бәхетлеләр, дип уйлады ул. Әле ярый, абый Зөләрәгә өйләнде. Минем белән бәхетле була алмаган булыр иде.
Зөләрә үзе дә Илгиз белән бик җылы сөйләште.
Мәликә һаман да кызлар кебек,диде ул,пышылдап кына. Синең яратып яшәгәнең күренеп тора.Еллар узган саен матурлана гына.
Син дә бик матур,Зөләрә.Теге вакыттагы минем гамәлләрне зинһар,гафу итә күр инде син. Яратам шул Мәликәне, бик яратам.
Зөләрә ипле генә елмаеп куйды.Әйе,Илгиз,яшермим, ул вакытта миңа бик авыр булды. Хәттә, яшисе килмәгән көннәр дә булмады түгел.Ләкин..
Нәрсә? Нәрсә ләкин,Зөләрә?
Ләкин,Аллаһ тагәлә юлыма Исламны чыгарды.Без бик бәхетле, Илгиз.Чынлап та, ул вакытта мине ташлап дөрес эшләгәнсең. Чөнки син мине түгел, гомер буе мин синең өчен яшәгән булыр идем. Бик яраткан идем бит мин сине.
Гафу ит,.Зөләрә.Бәлки син дөрес әйтәсеңдер. Мин чынлап та, Мәликәне яраттым. Ләкин менә ул гына.Ул гына мине яратып яшәмәде.
Ничек инде,яратып яшәмәде? Илгиз, мин алай димәс идем. Сез дә бик бәхетле күренәсез.
Әйе,Зөләрә, Аллаһ сакласын,бәхетсез, дип әйтә алмыйм.Шулай да,төрле вакытлар булды инде.
Тормыш булгач,була инде, бер дә юкка аптырама, әйдә вальс әйләнәбез.
Әнә шулай Илгиз белән Зөләрә яшьлекләрен бер искә алдылар.Аңлаштылар. Ислам да моны аңлап комачау итмәде.Мәликәнең бөтенләй исе дә китмәде,ул күбрәк кызы янында бөтерелде.Ә туйдан соң җыелып,туган авылларында кунак булдылар.
Шулай итеп Илгиз үзенең бер йөкләмәсен үтәде.Мәдинәсе бик акыллы гаиләгә килен булып төште.Менә тагын Фаилне дэ башлы күзле итсә, Аллаһ теләсә,рәхәтләнеп әби бабай булып кына яшиселәре кала инде.Бәлки Мәликә дә акылга утырыр.Әле дә ярый, кияү Казанныкы, кызыңны бер күрергә сагынып ятар идең. Әле болай шау итеп килерләр, китәрләр дигәндәй.
Ләкин,әнә шулай балалар бәхетенә сөенеп яткан көннәрдә,Мәдинәләр Турциягә яшәргә күчәбез,дип әтиләрен сагышка салдылар.
Әти,әни,бер дә кайгырмагыэ диде, Мәдинә.Беләсез бит, иремнең апасы шунда яши. Ул менә үзенә чакыра.Ошамаса кайтырбыз, яшәп карыйк әле.
Үгетләүнең файдасыз икәнен белеп, сатулашып ятмады Илгиз белән Мәликә.
Ярар,кызым, кайда да кеше яши, диде Илгиз,саллы гына акча пачкасы сузып. Яшәп карагыз. Сез кунакка кайтырсыз, без килгәләрбез. Абыең да берәр акыллы кыз белән дуслашып китсә Аллаһ кушып. Карт егет булып утырып кала бугай инде.Торган саен безнең дә яшь бара.
Илгиз әнә шундый өметләр белән яшәсә, дүртенче дистәне вакланган Фаилнең генә өйләнү исендә дә юк иде.Ни институтында укый алмады ул,ни техникумда.Әле ярый,әтисе ничек кирәк,шулай техникум бетергәнгә диплом алып бирде.Ансы да, инде кирәк булды микән, юк микән? Ни дисәң дә, яшьтән акча тотып өйрәнгән егетнең кайдадыр эшләү гамендә дә юк иде.Шулай да,кызганычка каршы, әтисенең дулавыннан туеп,бер кечкенә генә оешмага охран булып эшкә урнашты Фаил. Дөрес,дөрес,кызганычка каршы.Чөнки,шул охран будкасы тормышының астын өскә китереп атты да инде аның ..

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас