Литература
21 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 12 бүлек. Ә нәрсә, диде Илгиз , бик эшлекле кыяфәт белән. Мәликә үзе риза булса, әлбәттә эшләп карасын. Коллективта чибәр ирләр юктыр бит? Карагыз аны.Юк, юк, дип көлеште ирләр. Анда бердәнбер чибәр егет Шәрипыч үзе..Һәрхәлдә Мәликәгә күз колак булып торыр. Ә-ә, Шәрипыч, дөрес әйтәбезме?

Ә нәрсә, диде Илгиз , бик эшлекле кыяфәт белән. Мәликә үзе риза булса, әлбәттә эшләп карасын. Коллективта чибәр ирләр юктыр бит? Карагыз аны.
Юк, юк, дип көлеште ирләр. Анда бердәнбер чибәр егет Шәрипыч үзе..Һәрхәлдә Мәликәгә күз колак булып торыр. Ә-ә, Шәрипыч, дөрес әйтәбезме?
Дөрес, егетләр, дөрес. Әйдә Илгиз, чибәреңне дөньяга чыгар. Килсен, эшләп карасын.. Ә мин үз чиратымда саклап торырмын..
Ирләр сүзе бер булыр, дип, сүзендә торды Шәрипыч дигәннәре.
Шушы утыруга атна да узмый, дустының хатыны Мәликәне үзенең оешмасына эшкә алды ул.
Ул вакытта ,көннәрдән бер көнне,нәкъ Шәрипыч арабызга керер,дигән уй башына да килмәде шул Илгизнең.Теге эшендәге йөргән нәрсәсе белән аралашырга вакыты да калмас, монда дусның кул астында эшләр, дип тыныч күңел белән хатынын эшкә озатты ул . Борынгыларның: тешеңә ышанма, телеңне тешли, дигән әйтемен искә алмады Илгиз. Ә искә алганда соң иде инде.
Менә шул дус дип йөргән кеше ничек кирәк шулай Мәликәне эшкә урнаштыруга, якыннан танышулар башланып китте. Ирләр назына, ихтибарына туймаган оятсыз Мәликә үзе дә каршы килеп тормады.Иремнең дусты, дигән булып, кирәкме түгелме җитәкче бүлмәсен шакыды ул. Беренче атналарда тыелып, бераз әдәп саклап торсалар да,тора бара хыянәткә сукмак салынды. Дөрес, дусның хатыны, дип,Шәрипыч бераз карышып маташкан булды булуын. Ләкин, ирләрнең үзеннән башларын югалтканына өйрәнгән Мәликәнең бу ачуын гына чыгарды. Минем аяк табанын үбеп торасы урынга каршы килеп торган буламы? дип җенләнде ул. Хәзер, күрсәтәм мин сиңа концертны. Мин нәрсә дисәм, шул булачак.
Һәм үз дигәненә иреште дә Мәликә. Кояш көлеп торган матур бер көндә, контор эшчеләренең таралганын күреп, бер кочак кәгазь белән Шәрипыч бүлмәсенә атылып керде ул.Керде дә ,тегесе нидер әйткәнче, эчке яктан шыгырдатып ишекне бикләп тә куйды.
Кем мине сакларга сүз биргән иде, диде ул, иреннәрен ялап. Нигә ул кеше сүзендә тормый. Шуның өчен мин аңа хәзер җәза бирәм.
Шәрипыч шаккатып,күзләрен челт мелт итеп торган арада, Мәликә тегенең галстугыннан җиңелчә тартып, ял бүлмәсенә өстерәп кереп тә китте.
Закон буенча сез җәзага тартыласыз диде ул, еландай ысылдап.Чишенегез, мин сезне хәзер җәзалыйм.Бер,ике... Көттермәгез гаепләнүче.
Менә шундый үзе уйлап тапкан алымнар белән мескен ирнең башын әйләндереп тә ата. Һәр нәрсәнең башы гына кирәк,калганы үз җае белән тәгәри,дигәндәй, кабаттан ирләр назына күмелә Мәликә. Алтын алкалар, кесә тулы акча. Эштә тулы ирек.
Ләкин, бераздан бу гына җитми башлый аңа. Мең сәбәп табып,озак еллар эшләгән секретарьне лабораториягә күчерергә җаен таба. Ә үзе, бизәнеп ясанып аның урынына менеп кунаклый. Җитәкчесен мең хәйлә табып, хатыны белән икесен кунакка да чакыргалый әле төлке. Янәсе кеше сизмәсен,без дуслар гына. Дөрес,Шәрипычнын хатыны эшнең нидә икәненә тиз төшенә.Ләкин олыгая барган, сабыр холыклы Луиза,тавыш чыгарып йөрүне кирәк дип, санамый. Беренчесе генә түгел, йөрер йөрер дә ташлар ,дип кул гына селти.Ә менә Илгизнең сизенеп, хатынын югалтудан дер калтырап яшәгәнен чынлап белмәдеме Луиза,әллә белмәмешкә салыштымы,билгесез.Һәр һәлдә берәүгә дә сер бирмәде ул.
Илгиз дә хатынының хыянәтен көнендә үк белмәсә дә,тора бара аңлап алды.Ләкин,тавыш чыгарса, Мәликәнен ни әйтәсен дә бик яхшы белде ул. Мине яратмасаң,чык та кит..
Чыгып китәме соң инде,Илгиз.. Юк, әлбәттә.Эшендә усал, үз дигәненә ирешә торган хуҗа булса да, өендә Мәликәнен көчеге бит ул хәзер. Ят дисә ята, тор, дисә тора.Шәрипыч белән аңлашырга бөтенләй үк курыкты. Ачуланма брат, хатыныңны яратам,бергә булабыз, дисә бит,Аллаһ сакласын.
Илгиз шулай, бер җайланыр әле, дип, яшәгәндә вакыйгалар белән хәбәрдар ике якын дусты түзмәде, көннәрдән бер көнне Илгизләргә юл тоттылар. Болай дәлше булмый, диеште алар. Шәрипыч белән бергә бергә сөйләшеп карыйк. Йөрим дигән Шәрипычка асылынырга әзер торган матур кызлар бетмәгән.Әнә шулар белән йөрсен.Күрә торып, дусның хатыны белән йөреп ята. Мәликәгә дә акыл укытырга кирәк.
Алар кергәндә Илгиз, алъяпкыч бәйләп аш пешереп йөри иде.Көтмәгәндә килеп кергән ике иптәшен күреп, нишләргә дә белмәде ул. Йөзенә кызыллык йөгерде, ә күзләрендәге сагыш тирән күлгә тиң.
Сәләм, Исмагилыч,дип көр тавыш белән күреште дуслар. Тәмле аш исе чыккан, Мәликәдер инде. Балалар кая?
Балалар урамда инде алар..
Ә Мәликә? Берәр кая чыгып киттеме? Эштән кайткандыр бит?
Илгииз.. Исмәгилыч..
Ике дус,бер берсенә карашып алдылар да, залда торган зур йомшак диванга чыгып утырдылар.
Бер ара бүлмәдә тынлык урнашты. Дусларының юкка гына килмәгәнен аңлаган Илгиз,диван янында гына торган кечкенә генә өстәлгә бер яхшы коньяк, кабымлыклар тезде..Әйдәгез әле дуслар,диде ул,шешәне ачып, гел эш булмас, рюмкаларны бер күтәрик.
Сөйләшә сөйләшә шешәнең төбенә төшеп җиткәндә, дусларның да тел ачылды. Ә син Илгиз, диде берсе, тәки әйтмэдең, Мәликә кая соң?
Менә шунда көтелмәгән хәл була да инде.Ике дусны аптырашта калдырып Илгиз күз яшьләрен сөртә.Беләсез бит инде, дуслар,ди ул, мескен тавыш белән. Мәликәнең кайларда йөргәнен дә, кем белән икәнен дә беләсез. Шулай булгач, нәрсәгә бу театр?
Без шуны туктатырга килдек тә инде, Илгиз ! Болай кеше көлдереп йөреп булмый. Әйдә иртәгә Шәрипыч янына җыелып барыйк?
Ләкин, Илгиз генә кырт итеп каршы төште.
Юк, егетләр, диде ул, ниндидер бер чит тавыш белән.Теләп алган картам,тешли тешли тартам.Тавыш чыгарсам, хатын китәчәк.Әйе, әйе, уйлап та тормый. Мин аны яхшы беләм.
Әңгәмәнең мондый борылыш алуын көтмәгән ике дус,бер мәлгә айнып киткәндәй булды лар. Ничек инде, диде алар, бертавыштан. Ничек инде, хее.. Хатының башка белән гүләйт итә, значит,ә Син риза булып, печәт сугып утырасың. Юуук, юук, юк, Исмәгилыч, болай ярамый. Моңа нокта куярга кирәк.
Илгиз утырган урыныннан торып,икенче шешәне алып килде.Рәхмәт кәнишне дуслар, диде ул яңа шешәне ачып. Ну мин Мәликәсез яши алмыйм,дөрес аңлагыз сез мине. Яратам мин аны, үлеп яратам. Менә шуңа бөтен гөнаһларын гафу итеп яшим дә инде.
Юк, Илгиз, юк дип бармак янады дусларының берсе. Болай не правильно.Давай аерыл, без сиңа, во, дигән хатын табабыз. Гомер буе моңа түзеп яшәргә син маңка малай түгел лә.
Маңка малай түгееел?!.. Менә шунда Илгизнең аңы томаланып киткәндәй булды. Әллә кайдан, гүя томан артыннан абыйсының тавышын ишетте ул. Ялгышасың диде,ниндидер бер корычтай тавыш.Зөләрәне шушы фифага алыштырып ялгышасың.Манкаңны агызып елап йөрерсең,ну соң булыр!
Беттеме? Мин шундый матур кыз тапканга көнләшәсенме? Илгиз үзе дә сизмичә, ничә еллар үзе әйткән сүзләрне кабатлады.Яратам мин аны, яратам..
Ике дус,бер ноктага карап сөйләнеп утырган Илгизгә карап алдылар да, саубуллашып та тормыйча чыгып киттеләр.
Бары, дурак тек дурак дигән сүзләре ишек ярыгына кысылып калды да,бер ара лифт тавышы колакларны гөҗләтте.
Әнә шулай уйланып, бер ялгызы озак утырды Илгиз. Кайда ялгышты соң әле ул, кайда? Ни балалары санламый.Алар өчен ул күптән, батя гына.Мәликәне әйтеп тә торасы юк инде.
Язмышларым,яшьлек ялгышларым
Бикләнгәннәр йөрәк түренә.
Көзләр җиткән саен ачы җилләр
Шул бикләргә таба үрелә.
Кап караңгы фатирда тонык кына бра уты яңа.Кыйммәтле күкеле сәгать үзәкләре өзеп, узган минутларны саный.Тек тек,тек тек..
Илгиз авыр сулап,тәрәзә каршына килеп басты.Эч пошыргыч кара көз.Кая барып бәрелергә белмәгән салкын җилләр,болай да калтырап утырган агач ботакларын дер селкетәләр . Гүя күз яшьләре булып,тәрәзә буйлап көзге яңгыр тамчылары тәгәри.
Яңакларны юган күз яшьләре
Көзге яңгырларга әйләнгән.
Тагын кайсыгызның сагышлары
Шушы сары көзгә бәйләнгән?Илгиз пыяла буйлап тәгәрәгән яңгыр тамчыларына кагылырга теләгәндәй, тәрәзәне сөртеп алды. Кайда булырлар соң болар? Балалар да,аналары кебек урам этенә әйләнеп баралар. Мәликәгә нәрсә җитми инде? Әйткән иде аны абый.Артык матур хатыннар ир санламый, аларның үзләрен гел яратып торасы, дип, дөрес әйткән икән.
Уйларын йөгәнли алмыйча озак торды Илгиз.Бер ерак яшьлегенә кайтты ул,бер бармак белән санарлык бәхетле көннәренә.
Баштарак катырак торасы булган шул, баштарак..Хәзер соң инде.Олыгаеп барган көннәрдә нәрсәнедер үзгәртергә авыр.Малай гына кыек юлга басмасын, анысының да бер дә юньле иптәше юк.И Аллаһым.. Язмышлар, ялгышлар,диген,ә-ә.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас