Литература
20 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 11 бүлек. Вәәт сине, ә-ә,Зөләрә. Мәскәүдә коелар юк анда.Ә чынлыкта,матурым,еллар уза. Болар парлы түгел бит әле,дип туктап тормыйлар.Шулай булгач,әйдә,соңга калмыйк. Өйләнешик тә, Мәскәүгә күчәрбез.Әйдә,диде Зөләрә,елмаеп. Мин риза.Сине генә яратканымны аңладым мин Ислам.Әле ярый,соңга калмадым.

Вәәт сине, ә-ә,Зөләрә. Мәскәүдә коелар юк анда.Ә чынлыкта,матурым,еллар уза. Болар парлы түгел бит әле,дип туктап тормыйлар.Шулай булгач,әйдә,соңга калмыйк. Өйләнешик тә, Мәскәүгә күчәрбез.
Әйдә,диде Зөләрә,елмаеп. Мин риза.Сине генә яратканымны аңладым мин Ислам.Әле ярый,соңга калмадым.
Да-а..Ислам елмаеп башын кашып куйды.Моны сиңа исбатларга миңа ничә ел кирәк булды,матурым? Ничә төннәрне, янына башка бармыйм, дип уздырдым микән мин.Ә таң атуга тагын сине эзләдем.
Шулай шул, Ислам. Миңа да йөрәк яраларын бәйләргә күп вакыт кирәк булды.Илгиздән башканы ярата алырмын, дип, уйламаган да идем.Ә менә хәзер, син теге вакытта таллыкта әйткәнчә, артка борылып карыйм да, сөенәм генә. Дөрес, ул вакытларда бик авыр булды.Ләкин Аллаһ тагәлә миңа сине бирде. Мин дә сине яратам Ислам.
Һәм менә, ниһаять, күпме күз яшьләре түгелгәннән соң, ничә еллар узгач, юлларына аркылы төшкән киртәләрне алып куярга үзләрендә көч тапты яшьләр.
Алтын көз айларында, Исмәгыйль белән Фәүзияләрнең олы малайларына килен булып төште Зөләрә. Мәликә белән Илгиз кебек, аннан моннан никах ясап,тизрәк авылдан китеп бармады алар.Ә барлык туганнарны җыеп,гөрләтеп туй иттеләр.Теләкләр теләнде, бүләкләр тапшырылды. Ул көнне Зөләрә бигрәк тә матур иде. Зифа буена килешеп торган ап ак туй күлмәгеннән горур аккош кебек йөзде ул. Кешеләрне шаккаттырып Илгиз белән дә рәхәтләнеп аралашты,Мәликәгә дә әз генә дә караңгы чырай күрсәтмәде. Балкып утырган Зөләрәгә Илгиз үзе дә сиздермичә генә карап карап алды.Эчтән ниләр уйлагандыр,ләкин горурлыгы чиктән ашкан ир берәүгә дә сер бирмәде. Тостлар да әйткән булды, шаярды, көлде. Үзенең шушы акыллы авыл кызын югалтуына үкенде микән, билгесез.Һәр хәлдә, туйда бераз утыруга, малай күршеләрдә генә калды дип, кайтып китү ягын карадылар.
Туйлар узып,атна ун көннән Ислам да хатынын алып, олы тормыш юлына кузгалды. Исмәгыйль:Улым, мин дә картая барам инде, әллә соң минем урынга каласыңмы, дип үгетләп караса да, уйлаган уеннан кире кайтмады Ислам. Ачуланма, Әти, диде ул, Исмәгыйльне кочаклап. Мәскәүдә мине көтәләр, акчалы, яхшы эшкә урнаштым. Ә үз урыныңа киявең дә авыл хуҗалыгы институтын бетергән бит.Төпле, акыллы ир. Булмаса аны әзерлә, әти. Ә без җай чыккан саен кайткалап йөрербез. Аннары, дип, як ягына каранып алды Ислам. Ни бит, Илгиз белән очрашкан саен Зөләрәнең яралары кузгалыр дип, куркам, әти. Илгиз үзе дә, һаман ярата кебек тоелды, ашыгып ташлады ул да.
Аңлыйм балам,аңлыйм. Дөрес әйтәсең.Беренче сөйгән ярлар тиз генә онытылмый шул ул. Чынлап та, Исламия авылда Аллаһка шөкер, кияү дә бик тырыш. Без шулай әкрен яшәрбез, син үз ояңны кор, давай. Мәскәү ул,Америка түгел, кайткалап йөрерсез.
Шулай итеп, инде монысы өйләнмичә кала, дип куркып йөргән Исмәгыйль белән Фәүзиянең иңнәреннән гүя зур бер йөк төште. Менә инде аларның да өч баласы да башлы күзле булдылар.Оныклар үсеп килә. Бәхетле генә була күрсеннәр инде.
Ислам белән Зөләрә авылдан чыгып киткәч,Исмәгыйльнең өе генә түгел, авыл да беразга бушап калгандай булды. Күңелләрне ярсытып, яфрак яңгыры яуды.Моңсу гына саубуллашып кошлар җылы якларга юл тоттылар.
Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур булса да,көз айлары нигәдер бераз ямансу,сагышлы.Шәрә калган агач,куаклар күңелдә авыр хисләр уята, яңгырлы салкын җилләр дә тартып йолкып үткәннәргә өстериләр...
Ләкин,бер нәрсә дә урынында гына тормый. Көзләрдән соң бураннары белән сызгырып, кышлар килә.Ул арада инде язларга да күп калмый.
Әнә шулай язларны көтә көтә елларны да уздырабыз. Гомер итәбез, яшибез,эшлибез.
Ислам белән Зөләрәнең дә, Мәскәүдә яши башлауларына байтак еллар узып бара.Әтиләренең дә бераз ярдәмен кабул итеп,тырышып фатир да алдылар.Болай да бәхетле тормышларына ямь өстәп,игезәк балалары үсеп килә.Ә менә күпләр яратмый торган сары көзләрне сагынып көтеп ала алар.Чөнки нәкъ менә шушы айларда никах ясап,чәчләрен чәчкә бәйләделәр,юмарт сары көзләр олы бәхет-игезәк балалар бүләк итте.Әнә шулай Аллаһка шөкер итеп, бер берсенең кадерен белеп,гомер итте Ислам белән Зөләрә.
Ләкин менә,Илгиз генә еллар узган саен, яшьлеген искә алгалады.Абыйсы теге вакытта дөрес әйткән, ләбаса. Матур хатыннар ир көйләмиләр икән бит, аларның үзләрен иркәләп торасы. Җитмәсә,Мәликәне һаман да шул директоры белән чуала, дигән сүзләр йөри. Ә инде, бу хакта ялгыш кына да, сүз кузгалтсан,өйдә бураннар уйнаганын көт тә тор.Торасың килми икән,ишек ачык.Бу сүзләр күптән Мәликәнең яратып әйтә торган сүзләренә әйләнде.Илгиз генә чыгып китәме соң инде.Нәрсә генә әйтсәләр дә, бигрәкләр дә өзелеп ярата шул ул Мәликәсен.Тегесе эштән соң кайтса да,ирләр одеколоны исе килеп торса да, каршы бер сүз әйтмәде Илгиз.Киресенчә ярарга тырышып,үзе турында онытты.Ә инде өйдә булган бар ачуын эшчеләрдән алырга гадәтләнде. Кайсының акчасын, кайсының эш сәгатен кисте.Юк кына гаепләреннән дә эт итеп сүгеп, ачуын басты.
Ә көннәрдән беркөнне төзелештә мастер булып эшләп йөргән җиреннән Илгизне оешма җитәкчесе итеп куйдылар.
Шул көннән башлап Илгизнең генә түгел,Мәликәнең дә борыннар югарырак чөелде.Кайчандыр бер хәерче генә Өйдә торганын да,ярлы гаиләдә үскәнен дә онытты хатын.Тырнак,иреннәр буялган.Чәч ясалган.Әнә шулай фырт итеп, өстән аска карап яши башлады ул.Озак та тормады,Илгизгә ике бүлмәле фатирын иркен дүрт бүлмәлегә алыштырырга да җай чыкты.
Әнә шул фатир эздән генә тормышларын бутап атмады да инде.Дөресрәге бутады, бары Илгизнең сукырларча яратуы аркасында гына гаиләләре җимерелмичә калды.
Вакыйгаларга килгәндә, эш болайрак булды.Беркөнне фатир алган сөенечтән,Илгиз үзенең берничә дус начальнигын фатирына кунакка чакырды.Мул итеп өстәл кордылар,өстәл түрендә кыйммәтле шәрабләр урын алды.Ә инде, кунаклар килергә ярты сәгать тирәсе вакыт калгач Мәликә гадәттәгечә чәч ясатып кайтырга чыгып китте.
Болай да матур бит инде, Мәликә, йөрмә,дисә дә,иренең сүзен уйлап та тормады хатын. Тиле,тиле дигән саен,тигәнәк буе сикерә, диләр бит.Шуның шикелле Мәликә дә, матур матур, дигән саен,һаман да шул матурлык артыннан чапты.Һәрвакыт керфек, кашлар ясалган,өстә кыйммәтле матур кием.
Менә бүген дә,үзенең кадерен белеп кенә, начальник ирләр янына кайтып керде ул.
Гафу итегез, бераз соңга калдым, дигән булды,ирләр белән исәнләшеп.Хәзер, халатымны гына киям дә, ашарга әзерлим.
Яшь тайдай уйнаклап бүлмәсенә кереп китүгә,ирләр шаккатып Илгизгә карадылар.Вәәт, это да, диде шунда зур гына бер оешма җитәкчесе.Кызыңмы соң бу?Бигрәк матур.
Мондый кызың булса, диде эчтән генә хатыны белән горурланып Илгиз.Хатыным ул минем.
Моны ишетеп алган Мәликәнең авызлары ерылды. Үзен шулай яратып,мактап кына торганга күптән өйрәнгән иде шул инде ул. Менә бүген дә, кунаклар килгәндә кия торган кыска гына затлы халатын киде дә, кыйммәтле хушбуй сөртеп, хәйран кыза барган ирләр янына чыгып басты.
Нигә бер дә ашамагансыз, дигән булды ул, әле бер, әле икенче ир янында сырпаланып. Илгиз, матурым, кунакларны нигә сыйламыйсың? Кара әле боларны.Ә мин җүләр, ирем кадерле кунаклар килә дигәч, өстәл әзерләгән булам тагын. Илгииз..
Кыза барган Илгиз,беренче тапкыр күргәндәй Мәликәгә төбәлде. Һей,шайтан алгыры, бигрәк чибәр инде аның хатыны.Ничек шулай елдан-ел матурлана гына бара ул?
Бар да тәртип,хатын, диде Илгиз, Мәликәне ашарлык булып.Без үзебез утырабыз, син бар ял ит.
Юк инде,Илгиз,монда гына утырсын,диеште ирләр. Мондый матур кызларны күргән дә юк бит әле безнең.
Мәликә,әйдә,әйдә,безне ятим итмә.Утыр.Кайда эшлисең? Кара әле,Илгиз, кабул итү бүлмәңә курчак итеп куйсаң да була икән бит хатыныңны.
Юк,инде,сез бигрәк арттырасыз.Мәликә чамасын белеп кенә елмаеп куйды. Элек заводта эшләгән идем. Монда күченгәч, йөрергә бик ерак хәзер. Әнә шуңа хәзергә өйдә, берәр эш бетмәс әле, име кадерлем.
Чынлап эш кирәкме, Мәликә? Миңа лабораториягә бер кеше кирәк. Әйдә, Илгиз, эше авыр түгел, урнашсын. Кызлар тәҗрибәле минем, өйрәтерләр.
Менә шунда тагын бер ялгышлык эшләп, ризалык бирде Илгиз.Хатынын шул дусты белән сөяркәләр булып китәрләр дип уйламады.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас