Зөләрәнең чыктай күз яшьләре ләйсән яңгыр булып битләрен юды.Әйе, бик авыр иде аңа.Укып бетерәбез дә,өйләнешәбез дип,сөенеп йөргәндә генә бит.Нигә шулай булды инде?
Зөләрә бераз уйланып утырды да,күктәй зәңгәр күзләрен сөртеп Исламга карады.Ничек бу адымга барды соң әле Илгиз?Бер ике ай йөргән кызга өйләнергә ничек җөрьәт итте микән ул?
Белмим,Зөләрә,бел-мим.
Ислам утырган агач бүкәнен Зөләрәнекенә терәп ук куйды да,куркып кына кызның кулларыннан тотты.
Кайгырма,Зөләрә,диде ул,күз яшенә чыланган эшчән кулларны сөрткәләп.Елама да. Менә күрерсең,еллар узып, артыңа борылып карагач, сөенерсең генә әле.Илгиз дөрес эшләмәде билгеле, ләкин бик үкенәчәк әле ул. Хәзер безне ишетергә дә теләми,әйтерсең теге сихерче үзен сихерләгән.Ә менә соңыннан...Мәликә ир көйләп, санлап тора торган кешегә бөтенләй ошамаган.Күбрәк чәчәктән чәчәккә сикереп йөрүче чикерткәгә охшап тора ул.
Ээх, Ислам, Минем хәлне берәр кеше аңлый микән? Кеше телендә без генә хәзер.Илгиз Зөләрәне ташлаган икән бит..Казан кызы бигрәк матур..
Әй лә Зөләрә,кеше сүзенә карама син.Дөрес,хәзер бик авыр сиңа.Яхшы аңлыйм. Әкрен бар да яхшы булыр.Әгәр өйләнешеп яши башлагач бу адымга барган булса?
Ислам әкрен генә Зөләрәнең яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп алды.Менә хәзер кочагына алып,кысып кысып назлар иде лә,юк шул.. Зөләрәнең күңелендә Илгиз. Белмим,кайчан бераз гына булса да оныта алыр? Кирәкмәс әйбер кебек ташлап киткән егетнең абыйсын ярата алырмы..Җавапсыз сораулар.
Кайтыйк,Зөләрә,дип урыныннан торды Ислам. Иртүк Казанга китәм мин , иртәгә эшкә.
Ислам белән аралашкач, Зөләрәгә бераз җиңел булып китте.Менә,аны яклаучы егет тә бар икән бит.Әгәр Илгизгә кадәр,Ислам,яратам, дигән булса?
Зөләрә Исламга өздереп карады да, күлмәк итәкләрен каккалап торып басты.
Рәхмәт сиңа Ислам,диде ул шундый назлы итеп.Мине аңлавың,зарларымны тынлавың өчен рәхмәт.Монда ничек төшеп утырганымны да хәтерләмим, ярый әле син килдең,кайтырга куркып торыр идем.
Мин дә нәрсәгә монда төшкәнемне белмим.Әллә нигә бер әйләнергә булдым.Ислам кызны алдан уздырды да, туктап калды.Зөләрә,диде ул кыяр кыймас кына. Син Илгизгә рәнҗемә инде. Нишләп йөргәнен үзе дә белми бугай ул.
Юк инде, Ислам, әлбәттә рәнҗемим.Ләкин,мин еламыйм,йөрәк елый, дип,менә бу йөрәкне генә нишләтәсе.Аңа әмер биреп булмый икән бит.Ә Илгизгә килгәндә,бәхетле булсын.Бәлки кайчан да булса бер онытырмын әле.
Әйе, авыр булса да,онытырмын.Ләкин,көзге матур кичтә шулай дип әйтсә дә,Илгизен тиз генә оныта алмады Зөләрә.Күпме генә тырышса да,хисләрен йөгәнләргә көч тапмады ул.Инде оныттым дигәндә генә исенә төшеп,үзәкләре өзелде.Төшләрендә күреп уянып,төннәр буе елады.
Язмыш мине синнән аерды да,
Яралары калды йөрәктә.
Кар астында калган яшьлек гөлем
Төшләремә кереп йөдәтә.
Яралар йөрәктә кала икән шул ул. Кайда гына барсаң да,бер күрәсе килеп,күзләрең аны эзли икән.Сагынудан җаның елый.
Дөрес,беренче сөйгән ярлары белән кавышканнар Зөләрәне аңламаска да мөмкин.Ә менә инде сөйгәннәре ташлап киткән кызлар..Бу хисләрнең нинди газап икәнен алардан да яхшы белүче булмас мөгаен.
Ләкин,ни генә булмасын, тормыш дәвам итә.Йөрәк яраларын дәвалап еллар уза.. Еллар уза,ә беренче мәхәббәт барыбер шул йөрәкнең бер почмагында качып кала да, җай чыккан саен,мине онытма, дигәндәй чәнчеп чәнчеп ала икән ул.
Зөләрәнең дә йөрәген яралады бу кайнар сөю хисләре .Күзләренә сагыш кунды,күңеле ямансулады.Матур,акыллы егетләр мәхәббәтләрен аңлатсалар да,берсен дә кабул итмичә,йөрәк яраларын үзе бәйләп яшәргә өйрәнде.
Бер ялгызы язларны каршы алды,бер ялгызы сары көзләрне.Шулай яши торгач, дүрт елның узганын да сизмичә калды Зөләрә.Баксаң, инде эшли башлаганына да ярты ел узып бара икән бит. Шушы дәвер эчендә Илгиз берничә тапкыр гына очраса, Ислам янына еш килде кызның.Кич белән тулай торакка озатып куйды. Хастәханәдә дежур вакытында, төннәр буе сөйләшеп утырдылар.Ләкин,Ислам,бары Зөләрә,дип яшәсә,кыз кабат ялгышудан курыктымы,Исламны якын җибәрмәде.
Шулай да,тора-бара Ислам үзенең саф күңеле белән кызның боз булып каткан күңелен эретә алды. Зөләрә үзе дә сизмәстән көннән көн ныграк аңа тартылды.Килмичә калган көннәрдә,ишек ачылган саен аны көтте.Җитмәсә,бергә эшләүче хезмәттәшләре дә егетне бик охшаталар иде.
Зөләрә,йөрер йөрер дә,түзмәс, китеп барыр,дип, үгетләде алар.Үкенерсең кызый,мондый матур акыллы егетләр сирәк.Җитмәсә,үзеңне ничек ярата.
Әйе шул, Ислам бик акыллы. Кара чәчләр,көлеп торган нурлы күзләр.Иптәшләре әйтмешли, бик матур да.
Соңгы вакытта Зөләрә үзе дә Исламны еш уйлый башлады. Ничә еллар янымда минем көйне көйләп йөри.Яратмаса йөрмәс иде. Ә мин үзем нигә аның килгәнен көтеп торам соң? Әллә гашыйк булдым инде.
Шулай уйланып йөргән көннәрдә,Зөләрәне аптырашта калдырып, беркемгә берни әйтмичә Ислам юкка чыкты.
Бер көн юк, ике көн..Зөләрә башта уйламаска тырышса да, тора бара сагына,көтә башлады.Менә шунда,үзенең чынлап торып гашыйк булганын аңлады да бугай инде ул.Ике яшь йөрәкнең дуслыгы мәхәббәткә әверелгән түгелме соң.Ләкин,Ислам кая?Әллә инде,сабырлыгы бетеп, башка кыз янына киттеме? Зөләрәне кабат дулкынлы хисләр ташкыны урап алды. Исламны көтеп,эшенә килде, юксынып тулай торакка кайтты.Ләкин, Ислам гына, суга төшкәндәй юкка чыкты.Әйттек без сиңа Зөләрә, Әйттек диде эштәгеләр. Шундый егетне кулдан ычкындырдың. Аның да йөрәге таш булмагандыр.
Инде кызның өметләре өзелә дигәндә, атна ун көннән Ислам тулай торак бүлмәсен шакыды.
Менә шул чакта, Зөләрә бөтенләй башка күз белән карады да инде Исламга. Күңел кылы тартылып, иреннәренә елмаю кунды. Исламны ярата икән бит, ләбаса.Я-ра-та.Гаҗәәп..
Ничек моңа кадәр күрмәгән ул?
Ислам,кая югалдың соң син? Беркемгә бер сүз әйтмичә киттең дә бардың.
Гафу ит,Зөләрә.Шулайрак чыкты шул. Мәскәүдән бергә укыган дустым кайткан иде. Ул мине дә үзе белән чакырды.
Мәскәүгәә?
Әйе, башкалага...
Әйтмичә дә киткәнсең.Ярый, ял итеп кайттыңмы?
Юук,Зөләрә,юк,ял итәргә түгел, эш белән бардым мин. Дөресрәге, Мәскәүгә эшкә урнашып кайттым.
Эшкә?Зөләрәнең бер мәлгә йөрәге чәнчеп куйды.Нәкъ Илгизе ташлап киткән вакытта кебек хис итте ул үзен. .Җанын ниндидер бер бушлык биләп алды. Исламны югалтса нишләр? Моңа кадәр ике арага салынган мәхәббәт күперенә аяк басарга нигә куркып торды соң әле ул? Әйе бит, әйе,Ислам китсә ялгыз калачак. Зөләрә өздереп егеткә карады.
Ә мин? диде ул, нишләргә белмичә.Син дә мине ташлап китәсеңме, Ислам?Яратам, дип йөргән булдың бит әле.
Әлбәттә ярата.Инде ничә еллар исбатлады бит ул сөю хисләрен.Җавапсыз мәхәббәттән җаны әрнеде,көн саен диярлек кызның да, яратам,диюен көтте.Ләкин һәр нәрсәнең ахры булган кебек,сабырлык та бер көн килеп сына икән ул. Һәм менә Ислам да бар көчен йодрыкка төйнәп, мәхәббәттән качарга әзерләнде.
Ислаам,сиңа әйтәм түгелме соң?Ишетәсеңме? Ник эндәшмисең, Ислам?
Әлбәттә,ишетә.Бары тик озак еллар көткән,инде өметләре сүнде дигәндә генә ишеткән бу сүзләрдән әллә нишләп китте бит әле ул. Дулкынланудан йөзенә алсулык йөгерде, күзләренә нур кунды.
Я, Аллаһым, Зөләрә, син әйттеңме бу сүзләрне? Мин бит инде, сынган сабыр канатлары белән очарга әзерләнгән идем. Чынлап та, уйлап әйттеңме бу сүзләрне, чынлап та яратасыңмы?
Әйе, диде Зөләрә, яшь кыздай, кызарып. Мине калдырма..
Ислам җиңел генә Зөләрәне күтәреп әйләндерә башлады. Ээх, матурым, диде ул көлә көлә, сине көтеп картаеп бетәм бит инде. Белсәң иде,минем ничек сине яратканны белсәң иде...
Әйтмәдең бит, диде Зөләрә тыпырчынып. Төшер Ислам, мин дә сине көтеп картаеп барам инде.
Әйдә, алайса,матурым Мәскәүгә бергә китик.Картаеп беткәнче өйләнешәбез дә. Я-я, нәрсә диярсең? Минем хатыным булырга ризамы син?
Илгиз дулап атмасмы соң? Ислам, кеше ни дияр?
Кеше нәрсә әйтсен инде, Зөләрә, молодцы, диярләр. Ә Илгизнең койрыгы бозга катты аның.Авылга бик сирәк кайта ул хәзер.Хатыны бөтенләй кайтып тормый дисәң дә буладыр. Авылга кайтса эш күп бит. Бер кайтканында да коедан су алганда, кое куласасы маңгаена бәреп хәлләр ясаган иде. Ну, Зөләрә, сүзне кирегә борма, давай әйт. Ризамы?
Нәрсәгә ризамы?Коедан су алыргамы?дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде Зөләрә.