Син бигрәк матур инде,Мәликә, моңа кадәр ничек урламаганнар сине?
Син дә матур,Илгиз.Менә сине дә урламаганнар бит әле .
Мәликә,йомшак песи кебек Илгиз алдына менеп утырды.
Ә синең йөргән кызың бармы? диде ул,егетнең күзләрен үтәли тишеп.Хәзер син аның янына барасыңмы инде?
Илгиз башта алдарга уйлап, авыз ачкан иде,ләкин кызның сораулы карашын күреп,ничек бар,шулай дөресен сөйләп бирде.Зөләрә дә бик матур, диде ул,сүзен йомгаклап,ләкин сине очраткач,безнең арада дуслык кына булганына төшендем.Ярату,дип уйлап йөргән нәрсә ул бөтенләй башка хис булган.Мин бүген йөз кат моңа инандым.
И-и,мескен Зөләрә..Мәликә әллә нинди кыяфәтләр ясап, Илгизгә сырпаланды. Әгәр ул сине җибәрмәсә...
Киләсе атнада авылга кайтам. Зөләрәгә шунда аңлатырмын инде.Әле ярый,ашыгып өйләнеп куймаганмын..
Ә миңа өйләнер идеңме, Илгиз?Карт сөяркәсеннән күптән котылырга теләгән Мәликә,ынгырчак бавын үзенә ныграк тартты.Синең белән шундый рәхәт миңа.Ә син?.. Син чынлап та миңа гашыйкмы соң?Илгиз..
Әлбәттә,Мәликә.Әлбәттә. Сине йөз ел беләм кебек тоела инде хәзер.Әйдә көзгә өйләнешәбез.Бер елны ничек тә укып бетерермен әле.
Һәм шулай иттеләр дә.Бар авыл халкын шаккаттырып, көз якынлашкан бер мәлдә Казан кызын алып кайтып куйды Илгиз.Зөләрәнең күз яшьләрен дә күрмәде ул,абыйсы белән әниләренең үгетләүләрен дә ишетмәде.
Ислам бигрәк тә каты торды. Энем,алай ярамый,диде ул, Илгизне кыйнарлык дәрәҗәгә җитеп.Зөләрәне бик авыр хәлгә куясың бит.Аны шушы фифага алыштырып ялгышасың,мондый матур хатыннар ир санламый алар. Илгиз.Үкенерсең кәнишне,ну соң булыр.
Беттеме?Илгиз көлеп Исламга карады.Мондый матурга өйләнгәнгә ачуың киләме соң,абый?диде ул,бик эшлекле кыяфәттә.Алай бик акыллы дисең икән,әнә тот та үзең өйлән Зөләрәгә.Мин аны яратам,сүз дә юк,ну дус, классташ итеп кенә.Ә нәрсә, син дә бик матур.
Өйләнәм дә.Менә күрерсең.. Ислам,шарт итеп,энесенең башына сыпыртып алды. Йөрерсең аннары маңкаңны агызып.Кара аны,малай, Әйтмәдең димә.Бәхетеңне үзең аяк астына ташладың.
Ләкин,кем нәрсә дисә дә,үз сүзеннән кайтмады Илгиз.
Исмәгыйль белән Фәүзия дә, елап булса уллары белән килештеләр.Үз сүзле Илгизне җиңә алмасларын бик яхшы аңлый иде алар.Шулай да үзләренекен эшләделәр.
Илгиз,диде Фәүзия,булачак килене дә ишетерлек итеп. Үтенмә дә,сорама да,туй булмаячак.Авыл халкыннан оят.Барысына караганда Зөләрәдән оялабыз.Ул кыз бик кызганыч.Никах ясарбыз да, әнә Кырымга барып ял итеп кайтырсызмы шунда, үзегез карарсыз.Башка сүзем юк.
Ә безгә туй кирәк тә түгел,дип Мәликәнең биленнән кысты Илгиз.Мулла чакырып кына никах укытып алырбыз да, шуның белән шул.Зөләрә өчен курыкмагыз,аның белән аңлаштык без,әни.Исе дә китеп тормады аның.Яратуы шундый гына булгандыр инде.
Зөләрә бик акыллы шул, улым.Сабыр да.Синең алда елап тормас бит инде.Менә үзеңә еларга туры килмәгәе әле,Әстәгъфирулла,Аллаһ сакласын,әстәгъфирулла.Бик каты бәрдең Зөләрәгә.Рәнҗи генә күрмәсен.Сине ничек өзелеп яратканын,үзәкләре өзелгәнен үзе генә беләдер, җаным.Ничекләр итеп түзәр инде..
Җитте әни,җитте яме. Мин бала чага түгел. Үз тормышым, үз язмышым.Мәликәдән бүтән берәү дә кирәкми.Кемнедер рәнҗетәм дип кенә,яратмаган кызга өйләнә алмыйм бит инде,әни.
Шушы сөйләшүдән,озак та тормыйча,Илгиз белән Мәликә өйләнешеп,авылдан чыгып киттеләр.Үз дигәненә ирешкән Мәликә,сөенечтән күкнең җиденче катында булса, Зөләрәнең күңелен шул җиде кат күкнең болыты каплады.
Ай нурлары,мине генә шулай
Уятасызмы соң сез төннәрнең?
Әллә инде миннән башкалар да
Сөйлиләрме сиңа серләрен?
Мин генәме,әллә бу дөньяда
Югалтучы иң иң якынын,
Дәва таба алмый интегүче,
Сүндерергә сөю ялкынын..
Төннәр буе айга карап,шулай серләрен сөйләде Зөләрә . Көтмәгәндә гомер сәгате туктап,кояш сүнгәндәй булды аңа.Кайдадыр еракка еракка йөгерәсе,авылдан чыгып качасы килеп җаны елады. Авыр,бик авыр иде Зөләрәгә.
Әнә шулай үзен үзе кая куярга белмичә, газапланып йөргән көннәрнең берендә Газиз таллыгына төште ул.Һәм шунда Ислам белән очраштылар да инде. Югыйсә,егет Зөләрә дә шунда булыр дип,уйламаган да иде.
Бары кичке эңгер-меңгердә нигәдер эче пошып,аяклары шунда өстерәде аны.
Әнә төнге тынлыкны бозып, сирәк кенә каргалар кычкырып куя,серле генә агачлар шаулый.Хуш киләсең,әйдә әйдә дигән сыман,йөзьяшәр тупыллар,гүя үрелеп кул сузалар.
Менә Ислам уйларына уралып,салынган сукмактан әкрен генә таллыкка килеп керде. Тып-тын..Хәтирәләрне янартып,искән көзге җилдән,ике тупылга бәйләп ясалган таган тибрәлә..Әнә күп еллар элек яшен суккан агач төбе..
Зөләрә?Ислам шул якка карауга,башын тезләренә салган кызны күреп каушап калды.Зөләрә,бер ялгызың кичкә таба куркыныч бит.Зөләрә..Ислам нишләргә дә белмичә,кызны юатырлык сүзләр эзләде,кочагына алып юатасы,сары бөдрә чәчләреннән назлап иркәлисе килде.Ул үзе дә Зөләрәгә гашыйк булып,янып йөргән иде бит,югыйсә.Энесе җитезрәк булып чыкты шул.
Син нишләп йөрисең,Ислам? диде Зөләрә,башын күтәрмичә генә.Сине дә кызың ташлады мәллә?
Юк,Зөләрә,минем йөргән кызым юк.Башта уку дидем, менә хәзер авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләп йөрим. Әй лә, үзең дә беләсең бит инде.
Ислам,Зөләрәнең җилдә сибелгән чәчләренә,зифа гәүдәсенә сокланып карады.
Әйт инде бер сүз,дип үзен сүкте ул.Җебегән,кемгә ошаган соң син?Хет Юатырлык бер сүз әйт..
Ислам әкрен генә күптән куелган агач бүкәнгә килеп утырды. Ун унбиш метрда тын гына инеш ага.Бөдрә таллар арасыннан ярдан бәреп чыккан көмеш чишмә тавышы ишетелә.
Телләре булса ниләр сөйләрләр иде микән?
???
Ике арада урнашкан киеренке тынлыкны бозарга теләгәндәй, Зөләрә күккә ашкан тупылларга карады.
Хәтерлисеңме,Ислам,диде ул, телен йотып утырган егеткә карап,шушы агачлар артына качып качышлы уйный идек бит.Үзебез курка идек. Җитмәсә Салих ага җеннәр турында сөйләп өнне ала иде...
Ниһаять,уйларыннан айнып,Ислам да көлеп куйды.
Ой, әйтмә дә инде,Зөләрә,дип бала чагына кайтып китте ул. Сездән зур булсам да,мин дә сезгә ияреп уйнап йөри идем бит.Ул вакытта сиздермәсәм дә,мин дә курка идем бу таллардан.Җитмәсә әти су анасы турында сөйләп куркытып бетерә иде. Имеш шул талга утырып су анасы үзенең озын чәчләрен тарый..
Әә,әйе,Ислам,әйе,су янына барсаң су анасы тартып ала икән дип,сөйләгәнең истә әле.
Бәлки Зөләрә,Әти нәкъ менә без курыксын дип сөйләгәндер дә әле.Үзләре эштә булгач, безне суга кермәсеннәр, дигәннәрдер инде.
Әнә шуңа беребез дә йөзә белмибез дә инде,Ислам. Тездән суда бакалар сыман пычтырдап ята идек.
Ислам белән Зөләрә әнә шулай берсен берсе бүлә бүлә, балачак хәтирәләрен яңарттылар.Көлделәр, уйландылар.Һәм менә әкрен генә яшьлек чорына да вакыт җитте.Уенлык,дискотекалар..
Ә мин сиңа үлеп гашыйк идем, Зөләрә.Ислам үзенең нәрсә сөйләгәнен ишетте микән, юкмы.Уйланып утырган җирдән әнә шулай хисләре телгә килде аның.Егет кеше еламый, дисәләр дә, сез Илгиз белән йөри башлагач,төннәр буе елый идем мин, Зөләрә. Бәлки,әни сизгәндер,ләкин...
Ислаам,син дә миннән көләсеңме соң?Миңа бер елмаеп та карганың юк иде бит синең.Зөләрә хәйран тынычланып егеткә карады. Синең үзеңә дә күп кызлар гашыйк булып йөрделәр.Син генә берсе белән дә йөрмәдең.
Ислам үзенең шулай аңлата алуына шаккатып Зөләрәгә карады.Менә сиңа җебегән, дип уйлады ул. Мин әйттемме соң бу сүзләрне? Ярый әле Зөләрә яңакка берне чәпемэде.
Нәрсә дидең әле, Зөләрә? Кызлар белән йөрмәдең, дидеңме?
Тучны мине алдалап утырасың,Ислам.Хәттә мин әйткәнне дә ишетмисең бит син.
Ишетәм,Зөләрә, ишетәм.Гафу ит, зинһар.Уйланып киткәнмен. Әйе, бер кыз белән дә йөрмәдем, чөнки ничә еллар сине яратам мин,Зөләрә. Беләм,синең энемне яратканыңны да,йөрәгең яралы икәнен дә аңлыйм. Ләкин йөрәккә әмер биреп булмый икән ул,Зөләрә.Син генә миңа үпкәли күрмә. Мәхәббәт бездән сорап тормый шул.
Зөләрә авыр сулап,бер яшь ботакны сындырып алды. Әйе, диде ул,үзен еламаска мәҗбүр итеп.Мәхәббәт бездән сорап тормый Ислам.Менә бит мин дә Илгизгә җаным тәнем белән гашыйк булган идем. Минем күзгә дә бер егет тә күренмәде.Илгиз исеме белән яттым мин,аның исеме белән уяндым.Ә ул нишләде?Зөләрә кулындагы яшь ботакны урталай сындырды да,үксеп елап җибәрде.Менә шушы ботак кебек сындырып атты бит ул мине, Ислам. Миңа ничек түзәргә соң,ничек түзәргә?..