Тукта әле, тукта. Кая күрде соң әле ул, бу Волганы. Әәә. Әйе бит әле.Заводта күрде.Әйе тучны шул. Бер як ишеге ару гына янчелгән.
Заводныкы булса, кем йөри микән инде анда? Директорныкы дисәң, ялт итеп төзәттереп куяр иде.
Илгиз кызыксынып,яныннан узып барган машинага төбәлде.
Я, Аллаһым,әллә Мәликә дип, саташам инде? Үз күзләренә үзе ышанмыйча,бармакларын йодрыклап бер учка кысты Илгиз. Мәликә түгелме соң бу? Әйе инде,машинада көлеп утыручы гүзәл кыз, шул бит, Мәликә үзе.Ә шоферы кем?! Илгиз рульгә ябышкан шәп кәефле директорның үзен күреп,иренен тешләде. Юктыр, булмас.Бәлки туганы мазардыр.Алай дисәм индее.. Туганнарын мондый өйдә яшәтер идеме?Әллә?.Илгиз башына килгән куркыныч уйларын куарга теләгәндәй, кулын селтәп куйды...
Менә шушы минутта аңа алдына артына карамыйча йөгерәсе,качасы,үзенең командир вазыйфаларын икенче бер студентка тапшырып,завод конторасына якын да киләсе түгел иде лә. Ләкин юк шул,юк.Мәхәббәт дигәннәре күзләрне күрмәс итә,аңны томалый. Сөю тулы йөрәкләр дә җан авазын ишетмичә, утка очкан күбәләктәй язмыш кочагына атыла.
Әллә шушы ялгышулар үзе үк язмыш микән соң инде ? Кешенең язмышы туганчы язылган, диләр бит.Бәлки Илгизне дә күрәчәге, язмышы алып килгәндер монда.Юкка гына отряд командиры итеп куймаганнардыр,юкка гына Мәликә белән дә очрашмагандыр,бәлки .
Белмим,ни дисәң дә, язмыш китабына язылганнарны алдан укырга беребезнең дә көченнән килми.Без бары шул язмыш сукмагыннан баручылар гына.Ә атлап барган минутларда ялгышларны күрмибез дә,аңламыйбыз да. Бары вакыт узып, артка таба борылып карагач кына үкенәбез,ирексездән тамган яшь бөртекләрен сөртәбез.
Илгиз дә бүген кыска гына сарафан астыннан төз аяклары күренеп торган Мәликәне күреп, утка атылды.Аны гына өзелеп сөйгән Зөләрәнең хисләрен аяк астына салып таптады да,бәхет ташып торган тормыш угын бәхетсезлеккә таба борды.
Һәм менә ул,яшь йөрәгендә уйнаган хисләр ташкынын йөгәнли алмыйча,кызга таба атлый. Күзләрендә ләйсән яңгыры,күңелендә дәртле җырлар.
Көтмәгәндә килгән мәхәббәттән,
Бар дөньяны килә кочасым.
Күкрәгемә кысып,пар аккоштай,
Зәңгәр күктә килә очасым.
Бу урында, мөгаен, урысларның бер мәкале бик урынлы булыр.Любовь зла, полюбишь козла.Әйе, мәхәббәт шундый нәрсә. Син кемгәдер гашыйк буласың икән,аның кимчелекләре күзгә күренми дә.Күрсәң дә бит, аны аклар өчен йөз төрле сәбәп эзлисең.Илгиз дә бар шик шөбһәләрен башыннан куып, Мәликәгә якынлашты. Кызыык..Ничә еллар Зөләрә белән йөреп, мондый дәртле хисләр кичермәгән иде,нәрсә булды соң әле бу?..
Урам аркылы чыгып килгән Илгизне Мәликә машинада чакта ук күргән иде. Аңлатырга да әнә сүзләре әзер.
Сәләм, Илгиз, диде ул, оялчан кыяфәт ясап. Ә мин синең киләсеңне белдем.
Шуңа күрә директор белән кайттыңмы? Әллә инде, бу көнләшсен әле..
Юук инде, Илгииз, дип Мәликә егет янына килеп басты. Нәрсә сөйлисең син? Ул булмаса синең белән очрашырга соңга кала идем.Әле ярый, ул тыңлады. Ә сиин..
Заводка ерак тормыйсың бит , кайтып җитәр идең әле.
Ә минем сине көттерәсем килмәде.Бүген эш күп булды,үч иткәндәй иртәгә әзерлисе кәгазьләрне печәтләп бетерәсе дә бар иде. Илгииз.. Беренче көннән үк миннән сорау аласың. Ошамыйм икән, юлыңа ак җәймә. Мәликә үз ролен бик әйбәт уйнаучы артист кебек, болай да калын иреннәрен турсайтты.Пока алайса.Син көтмәсен дип, директордан тиз генә алып кайтуын үтенгән булам тагын.
Нәрсәләр сөйләп торам соң, җүләр баш. Илгиз матурлыктан башын югалып, үз үзен сүгеп куйды.Бергә эшләгәч алып кайткандыр инде. Әти дә контора кызларын ВАЗигына утыртып алып кайта бит.
Шулай да, сер бирмәскә тырышып, кызга шелтәле караш ташлады Илгиз.
Ярар, Мәликә,үпкәләмә, диде ул, кесәсеннән шоколад алып. Бер күрүдә үлеп гашыйк булган кызыңны икенче берәү озатып кайтсын әле. Ничек көнләшмисең ди инде. Көнләшәсең кәнишне.Көн саен озатып кайтмыйдыр бит инде.
Юук инде Илгиз.Әйттем бит синең янга соңга калудан курыктым.
Мәликә юха елан сыман, егеткә сарылды.Ә бит, мин дә сине бер күрүдә яраттым, Илгиз. Мин булачак иремне нәкъ менә синең сыман күз алдына китерә идем дә инде . Озын зифа буй, зәңгәр күзләр.
Шулай дип, Мәликә, озын бармаклары белән егетнең күлмәк эченә кереп, шәрә тәнен сыпырып алды. Әйдә, өйгә керәбез, диде ул, ярым пышылдауга күчеп. Күршеләр карап торалар ату. Әйдә, матурым, әйдә..
Илгиз генә көтелмәгән хәлдән көчен югалтты. Аяк буыннары йомшап, адым да атларга ирек бирмәделәр. Җитмәсә, кызның йомшак бармаклары уттай пешереп, башын әйләндерделәр.
Әйдә, матурым, диде ул, көчкә иреннәрен селкетеп. Әти әниләрең өйдәдер бит.
Юук, дип аның саен пышылдауга күчте Мәликә. Әни белән әти күптән аерылдылар, әни Казан уртасындагы фатирыбызда яши. Ә мин мескен бер кыз бала менә шушы иске өйдә курка курка гомер итәм инде. Илгиз,үзем генә шундый куркыныч. Әйдә керик.. Мәликә кайнар сулышы белән, иреннәрен егетнең колагына тидереп алды да, капка бигенә үрелде. Уз әйдә, сөеклем..
Илгиз инке миңке килеп , мәхәббәт өлкәсендә хәйран тәҗрибә алган кыз артыннан иярде. Мәликә нәрсә әйтсә, шуны эшләргә әзер иде ул хәзер. Шушы кара шомырт күзле кыздан башка берни күрмәде дә ул, ишетмәде дә.
Ә Мәликә ялындырып торырга уйламады да. Өйгә керүгә сарафанын ә, дигәнче салып атты да, әзер ятакка ауды. Ул арада эчке киемнәр дә идәнгә очты.
Мин синеке, диде ул ыңгырашып, Илгиз мин синеке. Ярат мине, ярат. Мин сиңа үлеп гашыйк..
Мондый ләззәтле хисләрне кичермәгән егет, йомшак курчактай әле күлмәк сәбәпләрен чишә алмыйча азапланды, әле чалбар каешын.. Шулай да бик тиз үзен кулга алып, ач бүредәй кызга ташланды ул.Ирлек көче ташып торган гәүдә, гүя аныкы түгел иде бүген. Иреннәр бер туктаусыз гәүдә буйлап сәяхәт иттеләр, көчле куллар кызны бер минутка үзеннән җибәрмәделәр.
Аңга килеп ут яндырганда сәгать унбер тулып килә иде инде. Моңа кадәр синнән башка ничек яшәгәнен соң? дип, бармакларын Илгизнең тыгыз тәненә батырды Мәликә. Синең белән мин шундый бәхетле. Илгиз, син мине ташлап китмәссеңме?
Мин дә синең белән бик бәхетле, Мәликә. Син очрамаган булсаң, мин сөюнең нәрсә икәнен дә белми яшәгән булыр идем.Хәзер синең яныңнан бер минутка да китәсем килми.
Мәликә анадан тума торып, юынгыч янына барып басты. Ә син китмә, диде ул,бит кулларын юып. Монда икебезгә дә урын җитәрлек. Әйдә, чәй эчеп алыйк, я үзеңне ашап бетерермен.
Мәликә, гади кызлар кызыгырлык затлы, челтәр халатын киеп, өстәл әзерли башлады. Бу өйдә ничек яшәрбез? димә син, диде ул чынаяклар барлап. Тиздән мондагы өйләр сүтелеп, безгә фатир бирәчәкләр, чөнки завод яңа цехлар төзи башлый. Менә шуңа монда яшим дә инде мин.
Ә нигә әниең монда тормый? Синең үзеңне генә ничек курыкмыйча монда яшәтә?
Әнинең үз тормышы, матурым.Мәликә күчтәнәч шоколадны әрчеп, берничә кисәккә бүлде дә, егеткә карап куйды. Бер карт бабай белән торып ята шунда, диде ул, сөйлисе килмичә генә.Курыксам куркам, ләкин мин үзем генә торам. Яратмыйм мин ул ирне.
Илгиз Мәликәдән бер генә минутка да күзен алмады. Куе кара чәчләр, озын керфекләр астына качкан төндәй серле күзләр.Чынлап та,бик матур иде Мәликә.Ләкин менә бәхет ягыннан гына.Баштарак ярлы гаиләдә үскән,начар гына киенгән бу кызга егетләр ихтибар да итмәделәр.Ихтибар иткәннәре дә,я үзе кебек начар киенгән,я күңелгә ошамый.
Ә инде заводка эшкә керергә килгән җирдән ,директор секретарь итеп алгач, тормышы икенче агымга иярде.Эшли башлауга ук акча, матур матур киемнәр белән кулга алгач,олы яшьтәге директор көннәрдән беркөнне үзенеке итте аны.Ничек тели шулай кыланып,кайчан кирәк шул вакытта,дәртен басты .
Дөрес,мондый мәсхәрәләрдән күптән котыласы килә иде инде Мәликәнең.Ләкин менә,тегесе фатир ышандырып йөри.Аннары акчасы да кесәне төртеп тишми бит.Кайчакта, яшь гомерем бабай көйләп үтә, башка эшкә күчәм, дип уйласа да, ялгыз калудан куркып тагын язмышы белән килеште ул.
Ә менә бүген,Мәликә ялгыз түгел.Үзенә ошаган көчекне кулга алды ул.Тиздән әле өйләндереп тә куяр..