Литература
16 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 7 бүлек. Зөләрә белән Илгиз дә сагынып искә алырлар бу бәхетле елларын. Яшь чакта гына бу хакта уйламыйсың икән ул. Гомер буе менә шулай яшәрбез, янда әти әниләр булыр дип, уйлыйбыз. Планнар корабыз, хыялланабыз. Ә еллар мәңге әйләнеп кайтмаска дип йөгерәләр генә. Еллар узган саен гомер баскычына югарырак менәбез.

Зөләрә белән Илгиз дә сагынып искә алырлар бу бәхетле елларын. Яшь чакта гына бу хакта уйламыйсың икән ул. Гомер буе менә шулай яшәрбез, янда әти әниләр булыр дип, уйлыйбыз. Планнар корабыз, хыялланабыз. Ә еллар мәңге әйләнеп кайтмаска дип йөгерәләр генә. Еллар узган саен гомер баскычына югарырак менәбез.
Инде менә, Илгизнең дә армиядә хезмәт итеп, төзелеш институтында укып йөргән еллары. Зөләрә шулай ук егетеннән калышмады, беренче елны ук керә алмаса да, икенче елны барыбер медицина институтына укырга керде.Ике гашыйк күпләрне сокландырып, бергә киттеләр, бергә кайттылар. Ике якның әти әниләре дә моңа бик шат иделәр. Ни дисәң дә балалар күз алдында үскән, икесе дә акыллы гаиләдән. Илгизнең абыйсы белән апасы да әнә, әти әниләре юлыннан китеп, тормышта үз юлларын таптылар.
Ләкин дөнья булгач, барсы да шулай җайлы гына бармый шул әле. Без язмыш, дип әйтергә яраткан сер бар бит әле дөньяда. Менә шул язмыш дигәннәре адәм баласын җитәкләп, үзе артыннан ияртеп йөри дә инде.
Кайдадыр үргә менәбез, сөртенәбез, үзебез дә сизмичә әллә нинди ялгышлар эшләп атабыз. Дөрес, еллар узып, артка борылып карагач, төзәтә алмаслык ялгышлыр эшләнгәнне күреп үкенәбез, күз яшьләрен сөртәбез. Ләкин моннан гына файда юк. Үкенеп, күз яшьләрен сөртеп кенә ялгышларны төзәтеп булса икән лә ул. Юк шул, юк. Яшьлек ялгышларын төзәтергә юл бикләнгән. Борынгылар бик белеп әйткәннәр. Терсәк якын, тешләп булмый.
Язмышмы, ялгышмы,әллә инде бәхетсезлегенә бер сәбәпме, Илгиз дә эшләде ул яшьлек ялгышын. Дөрес, ул вакытта ялгышам, дигән уй башына да килмәде аның. Кемдер турында кайгырту, рәнҗетүдән курку аңа хас сыйфатлар түгел иде ул елларда. Шаулап аткан мәхәббәт гөлен дә төбе тамыры белән йолкып ату бернигә тормады аңа. Әйе, әйе, ике ел өзелеп армиядән көтеп алган, инде ничә еллар егеткә җаны тәне белән гашыйк Зөләрәне башкага алыштыруны чүп урынына да санамады Илгиз... Ә моның башы җәйге каникулда стройотряд белән Казандагы бер заводка янкорма төзәргә баргач башланды. Яшь кенә студент кызлар, егетләр кирпеч өйделәр, стеналар штукатурладылар. Завод тирәсе бер айга шат көлү, җыр тавышларына күмелде. Озак еллар прораб, мастер булып эшләгән абый, апалары үзләренең киңәшләрен бирделәр. Кирәк саен ярдәм кулын суздылар. Бертавыштан стройотряд командиры итеп сайланган Илгизнең дә эше җитәрлек иде. Иртән иртүк наряд алырга, сызымнарны өйрәнеп, төзелештә эшне оештырырга кирәк. Табельләр тутыру, башка кәгазь эшләре дә аның өстендә.
Әнә шулай янып көеп эшләп йөргән бер көндә, йомышы төшеп завод директорына керергә туры килде Илгизгә. Аны моны уйламыйча кабул итү бүлмәсенең ишеген ачты ул. Ачты да... Каршысында басып торган бик чибәр кызны күреп катып калды Я, Аллам, мондый матур кызлар да була мени дөньяда? Озын керфекләр астына качкан шомырттай кара күзләр, беленер беленмәс буялган калын ирен. Ак җирлеккә кара борчаклар сибелгән кыска гына сарафаны әкияттән сикереп чыккан курчакны хәтерләтә. .. Илгиз үзен көчкә кулга алып, бармагы белән директор дип язылган ишеккә төртте.
Үзендәме, керергә ярыймы?
Үзендә, диде гүзәлкәй, елмаеп. Ләкин сезгә бераз гына көтәргә туры килер . Җыелыш бара иде әле, хәзер, озак булмас, утырып торыгыз.
Сәркәтип кыз, кулы белән егеткә ишарә ясады да, үзе өстәл артына утырып,документлар печатьләргә әзерләнде.
Сез ялгышмасам, төзелеш институтыннан, диде ул, кәгазь ләрне машинкага кыстырып. Мин Мәликә булам, ә сез?
Минем исемем Илгиз. Мин сезне татар кызы дип уйламадым да..
Мәликә, Илгизне бүлдереп көлеп җибәрде. Ә мин яртылаш кына татар кызы, диде ул, тигез ак тешләрен елтыратып. Минем әнием татар, әти Баку егете..
Әә, алай икән. Илгиз алга таба әңгәмә корырга бик теләсә дә, сөйләшеп китәргә сүзләр тапмады. Югыйсә группада иң шаяны, иң хәйләкәре ул иде бит. Ә менә хәзер нидер әйтергә, гүя, телен йотты Илгиз. Кулындагы кәгазьләрен бер кулдан икенчесенә күчереп, авызын бер ачты, бер йомды.
Нәрсәдер әйтергә теләдең бугай? Мәликә егетнең уйларын укыгандай, елмаеп Илгизгә төбәлде. Сиздермәскә тырышса да, ул да шушы озын буйлы чибәргә битараф түгел иде. Зәңгәр күзләренә килешеп торган башактай сары чәчләр, елмайганда ике як битендә баткан мәхәббәт чокырлары.. Бигрәк матур бу, дип уйлады ул. Җитмәсә әнә КИСИ да укый..
Бер ара кечкенә генә бүлмәдә тек тек итеп машинкада биегән хәрефләр тавышы гына ишетелеп торды. Музыка уйнагандай әле кызуланып алды бу тавыш, әле уйланып тынып калды.Зур якты тәрәзәдән заводның үзе күренеп тора, тәрәзә төбендә әниләре әйтмешли, бүрәнкә гөле үзенең куе кызыл кыңгырауларын кояшка борган.
Күпме вакыт узгандыр,ул арада директор кабинетында көлгән тавышлар ишетелеп китте.
Директорның кәефе шәп бүген, дип үзе дә матур итеп елмайды Мәликә. Аннары бер кәгазьне тартып алып, дикъкать белән карап чыкты да, икенче ак битне кыстырып, печатьләргә әзерләнде.
Сезгә елмаю бигрәк килешә, дип, ниһаять телгә килде Илгиз. Ерак торасызмы?
Егеттән бу сүзләрне күптән көткән Мәликә, хисләрен күрсәтмәскә тырышып, шундый итеп карап куйды, тегесе каушап ялгышын төзәтергә ашыкты.
Юк, юк, әллә ниләр уйлый күрмәгез тагын, диде ул, урыныннан торып. Монда килеп җиткәнче күп вакыт кирәк түгел микән генә дип әйтәм. Бигрәк иртә торасыздыр инде.
Шул вакыт Мәликә нидер әйтергә теләгән иде, директор бүлмәсе ачылып, чыгып килүче бер көтү контор эшчеләре күренде.
Хәзер, болар китсеннәр дә, сез керерсез дип, Мәликә Ә, дигәнче егет янына килеп басты. Менә монсы сезгә, диде ул, озын керфекләрен күбәләктәй уйнатып. Мәгез,монда кайда торганым язылган. Җидедә Өйдә булам.
Илгиз утлы күмер тоткандай, блокнот битен кесәсенә шудырып, директор янына кереп югалды.
Шул минутта борылып караган булса, хәзер аларның күз карашлары очрашкан булыр иде мөгаен.Ләкин Илгизнең эчке бер горурлык хисе артка борылып карарга ирек бирмәде. Ул Мәликәнен үзенә текәлгән күзләрен күңеле белән тоеп елмаеп куйды. Кич белән очрашырбыз, әле. Кич белән...
Заводтан чыгуга, блокнот битен кулга алды Илгиз. И-и, бу тирәдә генә тора икән ләбаса. Түлке фатир номеры юк, үз өйләре белән тора микәнни? Ярар, кич белән күз күрер.
Илгиз кызны күз алдына китереп, башын чайкап куйды. Ах, бигрәк чибәр дә инде үзе,диде ул, төкереген йотып. Кәнишне әллә кайдагы бер авыл кызы түгел шул инде, ни дисәң дә Казанныкы, шәһәр кызы.
Ләкин бу вакытта, авыз суын корыткан чибәрнең генә җиргә сеңгән ярлы өйдә торганын, ә иң мөһиме шушы заводның олы яшьтәге директорының сөяркәсе икәнен дә белми иде әле Илгиз. Көтмәгәндә килгән мәхәббәттән исереп, тизрәк серле кичне көтте ул.Бу минутларда, Зөләрәне югалтсам ни булыр, минем башкага гашыйк булганны белсә, ул нишләр, дигән уй башына да килмәде аның.
Әй лә, бала чага түгел, аңлар әле,диде ул җиңел генә. Моңа кадәр дуслыкны мәхәббәт белән бутап йөргәнмен бит. Ә ул бөтенләй башка икән..
Әле менә Казан кызына өйләнеп куйсам, авылдагы егетләр шаккатырлар.. Бигрәк тә абый, нинди матурлыгы белән кыз таба алмыйча йөри. Кем кирәктер аңа.. Ә мин менә яраткан кызымны таптым.. Исеме дә нинди матур бит. Мәликә..
Татлы уй хыяллар белән кичне чак җиткерде Илгиз. Сәгать алтыда кирәкле өй каршында тора иде инде ул. Ләкин менә өй генә бик беткән, капкасы да авам авам дип кенә тора. Бәлки, Мәликә миннән шулай көләргә теләгәндер ?Әллә инде, миңа бөтенләй башка адрес бирде микән?
Кесәсендәге бер плитка шоколадны барлап, Илгиз күптән буялмаган өйнең тәрәзәләренә күз ташлады. Монда да шул ук бүрәнкә гөлләре. Димәк гөлләрне Мәликә эш бүлмәсенә дә өеннән алып килгән.Әниләр бүрәнкә диләр инде. Чәчәкләре чынлап та, воронкага ошаган икән бит. Илгиз ак, кызыл чәчәкле глоксинияләрне беренче тапкыр күргәндәй, шуларга төбәлде. Гөлләре бик матур булса да, өй патша заманыннан калган.. Төртсәң ишелергә тора..
Илгиз бар батырлыгын җыеп, өйгә таба берничә адым ясаган гына иде, нәкъ шул вакытта урамны тутырып килгән кара Волга машинасын күреп, читкәрәк тайпылды...

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас