Литература
15 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 6 бүлек. Ачты да, ялт йолт итеп уйнаган яшенгә дә, көчәеп киткән яңгырга да ихтибар итмичә, катып калды.Әрәм иткән бит, диде ул ниһаять, белгәннәрен укып. Я, бер Аллаһым, йөз еллап шаулап утырган Газиз талын яшен суккан. Улым, ничекләр кайтып җиттең. Тупылга менгән чагында сукса? Аллаһ сакласын бит..

Ачты да, ялт йолт итеп уйнаган яшенгә дә, көчәеп киткән яңгырга да ихтибар итмичә, катып калды.
Әрәм иткән бит, диде ул ниһаять, белгәннәрен укып. Я, бер Аллаһым, йөз еллап шаулап утырган Газиз талын яшен суккан. Улым, ничекләр кайтып җиттең. Тупылга менгән чагында сукса? Аллаһ сакласын бит..
Фәүзиянең култык астыннан башын тыккан Илгиз дә, куркудан агарып китте.
Әйе, әни, чынлап та, имее. Ничек шулай суга соң ул?
Менә шулай инде, Илгиз, табигать көчле. Авылда яшен суккан очракны хәтерләмим, бу беренче очрак дисәм инде.. Әәә, бер елны көтүдәге сыерны сукты, дип сөйләгәннәре бар иде бугай. Аннары, басудагы бер ут баганасына да бәргән иде бит әле.Ярар, улым,ярар, сыерны савасым бар..
Фәүзия сыер җилемен юарга дип, абзардагы киштәдә торган комганга үрелгән иде, моңаеп торган улын күреп, туктап калды.
Бар, улым, кереп ят, иртә әле, диде, ул, Илгизнең аркасыннан сөеп. Улым, башка мондый эшләр эшләп йөри күрмә балам. Бик матур бит син, сипкелләрең дә килешеп тора. Бу хакта сөйләшкән идек бит инде, Илгиз. Аннары, карга ояларына башка якын киләсе булма. Кошлар каргышы кешенекенә караганда да куркыныч ул, балам. Аңладыңмы?
Аңладым, әни, аңладым.Ну бит, нии.. Илгиз бераз әйтергәме, юкмы дип, икеләнеп торды да, елмаеп әнисенә карады.
Әнии, муҗет, сөртеп караргадыр, ә? Мужет Салих ага чынлап әйткәндер.
Эх, бала, бала.. Фәүзия, бар дөньясын онытып көлеп җибәрде. Улыым, Салихның кем икәнен бар халык белә бит. Ничек шуның үртәләвенә ышандың соң син, балам. Кеше белә күрмәсен, адәм көлкесенә калырбыз. Бар кереп ят яме.. Әтиеңә әйт әнә, талны яшен суккан диген .
Илгиз, үзенә чыккан ачуын көчкә басып, өйгә кереп китте. Башта ук әнигә әйтәсе иде бит, дип уйлады ул, гарьлегеннән елыйсы килеп. Ахмак, ахмак..
Менә авыл өстендәге күк күкрәү тавышларын чыбыркы шартлаганы алыштырды.Әле яңа ялтыраган яшен камчылары ераклаша барып, гөрселдәгән тавышлар да тиздән бөтенләй тынып калдылар. Шулай итеп,җәйге яңгыр үз эшен эшләп китеп тә барды.
Көтү куарга чыккан халыкның телендә бары бер нәрсә, әле генә яшен суккан Газиз таллыгы иде хәзер.
И-и, әрәм иткән,үзенә күрә авылыбызның бер паркы иде бит әле, диеште берәүләр. Әле ярый, өйләргә зыяны тимәгән дип әйтегез, дип кушылды икенчеләр, бакча башында гына бит, якын гына ара. Бераз җилләгәч, ирләр җыештырып куялар инде. Болай яткырып булмас.
Менә шулай сөйләшеп торган арада урам буйлап тояк эзләре калдырып, көтү дә узып китте. Аяз күктә балкыган кояш нурлары күңелләргә дәрт өстәде, яңгырдан соң гына була торган саф һава үпкәләрне киңәйтте.
Әнә шулай авылда тагын бер ямьле җәй иртәсе башланып китте. Хатын кызлар кайсы бедон, кайсы чиләк көянтә белән сөт тапшырырга ашыкты.Уянып чыккан бала чага тояк эзләрендә тулган суны ерып мәҗ килделәр.Ә менә ирләрнең күбесе эшкә барганчы таллыкка төшеп карарга булды.Гомер булмаганны, диеште алар. Ничек шулай суккан, ә?Ничә ел микән инде бу талларга,кем белә?
...Тыкрыктан җыелып төшкән өч дүрт ирне ерактан ук яшел яфрак исе каршы алды. Әәх, урман эчендә яшәгән авыллар рәхәтләнеп агач исләре генә иснәп яталар инде,ә,яшьтиләр, дип иркен сулыш алды, араларыннан берсе.Шушы йөзьяшәр агачны сугып сындырырга күпме көч кирәк бит.Мохҗиза инде бу, ә, егетләр.
Әйе, Мохҗиза,диеште ирләр. Иң биек,иң төз агачны еккан бит,ярый каралты кураларга зыян салмады инде.Без аңламаган,серенә төшенмәгән нәрсәләр күптер әле бу табигатьтә.
.. Шулаай,дөнья үзе яшерен бер серләр йомгагы инде ул. Кайчакта беләбез, дип уйлаган юк кына нәрсәләрне дә аңлата алмыйбыз бит.Менә бу юлы да,нәкъ Илгиз менеп, карга ояларын тузгылткан тупылны яшен сугуын ничек аңларга? Очраклы хәлме,әллә күкләрдән иңгән бер кисәтүме? Билгесез. Без кешеләр табигать алдында көчсез шул. Бик көчсез.
Ирләр шулай бераз шаккатып карашып торганнан соң өйгә таба борылдылар.
Бүген эшкә инде,әйдәгез, ял көне төшеп җыештырып куярбыз, диде алар бертавыштан.Әллә ничаклы карга ояларын да туздырып аткан бу яшен,кара әле бер генә.Һее.Әнә бер карга да үлеп ята бугай әле..
Карганы яр буена кул белән тырмалап кына күмеп,ирләр өйләренә таралышты.
Ләкин менә ояларны гына, яшен түгел,колхоз рәисе Исмәгыйль малае тузгылтканын белмәде алар. Әле яңа күмгән карганың үлемендә дә Илгизнең кулы уйнаганын уйлап караучы булмады.
Ләкин,кырын эш кырык елдан соң да беленер дип,бу турыда да еллар узгач,Илгиз үзе үк елый-елый якынына сөйләп бирәчәк әле. Ә хәзергә нәрсәгәдер үкенергә,ялгышларын уйларга бераз яшьрәк шул әле Илгиз. Аннары бик бәхетле дә. Җитәкче балалары булгач, башкаларга караганда аз булса да иркенрәк, мул тормышта яшиләр.Киемнәре дә әнә аерылып тора.Ни дисәң дә, гади генә колхозчы балалары түгел инде.
Шулай да, борын чөеп, мин дип йөрмәде алар. Эшләделәр, тырышып укыдылар. Колхоз эшендә дә башка укучылардан калышмадылар. Авыл халкы да бик хөрмәт итте бу гаиләне. Шулай булмый ни, әнә бит Фәүзия озак еллар җитәкче булса да, маллары авыртканда берәүгә дә каршы килми. Исмәгыйль дә булдыра алганча колхозчыларга булышырга гына тора. Ләкин менә, Ислам белән Исламияләре бик тәртипле булсалар, Илгизләре генә бераз шуграк, эшкә дә бик исе китеп тормый. Аннары кемгәдер баш июнең дә нәрсә икәнен онытып килә . Аттан ала да туа, кола да туа дип, авыл халкы Илгизнең үз үзен тотышына әллә ни ихтибар итеп тормадылар. Ансы икенчерәк инде, тора бара нишләр тагын дип, сүзләрен бетерделәр. Төпчек тек төпчек инде.
Ә Илгиз, тора бара чынлап та үзгәрде. Мин кем малае дигәндәй борын да күтәрелде, Салихҗан кебек хәзер үзе дә кешедән көләргә өйрәнде.
Әнисе күпме генә акыл өйрәтмәсен,үз сүзен сүз итте, усалланды.
Әнә шулай,шатлык,борчулар белән еллар узды.Инде менә Ислам белән Исламия Казандагы авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,матур гына эшләп йөриләр.Тиздән Илгизнең дә мәктәпне тәмамлар вакыты җитеп килә. Иптәшләре инде,әнә,кызлар белән дә йөри башладылар. Авыл гөрләп яши, гөрләп эшли. Бигрәк тә ямьле җәйләр күңелле авылда . Олысы-кечесе бар арганын онытып уенлыкка ашыгалар. Чыбыксыз телефон аша нинди кино буласын белеп кинога йөгерәләр .
Ул вакытларда, бу елларны сагынырбыз әле, дигән уй башка кереп карамаса да, еллар узгач сагындыра, елата, төшләргә кереп уята икән әле ул заманнар . Беренче очрашулар, оялып кына беренче үбешүләр...
Беренче мәхәббәт хисләре
Онытылмас инде гомергә
Вәгъдәләр бирешкән идек бит,
Мәңгегә булырга гел бергә..
Илгизнең яшьтәшләре дә, назларга уралып, йолдыз саныйлар, вәгъдәләр бирешәләр. Үзәкләрен өзәрдәй сөюдән яналар, көяләр. Бары тик Илгизнең генә кызлар озату уенда да юк. Уйлап карасаң, инде зәңгәр күзле, озын зифа буйлы булып җитешеп килгән бу егеткә гашыйк булып йөрүче кызлар да әз түгел. Бигрәк тә сыйныфташы Зөләрә үлеп гашыйк аңа. Сары бөдрә чәчле, үзе кебек үк зәңгәр күзле бу кызга әллә ни хәтле егетләр яшертен генә гашыйк булып йөрсәләр дә, Зөләрәнең уенда бары Илгиз генә. Дөрес, кызның озын керфекләре астына качкан күз карашын егет тә сизми түгел, сизә әлбәттә.
Ә менә бер көнне уенлыкта бергә вальс әйләнде алар.Әнә шунда Зөләрәнең талдай нәзек биленә кулын салуга,мәхәббәт капкынына килеп эләккәнен сизмичә дә калды Илгиз.Моңа кадәр күрмәмешкә салышып йөргән булса да, шушы матур, акыллы кызга гашыйк икән бит ул. Ун ел бергә укып, моңа кадәр ничек ихтибар итмәгән?
Мәхәббәт дигән олы хисләр уйламаганда килеп сине утларга сала шул ул. Уйлата елата. Яшәргә көч бирә. Гыйшык утында яну, сөю, сөелү үзе үк бер зур бәхет түгелме соң инде? Яныңда яраткан кешең булганда, хәттә дөньяга да икенче бер күзлектән карый башлыйсың.Бар дөньяны кочасы,җырлыйсы,көләсе килә. Зөләрә белән Илгиз дә, галимнәр әле хәзер дә аңлата алмаган сөю диңгезенә ташландылар.
Беренче кич йөрүләр,беренче үбешү, вәгъдә бирешүләр.
Әй, сез, дуслар,әйтегезче миңа
Кем сагынмый яшьлек елларын?
Кем сагынмый хыял белән тулы,
Мәхәббәтле мәктәп юлларын?
Сагынабыз дуслар,сагынабыз. Инде уйламыйбыз дигәндә дә, әллә каян гына искә төшеп, үзенә бөтереп алып кереп китә ул еллар...

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас