Литература
14 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 5 бүлек. Бу сипкелләргә,Салих абый, бик ис китеп тормый инде кәнишне,диде Илгиз.Бетсә ярый, бетмәсә,дигәндәй.Бернәрсәгә комачау итми алар.Ә шулай да, кызык өчен генә әйт әле,ничек бетерәсе соң?Салихҗан сиздермичә генә битләрен сыпырган булып, елмаеп куйды.Түлке мин әйткәнне генә эшлисе диде ул,бик эшлекле кыяфәт белән,ату файдасы тими.

Бу сипкелләргә,Салих абый, бик ис китеп тормый инде кәнишне,диде Илгиз.Бетсә ярый, бетмәсә,дигәндәй.Бернәрсәгә комачау итми алар.Ә шулай да, кызык өчен генә әйт әле,ничек бетерәсе соң?
Салихҗан сиздермичә генә битләрен сыпырган булып, елмаеп куйды.Түлке мин әйткәнне генә эшлисе диде ул,бик эшлекле кыяфәт белән,ату файдасы тими.
Ну,Салих абзый,уйнап кына әйткәнеңне беләм инде,әнә хетри күзләрең әйтеп тора, шулай да,әйдә,әйтеп кара әле.
Шул вакытта,ниндидер бер көчнең әйттерәсе килмәдеме, багана төбенә түгәрәкләнеп утырган ирләрнең тавышы ишетелде.Әй,Салих ага,әйдә тиз генә кил,кәрт сугабыз, как раз Бер кеше җитми.
Менә шул вакытта,И-и, балам, чынлап та уйнап кына әйттем. Сипкелләрең беленми дә,син бик матур бит,дип китеп барасы иде лә. Юук шул, кеше үртәләү канына сеңгән Салихҗан туктый алмады.
Син Илгиз диде ул, эчтән генә көлгәнен сиздермәскә тырышып, битеңә карга йомыркасын сөрт.Әнә Газиз таллыгында оялар мыж иткән. Иртә белән мен дә алып төш.Мин әйткән иде диярсең, сипкелләрең бетәчәк.
Шулай диде дә, Салихҗан ашыга ашыга ирләр янына атлады, өләшә торыгыз, әйдәгез, әйдә, диде ул, бик зур эш башкаргандай. Хәзер ,дурак калдырам барыгызны да. Аннары, Илгизгә күз кырае белән генә карап алды да, үзе ишетерлек итеп кенә сөйләнеп алды.Әнә Исмәгыйль малаена дурак погоннарын бүген үк суктым инде.Иртәгә тагын бер рәхәтләнеп көләсе бар әле.
Салихҗанның шаяртып кына әйткәнен аңламыйча Илгиз дә шул якка таба китте.Бик үк ышанып бетмәсә дә, сөртеп карарга кирәк әле, дип уйлады бала. Түлке бала очырдылар бугай инде, бер ике йомырка калган булса ярар иде.
Төне буе йоклый алмыйча, уйланып чыкты Илгиз.Карга тавышларын ишеткәндәй булып, торып та утырды. Төшендә бер зур карга агач башыннан да тотып атты үзен. Тавык төшенә тары керә, дигәндәй,төне буе шул таллыкта йөреп чыкты егет. Йокысыннан вакытсыз куркып уянса да,күңелендә ниндидер бер шик туса да, уйлаган уеннан кире кайтмады ул. Хәзер,таң атсын да,таллыкка төшәм, миңа дигәне бардыр әле, дип,кабат йокыга китте.
Шушы күргән төшләрен, Салихҗанның тузга язмаган киңәшен" әнисенә сөйләсә,әнисе бу адымыннан туктатып,күрше Салихны орышып алган булыр иде лә.Ләкин,Илгиз беркемгә дә сиздермичә үзе генә эшләп карарга булды шул.Берәрсе белеп алса,я көләрләр дип тә курыкты.Ә менә күңелендә туган икеле хисләр, төшендә күргәннәр бер кисәтү булгандыр, дип уйларга яшь малайның башына да килмәде.
Иртүк күзләрен ачуга,әниләр торганчы дип,мыштым гына бәрәңге бакчасына чыгып басты ул. Җәйге матур иртә. Беренче нурларын җир өстенә сызып кояш чыгып килә. Көтүгә чыгарга әзерләнеп сыер, бозаулар мөгри,таң әтәчләре оран сала.
Илгиз, иртән искән салкынча җилдән калтыранып куйды. Җитмәсә, көмештәй чыктан аяклары юешләнде.
И-и, тучны көлеп әйтте инде, бу Салих, дигән уй йөгерде аның башыннан. Әллә төшәсе түгел инде, бәлки кереп ятаргадыр. Әй, ярар,торган торган..
Шулай дип уйлап,Илгиз юка гына яшел күфәйкәсен сәдәпләде дә, башына кигән көрән фуражкасын батырып куйды. Һәм менә ул, үләннәрдәге көмеш чыкларга чыланып ызан буйлап таллыкка төшеп килә.Бу вакытта аның башында нинди уйлар булгандыр билгесез. Һәрхәлдә аның хәлен, яшь вакытта шыксыз күренгән сипкелләрен ничек бетерергә белмичә аптыраганнар аңлаган булырлар иде, мөгаен.Дөрес, бераз акыл кергәч, сипкелләрнең киресенчә, сөйкемлелек өстәгәнен, аның бер Аллаһ бүләге икәнен күпләр аңлый да, ләкин бала күңеле башкача уйлый шул.Илгиз дә, табигать бик аз кешеләргә генә биргән сөйкемле сипкелләрен бетерү теләге белән тупылның шома кәүсәсенә килеп тотынды. Шуны гына сизгәндәй, ерактан күк күкрәген тавыш ишетелеп, көтмәгәндә чыккан җил таллыкны шаулатып алды. Күккә ашкан тупыллар Илгизгә тоттырмаска теләгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка аудылар. Ул да булмады, куркыныч каркылдап, бер көтү карга кисәк кенә дәррәү кузгалып таллык өстендә бөтерелә башладылар.Илгизне ниндидер бер курку хисе биләп алды.Бер мәлгә күпъеллык тупыллар арасында ниндидер елаган, улау тавышлары ишетелеп киткәндәй булып,ул кире ызанга йөгереп чыкты.
Тупыллар арасында күләгә төшеп,караңгы булса да, ачыклыкта яп якты икән бит. Әнә зәңгәр күктә алтын нурларын сибеп кояш күтәрелеп килә.Якында гына чиләк челтерәгән тавышлар ишетелә.Шыгырдап сарай ишекләре ачылып ябыла.
Илгиз бер өйләренә,бер якынлашып килгән кара болытларга карап карап алды да,беткән баш беткән дип,яңадан теге тупылга барып тотынды.Монысының ботаклары да күп,дип уйлады ул.Аннары ботак саен диярлек карга оясы.
Астагы ботакка барып тотынганчы,байтак азапланырга туры килде әле аңа. Менеп җитәм дигәндә генә, әллә ничә тапкыр шуып төште.Инде ботакка тотынам дигәндә генә,тегесе шартлап сынып, җиргә егылды.Ниһаять маташа торгач,беренче ояга үрелде Илгиз.Ләкин ояда бер ике кипкән йомырка кабыгыннан башка берни дә юк иде.Кул аяклары тырналып бетсә бетте,икенче ояга таба үрмәләде ул, ләкин анысында да шул ук хәл.Илгиз ачудан баш очында яман кычкырып бөтерелгән каргаларны куа куа, ояны бәреп төшерде.Аннары икенче, өченче оялар да чыбык чабыкка әверелеп җиргә очтылар.Ләкин ни хикмәт, өченче ояның калган төбендә ике кечкенә генә йомырка күренеп китте бит.Илгиз өметләнеп,сак кына шул ике йомырканы күфәйке кесәсенә салып, аска таба шуышты. Кирәклесен тапкач,тыныч кына төш тә,кайтып кит инде, юк,әле менгәндә очраган беренче ояны да бәреп төшерде малай.
Ул да булмады,әле генә кояш көлеп торган аяз күкне кара болыт каплады.Яшен чаткылары чытырдап җиргә барып тоташтылар. Әйтерсең, табигать карга ояларын саклап калырга теләгәндәй,Илгизне куркытып өенә куды.
Нинди генә шук,үз дигәнен барыбер эшли торган булмасын, бала гына иде шул әле Илгиз.Шулай булмаса, күршесенең уйнап әйткән сүзләренә ышанып,тузга язмаган эшләр эшләп йөрмәс иде ул хәзер.
Ләкин, бала чакта җыен юк барга ышанабыз шул. Үзебез хөрмәт иткән, зурлап караган олылар шулай алдап көләрләр, дигән уй башка да килми бит. Аннары борынгылар әйтмешли,гаеп атта да, тәртәдә бар. Илгизгә дә әнә шул тапкан ике йомыркасын алып, кайтып кына китсә ни була иде инде. Юук,аңа нигәдер шул карга ояларын туздырырга кирәк. Әле дә ярый ояда балалары булмады,ансы бөтенләй хәтәр булыр иде әле.(Ә җирдәге яралы карга турында бераз соңрак укырбыз)
Илгиз үзе туздырган ояларга карап алды да,ике карга йомыркасын тотып, күренеп кенә торган өйләренә йөгерде.
Бер алдына,бер артына төшкән яшен телләреннән куркып,чак көчкә абзар эчендә өелгән печәнгә килеп утырды ул.Әнә шулай хәле китеп күпме утыргандыр,әнисенең ягымлы тавышы яшәешкә кайтарды аны.
Бәй, улым,төсең качкан? Нәрсә дип абзарда утырасың? диде Фәүзия аптырап.Мин сине йоклый дип торам тагын.
???
Кара әле моны,кулларың канап беткән бит.Гомер булмаганны бу вакытта нишләп йөрдең. Яңгыр килгәнен күрмәдең мени?
Шул вакыт,Илгиз түзмәде, әнисенә ничек бар,барсын да инәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде.Менә әни, диде ул кулындагы ике карга йомыркасын сузып.Салих абый шуларны сөртсәң сипкелләрең бетә, диде.
Фәүзия бер мәлгә каушап ук калды,ни көләргә белмәде ул, ни еларга.Бер күршесенә үтереп ачуы чыкса,бер улының шул юк барга ышануы ачуын китерде.
Иих,улым,улым,рәзве шундый бер катлы булырга ярый мени соң ул?дип,улы кулындагы йомыркаларны үзенә алды Фәүзия.Салихҗанның үртәүләренә ышанып йөрергә син зур бит инде.Берәрсе белеп алса, бөтен авыл көлер бит.Вәәт,ахмакны син аны.. Ояларына тимәгәнсеңдер бит?
Илгиз ни әйтергә белми әнисенә карады.Бу эшләрне ул гүя төшендә генә эшләгән дә, менә хәзер әнисенә шул төшен сөйли.Чынлап та,ничек булды соң әле бу,әллә саташып төшеп киттем инде.
Шул вакытта бик каты күк күкрәп,тәрәзә пыялалары зенгелдәп куйды.Аның артыннан ук чытырдатып яшен суккан тавыш ишетелде.
Ай,Аллаһым,Әстәгъфирулла дип,чәчләрен яулык астынарак тыкты Фәүзия.Аннары улының фуражкасын рәтләп, белгән догаларын укып куйды.
Нәрсәнедер яшен сукты,бу хәтле күк күкрәгәне юк иде әле, Аллаһ сакласын.
Фәүзия кулындагы кечкенә йомыркаларны лапас тәрәзәсе янындагы киштәгә куйды да, әкрен сарай ишеген ачты..

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас