Чуар тавык?
Шул мизгелдә Фәүзиянең башы әйләнеп китте. Әллә кайдан, ерактааан ерактан иптәшләренең көлгәнен ишеткәндәй булып,чуар тавык,чуар тавык дип үртәләүләре колакларын пешерде.
Я бер Аллам! Нәрсә бу? Әллә саташам инде?Фәүзия,көч хәл белән үзен кулга алып,назлап кына төпчеген кочагына кысты.
Алай ярамый, улым, диде ул, Илгизнен башактай чәчләрен сыпырып, сугышу юньлегә илтми ул, балам.Син бик матур, сөйкемле малай.Үртиләр икән, бирешмә. Көчле бул, тырышып укы.
Фәүзия, юатырлык сүзләр эзләгәндәй бераз гына тын торды да, Илгизнең кулыннан тотып, баскыч төбенә килеп утырды. Менә улым, мине дә, бала чакта,чуар тавык, дип үртиләр иде, дип, яшьлегенә кайтып килде ул. Дөрес мин дә елый идем. Бу сөйкемле сипкелләргә минем дә җен ачуларым чыга иде. Ләкин, улым, мин бирешмәдем. Миннән эчләре катып көлеп йөргән ике иптәш кыз хәзер әнә минем кул астында эшлиләр. Бер иптәш кызым Казанда трамвай йөртә.
Әни,сине дә чуар тавык, диләр иде мени.Нигә мин дә абыйга охшамаганмын .. Илгиз авыр сулап, сипкел баскан битен сыпырып куйды. Конапатый, чуар тавыык..
Улыым, әйтсеннәр.Ә син аның өчен сугышып йөрмә, тырышып укы, зур кеше бул. Һич югы, әтиеңнән үрнәк ал. Әнә ул да укып агроном булды, аннары пред. замы. Менә хәзер инде үзе рәис.
Син дә, җитәкче име бит,әни..
Әйе, улым. Мин дә, сипкелле дип,елап ятмадым.Мал врачына укыдым,әтиең белән бергә эшләдек. Хәзер, белгәнеңчә мин дә җитәкче.
Ярар,әни, алайса мин дә тырышып укыйм әле, Ну нәчәлник булсам, деннәрен алам түлке.
Юк,алай дип әйтә күрмә, Илгиз. Усаллык белән кешене җиңеп булмый балам.Әйткән кеше әйтсен. Чуар тавык та дисен, конапатый да, бер дә исең китеп тормасын. Ишетмә дә син аларны.
Ничек ишетмисең инде, әни, юләрме соң син? Барыбер үземнекен итәм мин.Синнән көлеп торсыннар, син эндәшмә имеш...
Һәм үз дигәненә иреште дә Илгиз.Көче җиткәннәр белән сугышып җиңде,көче җитмәгәннәргә булган бар ачуын, йөрәк түренә яшерде. Әнисенең акыллы бул, беркемгә дә каршы эндәшмә, дигән киңәшләренә колак салса да, кирелеген җиңә алмады ул.Хәзер инде холкын белгән малай шалай үзләре дә Илгизне үртәләп бик эндәшмәскә тырыштылар .Ни дисәң дә,кызып китсә, сугышыннан тиз генә туктатам димә,гаеплегә дә эләгә, гаепсезгә дә.
Ничек итсә итте, үртәүләрне туктатып,урам малайлары арасында хәзер үзе башлык булды Илгиз.Ләкин,менә, көзгегә караган саен, сары чәчләренә килешеп торган сипкелләренә генә ачуы килә иде аның.Ике туганы кап кара, каян аңа гына килеп тулган соң бу сипкелләр?Җитмәсә чәчләре дә урыс малайлары кебек сап сары. Әле бер көнне катык сөртсәң сипкелләр тоныклана икән, дигәнне ишетеп, мунчада сәгать буе катык сөртеп тә утырды. Ләкин юк шул, алай тиз генә сипкелдән котыласы булса, сипкелле бөтен кеше шулай эшләр иде ул . Илгизнең дә бите йомшап, бераз агарып китте дә, шуның белән тәмам.
Әле ярый, яшенә күрә буе үсеп китте. Ансы да әнисенә охшаса, 'чәкүшкәсе' дә берегеп калыр иде.
Фәүзия җай чыккан саен улына киңәшләрен бирде, мисаллар китерде. Мисал дигәндә,бер көнне әтисе,иртәгә балалар,соңрак кайтырмындыр колхозга тикшерү килә дип, өйдәгеләрне кисәтеп куйды. Беррәттән, Фәүзия, алай болай эш бетмәсә, бәлки үзен өйгә дә алып кайтырмын әле,дип хатынына бераз өстәл әзерләп куярга да үтенде.
Син аны беләсең инде,диде ул,тыныч кына.Узган җәйдә дә килеп киткән иде бит.
Һәм чынлап та,икенче көнне тикшерүчене ияртеп кайтты Исмәгыйль.Бар да тәртип, хатын, диде ул,берничә шешә коньяк салынган сумкасын Фәүзиягә сузып.Эш бетте, бераз ял итеп алыйк без,өстәл әзерләрсең инде,яме.
Тикшерүчеләрне төз гәүдәле, матур итеп күз алдына китергән Илгиз,бу зур түрәне күреп сүзсез калды.Кечкенә буйлы,таза гәүдәле.Ярар,ансы, шулай да булсын ди инде, ләкин менә битендәге сипкелләре?Илгиз шаккатып, баштан аяк теге ирне күзәтте.
Мин дә нәчәлник булам,дигән уй йөгереп узды аның башыннан.Менә мине дә шулай зурлап,миннән куркып торсыннар әле...
Чынлап та,бик тиздән усаллык ягыннан берәүгә дә беренчелекне бирмәде Илгиз.Йомшаклык күрсәтеп, кемгәдер баш ию аңа хас түгел иде хәзер.Дөресме,юкмы аныкы гына хак та,бөтен урам малайлары аңа гына буйсынырга тиеш.Тора бара сипкелләре турында да артык борчылмады ул,дөресрәге аларга бик ихтибар итмәскә тырышты.
Ләкин,кызганычка каршы, гомер юлында еллар узган саен үкенерлек ялгышлык эшләп атты.Белмим,бу юлы ул гаепле булдымы,әллә уен көлке белән сөйләшергә яраткан күршеләре Салих абзыймы,анык кына әйтеп булмый.
Нәкъ менә,шул кызык мызык ясап йөрергә яраткан абзый көннәрдән бер көнне алдын артын уйламыйча,бишенче классны бетергән Илгизне үртәләп ала...
Ямьле җәй көннәре була бу. Көннәр буе эшләп арган авыл апайлары капка төбендәге озын бүрәнәләргә утырып яңалыклар сөйләшәләр.Кесәләрдә әле суынып та бетмәгән табада кыздырылган көнбагыш.Шул тирәдә генә баганадан төшкән ут яктысында ирләр шарт шорт кәрт сугалар.Талгын гына искән җәйге җил болынлыкта ишетелгән гармун моңын авыл буйлап таратып йөри.
Ээх,чәчләргә чал кунса да, онытылмаслык гүзәл мизгелләр.Авылдагы кич утырган бу капка төпләре еллар узган саен искә төшеп,үзенә дәшә,сагындыра әле ул.Уйларда гына булса да кайтып килегез, дигәндәй,йөрәк кылларын тарта. Балачаклары авыр елларга туры килсә дә,әнә Илгизнең әниләре дә,һич кенә дә зарланмыйлар.Авырлыклар белән беррәттән күңелле чакларны да берсеннән-берсе уздырып,көлә көлә искә алалар.
Олы яшьтә булса да,җиңел гәүдәле Салих абый да күргән белгәннәрен бик тәмләп сөйләргә ярата.Бигрәк тә бензовозда йөргәндә юлыккан сәер хәлләрне шулкадәр оста итеп сөйли,соңыннан янында утырган күрше малайлары өйләренә керергә куркып утыралар.
Менә бүген дә ул иске гәҗит кисәгенә төреп ясаган тәмәкесен түгәрәк алкалар чыгарып тартып бетерде дә,кәрт сугып утырган күршеләре янына атлады. Шуны гына көткәндәй,тар гына тыкрыктан килеп чыккан Илгиз дә аңа иярде.
Сәләм,Илгиз,диде Салих,ике кулын кесәсенә тыгып кайтып килгән күрше малаен күреп.Кызлар озатып кайтасың шту ли?
Илгиз дә хәзер бик шук,сүзгә кесәгә керми.
Әйе,Салих агай,диде ул көлеп, каян бөтенесен беләсең син? Өелеп өйгә килгәннәр бит, көчкә куып кайтам менә.
Салихҗан күрше малаеның үзен уздырганын ишетеп, тамак кырып куйды.Ни дисәң дә, үзе үртәләгән кешеләрнең сүзсез калуыннан тәм табып өйрәнгән абзый Илгиз шулай әйтер дип,уйламаган да иде.Киресенчә,егетнең :Юк ла,Салих абый,нинди кызлар, монда гына бардым.Кызлар озатып йөрергә иртә бит әле, диюен көтте ул.
Күршеләрен үртәләп,кызык ясарга өйрәнгән Салих ага, бирешергә теләмичә,Илгизнең күлмәк җиңеннән тотты.
Кара әле,күрше,дигән булды ул, бер бик зур сер әйтергә теләгәндәй пышылдауга күчеп.
Синең ишеткәнең булды микән,ни бит.Сипкелләрне бетерә торган чара беләм бит мин.
Менә шунда Илгиз кармакка эләкте дә инде.Ничә еллар шул төрткеләрдән котылырга теләгән егет,кызыксынып күршесенә карады.
И-и,Салихҗан абый, бөтен кешене үртәләп йөргәнеңне беләм бит инде мин,диде ул,ышанмыйча.Көлеп торган булма, барыбер бетми инде алар.
Бетә,бетә дигән булды,Салих, Илгизнең үртәлгәненә сөенеп. Минем дә бар иде алар,бетте бит.
Ләкин,бу вакытларда нинди зур ялгышлык эшләгәнен үзе дә белмәде абзый.Бу бала аның шаярып кына әйткән сүзләренә ышанып,кеше ышанмаслык начарлык кылыр, дигән уй да башына килмәде аның.
Әле бит,бала гына түгел,хәттә олылар да аның үртәләп әйткәннәренә ышанып куярлар иде әнә.
Шулай бер җәйдә,күрше тирәләрнең помидорлары ямь яшел вакытта,Салихҗан бакчасындагы кып кызыл помидорларны күреп,халык ничек шаккаткан иде.Баксаң,ул кечкенә кызыл помидорларны күрше авылдагы бер урыс дәдәйдән сатып алып,үзенең помидорлары арасына бәйләп куйган булып чыкты.И-и, көлешкәннәр иде ул чакта. Тагын да әле,шул иртән иртүк базардан алган гөмбәсен, арганга салынып кәрҗин белән күтәреп кайтулары..Белә бит күрше тирә,үзе җыймаган. Юук,барыбер ышанып,Салих күрсәткән чытырманлыкка китәрләр иде.
Менә бүген дә Илгиз кызыксынып,Салихҗанга карады.Әнә шулай олылар булып,олылар алданганны,ул да аңа ышанды бүген.
Нинди чара инде ул,Салих агай?