Литература
12 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 3 бүлек. Башы эшләгән кеше кош оясы тузгылтып йөрми инде, Фәүзия.Чынлап та,керик,озак утырдык.Ә менә күргән белгәннәргә килгәндә, булмас дип әйтеп булмый, хатын.Кеше белмәгән, чишелмәгән серләр күп әле бу дөньяларда.Габдулла Тукай әйтмешли, күктә ни булмас диген, очсыз чиксез күк бит бу, дигәндәй,дөнья да иксез чиксез.

Башы эшләгән кеше кош оясы тузгылтып йөрми инде, Фәүзия.Чынлап та,керик,озак утырдык.Ә менә күргән белгәннәргә килгәндә, булмас дип әйтеп булмый, хатын.Кеше белмәгән, чишелмәгән серләр күп әле бу дөньяларда.Габдулла Тукай әйтмешли, күктә ни булмас диген, очсыз чиксез күк бит бу, дигәндәй,дөнья да иксез чиксез. Без генә ул,чыпчык кына,карга гына дигән булабыз. Ләкин бит, хатын, аларның да җаннары бар.Шушы тупылларны кисеп, аларны оясыз калдырсаң, Аллаһ сакласын бит. Йөрерсең аннары, каргаларның гына каргышы, дип.
Шулаай, дип, Фәүзия иренең кулларыннан тотып, әкрен генә торып басты. Каргаларга килгәндә, диде ул, күлмәк итәкләрен тарткалап, чынлап та, аларның күзенә карасаң, шунда кереп югаласың. Гәләү абзый белеп әйтә, бигрәк төпсез, ниндидер шомлы аларның карашы...
Исмәгыйль белән Фәүзия икесе дә алдан сөйләшеп куйгандай, серле генә тирбәлеп утырган таллыкка карап куйдылар да, җитәкләшеп өйгә таба атладылар.
Әле өйгә кереп, урынга яткач та ишеткән, күргәннәрен күз алдыннан уздырып байтак ятты алар. Үз теләкләре, үз уйлары дигәндәй, һәр кайсы нәрсә уйлагандыр, билгесез.
Ләкин, ни генә булмасын, малайлары туып, күпмедер вакыттан соң, нәкъ менә ул кош ояларын туздырыр, дигән уй башларына килмәде аларның.
... Авылдагы көндәлек эш мәшакәтләр белән гомер йомгагы әкрен генә алга тәгәрәде. Фәүзия дә авылга ияләнә төшеп , кайчандыр өнне алып торган карга тавышларына бик ихтибар итмәскә тырышты. Иртән иртүк торып эшенә йөгерде, кайтуга бетмәс-төкәнмәс хатын кыз эшенә чумды. Ә гомер сәгатьләре,бернигә ихтибар итмичә, ашыга ашыга кире кайтмаслык минутларны санадылар. Сызылып таңнар атты, кызарып кояш баюга, караңгы төн үзенең кара шәлен ябарга ашыкты. Әнә шулай көн артыннан көн, ай артыннан ай узып, ямьле язлар да авыл капкаларын шакыдылар. Кынгыраудай чыңлап гөрләвекләр акты, сукмаклардагы бәбкә үләне арасында беренче сары чәчәкләр баш калкыттылар.
Берәүдән дә рөхсәт сорап тормыйча, Каенлыга да ургылып килеп керде ул ямьле язлар.
Сыерчыклар кайтты, авыл күген киек казлар урадылар . Су буендагы бөдрә таллыкта узыша узыша сандугачлар сайравы ишетелде.
Менә шундый язгы бер матур иртәдә,шатлык өстенә шатлык өстәп, Исмәгыйльнең беренче баласы дөньяга килде. Кап кара матур малай. Балага Исмәгыйльгә ошатыбрак, бик матур Ислам исеме куштылар. Барлык әти әни бала, дип яшиләрдер инде ул. Фәүзия белән Исмәгыйльнең дә тормышлары икенче төсмер алды.Бала өчен ут йотып,аның яңа үнәрләренә сөенеп яшәүләрен дәвам итте алар.
Фәүзия бик булган, акыллы хатын булып чыкты. Ире кайтуга бала каралган, өй чиста, ашарга әзер.
Ата кеше дә колхоздагы эшләрен бетерүгә тизрәк сабые янына ашыгып, ишектән керүгә, чәкүшкә ничек? дип, тизрәк улының хәлен сорашты.
Иренең Исламны чәкүшкә дигәненә Фәүзиянең башта ачуы чыкса да, тора бара үзенең дә шулай әйткәнен сизмичә дә калды.
Тфү, Исмәгыйль, син әйтә дип, үзем дә шулай әйтә башладым бит инде, дип зарланып алды беркөнне Фәүзия. Мине генә әйткәннәре җитмәгән, малай да "чәкүшкә" булып каламы инде.
И-и, хатын, юкка борчылма, дип көлде Исмәгыйль. Я "солы" я "чәкүшкә" инде. Бәлки әле буе миңа охшаса "солы" булыр..
Авылда кушаматсыз кеше юк ул, бер дә аптырама.
Юк инде, чәкүшкәсе бигрәк ямьсез. Тора бара " ярты" дия башларлар тагын, бу кушамат миндә генә калсын иде инде. Син Исмәгыйль берәрсе әйтсә, зинһар туктат яме. Әнә әйтсәләр,һич югы солы дип әйтсеннәр.
Ләкин Ислам ике яшен тутырса да, аның исемен, яратып кына да бозучы табылмады. Әби бабайлары да оныклары өчен нишләргә дә белмәделәр.
Үзе дә, исеме дэ бигрәк матур,
дип, оныгының аркасыннан сөйде беркөнне әбиләре. Икенче бала кыз булып туса, ансына Исламия дип кушарсыз. Андый матур исемне бозарга берәү дә җөрьәт итмәс Аллаһым биргән булса. Ислам, Исламия..
Һәм менә, тели белсәң теләк, дип, озак көттермичә генә Исмәгыйльнең икенче баласы да дөньяга аваз салды . Әле икенчесен, Ислам мәктәпкә кергәч кенә, алып кайтабыз , дип торсалар да,туасы җан булгач, синнән сорап та тормый шул инде ул. Кышкы бураннар кар себереп йөргән бер мәлдә Исмәгыйльнең кызы да түр башына эленгән тал бишектә ята иде инде.
Яшьләр балага, әбиләренең теләген дә искә алып Исламия дигән , чын мөселман исемен сайладылар.
Ни гаҗәп, Исмәгыйльнең бу баласы да гел үзенә охшап туа бит . Шундый ук кара күзләр, кечкенә генә төз борын. Моңа бигрәк тә иң сөенгәне Фәүзия булды. Ни дисәң дә, бала чакта сипкелләре өчен елап бетә иде бит ул. Ул вакытта үзенә ачуы чыккан балаларның, чуар тавык, чуар тавык, дип үртәгәннәре әле дә булса, әнә исендә, һич онытылмый. Сипкелле бала, сөйкемле бала дисәләр дә, кыз чакта бите тутырык сипкелләрен нишләтергә дә белми аптырап бетәр иде Фәүзия . Сөртмәгән нәрсәсе калмады дисәң дә, мөгаен ялгыш булмастыр. Әнә шуңа күрә дә кызының әтисенә ошап тууына шатланды инде ул. Һәрхәлдә абый нигә кап кара, нигә мин сап-сары, нигә мин генә сипкелле димәс.
Бала чага әле үсә үсә кырыкка үзгәрә, дисәләр дә, Ислам белән Исламия торган саен әтиләренә охшап кына бардылар. Икесе дә кап кара, мөлаем йөзле. Әле кечкенә булсалар да икесе дә инде буйга да тартылып киттеләр.
Бәхетле өйнең генә түрендә бала ишеге булыр, дип, бик дөрес әйткән әби бабайлар. Чынлап та Исмәгыйль белән Фәүзиянең тормышлары да ак бәхетләрләргә уралды. Ике бала матур гына үсеп килә, яраткан эшләре, ару гына йорт җирләре бар. Туганнар исән сау.
Тормыш дәвам итә. Гомерләр ак болытларга үрелеп алга таба агалар.
Йөгәнсез гомер атлары
Ялсыз алга чабалар.
Яшьлек еллары сизелми
Ерагая баралар..
Шулаай, тормышларың гөрләп торганда гомер узганнары сизелми дә икән ул.Әнә инде Исмәгыйль дә ир уртасы булып килә.Эшен белеп, җиренә җиткереп башкарганын күреп, аны башта зампред, озак та узмый пенсиягә чыккан рәис урынына бертавыштан зур гына колхозның башлыгы итеп сайлыйлар.
Шул ук елны Фәүзияне дә үз эшенең остасы икәнен күреп, район үзәгендәге ветеринария станциясенә баш врач итеп билгелиләр . Ләкин, яңа җирдә озак эшләргә насыйп булмый аңа, ике бала җитәр, дип Аллаһка тапшырып яшәп ятканда Фәүзия үзенең авырлы икәнен белеп шакката.Иих, Исмәгыйль эшемә төшенеп килгәндә дә генә,нишләргә инде? ди ул, аптырап.
Ничек инде нишләргә,Фәүзия, ни сөйлисең син? Күршеләрнең 5-6 бала бит әнә,тәгәрәп үсәләр.Әлбәттә алып кайтабыз. Әбием, һәр бала үз ризыгы белән туа, дип әйтергә ярата иде.Нужели өч баланы туйдыра алмабыз...
Һәм менә шушы сөйләшүгә тугыз ай булып килгәндә, Фәүзия иренә тагын бер ир бала бүләк итә.Алдан сөйләшкәнчә малайга Илгиз дип исем кушалар.Ләкин менә ике балалары кара кучкыл булса,Илгиз әнисенең өлгесе булып туа. Зәңгәр матур күзләр, сап-сары башактай чәч.
Әнисенә охшаган малай бик бәхетле була, дисәләр дә, Фәүзиянең йөрәк читендә бер кыл тартылып куйгандай була.
Тора бара сипкел басып,буе да минеке сыман тәбәнәк булса, дип эчтән яна ул.Нигә абый белән апа кап кара да,мин нигә сипкелле дип,йөрер микән инде.
Чынлап та,Фәүзиянең кайгырулары юкка-барга булмый.Илгиз үскән саен әнисенә күбрәк охшап,сөйкемле сипкелләр аның да битләренә сибелә. Әлбәттә,бала вакытта Илгиз дә, башкалар да моңа ихтибар итеп тормыйлар.Киресенчә, күргән белгән кеше :Төпчегең бигрәк сөйкемле инде, сипкелләре үзенә килешеп кенә тора,дип,балага сокланып кына карый.
Ләкин,еллар узып,Илгиз бишенче класслар да укый башлагач,хәлләр башлана. Ул булган җирдә сугышмый калмыйлар хәзер.
Әнә бу җәйге кичтә дә,Фәүзия балаларның чыр чу тавышын ишетеп урамга йөгереп чыкса, Түбән оч малае белән Илгиз пыр туздырып сугышып яталар.Нәрсә әйтергә белмәгән Фәүзия бар ачуы белән улының җилкәсеннән эләктереп, ишек алдына алып керә дә, шартлатып капканы ябып куя.
Я, улым нәрсә җитми сиңа?ди ул,ярсып.Кая барсан шунда син сугышып йөрисең. Абыеңнан әнә үрнәк ал, апаең нинди акыллы.
Илгиз балчыкка пычранган куллары белән,сыдырылган битен ышкып, шундый итеп әнисенә карап куя.
Алар кәнишне акыллы,ди ул, ирен читендәге кан бөртеген сөртеп. Алар минем кебек чуар тавык түгел бит.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас