Литература
11 Июля 2023, 07:00

Ала карга каргышы

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гафутдинова. 2 бүлек. Бер агачта гына да күпме карга оясы,Исмәгыйль.Каян килеп монда төпләндек соң әле без?Урамның икенче ягында да булгандыр инде ул буш өйләр.И-и,Фәүзия-ә.Чисти исең китте шул каргаларга.Ияләнербез әлеее.Көннәр буе кычкырып утырмый инде алар.Бик акыллы кош диләр бит аларны.

Бер агачта гына да күпме карга оясы,Исмәгыйль.Каян килеп монда төпләндек соң әле без?Урамның икенче ягында да булгандыр инде ул буш өйләр.
И-и,Фәүзия-ә.Чисти исең китте шул каргаларга.Ияләнербез әлеее.Көннәр буе кычкырып утырмый инде алар.Бик акыллы кош диләр бит аларны.
Әйе,шулайдыр.Ләкин иң серлесе дә.Сез монда ишеттегез микән,белмим, бер елны безнең авылда бер абыйның сөйләгәне әле һаман да күңелне шомландырып тора.
Нәрсә сөйләде инде ул, хатын.Төнлә берәрсенең өенә очып кергән мәллә?
Исмәгыйль көлеп, хатынын кочаклап алды.Син хатын, диде ул,һаман да көлеп.Үзең укымышлы кеше инде. Җитмәсә мал врачы.Каргалар турында да өйрәнгәнсездер, шул юк бар хорафатларга ышанып утырасың бит тәки.
Ышанам,дип әйтмәдем бит әле, Исмәгыйль.
Фәүзия тупыллар арасында мәж килеп бөтерелгән каргаларга карады.
Кич белән боларның берсе җилкәңә килеп кунса,ә җаным? Кая чабарга белмәссең.
Кайгырма,Фәүзия,кичләрен йоклый алар.Акыллы кошлар, дип әйттем бит.Теге авылыгыз агае ни сөйләгән иде соң,әллә аның башына килеп кунганмы?
Юк ла.Ул үзе ишетеп кенә алганмы,әллә чынлап та бу хәл аның белән булганмы..Чын дөресен белмим дә инде хәзер. Шуны тынлаганнан соң,без балалар бер кавым кич белән урамга чыгарга да куркып йөрдек әле.Җитмәсә урман эчендә утырабыз.Төннәрен әллә нинди тавышлар чыгарып урман шаулый, шомлы итеп кошлар кычкырганы ишетелеп ишетелеп китә.
....
Мине дә куркытып бетерәсең бугай инде,хатын.Әйдә сөйлә инде тизрәк.
Исмәгыйль бик тә куркыныч нәрсә тыңларга әзерләгәндәй,хатынын кочаклап алды.Әллә сөйләмисеңме соң,диде ул көлеп, кич белән урамга чыгарга куркып ятмабызмы?
Көл,әйдә,көл,дип,талгын гына сөйләп китте Фәүзия.Тыңла,алайса, давай.
Менә шулай,көннәрдән бер көнне теге агай эңгер-меңгердә әкрен генә өенә кайтып килгәндә,әллә кайдан гына бер карга очып та килә,көтмәгәндә тегенең машинасына килеп тә бәрелә.
Нуу,шуннан..
Шуннанмы?Шуннан абзый кеше машинасын юл кырыенарак туктатып,тиз генә чыгып карасаа,теге карга үлеп ята ди.Каргага каравым булды,шул вакыт карганың күз карашы,бөтен бер җанымны айкап алгандай булды. Ул карашны мәңге онытасым юк, дип, шаккатып сөйләгән иде ул. Аннары абзый нишләсен инде, аны моны уйламыйча, карганың канатларыннан гына тотып,юл буендагы бер элмә такта янына куйган да,өенә кайтып киткән. Көтелмәгән хәлдән,әллә күмәргә дә уйламагандыр инде.Көз көннәре була бу хәл.Тәк,вәт, бер ике көннән, ерак басуга төнге сукага чыга абзый.Исеме Гәләү,иде бит әле абзыйның, онытып торам икән. Иксез-чиксез басу,кап - караңгы,дип сөйләп китте инде бу.Күктә лампочкадай ай ялтырый.Ул ай яктысы көлтә көлтә булып басуга сибелә, андый галәмәтне күргән дә юк иде,малай.Ул төндә әйтерсең икенче бер дөньяга килеп эләктем. Күңелгә ниндидер бер шом керде...Әнә шулай Гәләү абзый сөйли,без әтиләргә елышабыз.Куркабыз да, тыңлыйсы да килә.Уч төпләре тирләп чыкты,курыкканны да сиздерәсе килми.Гәләү абзый үзе дә пышылдауга күчте,курыккандай як ягына каранып ала.Ничә ел көн төн басуда эшләп курыккан юк иде, бу юлы әллә ни булды.Куркыта булгач, куркыта инде.
Ул сөйли, сөйләгән саен без бөтенләй сеңдек инде.Әтиләр дә тынып калды.Әйтерсең лә без җыелып шул төнге басуда йөрибез.Тизрәк ахырын беләсе килә.Ә Гәләү абзый аның саен әллә нинди шомлы тавыш белән тезепме тезә.Як ягыма каранып, басуны өч дүрт әйләндем.Йөрим шулай,ди бу сузып кына.Башта йөз төрле уй. Бераз йөри торгач,еракта еракта, икенче бер колхоз басуында да бер трактор эшләгәне күренеп китте бит.Әһә,мин әйтәм, басуда мин генә түгел бит әле. Бераз тынычланып та киткәндәй булдым.Ләкин, шул вакыт,көтмәгәндә ДТ тракторымның тавышын басып,колак төбендә генә карга кычкырып җибәрмәсенме? Куркудан тракторымны ничек алдырып киткәнемне дә белмим.Дер дер киләм,үзем өмет белән теге күрше колхоз тракторын эзлим..
Шул вакыт,Исмәгыйль,юри генә хатынын куркытып,каар, дип,аркасына төртеп куйды.
Эх,хатын,хатын,тапкансыз куркыр нәрсә,диде ул көлеп,ир башы белән Гәләвегез шул карга тавышыннан куркып торганмы?
Тфү, Исмәгыйль,син дә мине куркыттың биит.Иренең кисәк кенә,каар дип кычкыруыннан Фәүзия,сискәнеп куйды.Башта тыңла диде ул,иренә елышып, сөйләргә дә куркам инде җитмәсә әнә караңгы төште.
Карга кабинасына очып кермәгәнме соң?Эх,сезне, урман куяннарны.
Юук, Исмәгыйль,Юк кермәгән. Басуны әйләнеп,тагын шул сукалый башлаган.Теге икенче тракторның әллә кайда,тонык кына уты җемелдәп җемелдәп ала,йолдыз атыла ди.Шуннан куркуны басарга теләп, кычкырып җырлап җибәрүем булды,трактор утына бәрелеп диярлек нәрсәдер очып китмәсенме! Котым алынып алга карасаам ..
Гәләү абзыйның шулай диюеннән без генә түгел, әтиләр үзләре дә курыктылар бугай ул чакта.Җитмәсә шуны гына көткәндәй урман эчендә нәрсәдер шартлап сынды.
Син хатын мине дә куркытырга маташасың бит, җаным.Кызык булып китте әле бу.Нәрсә күргән инде абзый? Каргадыр инде..
Әйе,нәрсә булгандыр,аны беркем белми инде.Гәләү ага башта тиз генә уңга сулга карап,басуларны күзләп алдым да, алга карадым ди. Шулвакыыт..Сезгә ялган,миңа чын,тракторның ут яктысына басып,алдан гына бөкрәеп беткән бер әби бара.
???
Шул хәлне күз алдыннан уздыргандай,Гәләү абзый тынып торды да,башындагы фуражкасын салып,кулында әйләндергәләп дәвам итте..
Бер кулында таяк,икенче кулын нәкъ менә карга канаты сыман аркасына салган.Үзе атлый, үзенен аяклары гүя җиргә дә тими.Таягы белән кизәнеп кизәнеп ала. Әз генә шулай барып,тегенең миңа таба борылып каравы булды, аңымны югалта язладым,егетләр.Йөзе карганыкы.Ә күзләреее..
Теге көнне машинаңа бәрелгән карганыкымы?
Шуныкы,ул карашны үлгәндә дә онытмам,дуслар.
Шул чак,Әти минем дерелдәгәнне сизде бугай, көлеп җибәргән булды да,
Син Гәләү дус,үзен кап караңгы дисең,ул карга күзен караңгыда ничек күрдең соң алайса ?дип сорап куйды.
Белмим,егетләр,үзем дә аңлата алмыйм.Нәрсә булдымы ул, кемме? Ну менә аермачык күрдем.Бер караганда басудан бара ул, бер караганда тракторның тәрәзәсе янына ук килеп,таягы белән миңа сугарга маташа.
Ничек йөрәк тотмаган,белмим. Тучны,теге вакытта бәрдергән карга иде ул.
Даа,Гәләү,без белмәгән нәрсәләр күп шул инде, диеште ир атлар.Карга шулай үч алырга маташкандыр инде, күрәмсең.Ничек китте соң?
Белмим егетләр,минем урында булсагыз нишләр идегез,белмим,белмим.Мин инде,исән калмыйм, дип уйлаган идем.Бәхеткә каршы, бензовозы белән Салих килеп чыкты.Солярка алып килгән иде.Аның басуны яңгыратып кычкыртуы булды,теге нәрсә күздән югалды.
Салих күрмәгән микән соң? Хотя ул бернәрсә дә сөйләмәде инде .
Кеше сөйләп,кеше ышанмас хәлләр инде бу, күршекәйләр.Тракторны калдырдым да Салих белән кайтып киттем мин дә.Аңа боларны сөйләр түгел, суларлык хәлем юк иде ул төндә.Какуй моннан соң төнге басуда йөрү.Әнә пред.үзе чыксын..
Моңа кадәр шаккаттып утырган Исмәгыйль үзе дә уйга калды.Менә сиңа карга, диде ул,хәзер үзе дә тупыллыкка карап.Чынлап күргәндер,абзыйны әйтәм.Иксез чиксез төнге басуда ни булмас.
Белмим,җаным,андый хәлне уйлап чыгарып булмыйдыр, име бит. Карга каргышы,дип ишеткән бар иде инде ансы..Аллаһ сакласын.
Менә нигә каргалардан куркасың икән Фәүзия. Колагыңны тырпайтып тыңлап утырмыйлар ул.Кәнишне, бала вакытта моны ишетсәң,онытылмыйдыр шул. Үзең күрсәң бигрәк тә. Әйе,Исмәгыйль,чынлап та онытылмый.Иптәш кызлар белән клубтан кайтканда, каршыга чыкмасын,дип куркып бетә идек.
Шул вакыт,мин дә бер елны шундый хәлгә тардым бит,Фәүзия,дип сөйләп китмәсенме Исмәгыйль. Аграном булгач,төнлә дә басуга чыккалыйбыз бит,дип әкрен генә дәвам итте ул.Шулай бер төн уртасында,бәрәңге урламасыннар дип, басуга килдем.Карыйм,казылмаган басу эчендә учак яна.Казан асканнар,берничә шәүлә әкрен генә учак тирәли йөриләр.Болында булса бер хәл,казылмаган бәрәңге басуы эчендә бит...
Җитте, җитте. Бер беребезне куркытып бетердек инде,Исмәгыйль. Әйдә,керик.Фәүзия әллә кичке салкыннан,әллә куркудан калтыранып,кисәк кенә торып басты.
Менә шуңа мондагы каргаларга тимиләрдер инде, диде ул,иренә сыенып.Карга оясын туздырырга ту җе кушмыйлар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас