Әй,син,язмыш,нигә кырыс соң
Син?
Төзәттем бит күптән ялгышны.
Ничә еллар инде тартып барам
Иңнәремә иңгән сагышны.
Әй, син язмыш, язмыыш.. Тәрәзәләрен каен алкалары үпкән картлар йортында, 60 яше әле яңа тулган матур гына ир ат инде ничә айлар шушы сүзләрне кабатлый.Үзенең моң сагыш тулы зәңгәр күзләреннән әкрен генә тозлы күз яшьләре тама. Ә бит ул кайчандыр җир җимертеп эшләп йөргән, тәкәббер,үз сүзле,сау саләмәт җитәкче кеше иде. Кайчандыр байлыгы ташып торган, курчактай матур хатыны, ике баласы булган бу иргә, еллар узгач сине шундый язмыш көтә дип әйтсәләр, өйрәнелгән гадәте буенча ул. сиңа бер акаеп кына караган булыр иде мөгаен. Ләкин, кызганычка каршы бүген ул монда. Үзе кебек ташланган кешеләр арасында елый-елый инвалид коляскасының тәгәрмәчен тәгәрәтә. Күзләрендә кайнар яшь, йөрәгендә үкенү хисләре.
Эх, Ялгышларны төзәтеп булса икән лә ул . Юк шул инде, юуук. Гомер узган, кире кайтыр юллар бикләнгән.. Бары үзәкләрне өзеп ялгышлар йөрәкне кисә дә, рәнҗеш каргышлар кара еландай муенга сарылалар. Әйе әйе, нәкъ менә рәнҗешләр.Гомер юлында Илгиз күп алды аларны. Ярдәмчесе, әле яңа институт бетереп кайткан яшь белгечнең, Илгиз абый алай ярамый, олы апаларны елатмагыз дигәненә дә, ул чакларда көлеп кенә карады Илгиз. Курыкма, Илмира, карга теләп кар яумый, дип, берәүгә дә яхшылык итәргә ашыкмады ул. Киресенчә, кемнеңдер эшен бракка чыгарып акча язмады, кемнеңдер эш сәгатен кыскартты.Айлар буе эшләп, киселгән хезмәт хакын алган эшчеләрнең күзләрендәге ачу рәнҗешне күрмичә, үзеннән югары җитәкчеләргә ярар өчен кырыкка ярылды Илгиз .
Ә менә бүген үзе картлар йортында эшләүчеләрнең бер җылы карашына,аяклары йөрмәү сәбәпле кеше ярдәменә мохтаҗ.Аны бу хәлдә күргәннәр,күрәчәк, дип, баш чайкасалар, якыннан белгән кешеләр, күз яшьләре, рәнҗеш диярләр иде мөгаен. Әйе, вакытында күз яшьләреннән дә, каргыштан да курыкмады шул ул. Гомер буе шулай рәхәтләнеп яшәрмен,миңа нәрсә булсын дип,үзеннән түбәннәрдән көлде генә .Ләкин борынгылар бик белеп әйткәннәр.Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса. Менә бит, еллар узып Илгизнен үзен дә шушы саллы дөнья куласасы китереп басты. Күп еллар элек үзенең кул астында эшләгән кешеләрнең кайнар яшьләре бүген аның үзенең зәңгәр күзләрендә чагыла. Кешеләр көлгәндә елмайган булса да, ялгышлары үзәген өзә, үкенүләрдән җаны күбәләк булып очарга әзер аның. Әйе, без адәм балалары үкенергә яратабыз шул инде , сүз дә юк. Алай иткән булсак дибез, болай итәсе калган. Ләкин, моннан гына нинди файда соң? Үкенеп кенә Ялгышларны төзәтеп, язмышларны үзгәртеп булса иде лә ул. Олыгайган көндә ачы күз яшьләре таммасын дисәк, яшьтән кеше булып калырга , рәнҗешләрдән сакланырга кирәктер бәлки . Картлыгынны каршы алганда, бу йортка эләгү бик авырдыр, дип беләм. Ни дисәң дә син үзеңә үзең хуҗа түгел. Ят дисәләр ятасың, аша дисәләр ашыйсың, дигәндәй, калган гомереңне кемгәдер буйсынып, режим белән үткәрәсе бит. Бу хәлләрне баштан кичерергә берәүгә дә язмасын да, ирегеңне урлаудан Аллаһ сакласын.
Әле менә күптән түгел генә, Илгизнен үзен дә күрше авыл агасы күреп кайтты. Картлар йортына үзешчән артистлар концерт куярга барган идек, шунда Илгизне күрдем, малай, дип шаккатып сөйләде ул. И-и, бетеренгән. Элекке, дөньяны селкетеп торган ир түгел инде, агай. Мине күргәч, еларга тотынды, шундагы хезмәткәрләр, чак туктаттылар үзен. Шулай шул, вакытында олыны олы, кечене кече итмәде. Җитмәсә, бала чакта..
Хәер, ул елларны искә алыр өчен 1962-1963 нчы елларга әйләнеп кайтмый булмастыр. Чөнки нәкъ шул чорда, гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала Илгиз.
Әнисе белән әтисе җитәкче, икесе дә акыллы, абруйлы кешеләр. Ләкин менә, әтиләре Исмәгыйль кара мыеклы бик матур ир егет булса, әниләре Фәүзия киресенчә, кечкенә буйлы, сипкелле, сары чәчле. Урман шаулап утырган авылдан кыз алып кайткан көнне, авыл халкы бер гөҗ итеп алган була ул елларда. Янәсе Солы Исмәгыйль бу сары чәкүшкәне каян тапкан тагын ?
Авыл халкы кушамат тагарга оста бит инде ул. Фәүзиягә дә буе кыска булганга "чәкүшкә" дип, тиз генә кушамат табып куялар. Ә Исмәгыйль колхозда эшли башлаган елларыннан ук "Солы". Чөнки институт бетереп, эшли генә башлаган елларда арпа утыртасы басуга гына түгел, ялгышып солы чәчәсе икенче басуга да арпа чәчтерә ул. Колхоз рәисе тишелеп чыккан арпага карап, бу нәрсә, Исмәгыйль? дигәч, куркыпмы, солы дип, күзен дә йоммый. Син үзең солы, Исмәгыйль, дип көлә шунда рәис. Әнә шуннан Солы кушаматы ияреп кала да инде аңа. Вәәәт, менә шулай .. 'Солы' белән 'Чәкүшкә' матур гына яшәп китәләр. Исмәгыйль гореф-гадәт буенча,төпчек бала буларак төп Өйдә калырга тиеш булса да, аерым яшәүне хуп күрә. Ничек итсә итә, колхозның бер буш барагын ремонтлап хатынын алып шунда күченә.
Авыл халкы башта шикләнеп караса да, кечкенә генә буйлы Фәүзия үз хезмәтен бик белеп башкара. Озак та үтми, кемнеңдер малы күбенәме, я сыеры бозаулый алмыймы, 'чәкүшкә' Ә, дигәнчә ярдәм кулы сузып,авылның хөрмәтле кешесенә әйләнә. Аннары беренче карашка ямьсез күренгән кыз, бик матур да икән бит әле. Әнә,мәхәббәт чокырлы бит уртасына сибелгән сипкелләре үзенә ниндидер бер сөйкемлелек бирә, һавадай зәңгәр күзләренә дә караган саен карыйсы килеп тора.
Ләкин, авыл халкы белән тиз генә уртак тел тапса да, авылга озак ияләнә алмый Фәүзия.
Үзләренең авыллары бик матур шул аларның. Кайсы тәрәзәгә барып карама, чыршы наратлар шаулый, тәрәзәне ачып җибәрсәң кошлар сайравы җанга рәхәтлек бирә. Бакча коймасыннан үрелеп карап торган боланнар, кыштыр кыштыр йөргән керпе,озын колаклы куяннар сине бөтенләй икенче бер сихри дөньяга алып китәләр. Ә менә иренең авылы Каенлыда боларның берсе дә юк. Югыйсә ике авыл арасы әллә ни зур да түгел, нибары 30-40 чакрым.
Сезнең авылны ирем, Каенлы түгел, тупыллы дияргә кирәк булгандыр, ди беркөнне Фәүзия, бакча башында гына күккә ашкан тупылларга карап.Урманны әйтәсе дә юк инде, каеннар да бөтен бер авылга җиде сигез төптер. Сандугачлар урынына сездә чыпчыклар сайрый, моңлы кәккүк тавышын ала каргалар алыштыра.
Ансы шулай, Фәүзия, сезнең авыл оҗмах почмагы, сүз дә юк,дип, чия төбендәге эскәмиягә барып утыра Исмәгыйль. Ну Каенлыда да, соңгы елларда сандугачлар өэдерә матурым. Инеш буендагы таллар куера, гөлҗимешләр хуш исле чәчәк аталар. Менә яз җитсен әле, үзең дә шаккатырсың.Өй саен хәзер әнә сыерчык оялары.
Язлар җиткәнче бу тупыллыкта каргалар тавышын тыңларбызмы? Бигрәк каты каркылдыйлар инде, Исмәгыйль. Җитмәсә, нәкъ бәрәңге бакчасы башында ук бит.
И-и, Фәүзия, без ул карга тавышларын ишетмибез дә.Ә бакча башында тупылларны мәрхүм Газизҗан дигән агай утырткан. Шуңа күрә бу таллыкны Газиз таллыгы диләр дә.
Ә нигә кисмиләр микән соң, күпме утын булыр иде..
Белмим инде, Фәүзия, дөрестерме юкмы,аңа байтак еллар узган,дип хатынына утырырга ым какты Исмәгыйль.Авыл халкы сөйләвенчә, Газизҗан абыйның көтеп алган улы авыру булып туган. Врачлар яшәсә унбиш яшькә кадәр яшәр, дигәннәр. Менә шунда абзый сүз биргән дә инде...
Фәүзия кызыксынып бер иренә, бер бакча башындагы киң ябалдашлы тупылларга карап карап куйды.
Имәндә икән чикләвек, диде ул, тупылларның серенә төшенеп. Димәәәк..
Әйе, Фәүзия, дөрес уйлыйсың, улым унбиш яшен узып китсә, унбиш тупыл утыртам, дигән Газизҗан абый.
Узып киткәнме?
Әйе, терелгән ул малай, озак яшәгән. Ходай рәхмәте, бу тупылларга ничә яшь икәнен төгәл генә җавап бирүче дә юктыр инде, ә менә агачларның унбише дә әнә шулай шаулап үсеп утыралар.
Алай икәән,ырымлы агачлар значит.
Ырымлы дип инде, алай ук та түгелдер.Әммә дә, ләкин, авылдашларның берсенең генә дә тупылларны кисәргә кулы бармады.Су буе,дымлы туфрак. Иркенләп үскәннәр әнә.
Ээх, Газиз бабай,дип, үкенгәндәй шул якка карады Фәүзия,сагыз исле нарат чыршылар утырсаң ни була иде инде?
Каргалар булмас иде дисеңме?
Әйе, Исмәгыйль, шулай дим. Әллә нинди шомлы күренә ул каргалар.Каян шул хәтле оя корып бетергәннәр диген син аларны.Кара әле бер генә..
Чынлап таа..
Моңа кадәр бу ояларга ихтибар да итмәгән ир, шул якка карап башын кашып куйды.
Хиәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова