

Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. Аның ашказаны, эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынтысы зур.
Кура җиләгенең температура төшерү сәләте (аның бу сыйфаты составында салицилат кислотасы булуга бәйле) күпләргә балачактан ук билгеле. Ләкин аның барлык дәвалау сыйфатларын бар кеше дә белеп бетермидер әле. Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы, азканлылык һәм лейкемия авыруы куркынычын киметә, йөрәк ритмын яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта. Нерв киеренкелеген бетерә, чөнки аның составында бакыр шактый, ә ул антидепрессантлар составына керә. Кура җиләге аппетитны ача һәм тире төсен яхшырта, организмнан токсиннарны чыгара.
Кура җиләгендә глюкоза һәм фруктоза, А, С, В, В1 В2, РР, Е витаминнары бар. Тимер, калий тозлары, каротин антоцианнар, катехиннар, аксым, клетчатка бар.
Кура җиләген нефрит, подагра, бөер ташы авыруыннан интеккән кешеләргә ашарга ярамый. Аллергия булырга мөмкинлеген дә онытмагыз.
КУРА ҖИЛӘГЕ ЯФРАГЫ ФАЙДАСЫ
Кура җиләге яфрагы канны сыеклый. Аның тәнәтмәсен төнгә эчәргә киңәш ителә.
Кура җиләге яфраклары - витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай. Кыргый кура җиләге яфраклары шәхси бакчалардагы сортларга караганда күпкә файдалы элементларны үз эченә ала. Фотосинтез, кояш энергиясе һәм туклыклы туфрак ярдәмендә малина яфракларында файдалы матдәләр барлыкка килә. Әлбәттә, кура җиләгенең җимеше дә яфраклары да салкын тию һәм грипп чорында беренче ярдәмче икәнен һәркем белә. Яфракларның бер өлеше булган салицил кислотасы аспирин даруы кебек эш итә: ул тән температурасын төшерә, тир бүленүне көйли. Малинадагы флавоноидлар кан тамырлары стеналарын ныгыту үзенчәлеге аркасында кан әйләнеше авыруларына кашы торуга булышалар.Таниннар ашказаны-эчәк тракты органнарын саклый. С витаминының зур проценты иммун системасын гына түгел, тимернең тизрәк үзләштерелүенә дә ярдәм итә. Кобальт, фолий һәм май кислоталары матдәләр алмашын стимуллаштырырга ярдәм итә, бакыр кебек элемент ферментларының нормаль эшләве өчен кирәк. Бакырның җитешмәве кан әйләнеше һәм мускул-скелет системасына тискәре йогынты ясый, шулай ук тоташтыргыч тукыманың үсешендә өзеклеккә китерә.
Кура җиләге яфрагын чык яки яңгыр тамчылары булмаганда, аяз көнне иртә белән җыеп алу яхшырак. Куактан бөтен яфракларны гына алыгыз, кара таплар һәм инфекцияләрсез. Шулай ук бөҗәк корткычларыннан куакларны дәвалаганда химик матдәләр булган яфракларны җыеп булмый. Җирегезне азотлы ашламалар белән актив тукландырсагыз, яфрак җыюдан баш тартырга кирәк. Беркайчан да бер ботактан бар яфракны берьюлы өзмәгез, югыйсә үсемлек чәчәк ата һәм җимеш бирә алмый. Яшь яфракларның гомуми санының өчтән берен генә алыгыз. Җыелган яфракларны яхшы җилләтелгән, туры кояш нуры төшмәгән урында киптерергә кирәк.
Кирәк: 2 кг алма, 500 г кура җиләге, 300 г шикәр комы (алма баллы булса, шикәрне 150-200 г алырга), 1,5 чәй калагы корица.
Кура җиләген тазартырга һәм блендер аша үткәрергә. Аннан соң вак иләк аша үткәрергә (төшләре калсын өчен).
Яхшылап юылган алманың үзәген алырга, артык юка итмичә турарга һәм шикәр комы кушарга. Туралган алманы калын төпле кәстрүлгә салырга һәм пешерергә куярга кирәк. Даими болгатып торып, 15-20 минут пешерергә.
Алма янына кура җиләге пюресын һәм корицаны кушып бутарга һәм янә 15-20 минут пешерергә. Әзер массаны пюре хәленә килгәнче төйгеч белән төяргә. Яңадан 15-20 минутка утка куеп алырга кирәк (даими рәвештә бутап торырга онытмагыз!).
Пергамент кәгазь өстенә үсемлек мае сөртеп, әзер пюрены юка гына итеп җәяргә һәм үзегез күнеккән ысул белән киптерергә куярга була (махсус киптергечтә, яки духовка мичендә).
КУРА ҖИЛӘГЕННӘН ПИРОГ
Камыр өчен: 200 г ак май, 1 йомырка, 150-200 г шикәр комы, 10 г камыр көпшәкләндергеч, он.
Эчлек өчен: кура җиләге, кибет каймагы һәм шикәр комы.
Ак майны бүлмә температурасында йомшартырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга кирәк. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга.
Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп куярга. Җиләкләрен тезәргә дә духовкага озатырга. Якынча 40 мин пешә, пирог пешеп чыккач өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны салырга.
КУРА ҖИЛӘГЕННӘН КАЙНАТМА
Кирәк: 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы.
Җиләкләрне чистартыгыз һәм эмаль кәстрүлгә салыгыз. Шунда ук шикәр комының яртысын кушып, ике сәгатькә калдырыгыз. Җиләкнең суты бүленеп чыккач, кәстрүлне акрын утка утыртып, кайнатып чыгарырга кирәк. Күбеген җыеп алырга онытмагыз. Кайнап чыкканнан соң, тагын 5 минут утта тотыгыз. Аннары сүндереп, тулысынча суытырга кирәк булыр.
Суынган кайнатмага калган шикәр комын кушарга һәм тагын утка утыртып, кайнап чыкканнан соң 5 минут талгын утта тотарга. Соңыннан кайнатмалы кәстрүлне салкын суга утыртып суытырга кирәк. Аннары кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кышкылыкка алып куярга.
Халык рецептлары
Ангина борчыганда, 4 балкашык җиләккә 2 стакан кайнар су салырга, өстен каплап 3 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне җылы килеш, көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә.
Бетчәләрдән чара. Кура җиләге яфракларының согын сыгып, 1:3 нисбәтендә сыер мае белән болгатыгыз. Масканы биткә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз, җылы су белән юып алыгыз.