

Түбәнге Усылы авылында яшәүче хезмәт ветераны Минҗиян Ягафәр кызы Таиповага 90 яшь тулды
Кайчандыр аның исеме районда гына түгел, бөтен республикада яңгырап торды. Салават исемендәге колхозның алдынгы дуңгыз караучысы М.Я.Таипова хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен 1971 елда Ленин ордены, 1983 елда Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә. Ул 11 нче бишьеллык ударнигы, берничә тапкыр социалистик ярышларда җиңүче булган, медальләргә һәм БАССР Югары Советы Президиумы Мактау грамотасына ия.
Юбиляр барлык бүләкләрен гади аңлата: намус белән хезмәт иткән, өстәвенә тиз нәтиҗә бирүче дуңгызчылык тармагына хуҗалыкта җитди игътибар бирелгән, эш фәнни нигездә корылган. Билгеле ки, хайваннарны сыйфатлырак тәрбияләгән саен, нәтиҗә яхшырак була.
Хезмәткә багышланган яшьлек елларын Минҗиян Ягафәр кызы хәзер елмаеп искә ала. Ә бит җиңел булмаган. Кайчандыр дуңгыз фермасында меңнән артык баш исәпләнгән, ә күп нәрсә нигездә кул көче белән эшләнгән. Хатын-кызлар күпчелек вакытларын эштә үткәргән, ә дуңгызлар балалаган вакытта көн-төн фермада булган, тәүлек әйләнәсенә кизү торган.
Минҗиянның төркемендә 30лап ана дуңгыз булган, һәркайсы 20-30 дуңгыз баласы китергән. Гадәттә дуңгыз баласы 10-12 килограммга җиткәч, аны анасыннан аерып алалар, ә Минҗиянның хайваннары бу чорда 20 килограммга җиткән. Бу бик югары күрсәткеч, башка бер дуңгыз караучыда да андый нәтиҗә булмаган. Хуҗалыкта алдынгы хезмәткәр белән горурланганнар – Таипованың исеме колхозның Почет китабына кертелгән, ә аның портреты стендта иң яхшы эшчәннәр арасында торган.
- Мин бит Талачта тудым, - дип сөйли юбиляр, – Бүреказган мәктәбендә 7 класс белем алдым, 19 яшемдә “Комбайн” колхозында (соңрак “Йолдыз” хуҗалыгы) эшли башладым. Кияүгә чыккач, Салават исемендәге колхозга урнаштым, биредә 30 елдан артык дуңгыз караучы булып эшләдем, шуңа да Усылы минем өчен икенче туган төягемә әверелде. Ирем белән бик аз яшәп калдык, ике улымны ялгыз үстердем. Рәхмәт, күршеләрем бик яхшы иде, эштә аврал булганда, улларыма күз-колак булдылар. Дуңгыз караучылар арасында мин иң яше идем, ахирәтләремнән калышмаска тырыштым, ә аннары алдынгы урынга чыктым.
Хезмәт сөючән коллективта эшләү бәхете тигән өчен язмышына бик тә рәхмәтле юбиляр. Туган җиренең чын патриоты һәм авыл хуҗалыгы производствосын талантлы оештыручы рәис Р.Г.Баһаветдинов турында хөрмәт белән сөйли ул. “Күпләрнең инде арабызда булмавы бик кызганыч, - дип көенә Минҗиян Ягафәр кызы, – изге күңелле, ярдәмчел ахирәтләрем – Фирдәүсия Вахитова (аның ире Фәнис Кәррам улы дуңгыз фермасы мөдире иде), Миңнегөл Гыймалова, Роза Галиеваны һәм башкаларны беркайчан да онытмыйм. Без тату эшләдек, ә яхшы күрсәткечләр безне яңа уңышларга дәртләндереп торды”.
Минҗиян Таипова инде күптән пенсиядә. Елмаючан һәм изге күңелле, ул тормышка зарланмый. Якыннары – уллары, киленнәре, 6 оныгы һәм 9 туруныннан канәгать. “Алар минем иң зур бәхетем, - ди юбиляр, - мине хөрмәт итәләр, яратып “нәнәй” дип дәшәләр, һәм бу, уйлавымча, минем иң югары һәм мактаулы исемем...”.
Минҗиян Таипованың зур гаиләсе авыл эшчәннәре традицияләрен дәвам иттерә. Уллары Фәрит (юбиляр аның гаиләсе белән яши) һәм Нәҗип хаклы ялга чыкканчы Салават исемендәге колхозда эшләгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта Минҗиян Ягафәр кызының оныгы Фәнзил эшли, аның хатыны Оксана да күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган. Оныгы Гүзәлия һәм аның тормыш иптәше Руслан да туган җирләренә тугры калган, алар шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә.
Юбиляр якыннары белән аралашкан һәр минутка шат, бу аңа дөньядагы вакыйгалар турында хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Ул элеккечә “Авыл тормышы” гәзитен башыннан азагына кадәр укый, җитмәсә күзлексез, телевизордан яңалыклар да карый. Ә үзен котларга килгән авылдашларына, туганнарына ул бәхет, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Минҗиян Ягафәр кызына авыр хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт, аңа рух күтәренкелеге һәм тагын бик озак яшьләргә чыдамлылык, сабырлык, тормыш сөючәнлек үрнәге булып калуын телибез.
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.