Зәкирәләр бу бистәгә Урта Азиядән күченделәр.Торган урыннарыннан кубып кайтмасалар, ул әллә кайчан кияүгә чыгар иде инде. Ул якта кызлар иргә иртә баралар. Егерме яшькә җиткәндә, өч үк булмаса да ике бала тудыра. Зәкирәнең дә анда кысык күзле үзбәк егете бар иде. Әнисенең картайган көнендә, ул якта яшисе килмичә, туган ягына кайтырга булды, кызының туганнарыннан аерылып, ялгызы гына анда яшәвен теләмәде. Кайтып урнашканчы, байтак кына вакыт үтеп китте. Аннары эш булмады. Зәкирә баштарак базарның бер почмагында, Үзбәкстаннан килгән танышлары биреп киткән чүпрәк- чапракны сатты. Сату иткәндә, үзе кебек алып сатар Рөстәм белән дуслаштылар. Бу чая, йөргән таштай үтә шомарган егетне бик яратып бетермәсә дә, исәбе аңа кияүгә чыгарга булганлыктан, каршы торып азапланмады . Ни әйтсәң дә, яшь бара, күз салучылар юк. Соңрак, кибетләрдә товар тулып ята башлагач, боларныкы үтмәскә әйләнде. Гонаһ шомлыгына каршы, Рөстәм, чәйдә эрегән шикәрдәй, каядыр юкка чыкты. Зәкирә район хәбәрләре басылган газетадан телефоннар сатыла торган кибеткә сатучы кирәклеген белгәч, бу өлкәдә белеме юклыкка карамыйча, бәхетен сынап карарга уйлады. Башка сатучы булмагангамы, утыз яшьләргә җитеп, җилбезәк түгеллеге, акыл утыртканлыгы йөзенә чыгып күренеп торгангамы, эшкә кабул иттеләр.
Нигәдер шәхси тормышын корырдай кеше очрамады. Егетләр күбрәк җиңел тормышка ияләнгән: аркылы ятканны буйга алып куймыйлар, көн саен күңел ачалар, дискотекага чабалар, сыра чөмерәләр, төтененә балта элеп куярлык итеп, сигарет көйрәтәләр, ничә карама, ял итәләр.
Ул мәхәббәтен шул кибеттә очратты.
Танышулары кинодагы сымаграк килеп чыкты. Кибеткә тулы гәүдәле, озын буйлы берәү килеп керде. Карап торуга ук башкаларга да, бала-чагага да охшамаган. Исеме Идел булып чыкты. Кибеткә дусының туган көненә бүләк алырга дип кергән икән. Уйнап – шаярып сөйләшә торгач, алар танышып киттеләр. Кайсысының кармагына кайсысы беренче булып капкандыр, билгесез.Кызның да авыздан сулар китерерлек пешкән җиләк чагы үтеп бара, егетнең дә яшьтәшләренең балалары мәктәпкә йөри. Икесе дә бу очрашуның бушка вакыт уздырырга, кием туздырырга түгеллеген яхшы беләләр. Шул ук кичне ул Зәкирәне машинасы белән килеп алып, дусларына кунакка алып барды, рәхәтләнеп гәп саттылар, бер-берсен күзәттеләр һәм өйрәнделәр. Икесе дә, бу очраклы очрашуга куанып, эчләреннән миңа дигән пар бетмәгән икән дип уй йөртте Алар бер-беренә күптәнге танышлардай бик тиз ияләштеләр, заман яшьләре кебек, гыйшык утында янып, бергә торып алып киттеләр. Елга якын яшәгәч, сизгер Зәкирә үз организмында ниндидер сәер үзгәреш барлыгын тоемлады: еш булмаса да, күңеле болганып, башы әйләнгәләде.Ул, аптекадан тест алып, тикшереп карады, уйлаганы юш килде, әмма әлегә Иделгә бернәрсә дә әйтми торырга булды. Я каш төзәтәм дип, күз чыгарып куюың бар. Әллә чын, әллә түгел дигәндәй, врачка күренеп ныклап тикшерелеп карарга кирәк. Хөкүмәт шифаханәсендә танышларының күзенә чалынып, гайбәт куертасы килмәде, ни дисәң дә әле аларның никахы да, өйләнешү турында таныклык кәгазе дә юк. Идел үсмер егет түгел , чүп савытындагы тестны да күрде, кыздагы үзгәрешне дә сизде һәм аның сүз башлавын, кызу көнне яңгыр теләгән үсемлек кебек, түземсезләнеп көтте. Зәкирә бу яңалыкны җиткергән көнне, тәкъдим ясау нияте белән, алтын балдак та алып куйды. Үч иткәндәй, тегесе һаман сузды да сузды. Кыз үзенчә уйлады. Идел туй турында сүз кузгата кузгатуын, ләкин бу әле аның хатыны булдым диюне аңлатмый. Йөз аклыгы дигән нәрсә бар бит әле. Зәкирә өендә акчага пациентлар кабул итә торган врачка күренмәкче булды. Ул кичектерүне кирәк тапмады. Эшенә барып күренгәч, серен дус кызы Розалиягә чиште дә табибның өенә йөгерде. Бик метекләп тикшергәч, доктор аңа биш- алты атналык йөклелеге барлыгын хәбәр итте. Тиешле акчаны алгач, анализларның нәтиҗәсе белән өч сәгатьтән танышырга мөмкин булачагын әйтте. Аннары авырлы хатыннар исемлегенә кертелеп исәпкә куела икән. Зәкирәнең күптәннән, авырга калып, бала табасы килде. Ни әйтсәң дә, яшь узып бара. Аллаһ сакласын, һәр нәрсәнең үз вакыты, бу бәхеттән бөтенләй мәхрүм калу куркынычы бар. Уйламаган җирдән өстенә өелеп ишелгән бәхеттән түбәсе күккә тиде, үзен ничек тотарга белмичә йөдәде. Бөтен уйлары Иделне шатландырырлык һәм серле рәвештә ничек аңа җиткерү турында гына әйләнде. Докторга анализларын алырга бару белән, сөенеченнән үзенең бөтен кәртләрен ачып салды. Тегесе, чагарга әзерләнгән елан сыман, текәлеп торганнан соң:
-Юк, акыллым, сиңа йөгеңне төшерергә туры килер, - дип, эшен бетергән кешедәй кыланып, күзлеген ак халаты кесәсенә салып куйды.
Зәкирә, исе китеп, ушын җыя алмыйча, иске авыздан яңа сүз дигәндәй аптырап калды, уйнап торган соргылт-кара күзләре сүнеп, болай да кара кучкыл йөзе, күзгә күренеп, кара көеп чыкты. Әллә дөрес ишетмиме, шушы яшькә җитеп, ничек йөклелекне өзәргә, азагы нәрсә белән бетәсен доктор белмиме? Ул, күзләрен кыса төшеп, тишәрдәй итеп карады. Сөзешергә әзерләнгән тәкәләр сыман, күзгә күз карашып торгач, врач карашын анализ кәгазьләренә төбәп:
-Сеңлем, сездә сифлис. Бүгеннән калмый дәвалана башларга кирәк. Иртәгәдән соң булып куюы мөмкин, -дип котын алгач, ярага тоз салып, - күпме акча кирәклеген өстәл өстендәге ертылмалы календарьга язып күрсәтте. Зәкирәнең андый акчаны беркаян да табарлык мөмкинлеге юк. Кыз чигенергә теләмәде.
-Бәлки анлизларны яңадан биреп караргадыр, бәлки кайдадыр ялгышлык киткәндер?
-Мин монда сезне чакырып китермәдем, үз аягыгыз белән килеп кердегез, акыллым. Моңа кадәр берәүнең дә алай дигәне юк әле, акыллым. Ит яхшылык, көт явызлык. Үзең яңгылышкансың, акыллым, нишлисең, дүрт аяклы ат та абына. Соңлап куюың ихтимал.
Аңа эндәшмичә чыгып китүдән башка чара калмады.
Бу әнигә сөйли торган сүз түгел. Иделгә дә әйтеп булмый. Ул белә калса, һичшиксез арадагы мөнәсәбәтләр суынып, күперләр яначак. Бер-береңне белгәч тә вакытны озакка сузмыйча, кавышып гаилә корырга кирәк булган икән ул. Ә болай озаклап йөргәч, әллә үзеңнең күз тия, әллә башкаларныкы. Арага шайтан керә. Ничек Иделнең йөрәген яраламый бу турыда белдерергә дә, аның тормышыннан эзсез генә югалырга. Тозлы яшьләрен йота алмады, яңаклары буйлап бертуктаусыз тәгәри- тәгәри акты да акты. Буыны бетеп, хәлсезләнеп, сеңерләре тотмаган аяклары кирәккәндә, үзенә калдырмыйча, соңгы кабым ризыгын да авызыннан өзеп бирә торган Розалия яшәгән квартирага таба өстерәде.
-Нигә болай килеп чыкты соң әле? Идел карап торырга төпле, акыллы егет күренә.
- Мин ул чирне базарда сатып торганда танышкан Рөстәмнән эләктергәнмендер. Иделгә йоктырганмындыр, гонаһсыз күзләренә ничек күреним. Аның бер гаебе дә юк.
- Хан заманындагыны сөйләнмә инде, зинһар.
- Башкача булуы мөмкин түгел. Бүген йөрдем дә, бүген эләктердем түгел. Аның инкубацион чоры озын ди бит врач. Каян мин шулкадәр акча табам. Минем өчен бу якты дөньяда яшәп торуның мәгънәсе бармы инде?
- Юкны сөйләп торма әле. Акча да табылмый торган әйбер түгел. Төшенкелеккә бирелергә ашыкма, кеше җимерә алмаслык коймаларның булганы юк әле. Иртәгә дәваханәгә бергәләп барабыз. Дәваланырга кирәк булган барлык чараларны да кулланырбыз, - дип юатып озатты җан дусты Розалиясе.
Озакка сузылган төнне, керфек тә какмады, ниһаять уздырды. Кул кушырып, вакыт үткәреп торасы юк, ашыгырга кирәк, һәр сәгать санаулы. Җир шары әйләнүдән тукталгандай булса да яшәү дәвам итә. Аннан-моннан гына кызыл иреннәренә алсу төстәге иннек йөгертеп, күзләренә тушь сөртеп, генекологка юл тотты. Икенче катка күтәрелеп, ишек төбеннән чират алгач, башкаларга комачауламас, шул ук вакытта кайсы кабинетка килгәнен күрсәтмәс өчен, тәрәзә янына килеп басты; үгез үлсә ит, арба ватылса утын дигәндәй, битараф кына урамны күзәтергә тотынды. Күзләре каршы подъездга төште. Ялгыш күренәме? Эшкә киткән Иделе бер кызкай белән шунда кереп югалдылар. Ул егетнең телефон номерын җыйды, трубканың теге башында аңа әйтергә ирек тә куймыйча:
-Соңрак үзем шылтыратырмын.Эшем тыгыз, матурым, - дигән тавыш ишетелде дә бәйләнеш өзелде .
Күңелен көнчелек корты кимерегә тотынды. Башында:” Нигә мин шул буш куыкка ышанам ? Чирнең аңардан эләкмәсенә кая гарантия? “ - дигәнрәк уйлар уйнады. Эче, ачу белән тулып, шартлап чыга язды. Кайчан чыкканнарын саклап торып, койрыкларына басып, җир битләрнең йөзләренә ябышып, битлекләрен умырырга иде исәбе. Чираты якынлашып килә, тегеләрдән күз яздырды. Врач карап торып вакыт уздырмады, алып килгән кәгазьләренә күз дә салмыйча, анализлар бирү өчен юнәлтмә язып биреп, нәтиҗәләре белән кабат керергә кушты. Син ашыга дип, сине генә көтеп торучы юк, Аллаһның кашка тәкәсе түгелсең. Бар да ашыга, бар да авыру. Нәтиҗәләр иртәгә төштән соң гына билгеле булырга тиеш. Уйланырга вакыт күп. Хәзер ул үзендә энә очы кадәр дә гаеп күрми. Идел каршысында акланып, кәмсенеп торасы юк. Араны өзәргә кирәк.Ул аңа аны кайчан, кем белән күрүен сөйләп вакланмады. Бүлмәренә кайтып тормыйча, әхирәте Розалия кырына юнәлде, каефе юклыкка һәм аруы җитүгә сылтанып, килеп керү белән, урын өстенә ауды. Югалтып,эзләп килгән Иделгә, җаны эремәде, йөз дә ачмыйча:
-Монда эзеңне суыт. Калын кесәңә алданды дип уйладыңмы мине? Вакытыңны әрәм итеп, башкача килеп йөрмә, синнән сифлис йоктырдым, - дип, ярып салды да куып ук чыгарды. Егет никадәр аңлашырга теләсә дә килеп чыкмады.
Анализ нәтиҗәләре кәгазен тотып, шул ук тәрәзә каршында торганда, нәкъ шул ук урында Иделен абайлап өлгерде. Бу юлы кичәге пар кырына тагы бер кыз өстәлгән. Шул ук подъездга кереп киттеләр. Икеләнергә бөтенләй урын калмады. Зәкирә аның нинди егет булуына тәмам ышанды. Ничек әлегә кадәр сукыр булган. Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге. Тимерне кызуында сугып, аны куып җибәрүенә сөенеп бетә алмады. Аңарда кеше кайгысы юк, үз кайгысы көчле. Көч хәл белән өстерәлеп, врач каршындагы урындыкка килеп утыргач, анализ нәтиҗәләре язылган кәгазьләрне өстәлгә салды. Генеколог аларга күз йөгерткәч, чишенергә кушып, нидер язарга кереште.
-Барсы да нормада, сезнең эчегездә алты атналык яралгыгыз бар. Мин сезне үзебезнең поликлиникага учетка бастырып куйдым. Ике атна саен килеп, күзәтү үтәрсез, күрсәтмәләр алырсыз. Нигә коелып төштегез? Дулкынланмагыз. Тыныч булырга тырышыгыз. Әллә беренче тапкыр гынамы?
Генекологның сүзләре колагына ишетелсә дә, Зәкирәнең башына барып җитә алмады. Ул бөтенләй каушап төште, уенчыгы тартып алынган баладай , нәрсәсендер югалткандай, аяз көнне күк күкрәгәндәй тоелып:
-Ә, сифлис?
-Кем әйтте аны сезгә? Каян уйлап чыгардыгыз?
Кинәт ишетелгән яхшы яңалыкка акылын җыеп ала алмый бераз басып торды, баш миенә көчкә менеп җитте, тәне эсселе-суыклыга әйләнде, бөтен гәүдәсе дерелдәргә тотынды, чынлыгына һаман ышанып бетмәгән шатлыгын уртаклашырга сердәше Розалиясе янына очты. Иркенләп чәй эчкәч, күңел бераз урынына утырды, гел елмаясы килә, авызны җыеп булмый. Бераздан Зәкирә ихлас кычкырып көлеп җибәрде.
-Нигә сантый кеше сыман ялгызың көләсең?
-Бер мәзәк искә килеп төште. Мин аны рус телендә ишеткән идем. Бүре белән куян медкомисия үтеп йөриләр икән. Аю:”Әйбәт карыйлармы соң врачлар? Комисияне исемгә генә үткәрәләрме? Берәр чир таптылармы?” – дип кызыксына икән. Бүре:”Юк”,- ди. Куяны:”Таптылар шунда ниндидер птичий болезнь. Не то два пера, не то три пера”,- дип курка- курка гына җаваплый. Әле бая гына шул куян хәлендә идем. Менә батырайдым, аюдай хис итәм үземне.
-Аюдай сизсәң, бар Иделең белән эшләреңне пешереп, яңадан җайла инде.
-Юк, үлгәндә дә, юк. Бүген кичә кергән подъездга берьюлы ике бичәне ияртеп кергәнен күрдем. Яшәсен шулар белән.
Егет күпме генә аңлашырга тырышса да рәтле җавап ишетмәде. Кыз сер бирмәде, аны аңларга теләмәде. Аптырагач, яңгыр коеп явуга карамастан, тоткан урыннан сындырып өйрәнгән Идел Зәкирәнең эш сәгате беткәнен офисның ишек төбендә саклап торды, чыгуы белән култыгыннан эләктереп белешмәне борыны төбенә терәп:
-Менә кара, бернинди сифлис та юк миндә, миннән йокмаган ул, - диде. Кыз бөтен кешенең күзе төбәлгән урамда, теле ачылып китсә дә, акырына- акырына, талаша-талаша бара алмый иде, шуңа тыныч күренергә тырышып:
-Шуннан нәрсә булган? Менә миндә дә юк ул сифлис, -дип егетнең кикриген шиңдерде..
-Ул чагында безнең арадан нинди кара мәче үтте соң?
-Бәлки, эшкә киткән булып, шифаханә кырындагы подъездга да ике көн рәткә бичәләр ияртеп кермәдем диярсең, эшем кыргыры?
-Синдә шундый көнләшә торган яман гадәт тә бармыни әле ул? Димәк, яратасың? Башкаларга бирәсең килми? Әйтмәм , сюрприз ясармын дигән идем. Килеп чыкмады инде. Мин ипотека кредиты алдым. Квартирабыз шул подъездан. Анда квартир хуҗасы һәм риелтор белән документларны рәсмиләштереп йөрдек. Эш сәгатендә башкарырга туры килде шул. Я, чыгасыңмы миңа кияүгә?
Зәкирә аны кочаклап алып үбәргә тотынганын үзе дә сизми калды.
Сания Шәрипова.
Чыганак:https:avulselo