Литература
19 Июня 2023, 06:00

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма

Җиләкләр өлгергән чак! Кайнатма, компот, джем, как ясарга да, тәмле-тәмле пироглар пешерергә дә өлгереп калырга кирәк.

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатмаБакча җиләгеннән тәмле кайнатма
Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма
Җир җиләге – 4 стакан
Шикәр комы – 4 стакан
Лимон кислотасы – 1 гр

Жир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк.

Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз.

Вакыт узганнан соң, савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз.

Икенче көнне утта әзер булганчы тотабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.

 
 
Чыганак: "Сабантуй"журналы
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас