Все новости
Литература
5 Июня 2023, 12:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Ундүртенче бүлек. Полиция хезмәткәрләре кызганычка каршы Тәлгатне бернинди дә сәбәп белән дә калдыра алмады. Квартирага керү, кермәвен дә тәгаен генә әйтеп бирүче булмады. Тәлгат подъезда булганда өске каттагы бер ирне очраткан,, шул ир Тәлгат подъезд эчендә булганда пожар башланмаган иде дигән. Ә ул вакытта әле ут эчке якта гына яна башлаган. Күрше ир Тәлгат белән бергә подъезддан чыккан. Әйе бу яктан Тәлгат бик яхшы булды. Ул полиция идарәсеннән чыгуга Әлфиягә шалтыратты:— Нәрсә, син миннән котылырга теләгән идең, барып чыкмадымы? Кызганычка каршы үзең өйдә юк идең, бик теләп синең янганыңны күзәтер идем.  

Шиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Полиция хезмәткәрләре кызганычка каршы Тәлгатне бернинди дә сәбәп белән дә калдыра алмады. Квартирага керү, кермәвен дә тәгаен генә әйтеп бирүче булмады. Тәлгат подъезда булганда өске каттагы бер ирне очраткан,, шул ир Тәлгат подъезд эчендә булганда пожар башланмаган иде дигән. Ә ул вакытта әле ут эчке якта гына яна башлаган. Күрше ир Тәлгат белән бергә подъезддан чыккан. Әйе бу яктан Тәлгат бик яхшы булды. Ул полиция идарәсеннән чыгуга Әлфиягә шалтыратты:
— Нәрсә, син миннән котылырга теләгән идең, барып чыкмадымы? Кызганычка каршы үзең өйдә юк идең, бик теләп синең янганыңны күзәтер идем.
— Син авыру Тәлгат, авыру. Сиңа үпкәләп тә булмый бит, авыру кеше нәрсә эшләгәнен белми. Көл, әлегә көл, вакыты җиткәч мин дә көләрмен Алла теләсә.
Әлфия телефонын сүндерүгә Тәлгат җиргә төкереп сүгенеп үк җибәрде дә өйгә ашыкты.
— Сөеклем мин кайттым, көттеңме?
Тик җавап бирүче генә булмады. Тәлгат квартираның эченә үтте, Ләйлә өйдә юк иде. Ул телефонын тотып Ләйләгә шалтыратырга гына теләгән иде, ишектән Ләйлә керде, керү белән:
— Син кая йөрисең? Белә идең бит миңа хастаханәгә барырга кирәк икәнен.
— Ни бит әле....
— Син миңа акланма , мин сиңа Әлфия түгел, ничә тапкыр әйттем, вакытында өйдә бул дип.
— Монда бит әле....
--Акланма дидем, чәй куй, нәрсә статуя кебек басып торасың, ике көннән бирле идән юа алмыйм, билем авырта, ә син каядыр себерелеп йөрисең мине кызганыр, булышыр урынына.
— Нигә алай дип әйтәсең инде ә? Мин себерелеп йөрмәдем, мин полиция идарәсендә идем. Кәрим әбисен сагынган, әти авылга тиз генә кайтып килик дигәч каршы килә алмадым, ул бит минем улым.
— Аңламыйм, үзең полициядә идем дисең, син нәрсә сайрыйсың миңа?
— Әйе, авылга кайтырга чыккач безне полиция хезмәткәрләре куып тотты да кире Әлфияләр яши торган җиргә алып килделәр- дип Тәлгат нәрсә булганын сөйләп бирде.
— Ә дөресе, дөресен нигә әйтмисең? Син бит ут төртүче?
— Юк инде син нәрсә, минем алар өчен төрмәгә утырасым килми әле.
— Ярар теләсә нәрсә эшлә , әйттем мин сиңа кешем бар, әйдә ул вопросны решать итик дип, сарык, син кеше сүзен тоңласаң үзе дә була. Квартираң булмагач син миңа нигә кирәк соң, алайса ул минем квартира дип сайрадың.
— Ә син каты бәгерле икәнсең Ләйлә. Ә бит гел сөеклем, Тәлгатем дип кенә тордың, кая китте соң ул матур сүзләр?
— Җүләр булынган, синдә бит мин, мин дип бик масаеп йөргән идең дә калай әтәч, тик койрыгыңны бик тиз кистеләрме? Нигә хәзер әтәчләнмисең?
— Син ничек балалар укытып йөрдең соң? Сине ничек анда тоттылар укытучы итеп? Әти әниләре ничек синең белән аралашты?
— Мин үзем генә шундый дип уйлыйсыңмы? Ә родителләргә килгәндә алар бит үз алтын баганалары өчен нәрсәгә дә әзер. Күрсәң иде син аларны, "" Ай Ләйлә Талгатовна кызымны карагыз инде, улым билгеләрен төзәтер микән, анысы, монысы, — Ләйлә идәнгә төкереп: — Аяк табаныңны ялардай ялынып йөриләр, иң мөһиме аларның балаларын гына кара, сарык көтүе.
— Соң шулай начар булгач нигә эшләдең?
— Менә монысы башка мәсьәлә, акча, акча дустым. Син беләсеңме күпме бәйрәм ел буена? Җәйге бәйрәмнәрне санамый шактый җыеламы? Һәр бәйрәм бүләк, балалар родителләр исеменнән генә түгел, кайбер ялагай ата - ана аерым бүләк бирә. Аеруча конверт белән биргәне йөрәккә май булып ята.
— Соң син миллионер бит болай булгач, ә нигә квартира алмадың?
— Минме? Квартира белән ир обеспечить итәргә тиеш, ә минем акчаны санама син. Бар чәй куй дидем бит, минем аякларым авырта, нигә генә бу баланы табарга кирәк иде булгандыр ?
— Ничек инде?
— Ой, ой, ой, әлегә нәрсәгә ул безгә ә? Блин, хәзер квартираны да үз акчама алырга тиеш буламмы? Тогда син миңа нигә? Аерыла калсак с тобой делится чтоли? Хәзер ди.....
Ләйлә сөйләнә, сөйләнә ванна бүлмәсенә кереп китте. Тәлгат хатыны әйткән сүзләрдән аптырап калды. Әйе, бу гел сине карап, сиңа ярарга тырышкан җебегән Әлфия түгел шул, аны гына Тәлгат үз кубызына биетеп яшәде, ә хәзер үзе Ләйлә кубызына бии түгелме соң? Әкрен генә көннәр үтә барды, Ләйлә дә көннән көн усалланды, Тәлгаттән күбрәк өйдәге эшләрне эшләргә таләп итә башлады. Акрын гына кар эреп, түбәдән тамчылар тамып, язгы кояш нурлары күзне алдый башлаганда Ләйлә хастаханәгә бала табарга китте. Бер атна дигәндә Ләйлә кебек матур кыз баланы өйгә алып та кайттылар. Хәзер инде Тәлгат теләсә, теләмәсә дә төнге сменага эшкә дип чыгып китә алмады.
— Мин көне буе бала карыйм, арыйм, төнлә уянса син карашырсың, бала икебезнеке дә бит.- дип бер генә әйтте Ләйлә. Балага бер ай булды дигәндә Тәлгатнең бәхетенә Ләйлә әниләре янына авылга кунакка кайтты. Менә хәзер инде Тәлгат рәхәтләнеп ял итә. Ләкин өйдә әлләни тузынып йөри алмый, беренчедән квартира хуҗасы кергәләп чыга, икенчедән Ләйлә еш кына шалтыратып үзенең әмерләрен бирә. Менә шулай Тәлгат Әлфиясеннән киткәненә үкенә башлый. Ләйлә дә авылдан килергә ашыкмый, балага саф һава, чиста сыер сөте, ял күбрәк кирәк, әлегә үзең генә яшәгәч квартира өчен дә үзең түләрсең ди. Берничә көн үткәч баланы хастаханәгә күренергә алып барырга кирәк була, шуңа да Ләйлә Тәлгаткә авылга кайтырга куша. Төнге сменасында эшләп, ял итәргә дә өлгермәгән Тәлгат авылга китә. Бүген җитмәсә юлы да, көне дә бик яхшы дип әйтерлек түгел, җитмәсә өч сәгатькә якын кайтасы да бар. Тәлгат юл буе Ләйләне сүгеп кайтты, әле ачу өстенә ачу чыгарып әтисе дә шалтыратты. Тәлгатнең яшь хатыны авылына киткәнен белгәч:
— Әлфиябез алтын иде шул, ә бу яшь хатынга өйләнгәннән бирле үз әти- әниең кая яшәгәнне оныттың да ахыры, әниең дә бик үпкәли, исән чагыбызда күреп калсак ярар иде инде ди.
— Әти нәрсә теге дөньядан хәбәр килде мәллә? Үтенәм әти ичмасам син аңла инде, хәзер бернәрсә дә үзгәртә алмыйм. Менә бала белән Ләйләне кире авылга илтүгә сезнең яныгызга кайтырмын, кем белә бәлки бөтереп тә кайтырмын, сезнең яныгызга яшәргә диюем.
— Амин, улым амин, кайт улым без һәрвакыт сине күрергә риза улым.
Эх бу сүзләр, сүзләр, нигә дип кеше сүзләрен чама белән әйтми икән? Нигә аның кайберләре Алланың амин дигән чагына туры килә икән ? Авыздан чыккан сүзне кире кайтарып та, үзгәртеп әйтеп тә булмый. Теләкләр теләгәндә дә, кешегә әйткән сүзне дә чамалап әйтергә кирәк. Кем белә бәлки ул сүз кешене үпкәләтер, рәнҗетер яисә кешене түбәнсетер. Нигә без аңламыйча алдан әйтәбез аннары гына уйлыйбыз нигә әйттем икән дип? Тормыш үзе үз урынына куя һәрнәрсәне дип тә әйтеп булмый, бер Алланың рәхмәте белә нәрсә буласын һәм нишләтәсен. Менә бу очракта да Тәлгатнең теләгән теләге белән әтисенең амин дигән сүзләре бергә очраша.
Тәлгат әтисе белән сөйләшеп бетерде дә телефонын янындагы урынга гына куйган иде, телефон тагын шалтырый башлады, Тәлгат кем шалтыратканны карап та тормыйча:
— Тыңлыйм.
— Мин ул тыңлыйм? Ничә тапкыр шалтыраттым синең гел занетый чыга, кем белән генә сөйләшәсең? Кайчан кайтып җитәсең , инде биш сәгать юлда бит син.
Ләйлә телефоннан аты юлы белән сүгенеп:
— Күпме көтеп була сине?
Ачуы чыккан Тәлгат:
— Дастала уже, миңа нәрсә әти белән дә сөйләшергә ярамыймы? Синең аркада болай да аларны күргәнем юк бит минем. Мин вообще то эштән соң, ,юлда да начар, буранлы яңгыр, бернидә күренми, әле кайтсам да бүген мондыйда бала белән чыгып китеп булыр дип уйламыйм.
— Анысы синең эш түгел. Нинди кеше булдың соң син ә?
— Син, син....
Нишлисең инде....ата.........
Телефонда бары тик ниндидер тимер тавышлары гына ишетелде.
Ләйлә тагын аты юлы белән сүгенеп:
— Кара син моны ә нишли? Телефонны машинасына бәрдеме? Ярар кайт кына әле, мин сиңа телефон алып бирә дип уйлыйсыңмы хәшәрәт, кайт кына.
Ләкин Тәлгат кайтмады, карлы яңгыр үзенекен эшләде, каршы яктан килгән машинага бәрелмим дип Тәлгат машинаны читкә борды һәм тайгак юлдан, юл кырыена төшеп әйләнеп капланды.
Бер ай дигәндә ул аңына килде. Үзенең кая икәнен аңлагач авыз ачып нидер әйтмәкче иде, барып чыкмады. Кулын күтәрергә теләгәч тә бернишли алмады, ә аягы турында әйтергә дә сүз юк, Тәлгат аларны сизмәде. Тәрәзәдән карап торган ана улының күзен ачканын күреп, аның янына килеп:
— Аллага шөкер улым күзләреңне ачтың— дип, ана улының битләреннән үбә, үбә:
— Бәгърем минем, нишләпләр генә булып беттең соң? Нигә генә кудың ул машинаңны балам? Газиз әңкәңне калдырып китәргә теләдеңме? Җаным минем, улым, алтыным. Аллага тапшырып аякка да басарсың, исән генә бул балакаем.
Тәлгат әнисенә нидер әйтергә тели барып кына чыкмый, ул тагын авызын ача...
Әнисе улының иреннәрен бармаклары белән, салфетканы югешләтеп сөртеп алды да:
— Нәрсә әйтергә телисең соң балам?Нәрсәәә? Нишләргә инде? Түз улым , түз, сөйләшербез әле.
Хөршидә апа күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Бигрәкләр дә җәлләмәгән сине юл, билеңә зыян тигән ди дохтор, аяксыз калуың ихтимал ди. Теге эт борчасына әйткән идек, килмәде дә, "Кумасын иде машинасын, кем кушкан аңа? Минем бала карыйсым бар, ике бала карый алмыйм, теләсәгез алып китегез, борчылмагыз алиментка биреп тормыйм, мине дә бүтән борчымагыз"- диде. Әй улым, нигә дип Әлфияне хәсрәт утына салдың? Әле аның белән булсаң исән сау, аның кадерендә яшәр идең.
Тәлгатнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде, беренче тапкыр, әйе, беренче тапкыр ул елады. Нинди бәхетле иде бит ул Ләйлә белән, гел елмаеп каршы ала, озата иде. Бала буласын белгәч тә нинди шатланды иде бит, ә хәзер ул нишләгән? Тәлгат аны вакыты белән танымый да иде, юк бу аның сүзләре түгел, әнисе ялгышкандыр дип тә уйлады. Тик бу сүзләр дөрес иде. Әйе Ләйлә гел үткен телле, шаян, үзенчә бай кыланган Тәлгатне ошатты. Ошамаслык та түгел бит, Тәлгат аның янына килгән саен кыйммәтле бүләкләр , чәчкә бәйләмнәре белән генә йөри иде. Ә Ләйләсе кая булсада барам дисә, машина да кул астында. Җитмәсә өч бүлмәле фатирны эх дигәнче алыштырып үзеңне квартирлы итәм дип тора. Акча , матур, мул тормыш теләгән Ләйләгә менә дигән ир, әнә бит нинди чабып кына йөри нәрсә кирәк дип. Менә шунда инде Ләйлә бөтен көчен җыеп Тәлгатне үзенеке итәргә теләде дә. Ә ахыр чиктә Тәлгатнең кем икәнен аңлый башлагач күңеле сүрелә, аннан ничек котылырга белми. Хәзер инде җае да чыгып , ул бергә яшәгән тормышка җиңел генә нокта куя.
Вакыт дигәне беркемне дә җәлләми шул. Дәвалану дәвам итсә дә Тәлгат урыныннан тора алмады. Шунысы куандырды, ул әкренләп сөйләшә башлады һәм иң беренче сүзен әнисенә әйтте:
— Әни сеееез , сееез мииине тааашлаамыыыйсыыызмы?
— Син нәрсә инде улым? Ничек итеп үз җанымны хастаханәдә калдыра алам соң? Син моны мөмкин дип уйлыйсыңмы балам? Үзем үлгәнче карармын балам, карармын.
Хөршидә апа елый, елый улын кочаклап алды да:
— Син яшә генә улым син яшә генә.
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: