

Машина өй янына килеп туктаган вакытта, йорт янында кеше җыелган , җитмәсә полиция хезмәткәрләре , ашыгыч ярдәм , пожарный машиналары да тора иде. Әлфиянең йөрәге кысылып куйды, ул бер мизгел эчендә машинадан төшеп подъезд ишегенә таба йөгерде. Ләкин аны анда кертмәделәр, бер полиция хезмәткәре :
— Сез кая? Күрмисез мәллә пожар чыккан?
— Кая, кайсы квартирада? Мин бу подъезда яшим.
Полиция хезмәткәре нидер әйткән саен Әлфиянең йөрәге катырак сикерә башлады, ул нәрсә булганын аңламый иде инде, ул бары тик:
— Кәрим, улым.- диде дә, аяклары мамыктай аны күтәрә алмый әкрен генә җиргә таба төшерә башлады. Шамил килеп җитеп аны тотып калмаса ул җиргә егыла иде.
— Нәрсә булды? Нәрсә анда? — дип, ул полиция хезмәткәренә сыраулы карашын ташлады.
— Минем аңлавымча аларның квартирасында янгын чыккан, бала да булган ахыры өйдә. Хәзерге вакытта анда пожарныйлар ачыклык кертә, янгынны сүндерделәр, миңа калса зур зыян тимәгән, чөнки бик тиз су сибүдән туктадылар.
Шамил Әлфиянең башыннан сыйпап:
— Ишеттеңме? Зур зыян тимәгән, Кәримгә дә бернидә булмаган дип ышанасы гына кала.
— Мин, мин үз күзем белән күрәсем килә, кая минем улым?— дип кенә бетерде, подъезд ишегеннән пожарныйлар чыга башлады. Аларны күрүгә Шамил:
— Нәрсә булган соң? Бала, анда бала булырга тиеш иде, ул кая?
— Бернинди дә бала квартира эчендә юк.
— Ә пожар, пожар нидән чыккан?
— Монысы башка нәрсә, квартираны кемдер яндырырга теләгән, ишеккә бензин сипкәннәр һәм ут төрткәннәр. Бәхеткә күрше ир- ат өйдә булып пожарныйга шалтыраткан һәм үз көче белән янгынны сүндерә башлаган. Бик куркыныч зыян тимәгән, мелкий ремонттан соң өй өр яңа булырлык, менә ис кенә шактый торачак......
Әлфия аларның сүзләрен бүлдереп:
— Ә Кәрим, ул кая икән? Ул бит өйдә булырга тиеш, кая, кая ул?
Яннарына башка полиция хезмәткәре килеп:
— Минем аңлавымча квартира хуҗалары сез?
— Әйе мин.
Әлфия ниндидер авыр хәбәр ишетәсен аңлап:
— Кәрим, нәрсә аның белән.....
— Монда бер хатын ниндидер ир - атның подъезд ишегеннән чабып чыкканын күргән, ул бер бандит кебек як ягына карана иде ди. Аннары бәхеткә ул машина номерын да карап калган, әйтегез әле бу машина номеры сезгә танышмы?
Әлфия кәгазьгә күз салуга:
— Тәлгат, бу минем иремнеке? Ул, ул баланы урлаганмы?
— Анысы әле билгесез, дөресрәге ул аның әтисе, димәк баланы алып китү урлауга керми.
— Без бит бергә яшәмибез, без күптән аерылыштык.
Шамил бер Әлфиягә, бер полиция хезмәткәренә карап:
— Аңлагыз безне, ул бу фатирга хуҗа булырга теләгән иде, Әлфия аны судка бирергә йөрде, әлеге вакытта бу эшне адвокат тикшерә.
— Борчылмагыз, без дә тик тормабыз, гафу итегез безгә тикшерү эшен башкарырга кирәк.
— дип полиция хезмәткәре китеп тә барды.
Әлфия белән Шамил квартирага ашыкты. Ишектән үк башланган янгын үз юлында бернидә җәлләми эчкә үткән. Зал бүлмәсендә дә, йокы бүлмәсенә дә кереп әйләнеп чыккан.
— Әллә ни зыян тимәгән диюләре шушы микән? Мин, мин монда улым белән ничек яшәргә тиеш соң? Бу хәтле булыр дип кем уйлаган? Мин моны ничек җиңеп чыгармын? Нигә, нигә болар барысы да минем өскә төште соң? Нинди гаебем бар икән?
Әлфия түзмәде үкереп еларга тотынды.
--Әлфия тынычлан әле, елама үтенәм.
— Ничек? Ничек син моны күз алдыңа китерәсең? Миңа нишләргә? Бала белән ничек бу кара йортта кич кунырга?..... Бала.... Ә Кәрим кая соң?
Әлфия телефонын алып улына шалтырата башлады, тик теге яктан гына"" Обонент временно не доступен"' дип сөйли.
— Улым, Кәрим кая син? Тәлгат, бары тик Тәлгат эше бу?
-— Тукта Әлфия, бәлки телефонынын зарядкасы беткәндер, бала уйныйдыр.
— Юк, Кәрим зарядкасы бетсә бернигә дә карамый өйгә кайтыр иде, без аның белән шулай сөйләштек. Ул белә минем борчылганымны. Без полиция хезмәткәренә әйтергә тиеш.— дип Әлфия кире урамга чыгып китте. Шамил исә телефонын алып абыйсына шалтыратып нәрсә булганын аңлатты һәм "- Суд булачак абый, башкача булмый, син Әлфияне судта якларга тиеш "- диде. Абыйсы мин озакламый килеп җитәм, адресны гына әйт яисә смс җибәр- дип телефонын куйды. Шамил подъездан чыкканда Әлфия полиция хезмәткәрләре белән сөйләшеп нәрсәгәдер ачыклык кертеп , кулларын селти , селти нидер әйтә иде.
— Әйе безгә ниндидер ир- ат подъездан чабып чыгып, машинага утырып китеп барды диделәр дип әйткән идек бит инде , без әлегә төгәллек кертү белән шөгелләнәбез. Борчылмагыз ирегез дә, улыгыз да табылыр.
— Миңа ирем кирәкми, миңа улым кирәк.
Шамил янә Әлфияне тынычландырырга маташты, тик баласын югалткан кош кебек Әлфия бәргәләнә иде. Озак көттерми Рамил дә килеп җитте. Ул килүгә полиция хезмәткәрләре белән өлемтәгә керде, озак кына нәрсәдер аңлашты да, Шамилләр янына килеп:
— Квартира каты янганмы?
— Ә нәрсә калсын ут йөгереп йөргәч. - дип Әлфия ике кулы белән чигәләрен тотып:
— Нишләргә миңа? Мин кая яшәрмен хәзер?
Рамил тыныч кына Әлфиягә карап торды да:
— Әлфия кара әле, бәлки әйтергә хакым да юктыр, вакыты да ул түгелдер, мин теге юлы ук уйлап куйган идем инде......
Рамил уйланып тора башлады, Шамил аңа карап торды да, түземлеге бетеп:
— А дигәч б ны онытма инде, нәрсә уйладың? Уйлагач нигә кабат уйлап көттереп торасың безне, әйтсәң әйт инде.
— Ничек әйтим, синең племяннигын кая укый Шамил? Менә, менә, безнең оболтуска да иптәш булыр дип уйладым. Вообщем Әлфия син гел улың өчен куркып яшисең, әтисе алып китәр дип, менә мин шуны уйладым да. Минем улым кодетский училищеда укый, тору урыны бар, яхшы ашаталар, карыйлар, ә иң мөһиме алардан чын ир егет ясыйлар. Минем улым бик доволен, сезнең егеткә дә ошар, теләсәгез мин сөйләшә алам.
— Хәзерме? Ничек?
Әлфия нәрсә дип әйтергә дә белмәде.
— Ә ник юк Әлфия? Җитмәсә әлегә сиңа квартирага ремонт та кирәк. Ә улың өчен борчылырга кирәкми, анда чыннан да яхшы.
— Анда җибәрер өчен әле Кәримне табарга кирәк. Ми...
Әлфия сүзен дә әйтеп бетермәде, бер полиция хезмәткәре:
— Сезнең ирегезне таптылар, ул улыгыз белән авылга кайтырга теләгәнт ди, шәһәрне чыгып җитә алмаган, аны юл полиция хезмәткәре туктаткан. Хәзерге вакытта алар монда киләләр.
Әлфия күзен йомып алды да авыр сулап куйды. Рамил исә үз сүзен бирәсе килмичә:
— Әлфия нәрсә уйлыйсыз?
Шамил көлеп җибәрде дә:
— Әле генә син дип сөйләшә башлагач мин инде боз кузгалды, абыем минем дус кызымны үз итте дип шатлана башлаган идем, менә тагын облом, тагын сез дия башладың.
— Мин чыннан да Әлфияне үз итә башладым, ә сез ул кешене хөрмәт итү йөзеннән китә инде. И так Әлфия....
— Туктагыз инде, әле улымны күрим, исән сау гына булсын балакаем.
Менә полиция хезмәткәре машинасы белән бергә өй янына Тәлгат машинасы да килеп туктады. Ул машинадан чыгуга Әлфия аның яңагына сугып җибәрде дә:
— Ятсыз, мине куркытып кына калмадың инде квартирага ут төртәсеңме?
— Син нәрсә Әлфия? Башыңа тай типте мәллә синең? Нигә мин ут төртергә тиеш соң әле? Мин улымны әбиең янына алып кайтып киләм, әбиең бик сагынган, әниең кайтканчы кире әйләнеп килербез дип алып киттем. Машинадан чыккан Кәрим нишләргә белми басып тора бирде, Әлфия улына:
— Әтиең дөрес әйтәме? Нигә миңа шалтыратып әйтмәдең?
— Ул бит синнән сорадым диде, ә телефонны сүндереп куйды, юлда чагында шалтыратып аптыратмасыннар дусларың диде.
— Ә өйгә, өйгә әтиең кердеме?
— Машинага утыргач сездә ялгыш телефоным өстәл өстендә калган дип кире керде.
— Нәрсә ялганлыйсың, ах син гадёныш.
Тәлгат кизәнеп улына сугарга теләгән иде, Рамил аның кулын тотып:
— Син үзеңә тагын берничә статья өстәргә телисеңме?
— Сез нәрсә с дуба рухнули чтоли? Нинди статьялар тегәсез миңа? Мин ут төрттемме? Әле аны исбатларга кирәк?
— Кирәк булса исбатларбыз.
Рамил усал гына карап торды да:
— Күп сөйләнмә, син чыннан да кеше түгел, балаң кая яшәр дип уйламадыңмы?
— Ярый без сезне участокка алып китәбез, әйдәгез безнең белән - дип Тәлгатне полиция хезмәткәрләре алып киттеләр. Әлфия Кәримне кочаклап:
— Әйттем бит әтиеңне өйгә кертмә дип.
— Ә ул өйгә кермәде дә, без ишек аша аның белән сөйләштек, мин дә әбине сагынган идем, тиз кайтабыз дигәч ризалаштым, ә ул, ул мин машинага керүгә телефонны алды, сиңа шалтыратам дигәч:- әниеңнән сорадым, ул эштә аптыратма аны"- диде.
— Соң ничек өйгә кермәгәч аның телефоны өйгә, өстәл өстенә кергән соң?
Шамил аптыраулы карашын Кәримгә төбәп:
— Ну нәрсә әйтерсең егет?
Кәрим иң башларын гына селкетеп куйды. Рамил аның өчен җавап бирергә ашыкты:
— Соң олы кеше балага тиз генә әйткән инде,, өйгә керергә ачкыч кирәк, ә Кәрим аны моны аңларга өлгерми әтисенә ачкыч биргән. Тәлгат алдан уйлап куйгандыр инде, башкача ничек бензин квартирага өләгә ала соң? Менә шуннан вывод чыгарыгыз.
— Әни әйдә өйгә керәбез ә, минем ашыйсым килә.
Бөтенесе дә Кәримгә карады, ә Әлфия:
— Тик анда улым ашарга бернидә калмаган, безнең квартирада яшәп булмый, анда пожар булган шул улым. Нишләрбез без синең белән, кая яшәрбез?
— Әйдәгез әлегә миндә яшәгез, ә мин, мин абыйларда яшәрмен бергә яшәргә читен дисәгез, шулай бит абый? Аннары минем эшкә дә китәргә вакыт, нишләсәң дә мин башка шәһәрдә яшим бит. Ремонт әкренләп беткәч кире үзегезгә күчәрсез, мин бөтенләй дә сезгә комачауламыйм.
— Белмим дә инде?
— Әйдә, мин сезне илтеп киләм, сезгә ял кирәк, ә миңа кире килеп тышкы ишекне булса да куярга булыр.
— Тик анда ишек почти янып беткән бит.
Әлфия нишләргә белми башын өйде.
— Менә минем дә кирәгем чыкты, минем гаражда иске ишегем ята, иске дип, әлегә бик яхшы ул, әлегә сезгә бик яхшы була, йә ни диярсез?
Рамил елмая төшеп Әлфиягә карады.
— Рәхмәттән башка сүз юк, нәрсә әйтә алам.
— Димәк шулай эшлибез дә, ә хәзер өйгә, ашарга, әйдәгез утырыгыз, абый син дә безнең беләндер бит?
— Бу шайкадан калып булмый, миндә ач.
Бөтенесе җыелышып Шамил квартирасына китте.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.