

Әлфия әкрен генә кабинет эченә үтте. Зур гына гәүдәле, чәчләре агара башлаган, күзенә зур күзлек кигән ир атны күргәч ул бераз каушап калды. Ә Шамил киресенчә кабинет эченә керүгә:
— Сәләм, сәләм абый.
Зур гәүдәле ир өстәл артыннан чыгып Әлфия белән исәнләште дә, Шамил каршысына ук килеп, аны кочагына алып:
— Ах бахадир, син көннән көн көчеңне арттырасың ахры, әкрен, абыеңны сытасың бит.
Шамил көлә төшеп:
— Бераз майларың агып чыкканнан ни була? Тәти апа мине мактап туя алмас бераз весың кимесә.
— Исән сау кайтып җиттеңме? Надеюсь бу юлы балыкка барып кайта алырбыз ә?
— Анысы да булыр абый, бу салкында балык эләксә, тик без синең яныңа башка мәшәкатьләр белән килдек бит.
— Әәәәә, аңладым, Әлфия сеңлем утыр, миңа бераз мәгьлүмат кирәк, Шамил бераз сөйләде, тик үзегез сөйләсәгез бәлки мин күбрәк тә белермен. И так, тыңлыйм, каушамагыз.
Әлфия бер Шамилгә, бер абыйсы Рамилгә карады да, үзенең уй, фикерләре, белән беррәттән үткәннәрне искә алып, барын да сөйләп биреп:
— Ул чыннан да минем квартираны тартып ала аламы?
— Әлбәттә юк, җитмәсә квартира сезнең исемгә язылган, дарственный язуы да бар. Бер но дигән нәрсәсе бар, әйтегез әле, сез бергә яшәгән вакытта өйдә глобальный ремонт булдымы?
— Ә нигә ул сезгә? Ремонтның ни катышы бар?
Әлфия курку хисләре бәреп чыккан күзләрен Рамилгә төбәп:
— Чыннан да ремонтның ни катышы бар?
— Бик зур мәшәкатьләр китереп чыгарырга мөмкин әгәр зур ремонт, перестановкалар булса.
— Ничек инде?
— Әгәр бергә яшәү дәверендә йортка, квартирага зур ремонт үткәрелгән, перестройка ясалган яисә ремонт барышында , күп акча түгелгән булса сезнең ирегез квартираның бер өлешен чыннан да суд аша үзенә алырга хаклы.
Әлфия урыныннан ук сикереп торды да:
— Ничек? Аның ул квартирага ни хакы бар? Аны минем әти белән әни сатып алганнар, без Тәлгат белән өйләнгәнче үк.
— Әлфия сеңлем тоңла әле. Эш синең әтиләрең сатып алганнан гына тормый. Әгәр сез ирегез белән бергә яшәгән вакытта өйгә зур, кабатлап әйтәм зур ремонт, реконструкция, перестройка кергән очракта ирегез доляга керә ала. Чөнки зур ремонтка зур акча китә, димәк квартира да үзгәрә, яңара. Ә җиңелчә генә үткән ремонт например обой гына ябыштыру, аерылышкан очракта квартираны бүлүгә керми. Шуңа да сорыйм, капитальный ремонтлар булдымы бергә яшәгән дәвердә?
— Юк, кая ул ремонт? Әти гел авырый иде, аннары иремә бер әйткән идем әйтүен, ул -:"Нигә кирәк ул ремонт? Бер ясарбыз әле, Кәрим бераз үсә төшсен, әнә обойларга рәсем ясамый башлагач ясарбыз ремонтыңны " - диде. Аннары әти үлде, мин авырдым, ә хәзер, хәзер....
Әлфия күзеннән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да:
— Нәрсә була инде хәзер?
— Бернәрсә дә булмый. Судка бирә икән ирегез, ул бернидә отмаячак. Так что борчылырга урын юк, үзе бит ремонттан баш тарткан. Хотя алай да җиңә алмый иде, әйтүемчә кечкенә генә үткән ремонт саналмый.
— Рәхмәт сезгә.
Шамил җанлана төшеп:
— Әйттем бит мин сиңа, минем абый гений дип. Абый рәхмәт сиңа чыннан да , Әлфиянең елап йөрүен теләмәс идем.
— Так, так, ә хәзер с по подробнеееее.
Шамил башын гына чайкап Әлфиягә таба күрсәтте дә:
— Бар да аннары абый. Ә хәзер безгә китәргә кирәк, рәхмәт сиңа, кич очрашырбыз, сөйгән ярыңа әйт миңа мантый пешереп куйсын.
— Тагын нәрсә?
— Анысы да очрашкач. Ярар ,кичкә кадәр, Әлфия киттекме?
Әлфия бераз елмаеп:
— Бик зур рәхмәт сезгә, мин чыннан да бераз тынычлана төштем. Сау булыгыз.
Әлфия Шамилнең машинасына утырганчы сүзсез генә атлады. Машинага утыру белән:
— Абыең чыннан да искиткеч, бөтен законны яхшы белә торган кеше икән. Менә бит, ремонтның төрлелеге дә квартираны саклап кала ала икән.
— Минем мактанасым килми әлбәттә, тик бу шулай, абый искиткеч кеше. Ул дөреслек яклы, гаепле кеше акча бирәм дисә дә, акчаның күпме булуына карамыйча ул аны яклаудан баш тарта. Мин акчасыз эшләсәм дә гаепсез кешене төрмәгә утыртудан саклап калам ди ул.
— Син булмасаң нишләр идем икән? Рәхмәтнең олысы сиңа инде Шамил.
— Мин рәхмәт өчен булышмадым Әлфия.
Әлфия әллә нишләп китте, ул Шамилгә карады да:
— Син....син ник алай дип әйттең?
— Онытмаган булсаң мин туры тукай. Хәтерлисеңме трамвайда барганда әйткән сүзләремне?
Шамил юл читенәрәк борылып машинаны туктатып:
— Исеңә төшәме? Мин алдамадым, мин сине әле дә яратам Әлфия, бәлки шуңа да мин өйләнә алмаганмындыр. Мин гел кызлардан сине эзләдем, синең көлүеңне, синең сөйләшүең, тавышыңны, чит кызларда алар миңа барысыда ят иде.
— Шамил тик син соңга калдың, мин ирдән аерылган хатын, җитмәсә гарип.
Шамил кисәктән кычкырып җибәрде :
— Син җүләр мәллә? Ник аерылган хатын кеше түгелме? Гарип дисең, ә гарипнең җаны юкмы? Син нишлисең ә? Син ялгыш юлдан киткәнсең, бу бары яшьлек хатасы, хата өчен кешене юкка чыгарыргамы хәзер. Мин үземне гаеплим, нигәдер Тәлгат синең белән уйный гына тоелган иде миңа. Мин әле тиле аның үзенә дә әйттем . Ул шунда: Квартиралы кызны ничек яратмыйсың инде, үзе дә уңган булган кыз, менә дигән тәртипле хатын булачак" диде. Мин дә яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмен. Шунда ук аерым ачык итеп әйткән бит, "" квартиралы". Әлфия миңа синең квартираң кирәкми, минем үземнең ике бүлмәле квартира шәһәр уртасында урнашкан , өр яңа, капитальный ремон бетте генә әле.
Шамил кисәктән көлеп җибәрде дә:
— Күрәсеңме? Минем капитальный ремонт ясаган инде, аерыла калсак квартирага ия була алмыйсың.
— Син әле шаярырга да мөмкинлек табасыңмы?
— Аңлыйм урыны да ул түгелдер, вакыты да ул түгел, тик....Әлфия чык миңа кияүгә ә?
— Шамил мин сиңа кияүгә чыга алмыйм, мин бит ярты кеше, әнә кара кулларымда ук бизәкләр.- дип Әлфия күз яшен сөртеп тәрәзәгә таба карады. Шамил аның иягеннән тотып үзенә таба борды:
— Әйе син инде әйттең иде, бөтен гәүдәм бизәкле дип. Роза чәчәген кулыңа тотканың бармы? Бар, беләм, аның да энәләре бар, үзе матур булса да. Тик без бит ул энәле дип Роза чәчәген алмыйча тормыйбыз. Әлфия бәгърем, Алланың рәхмәте үзе синең гәүдәңә бизәк төшергән бит, эчтән генә түгел, бу акыллы хатын тыштан да матур булсын дигән. Шулай булгач нидән ояласың син? Миңа синең чәчәкләрең комачаулый алмый, миңа синең эчке матурлыгын кирәк иде, ә хәзер син идиальный хатын буласың инде, миңа ничектер уңайсызрак булыр инде, син эчтән дә гүзәл, тыштан да гүзәл. Алланың рәхмәте сине үзе бизәгән икән, ник мин сине шулай кабул итә алмыйм дип уйлыйсың син?
— Шамил...
— Әлфия.....
Шамил белән Әлфия бер берсенә шактый карап утырдылар да:
— Әлфия чык инде миңа кияүгә ә? Ну нигә без вакыт уздырабыз соң? Болай да күп вакыт үтте бит.
— Шамил....
— Әлфия....
-— Мин риза.
— Нәрсәәәәә?
— Мин риза.
— Нәрсәгә?
— Шамил...
— Нәрсәәәә
— Мин риза сиңа кияүгә чыгарга.
— Шулай диген аны, әтү мин риза, нәрсәгә риза, нигә риза, кем белә сине, бәлки җәяүләп кайтырга ризадыр, мин каян белим.
— Шамил...
— Менә тагын.
— Нигә көләсең инде, син дә миннән көлергә телисеңме?
— Җүләрем минем, мин гомерем буе сине көттем. Ярый әйдә Кәримне кайтып шатландырыйк әле, мин аны бүген кунакка алып барырга теләгән идем абыйларга.
— Юк, кирәкми, ул кем дисә?
— Минем яраткан кешемнең улы, минем улым диярмен. Киттек, киттек кайтыйк, дөресен әйткәндә мин башта сезгә үземнең квартирамны күрсәтеп килергә телим, мине бездомный дип әйтмәс өчен.
Шамил машинаны кабызып алар янә юлга кузгалды. Бу юлы инде икесенең берсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Эх белсәләр иде алар үзләренең бераз гына соңга калганнарын, белсәләр юлда туктап сөйләшеп тә тормаслар иде, Әлфия дә мин риза дип әйтергә өлгермәс иде.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.