

Әлфия Шамилнең телефон номерын алса да, аңа шалтыратыр өчен кыюлык таба алмады. Ләкин вакыт дигән нәрсә генә юк, ул Тәлгат нинди дә булса ысул табып квартираны алыр, яисә сатырга туры килер дип бик курыкты. Шуңа да ниһаять тәвәккәлләп ул Шамилнең телефон номерын җыйды һәм теге яктан:
— Әйе тыңлыйм сезне.— дигән тавыш ишетте. Әлфия көч хәл белән генә:
— Сәләм Шамил?Хәлләрең ничек?
— Яхшы, танымый торам, сез кем буласыз?
— Бу мин, мин....Әлфия, Шамил.
— Әлфия сииин?
— Әйе мин Шамил, хәлләрең ничек?
— Рәхмәт яхшы, үзең ничек?
— Ярыйсы, Аллага шөкер .
— Син болай гына шалтыратмас идең, минем телефон номерын да тапкансың, димәк нидер булган, нәрсә булды Әлфия?
— Шулайрак шул Шамил, бәлки дөрес тә эшләмимдер сиңа шалтыратып, тик бик беләсе килгән нәрсәләр бар иде шул.
— Сөйлә Әлфия, хәлдән килгәнчә җавап бирермен, нәрсә беләсең килә инде?
Әлфия улы Кәрим сөйләгәннәрне әйтеп бетерде дә:
— Нигә Тәлгат сиңа шулай ачуланды, хәтта телефонын идәнгә бәргән бит ачудан.
— Нәрсә дип әйтим соң Әлфия? Ул минем абый юрист икәнен белә, дөресрәге адвокат икәнен белә. Менә шуңа да булышуымны теләде.
— Ничек?
— Киңәш кирәк иде аңа.
— Нинди киңәш?
— Синнән квартираны ничек итеп бүлеп алырга яисә нинди ысуллар белән ул квартираны сатып буласын белергә теләде. Тик мин баш тарттым. "" Үз балаң белән хатыныңнан квартираны ничек талап алырга телисен, син нинди ир соң, нинди әшәке кеше соң син? - дидем. Әлбәттә инде мин булышырга теләмәдем, башыма да сыймый торган хәл бит бу.
— Әйе, мин дә бик аптырадым. Квартираны әтиләр алган бит. Шулай да мин бик куркам Шамил, әгәр нәрсә булса да уйлап тапса мин нишләрмен?
— Әлфия мин абый белән сөйләшеп, киңәшләшермен, аннары сиңа хәбәр итәрмен. Ә әлегә син бернинди кәгазьгә дә кул куйма, мин башта юрист белән киңәшләшәм диген үзе кебек.
— Рәхмәт, мин шулай эшләрмен дә.
— Юк, тукта, син бит абый янына үзең дә барып килә аласың, үзең аңлатырсың нәрсә булганын.
— Ничек итеп, ул мине белми, мин аны белмим, мин нәрсә дип әйтим аңа? Юк булмый, мин булдыра алмыйм.
— Ярар син әлегә дәшми йөр, мин ике көннән Казанга киләм, аннары абый янына бергә барырбыз. Бары тик борчылма һәм мин әйткәнне генә эшлә ярыймы?
— Ярый Шамил, рәхмәт сиңа, сау бул.
— Сау бул Әлфия.
— Әлфиянең күңеле бераз тынычлана төште, тик бу әле бөтенесен дә онытып, җиңел генә, бернәрсә дә булмаган кебек йөрергә дигән сүз түгел. Гомер булмаганны Әлфиянең җен ачуы чыкты, әгәр ул хәзер юлында Тәлгатне очратса, ул аны үз куллары белән бәреп үтерер дәрәҗәгә җиткән иде. Ничек ул әтисенең квартирасын сата ала? Менә бит юка елан нинди уйлар белән йөргән икән. Бәлки,....бәлки өйләнүе дә бары тик квартира өчен генә булгандыр? Әйе, әйе, ул бит беренче төнне үк үзен бик сәер тотты. Әлфия аны үзенә булган яратуын дөрес аңламагандыр. Яратмыйча өйләнгәч теләр теләмәс кенә ир ролен уйнаган булып чыга түгелме? Соң, хәзер бик соң шул инде нәрсә булса да уйларга һәм үткәннәрне искә төшерүдән мәгънә юк , чөнки бернәрсә дә кире кайтарып булмый, үзгәртә дә алмыйсың. Ике көн, әйе ике көн үткәч ул нәрсә булса да ачыклый ала. Шуңа да ул Кәримне дә алдан ук әтиеңне өйгә кертмә дип кисәтеп куйды. Көне дә Әлфия өчен бик әкрен үтә, кибетенә дә кеше керә, чыга кебек, ләкин сәгать телләре генә бер генә дә атламый.
— Әнә килә автомобиль
Төягәннәр пыяла,
Безнең кибетче Әлфия
Кешеләрдән ояла.
— Нәрсә дустым качык утырасың ә? Кешеләрдән оялып прилавка астына ук кереп киткәнсең, болай булса бернәрсә дә сата алмыйсың син кызый.
Үз уйларына бирелеп утырган Әлфия сискәнеп китте, каршысында Фируза апа басып торганны күргәч:
— Фируза апа сәләм.Син бүген төнгегәме?
— Мин төнгегә, ә сиңа кайтырга вакыт җитә, шулай тормыш тәгәрмәче тәгәри инде.
— Җырлап кына яшисең инде син, гел күңелең күтәренке, эх сагынам ла сменалы эшемне.
--Телеграм баганасы
Олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйлар
Сагынмаган кая ул.
Белмим, белмим нәрсәне яки кемне санынып, уйланып утырасыңдыр.
— Кемне сагыныйм инде Фируза апа, Кәрим күптән килеп җитәргә тиеш иде, күренми, менә уйлап утырам.
— Соң балалар уйный инде, ул гел сине саклап утырмас, килер. Хәлләрең ничек соң Әлфия. ?
— Рәхмәт, күрәсең бит, мин кибетче.
— Иң мөһиме исән сау диген, улың нишләр иде ә синсез? Әнә кара теге карачкың качты, ә синең балаң яшь хатынга кирәк дип уйлыйсыңмы?
— Син хаклы, иң мөһиме исәнлек, исән булсам барда булыр, улыма да ә.......
Әлфия сүзен дә әйтеп бетермәде, кибеткә полиция хезмәткәре белән Кәрим килеп керде. Кәрим полиция хезмәткәре кулыннан ычкынып әнисен килеп кочаклады да:
— Әни, әнием..
Куркып калган Әлфия бер улына, бер полиция хезмәткәренә карап:
— Нәрсә булды?
— Бер ир сезнең улыгызны үзенең машинасына көчләп утыртырга теләгән иде, сезнең улыгыз бик каты кычкырган тавышка мин ихтибар итеп алар янына килеп , нәрсә булганын ачыкларга теләдем. Теге ир" Сезнең эшегез булмасын, ул минем улым, кайчан телим, кая телим алып китә алам" дип китеп барырга теләде. Тик улыгыз" Ул мине яратмый, безне үтерергә тели, ышанмасагыз әнидән сорагыз, абый мине әти дигән кешегә биреп җибәрмәгез инде, сез бит полиция " диде. Мин ул ирнең паспортын карадым һәм фотосүрәткә төшердем, әйтегез әле ул чыннан да сезнең ирегезме? - дип, полиция хезмәткәре Әлфиягә Тәлгатнең фотосүрәтен күрсәтте дә:
— Ә хәзер әйтегез әле, ул сезгә чыннан да яныймы?
Әлфия башын ия төшеп:
— Әйе ул минем ирем, дөресрәге ирем иде. Ул хәзер төрле ысуллар белән квартираны тартып алырга, яисә сатырга тели. Ә ул квартира минем әти белән әнидән калды, аларныкы ул.
— Әгәр эш авырга китсә сез аның өстеннән шикаять яза аласыз, суд була калса да сезгә булышырга мөмкин. Мин дә сезгә үз телефон номерымны калдырам, кирәк булсам, судта бүгенге очрак турында әйтеп бирә алам. Ә син— полиция хезмәткәре Кәримнең борынына чиертеп алды да— ә син икенче полиция хезмәткәре килгәнне көтмә, яныннан үтүче һәрбер кеше ярдәм итә ала. Ә машинага утыртырга өлгергән булса? Әниең теләсә теләмәсә дә квартираны әтиең исеменә яза иде. Саграк бул, син бит үскән егет. Ярар сау булыгыз.
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.
Полиция хезмәткәре китү белән Фируза апа :
— Менә күрдеңме, җир йөзендә яхшы кешеләр күберәк икән әле, бирешмә Әлфия, нык бул, кирәк булсак ике дә уйламый без дә ярдәм итәрбез, рәхәтләнеп мөрәҗәгать итә аласың. Ярый миңа да эшкә бит, сау булыгыз — диде дә кибеттән чыкты.
Әлфия исә Кәримне каты итеп кочаклады да:
— Аллага шөкер бу полиция хезмәткәре яхшы кеше булып чыкты, ә бит аларның да төрлесе бар, бу чыннан да аның әтисе икән дип китеп барган булса? Алла гына сакласын инде үзебезне, нәрсә улым, курыктыңмы?
— Мин бүтән сине күрә алмыйм дип курыктым әнием.
— Җүләрем минем.
Әлфия улының битеннән үбеп алды да:
— Әйдә кайтабыз герой.
Ниһаять Шамил килеп Әлфиягә очрашу хакында шалтыратып әйтте. Әлфия кирәкле язуларын алып паркка, очрашу урынына килде. Шамил килгән һәм аны көтә иде инде.
— Нихәл Әлфия?
— Рәхмәт, яхшы, менә миндә булган бөтен документларны алып килдем.- дип, Әлфия кулындагы папканы Шамилгә бирергә теләде. Тик Әлфия биреп өлгермәдеме, Шамил тотарга өлгермәдеме, папка җиргә төшеп китте. Икесе бер үк вакыт папка артыннан иелде һәм, һәм икесенең башы бер берсенә бәрелде. Икесе дә бер берсенә карап, бер авыздан әйткән кебек:
— Ой, гафу ит— диделәр дә, икесе дә көлеп җибәрде . Шамил Әлфиягә :
— Ничектер кызык килеп чыкты шулаймы?
— Әйе Шамил.
— Таааак, документ кулда, әйдә киттекме?
— Дөресен әйткәндә мин куркам.
— Нидән? Син бит җинаятьче түгел, син үз милкеңне саклап калырга гына телисең.
Парктан чыгып алар Шамилнең ялтырап тора торган машинасына утырдылар.
— Синең бигрәк тә матур инде машинаң, моның бәясе дә ат бәяседер?
— Киресенчә Әлфия, бу машина бәясенә берничә ат алып була.— дип Шамил көлә башлады. Әлфия дә аңа кушылып көлде дә:
— Ярар инде, кыйбатлы әйбергә гел шулай әйтәләр иде бит, минем әледә шулай калган.
— Аңладым Әлфия, тик менә сине көлдерәсем килгән иде һәм килеп чыкты дип уйлыйм. Көлә башлагач ун яшькә яшьрәк күренәсең икән син.— дип тагын көлде. Әлфия башын чайкап алды да аңа кушылып көлде.
— Күрәсеңме Әлфия, көлеп яшәүләре җиңелерәк.
— Шулайдыр Шамил, ләкин көлер өчен дә сәбәп кирәк, ә минем андый сәбәбем әлегә юк.
— Син борчылма, Алланың рәхмәте дөреслек ягында икәнен генә онытма. Менә сөйләшә, сөйләшә килеп тә җиттек.
Машинадан төшеп алар бер матур зданиенең өченче катына менеп, бер ишекне шакыдылар. Шамил ишекне ачып Әлфиягә юл биреп:
— Үзеңне кулга ал, болай куркып торсаң ничек квартираны яклый аласың, үт әйдә — дип Әлфияне эчкә таба төртте.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.