

Әлфия тулысы белән килешә иде Фирая белән, ләкин, ләкин ул өметен күптән өзгән иде инде. Кемгә ышанырга, кемгә авыр чагында таянырга? Әйе, бар, бар аның да дуслары, тик дус, ул яныңда яткан ир түгел. Ирсез торып була диләр, әйе була, Әлфия моңа шикләнми дә, тик ничек кенә акланырга теләсәң дә ир үз урынына кирәк дип уйлады ул. Төрле кичерешләре, төрле сынаулары бар, менә шуларга вакыты белән ир кеше ярдәме бер дә комачауламас, аеруча ир бала тәрбияләгәндә.
— Әлфия, ауууу, син тагын уйланып каядыр киттең ахыры?
Фирая елмая төшеп :
— Килер бер көн, ышан гына дустым, синнән дә бәхетле кеше булмас әле. Син бары үз юлыңда очраткан кешегә, сиңа бәхет бирергә теләгән кешене үзеңнән борма, язмышның үзенә тапшыр. Ә ул алдатмас, нәкъ менә минем кебек алга бар.
— Аңламадым .....
— Мин былтыр аякларым белән хастаханәдә ятканда бер ир белән таныштым, юк, дөрес әйтмим, миңа бәхет бүләк иткән ир белән таныштым. Аның хатыны үлгән, ә мине ирем ташлап китте. Без башта бары сөйләшеп, аралашып тордык, аннары ул миңа" Тәвәкәллә дә кил яныма, ант итәм үкенмәссең, миңа аркамны терәп торырга, терәк булырдай дус, хатын, иптәш, сердәш кирәк" диде. Ә мин аңа " Шул хатле хатын сиңа нигә" дип көлдем. Ә ул кире җавап бирде" Миңа бер көнлек хатын кирәкми, хатын ул дус та, сердәш тә кирәк чакта терәк тә булырга тиеш. Ә синдә миңа кирәкле сыйфатлар бар да бар, кил, бергә булыйк " диде. Ә мин, мин шул сыйфатларымны алып китеп тә бардым. Әлфия ышанасыңмы, мин үкенмим. Фиргать чыннан да искиткеч ир, дус ә иң мөһиме кешене хөрмәт итүче ир булып чыкты. Минем тимерләрем дә аны куркытмады.— дип Фирая рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:
— Әнә, әнә ул минем бәхет кошым.
Алар янына ерактан ук елмаеп 40-45 яшьләр тирәсендәге ир-ат якынаеп килә иде, ул килеп җитүгә:
— Гафу ит соңга калдым, син театрга барасым килә дигән идең, менә тиз генә шул якка барып әйләндем. Ой, гафу итегез мин исәнләшмәдем дә, исәнмесез туташ.
— Исәнмесез.
Фиргать Фираяга таба кире карап:
— Йә нәрсә киттекме?
— Әйе хәзер.
Фирая Әлфиягә карап:
— Онытма дустым, килеп очраса бәхетеңне кулыңнан ычкындырмаска тырыш, бәхетле булуың бары үзеңнән генә тора, мин гарип дип күзеңне аска төшермә, башыңны югары күтәреп йөр. Авыруыңнан беркайчан да оялма, синең тыштагы авыру ул үтәр, иң мөһиме эчке дөньяң ямьле булсын, ә эчке дөньяң матур булу күпкә мөһимерәк. Эчке дөньяң матур булса тыштагысы күренми, дөресрәге яраткан кеше эчке дөньяны күрә , аны күбрәк бәяли. Сау бул дустым.
— Сау булыгыз.
Фирая әйткән сүзләрне Әлфия үзенчә аңлады,, бер яктан ул хаклы, ә менә күбесе эчке дөньяңны күрергә түгел, белергә дә теләми бит, киресенчә тышкы матурлыкны өстен күрә . Әлфия тагын бераз балаларга карап утырды да өйгә кайтырга кузгалды.
Көн артыннан көн үтте, Әлфия белән Кәрим икәү генә яшәргә дә ияләшә башлады. Әлфия төрлечә улына терәк булды, гел сөйләшеп, аның белән бергә вакытында күбрәк үткәрергә тырышты. Улы әтисен сагынып елап утыруын теләмәде ул. Чыннан да тормыш әкрен генә үз җаена бара бирде. Әлфия директор сүзен тыңлап кибеттә эшли башлады. Бу Кәрим өчен дә бик кызык булды, мәктәптән кайтуга ул әнисе янына кибеткә чапты. Менә бүген дә кичкә кадәр эшләп алар бергә өйгә кайталар.
— Әнииии, ә син нигә гел кибетче булып эшләмәдең? Шундый кызык бит кибеттә эшләве.
— Мин аның турында уйламадым да улым, әгәр кулым авыртмаса мин әле дә завод эчендә эшләр идем.
— Ә кибеттә кызыгырак шулай бит? Ә теге әби нәрсә диде әле?
Кәрим кычкырып көлеп җибәрде , Әлфия улына карап елмайды да:
— Миңа чернобелый ипи һәм чуток батона һәм дымлы чүпрә диде — дә, үзе дә улы артыннан рәхәтләнеп көлде.
— Әни син ничек аңладың аңа нәрсә кирәк икәнен ә?
— Ул әби еш килә улым, килгән саен ярты буханка ак, ярты кара ипи ала һәм шулай ук ярты батон ала.
— Әни ә дымлы чүпрә нәрсә ул?
— Бар киптерелгән чүпрә, бар киптерелмәгән чүпрә, ул дымлы була, шуңа шулай әйтә дә инде.
Кәрим янә рәхәтләнеп көлде дә:
— Ә теге бабай, ул нигә бер рюмкалык кына ипи бир диде?
— Ул улым эчәргә ярата торган кеше, закускасына әйбер булмагач сорый шулай, тик без йөз грамлап ипи бирмибез.
— Әнииии, ә мин үсеп акча эшли башлагач сине ял йортына алып барам, мин акча җыя башладым инде. Әнә Сашалар ял итеп кайтты, аларның акчалары күп, Турция дигән җиргә барганнар.
— Ә син нинди акча җыясың улым?
— Соң инде әни....Кичә бер апа миңа әниеңә булышкан өчен дип миңа шиколадка акча бирде бит, вот, ә бүген бер абый на тебе на машинку дип 50 сум бирде, менә мин җыя башладым да.
Сөйләнә, сөйләнә алар кайтып җиткәннәрен дә сизми калдылар. Тик менә подъезд төбендә алар кара каршы Тәлгат белән очрашты. Тәлгат аларны күрүгә:
— Привет, мин сезне өйдә дип торам, сез прогулкага чыктыгызмы?
Кәрим әтисен күрәсе килмичә, әнисе артына басты , ә Әлфия иренә карап:
— Юк без эштән кайтабыз. Яшәр өчен акча кирәк бит, син дә улыңа ярдәм итмисең, хотя тиеш.
— Мин булышырмын, тик мин әлегә булыша алмыйм Әлфия.
— Ә кайчан Тәлгат ? Кәрим үсеп җиткәнне көтәсеңме? Үземнең хәлемә килгәндә мин синнән бер тиен акча сораганым булмады, Аллага шөкер үз акчам җитеп барды, ә син, син миңа зарплатаңнан, миңа түгел улыңа булса да акча биргәнең булдымы?
— Үтенәм кычкырып сөйләшмә әле, мин синең белән мөһим әйбер турында сөйләшергә килдем. ....Мөмкин булса әйдә өйгә кереп сөйләшик.
Өйгә кергәч Әлфия өс киемен салып залдагы диванга килеп утырды да:
— Чәй эч дип тәкъдим итмим, әйтәсе сүзеңне әйт тә кит, сине бу йортта сагынып көтеп торучы юк Тәлгат.
— Алай каты сөйләшмә инде.
— Ә ничек сөйләшим? Барысына да син үзең гаепле. Ярар, гаеплене эзләп утырасым да килми, әйт мөһим сүзеңне, нигә килдең?
— Син үзгәргәнсең, усаллангансың.
— Өйрәтүчем булды бит, сөйлә, мин тыңлыйм.
— Ничек әйтергә соң?
— Туры әйт.
— Әлфия ярар әйтәм, кара әле бәлки бу квартираны бүлербез, сезгә ике бүлмәле, миңа бер бүлмәлегә алыштырырбыз, яисә сатып акчасын бүләрбез?
— Ничек дидең?
— Соң бу квартирада мин дә яшәдем бит, димәк минем дә аңа хакым бар, имею право.
— Нәрсәгә имееш право?
— Әлфия безнең тиздән бала туа, без гел акчага квартира снимать итеп яши алмыйбыз, бала үстерү зур чыгымнар сырый бит.
— Менә сиңа мә, ә синең улың чыгым сорамыймы?
— Әйттем бит инде, җайлана башлагач булышам дип, шуңа да әйтәм, квартираны сатсак акчасы да була.
— Син нишлисең? Бу әти белән әни квартирасы, алар аны үз акчаларына сатып алганнар, хәтта мин булышмадым, синең турында сүз дә бармый.
— Ә күпме яшәдем, булыштым.
Әлфия ирексездән көлеп җибәрде дә:
— Әйе, яшәдең Тәлгат, яшәдең. Син исеңә төшер әле ничек яшәгәнеңне. Бер сүзем юк әтине карарга булыштың рәхмәт сиңа. Ә хәзер уйла әле калган тормышыңны уйла. Бала тууга машина алдык, тик, тик тулысынча әти акчасына диярлек, әтигә төзелештән ярдәм йөзеннән бирелгән акчага алдык, машинага безнең бер тамчы акча керде. Кирәк чагында безне машинада йөрттең, йөртмәдең түгел, ә хәзер әйт, үзеңнең эшләгән акчаң кая китеп барды.
— Соң машинага запчастьлар алдым, бензин, ремонт ясадым.
— Өр яңа машинага ремонт? Көлдермә әле, мине җүләргш дә санама .Син бит көн дә таксида йөрдең, ә өйгә бер тиен акча бирмәдең, үз акчам җитеп баргач мин сорамадым да, бәлки җыядыр дип уйладым, тиле. Яшь сөяркә күп акча сорагандыр шул инде, ә мин дәшмәдем, дәшмәдем тиле.
— Мин күп ел яшәдем монда, имею право на какую то часть. Әгәр болай гына ризалашмасаң судка мөрәҗәгать итәм.
— Юлыңа ак җәймә, адвокат та ялларга онытма, бар кит моннан ятсыз, бүтән минем юлымда очрыйсы булма.
— Судта очрашырбыз - дип, Тәлгат ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Әтисе чыгып китүгә Кәрим әнисе янына килеп утырды да:
— Елама әнием, елама, ул бер көнне дә шундый псих иде, ниндидер Шамил абый белән сөйләшкәнен ишетеп тордым. Ул көнне дә квартира турында сөйләштеләр.
Әлфия аптырап улына карады:
— Кайчан улым? Нинди Шамил? Нәрсә сөйләштеләр икән , син ишеттеңме?
— Ул Шамил абыйдан ниндидер юрист дигән кешедән нәрсәдер сорарга кушты, аннары квартираны сатып буламы диде.
— Ә аннары, аннары нәрсә булды?
— Мин бит юрист абый ни дигәнен ишетмәдем, ә әти психланып телефонын идәнгә бәрде дә каты итеп сүгенде.
— Менә бит нинди ятсыз, ул күптән уйлап йөргән инде, ярый улым әйдә ашап алыйк, ә калганы Аллаһ кулында.
Менә бүген кич Әлфия кабат йоклый алмады, Нәрсә эшләргә? Бәлки Тәлгат чыннан да квартираны тартып ала алыр? Аннары нишләргә?
Эшкә барыр алдыннан Әлфия беренче эш итеп дусты Светага шалтыратырга булды.
— Света дустым нәрсә хәлләрең? Кара әле синдә ялгыш Шамилнең телефон номеры сакланып калмадымы?
— Ә нигә ул сиңа? Әллә Тәлгат урынына алып кайтырга телисеңме?
— Светаааа.....
— Шаяртам дустым, тик Алланың амин дигән чагына туры килсен , Шамил чыннан да яхшы егет иде. Теге юлы ук сиңа аны сайларга булган.
— Яхшы булгач нигә үзең сайламадың?
— Генам булмаса ике дә уйламый сайлар идем.
— Светаааа....
— Ярый яз, миннән дә күп итеп сәләм әйт яшьлек дустыма.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.