

Кәрим кая барып бәрелергә йөргән песи баласы кебек як-ягына каранып алды. Үзенең башка йортлар ягына китүен аңлап алгач үз өйләренә таба китте. Әле подъезд ишегеннән кергәч тә өйгә керә алмый баскычка утырып елады. Кем белә инде бала күпме утырыр иде елап, әгәр әнисе мусор пакеты бәрергә чыкмаса. Улының ни халәттә утыруын күреп Әлфия мусор пакетын баскычка куйды да:
— Улым, бәгърем нәрсә булды? Кем тиде сиңа әйт? Кем тиде?
— Әти, әти...
Кәрим сүзен дә әйтә алмыйча үксеп елап җибәрде дә, куллары белән төзен кочаклап, башын куйды.
— Улым нәрсә булды соң?
— Әти, әти, ул, ул мине яратмый, ул укытучы Ләйлә апаны ярата икән, ул сине дә яратмыйм диде.- дип, күз яшен сөртә, сөртә борынын тартып:
— Ул ялганчы әнием, ул ялганчы, мин дә аны яратмыйм. Ул сине алдап киткән эшкә барам чит шәһәргә дип әни, ул паркта ял итә иде, ул, ул ялганчы.
Кәрим елый, елый әнисен кочаклап алды да:
— Әни нигә ул безне яратмый, әнииииии....
Әлфия улыннан бу сүзләрне ишетүгә күз аллары караңгыланып киткән кебек булды. Ул ике кулы белән башын тотып урыныннан сикереп торды да , подъезд тәрәзәсе янына килеп басты. Бер мизгел эчендә иренең гел мәктәпкә ашкынуы,,укытучы кызның нинди акыллы булуы турында сөйләп мактаганы, әйткән сүзләре колагында яңгырый кебек тоелды. Бер мизгел, бары бер мизгел эчендә нәрсә булганы, бу хәл кайчан башланганы аның башында әйләнеп үтте.
— Әни, әни, сиңа нәрсә булды?
Улының бу сүзләре Әлфиягә үткәннән кире кайтырга мәжбүр итте.
— Бернәрсәдә булмады улым, бар син өйгә керә тор, ә мин мусорны бәреп керәм, аннары ашарбыз. Улым елама ярыймы, синең бит мин бар, ә минем син бар улым. Мин, мин сине үлеп яратам, әтиең өчен дә мин сине яратырмын. Борчылма улым, бар да яхшы булыр. Бар, бар кер, кулларыңны юа тор.
Әлфия өйгә кергәндә Кәрим телевизор карап утыра иде. Тик күзләре генә телевизорда түгел, ә каядыр читкә карап торалар . Әлфия улы янына килеп:
— Иииииии, нәрсә инде бу ә? Нәрсә уйлап утыра инде минем улым?
— Әни ә әти бүтән өйгә кайтмыймы? Ул чыннан да безне яратмыймы?
— Улым ул сине ярата, сине ничек яратмый була соң?
— Әни, юк, ул мине дә, сине дә яратмый, ул предатель әни. Минем аны бүтән күрәсем дә килми. Ул, ул бит гел кечкенәләрне рәнҗетергә ярамый, олыларны хөрмәт итәргә, ярдәм итәргә кирәк диде. Шулай булгач ул нигә мине рәнҗетә? Нигә ул сиңа ярдәм итми? Әни сиңа бит дөрестән дә ярдәм кирәк, син әле авырыйсың әнием. Ә мин, мин бит аның улы, нигә үз баласын калдырып китә ул әни?
Кәрим тагын елый башлады. Әлфия улын кочагына алып:
— Улым син әле кечерәк аңларга, үсә төшкәч мин сиңа аңлатырмын һәм син аңларсың. Ә хәзер тынычлан, без икәү бик бәхетле булып яшәрбез, без булдырабыз бит, шулаймы улым?
— Әйе әнием.
Кәрим әнисенә карап:
- Мин сине биииик яратам әнием.
Әйе без булдырабыз дип әйтүе дә, төшенкелеккә бирелмичә үз үзеңне кулга алып яшәүләре дә әйткәнгә караганда күпкә кыенрак, тик яшәргә кирәк . Әлфия дә улы өчен үз үзен кулга алырга тырышты.
Менә тагын яңа уку елы башланды. Мәктәпкә барыр вакыт җиткәч Кәрим ике аягын төрәп мәктәпкә барырга каршы торды, әнисе белән сатулашты. Бары Ләйлә Талгатовна мәктәптән киткән дигәч кенә мәктәпкә барырга ризалашты. Ә Әлфия үзенчә тырышты, кулларына массаж һәм төрле күнегүләр ясады. Менә бер көнне аны завод директоры заводка чакыртып алды да:
--Әлфия сеңлем син нигә бездән качып йөрисең?
— Мин качмыйм, гел заводка килеп йөрим, дусларымның хәлләрен белешеп торам.
— Кара әле сеңлем, бәлки сиңа әлегә авырдыр, тик минем сиңа бер тәкъдимем бар иде.
— Тыңлыйм сезне.
— Син эшкә чыга алмыйсыңмы?
Әлфиянең күзләре зураеп китте, ул директорга карап:
— Сез көләсезме соң? Ничек? — дип ул директорга кулын күрсәтеп:
— Ничек эшлим соң мин? Ничек сез моны күз алдыгызга китерәсез?
--Юк, юк, син мине дөрес аңла, .....мин сиңа җиңел эш тәкъдим итәргә телим.
— Аңламыйм барыбер.
— Әнә машиналар килә дә икмәк төяп китә, ә учёт алырга кеше юк, ә сиңа өстәмә акча кирәк, шулай бит?
— Әйе анысы шулай, тик мин сменалы эштә эшли алмыйм, минем улымны карыйсым бар. Кем аны мәктәпкә озата, кем каршы ала, кем ашата, ул бит әле кечерәк.
— Әйе мин анысын уйлап җиткермәдем шул. Ярар алайса, так, так, так.....Кара әле, озакламый завод капка төбендә без яңа гына пешеп чыккан икмәк сату бүлеге ясыйбыз, бәлки шунда икмәк, тагын кайбер кирәк, ярак әйбер сатырга керерсең ә? Икмәк кенә алып бирә аласыңдыр бит Әлфия? Йә ничек уйлыйсың, ризамы?
— Менә анысын уйлап була. Ә кайчан кибет ачасыз?
— Мин сиңа хәбәр итәрмен, чыннан да артык акчанын беркемгә дә комачаулык иткәне юк әле.
Әлфия берьяктан шатланды, дөрестән дә аңа хәзер артык акча комачауламас иде, ә икенче яктан улы мәктәптән кайткан вакытта ул өйдә булмый. Ярар нәрсә булса да уйлап табырга булыр дип уйлана, уйлана Әлфия янә парк аша өйгә кайтырга булды. Менә тагын үзенең яраткан скамейкасына утырып ял итеп алырга уйлады ул. Тик өлгермәде, аның скамейкасының бер читенә, теге, гел елмаеп, башка скамейкада утыра торган хатын килеп утырган иде инде. Әлфия шулай да скамейканың икенче читенә килеп утырды да, үзеннән ерак түгел генә нәни балалары белән йөргән хатыннар артыннан күзәтә башлады. Бераз вакыт үткәч теге хатын телгә килеп:
— Исәнмесез.
Әлфия таныш булмаган хатынга карап:
— Исәнмесез.
— Ә сез гел бу скамейкага утырасыз, нигә? Авыр булмаса әйтә аласызмы?
Әлфия елмая төшеп:
— Сез дә бит башка урынга утыра идегез, ә сез нигә бу скамейкага утырырга булдыгыз?
Таныш булмаган хатын да көлә төшеп:
— Шәп җавап, ә мин дөресен әйткәндә сез гел моңаеп утыргач мондый җавап бирерсез дип уйламаган идем.
— Ә сез мине күзәтә идегезме?Нигә?
— Мин Фирая булам, ә сез?
— Мин Әлфия, тик сез җавап бирмәдегез.
— Сез дә җавап бирмәдегез бит, нигә гел бу скамейкада утырасыз?
Әлфия тагын елмая төшеп:
— Бу урыннан паркның күп урыны күренә, аеруча бу якта нәни балалар күп, аларны күзәтеп утыру күңелгә рәхәтлек бирә. Ә сез нигә урыныгызны алыштырдыгыз?
— Сезнең өчен .
— Нәрсәә?
— Гафу итегез инде ярыймы?..... Мин сезне күптән күзәтеп утырам. ....Ә иң беренче сезне күргән көнне сезгә карарга мөмкин түгел иде , дөресрәге куркыныч иде.
— Ничек була соң ул?
— Күзләр Әлфия, күзләр. Беләсезме, кайсыбер кеше күзләрне күңел көзгесе ди. Менә мин дә сезнең күңелегез тулган икәнен күрәм.....
Мин үзем дә шундый юл аша үткән кеше, күңелемдә моңсулык, йөрәгемдә тирән яра иде. Ә юлга килгәндә ....Ул юлның кайсысын сайларга белми йөргән чаклар минем артта калды .
— Мин сезне аңламыйм, нинди юл, нинди аңлашылмый торган сүзләр.
— Күңелгә кереп утырган әрнү, төшенкелеккә ачылган юл ул. Вакыты белән аптырыйсың, кая барыйм, нишләргә һәм башкалар. Болар барысы да юллар һәм тагын нәрсә сайларга белми аптырап утырулар. Әлфия мин боларның барысын да синең күзеңдә күрдем . Үзем дә шундый юл аша үткәнгә синең яныңа килергә, синең бераз булса да күңелеңне күтәрергә булдым.
Әлфиянең йөрәге чәнчеп куйды. Әйе Фирая бит хаклы, Әлфиянең дә нишләргә белми, нинди юл сайларга аптырап йөргән чаклары аз булмады. Үзенең кая барып бәрелергә йөргән көннәре аз булмады аның һәм ул аларны бик яхшы хәтерли.
— Әлфия син кая? Ауууу.
Әлфия сискәнеп китте, үзенә елмаеп карап утырган Фираяны күреп:
— Монда мин Фирая, монда, мин сине тыңлыйм.
— Уууууу, без уже син дип сөйләшәбезме? Менә бу прогресс, но мин бик шатмын.
— Ә сез.....син нигә үз урыныңнан күчтең? Гафу ит, ә мин....дөресрәге мин сез димәкче идем.
— Киресенчә , син дип әйтү юлны кыскарта дия иде әбием, мин шат кына син дисәң..Бүген минем ерак китәсем килмәде, аннары синең белән дә күптән танышырга сәбәп эзләп утырдым.
— Ә мин килмәгән булсам?
— Бүген килмәсәң иртәгә килә идең.
— Мин дә бик еш күзәтә идем сезне....сине. Син бәхетле кеше,,күзләрең энҗе бөртекләре сыман ялтырый, йөзең бәхеттән балкый. Мин вакыты белән хәтта көнләшеп куя идем әле.
— Мин кабатланам бугай, тик минем дә төшенкелеккә бирелгән чаклар аз булмады Әлфия.
--Сиңа карап алай әйтеп булмый , дөрестән дә моны әйтеп булмый.
Фирая озын күлмәгенең бер читен әз генә күтәрә төшеп аякларын күрсәтеп:
— Менә кара.
Әлфия Фираяның аякларын күреп куркып калды, куркырлык та иде шул, аның төзгә хәтле ике аягы да тимер протез аяклар иде. Әлфиянең күзләре зурайганны күреп Фирая:
— Менә минем күңел төшенкелегенә бәйле аяклар.
--Нәрсә булды? Гафу ит исеңә төшергән өчен, кыен булмаса бәлки сөйләрсең.
Фирая бераз читкә таба карап торды да:
-— Ирем, бу бары тик ирем гаебе. ....Без бер бәйрәмнән кайтып бара идек. Әйтеп тордым эчмә дип, ә ул тыңламады. Ә бит өйгә кайтырга да бары биш кенә чакрым иде. Мин авыл кызы, күрше авылдан кунактан кайтып килә идек, .....юл читендә башка машина белән бәрелештек. Өлгерә алмады, өлгерә алмады шул борылырга, ашыкты, шуңа да без бәрелештек. Иремә бернидә булмады дисәң дә була, ә менә мин баламны да югалттым, аяксыз да калдым..
Фираяның күзенә яшь тулды, ул сүзен дәвам итеп:
— Мин бала көтә идем, декрет ялына чыккан гына идем....Менә күрәсеңме, мин барыбер яшәргә көч таптым, хәзер бик бәхетлемен.
— Ә ничек шәһәргә килеп яши башладың?.Кеше сүзеннән качтыңмы? Миндә кеше сүзеннән куркып йөрдем башта, мине сөйлиләр, миннән көләләр, мине аңламыйлар кебек тоелды.
— Син нәрсә инде ә? Кулдагы бармаклар төрле булган кебек , кешеләр дә төрле була. Шуңа да бөтен кеше синнән көлә, сине сөйли дигән сүз түгел бит әле ул. Сине аңлап, сине якларга теләүчеләр күбрәк, ышан миңа.
Фирая бераз уйланып утырды да:
— Әнә кара, җир өстендә нинди генә чәчәк юк, алар нинди матур, кара, кара. Аларны карыйлар, су сибәләр, нәкъ менә шул чәчәкләр кебек бит кешеләр дә. Менә мине ирем аяксыз, инвалид, гарип дип калдырып китеп барды,, хотя минем шундый булуыма ул үзе гаепле бит. Мин дә әз генә күз яше түкмәдем, елый, елый күзләр шешенеп бетә иде.. Ә менә былтыр минем дә шиңә башлаган чәчәгем янә ямьләнде, яшел яфракларын өскә күтәрде.
— Әйе синең бәхетле икәнең әллә каян күренеп тора . Тик, ышанасыңмы, бу сүзләрне миңа хастаханәдә ятканда бер хатын әйткән иде инде."" Хатын кыз ул чәчәкләр кебек, бары карап торсаң, аларны тәрбияләсәң генә чәчәген ата, шиңми, ә менә инде бераз гына булса да тәрбия юк икән то беттең, син шиңгән чәчәк кебек кибәсең, ә аннары бетереп юкка чыгасың. - диде. Син дә шул ук сүзләрне кабатлыйсың кебек.
— Дөресе шул бит, хатын кыз чәчәк атканда гына аңа ихтибар итәләр, аңа карап сокланалар, аны өзәргә, тәмен татып карарга телиләр. Ә шиңгән чәчәкләргә кем карасын соң? Ләкин шиңгән чәчәкләргә ихтибар итүче юк дип уйлау да дөрес түгел икән, бар, бар икән андыйлар да. Беркайчан да өметне өзәргә ярамый.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.