

Әлфия өмет тулы күзләре белән Тәлгаткә карады. Ә ул, ул нәрсә эшләргә, нәрсә әйтергә белмәгән кеше сыман күзләрен чаптырды, югалып калды. Әлфия янә сүз башлап:
— Син күптән кайттыңмы? Әйдә бераз йоклап ал, әле иртә бит. — диде, сәгаткә күз салып. Тәлгат берсүзсез чишенеп караватка ятты.Әлфия бармаклары белән аның битеннән сөеп алды да:
— Белсәң иде сине ничек сагынганымны. - дип Тәлгатнең битеннән үбеп алды да, бармагы белән аның муеныннан йөртә башлады, аннары әкрен генә бармакларын күкрәгенә таба төшереп, аның күкрәген сыйпый башлаган иде, Тәлгат ток тоткан кеше шикелле урыныннан сикереп торды да:
— Син нишлисең?
— Аңламадым? Мин нишли алам инде Тәлгат? Мин бары сине яратырга, иркәләнеп алырга теләгән идем.
Тәлгат бармакларын йодрыклап стенага китереп сукты, аннары ачу тулы күзләрен Әлфиягә төбәп:
— Син моны ничек күз алдыңа китерәсең ә?
— Аңламыйм мин сине.
— Ә нәрсә аңламадың? Син ничек күз алдыңа китерәсең безнең иркәләнеп ятуны дим?
— Нәрсә булды соң сиңа? һәрвакыттагыча әлбәттә Тәлгат, һәрвакыттагыча.
— Һәрвакыттагыча бүтән булмый Әлфия, ничектә була алмый, ишетәсеңме? Була алмый дим.
— Син нишлисең соң? Ә нигә була алмый? Нәрсә булды сиңа Тәлгат?Нәрсә үзгәрде?
— Ардым мин аңлыйсыңмы, ардым мин.
— Соң ял ит, мин бит эш кушмыйм, бераз йоклап ал дидем генә.
— Син дөрестән дә бернидә аңламыйсыңмы?
— Ә нәрсә аңларга тиеш соң мин?
— Син.....син....
Тәлгат тагын стенага йодрыгы белән сукты да:
— Син кара инде үзеңә ә, мин бит сиңа кагылырга да куркам, иркәләнеп яту түгел. Сине, синең гәүдәңне күрүгә йөрәгем әллә нишли минем.
— Ярар соң бераз түзәрбез.
— Нәрсәгәәәә? Син мине аңла ярыймы, мин ардым, бу тормышта яшәп ардым. Башта әтиеңне нәни бала караган кебек карадым, хәзер сине карап нишләргә белми йөрим. Мин кешечә яшәргә телим ишетәсеңме? Мин кешечә яшәргә телим. Хәзер инде син җайлана башладың, шуңа да әйтә алам........ Әлфия мин синең белән яши алмыйм, гарипләр карап ардым мин. Гафу ит һәм мине аңларга тырыш.
— Син үзең әтиеңне карарга риза, булышам дидең . Мин бит сине мәҗбүри өйләндермәдем.
Әлфия бит буйлап агып төшкән күз яшен сөртеп алып:
— Мин бит вакытлыча гына гарип Тәлгат, табиб бар да яхшы була, вакыт кына кирәк диде. Син миңа кирәк чакта ничек мине ташлап китә аласың?
— Авыр вакытың узды инде Әлфия, узды. Әйттем бит, мин ардым, аннары.....
— Нәрсә аннары?
— Әгәр син бәхетсезлеккә очрамаган булсаң.... мин синнән күптән китә идем. Бары тик син югында әтиеңне карарга калдым мин. Аннары сине дә карарга кирәк булды, мин син уйлаганча начар кеше түгел.
— Әйе сүздә юк карадың, шуңа да мин.....син мине яратасың дип уйладым. Аңламыйм барыбер, күпме бергә яшәгәч син мине ничек калдырып китә аласың?
— Әйттем бит, мин синнән күптән китә идем, аннары Ләйлә тагын бала көтә.
— Нәрсәәәәә?
— Мин күптән инде аның белән, ул мине көтте, түземле була белде, ә хәзер ул бала көтә.
— Юк, син тагын дидең, димәк сезнең инде балагыз булган.
— Юк, бер вакытны бала көтә иде, мин синең белән аерылыша алмыйм әлегә дигәч баланы алдырган, ә менә хәзер тагын бала көтә. Үтенәм аңла, мин тыныч тормыш телим.
— Ә безнең тормыш тыныч түгел идеме?
— Нинди тынычлык турында әйтәсең син? Әйт, әйт тынычлык бар идеме бездә? Ничә ел бергә яшибез, гел хастаханә, өй, эш. Мин нәрсә күрдем соң йә әйт? Ярар әтиең үлде, ә хәзер....
— Нәрсә хәзер Тәлгат? Хәзер син гарипне карарга димәкче буласыңмы?
— Ә нәрсә дөрес түгелме?
Әлфия халатын киеп шкаф янына килде дә, Тәлгатнең әйберләрен караватка бәреп:
— Бер әйбереңне дә калдырма, кит, бар чыгып кит, минем квартирадан чыгып кит.
Тәлгат тиз, тиз әйберләрен җыеп ишекне шап итеп ябып чыгып та китте. Әлфиянең йөрәге каты итеп тибә башлады, ул кулы белән күкрәген тотып караватка утырды. Нәрсә булды соң бу? Ул бит Тәлгат аны ярата дип уйлады. Ә улы, улы турында нигә уйламады соң ул? Улына нәрсә әйтер соң? Әтиең безне ташлап китте дип ничек итеп әйтергә? Әлфия бик каты борчыла башлады. Ә Тәлгат улы турында исенә дә алмыйча җыенып тыныч кына чыгып китте. Ләкин Әлфия Тәлгат турында улына әлегә бернәрсә дә әйтмәскә булды. Нигәдер ышанды ул, Тәлгатнең кире кайтуына ышанды. Шуңа да улына әтиең эш буенча командировкага башка шәһәргә китте дип әйтте. Ләкин без капчыкта ятмый дигән сүз генә дөрес булып чыкты.
Бер көнне Кәрим әнисеннән сорап, дуслары белән уйнарга паркка барды. Күпмедер вакыт үткәч балаларның берсе:
— Әнә, әнә Ләйлә Талгатовна кияүгә чыккан дип әни әйтте дидем бит, әнә ул ире белән скамейкада утыра. Әле озакламый аларның нәни балалары да була икән, - дип, ул пакрта урнашкан скамейкаларның берсенә бармагы белән төртеп күрсәтте. Кәрим Ләйлә апасы белән утырган әтисен күреп:
— Юк ул минем әти, мөгаен ул минем укуым турында сөйләшәдер, ураааа әтием кайткан. Ул бит командировкага башка шәһәргә киткән иде- дип Кәрим әтисе янына чапты.
— Әти, әти, әтием кайттыңмы? Нигә дип әйтмәдең? Син безгә сюрприз ясарга теләдеңме? Әти әйдә өйгә, анда безне әни көтә.. ... Ул көндә диярлек ашарга да күп пешерә"" әтиең ач кайтса нәрсә ашар, запас торсын " ди. Әйдә инде әти, әйдә өйгә. - дип, Кәрим әтисенең кулыннан тарта башлады. Тик Тәлгат Кәримнең кулын ычкындырып:
— Сәләм улым, тик мин өйгә кайта алмыйм......Без бәлки дөрес эшләмәгәнбездер сиңа алдан ук әйтмичә, әйтергә булган икән.
Аптырап калган Кәрим:
— Әти син нигә шулай әйттең?
— Улым утыр әле яныма, тыңла әле.... Улым, син инде зур егет булып киләсең һәм мине аңларга тиеш дип уйлыйм.
— Әтииии
— Тыңла улым, әйтеп бетерергә ирек бир........ Улым, ничек итеп сиңа җиңелерәк әйтергә соң? Кәрим улым тормышта төрле хәлләр була, шулай килеп чыга инде, олы кешеләр бер берсен яратудан туктыйлар һәм башка җиргә яшәргә китәләр, яңа тормыш башлар өчен аерылышалар.
Кәрим дәшмичә утырганны күреп Тәлгат аңа карап торды да:
— Улым әниең белән мин күптән бер беребезне яратмыйбыз инде, шуңа да мин сезне калдырып китәргә булдым.
— Мине дә яратмыйсыңмы? Шуңа мине дә калдырдыңмы?
— Юк улым, мин сине нәрсә булуга карамастан яратам, мин гел синең белән очрашып торырмын.
— Әәәә, ә Ләйлә апаны яратасыңмы?
— Тәлгат бер Ләйләгэ бер улына карады да:
— Яратам улым, бик яратам.
— Ә әни нишли? Ул бит сине ярата, гел сине сөйли, ә син ялганчы әти, ......
— Улым яратам мин сине, тик әниең белән бүтән яши алмыйм.
— Ә мин, ә минем яныма ничә көн үтте, нигә килмәдең яраткач?
Кәрим елый ук башлады, Тәлгат аны кочаклап алды да:
— Әлегә вакытым юк иде улым, мин сүз бирәм синең яныңа гел килеп торырмын.
Кәрим әтисенең кочагыннан ычкынды да :
— Вакытын булмагач нигә паркта утырасың? Килмә, килмә минем яныма да, мин аңладым, мин сиңа кирәк түгел.
Кәрим күзләреннән чыккан яшь бөртекләрен сөртә, сөртә:
— Син начар әти, син ялганчы, әни авырганда да коймакны Ләйлә апа пешерде, мин үзем күрдем аны. Әнигә генә әйтмәдем, аның күңелен төшерәсем килмәде. Ә сез Ләйлә апа предатель. Сез кешене ялганламаска өйрәтәсез, ә үзегез ата ялганчы, мин сезнең турында директор абыйга әйтәм. Мин дә сине бүтән яратмыйм әти, яратмыйм.- дип, Кәрим елый, елый парктан чыгып өйдән каршы якка чабып китеп барды.
Дәвамы бар.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.