Литература
29 Мая 2023, 07:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Җиденче бүлек. Өйдә тынлык урнашты. Әлфия тәрәзә янына килеп басты да , урамны күзәтә башлады. Аның да урамга чыгып йөреп керәсе килде, тик танышларын очратып, аларның үзенә җәлләп карауларын бер генә дә теләмәс иде ул. Ничек, ничек түзәр икән ул тагын ике ай, әйе, тагын ике айдан аның бөтен тәнен чылгап алган гипс күлмәген салдырачаклар. Әлфия үзен таш эчендә селкенә алмаган курчак кебек хис итте.

Шиңгән чәчәкләрШиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Өйдә тынлык урнашты. Әлфия тәрәзә янына килеп басты да , урамны күзәтә башлады. Аның да урамга чыгып йөреп керәсе килде, тик танышларын очратып, аларның үзенә җәлләп карауларын бер генә дә теләмәс иде ул. Ничек, ничек түзәр икән ул тагын ике ай, әйе, тагын ике айдан аның бөтен тәнен чылгап алган гипс күлмәген салдырачаклар. Әлфия үзен таш эчендә селкенә алмаган курчак кебек хис итте. Бөтен тәне көчетә иде аның. Махсус ясалган таяк та көчетүне бастыра алмый, вакыты белән Әлфия ул гипс күлмәген салып бәрер дәрәҗәгә җитә иде. Алай гына да түгел, бу кием белән йөрүе дә, йокларга да бик авыр. Бу кичерешләр үзенә нәрсә өчен бирелгәнне ул аңлый алмады. Бәхетле, бик бәхетле иде бит ул, ире уңган, гел булышам дип кенә тора, яраткан улы әнием дип иркәләнеп йөри. Әтисе дә үзенең хәле авыр булуга карамастан зарланмый, киресенчә кызының күңелен күтәрергә һәрвакыт әзер тора. Бәлки, бәлки ул артык бәхетле булгандыр? Бәлки шуңа Алланың рәхмәте аңа сынаулар бирәдер? Әлфия уфтанып алды да, аш бүлмәсенә чыгып ашарга пешерә башлады. Эх хәзер токмач кисеп тавык шулпасы пешереп ашыйсы иде, юк, юк, булмый шул әлегә булмый. Әйтергә генә җиңел булып чыкты аш пешерәм диюләре Әлфия өчен. Кишер уарга, суган турарга, бәрәңге арчуы да Әлфия өчен зур сынау булды. Ләкин ул җиңде, иң беренче сынауны уңышлы җиңеп чыкты. Улы урамнан кергәндә, ире эштән кайткан төшкә аш әзер өлгергән иде . Тәлгат өйгә кайтуга:
--Мин иртәрәк кайттым бүген, башка вакытта соңрак кайта идем, ...... аш пешкән икән, мин дә аш пешерергә дип иртә кайттым. Әлфия сиңа кыен булгандыр инде ? Син, син башка вакытта нәрсә кирәген әйт, мин бәрәңгене арчып калдырырмын.
— Күрәсеңме мин тырыштым, мин бу авырлыкларны сезнең өчен җиңәчәкмен Тәлгат Алланың рәхмәте белән .
— Мин ышанам, безнең бар да яхшы була.
Көн Әлфия өчен бик озак үтте. Хастаханәдә табиблар белән сөйләшеп, палатада бергә яткан хатыннар моң- зарын тыңлап вакыт тиз үтә иде шул. Ә өйдә Әлфия ничек вакыт үткәрергә белми. Элек эш, өй, башка мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелми иде, ә монда .....кем белә хәзер ул кайчан эшкә чыгасын, чыга алырмы соң ул?
Ниһаять әкрен генә кич тә җитте. Әлфия нигәдер бик арды һәм үз бүлмәсенә кереп ятты, ә Тәлгат белән Кәрим телевизор карап калдылар. Әлфия иртәгә заводка барып килергә кирәк дип уйлый гына башлады, бүлмәгә Тәлгат килеп керде. Берсүзсез өс киемен алыштырып Әлфия янына караватка килеп ятты да:
— Бу атнада Шамилнең туган көне, хәтерлисеңме аны?
— Ничек онытыйм инде? Тик син аның белән күптән сөйләшми идең бит.
— Әйе без бер ара сөйләшмәдек, ул бит башка шәһәргә китеп яши башлады. Әле күптән түгел генә Казанга үз зшләре белән килгән, берничә көн генә булам, аннары кире китәм диде.
— Аңламыйм, ә син нигә аның туган көнен искә алдың соң?
— Мин түгел ул искә алды. .....Кунакка килегез , яшь чакларны искә алып утырырбыз диде....... Ә мин..... мин килә алмыйбыз Әлфия авырый дидем.
Әлфиянең күңеле төште, шулай да сер бирмәскә тырышып:
— Соң, үзен генә бар.
Тәлгат соңгы сүзләрен үпкә белән әйткән кебек тоелды аңа, шуңа да ул сүзен кабатлап:
— Үзең генә бар барасың килсә мин үпкәләмим.
— Ничек итеп Әлфия? Син мине шундый ятсыз дип уйлыйсыңмы?
— Юк уйламадым Тәлгат, тел төбеңдә ниндидер үпкәң бар кебек тоелды миңа, шуңа гына әйттем.
— Үпкәм юк Әлфия, мин көне буе машина йөртүдән арыйм, шул гына. Кил әйдә кочагыма йоклыйк, соң инде, бик йоклыйсым килә.— дип Тәлгат кисәктән Әлфияне үзенә тартты, тик Әлфия генә ыңгырашып куйды. Тәлгат нәрсә булганын аңлап алды да:
— Гафу ит мине, мин бары сине бик сагындым, бераз иркәләп, назларга күмәргә теләгән идем сине.
Әлфия авыртудан чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен кырыйга таба башын борып:
— Гафу үтенмәсәң дә була, синең гаебең юк, монда минем дә гаеп юк, күрәчәк, нәрсә эшләргә соң?
— Мин бары сине яратырга теләдем, Әлфия борчылма, елама ярыймы? Алла теләсә син терелгәч бергә ял итәргә барырбыз, безнең әле барысыда алда кадерлем, без барысына да әле өлгерербез. Тыныч йокы кадерлем.
— Тыныч йокы.
Көннәрне ничек булса да уздырып җибәрсәдә, Әлфия кичне бик куркып көтте. Аның да бит иренең кочагына кереп, иркәләнеп, назланып ятасы килде. Тик Алланың рәхмәте генә нигәдер аның тәненә йозак куйган кебек, бөтен тәненә гипс күлмәк кигезде. Тәлгатне дә аңлый иде ул, яп- яшь ир ат ничек итеп хатыны янында була торып аны иркәли алмасын? Бу Әлфия өчен генә түгел, Тәлгат өчен дә зур сынау булды. Чөнки Әлфия ванна бүлмәсенә башын юарга керсәдә, иренә булышырга кирәк иде. Монда мәшәкатьләр дә арта барды, гипска су тидермәскә, аркасын нәзек тал чыбыгы белән, аны салфеткага тереп арканы сөртеп алырга. Бу мәшәкатьләрнең очы кырые күренми кебек әгәр карап торсаң.
Җәй ахырына якынлашып, укулар башланыр алдыннан ниһаять Әлфиянең гипс күлмәген салдырдылар. Ул үзен өстеннән авыр таш төшкән кебек хис итте. Тик менә гипс эчендәге тәнен күргәч ул аздан гына аңын югалтмады. Күкрәгендәге, кулбашындагы җөйләр генә түгел, хәтта тәне дә гипсны озак киеп йөргәннән бозыла башлаган кебек, бәлки тирләп йөргәнгәдәдер, бөтен тәне бетчәләп беткән , әллә ничек җыерылып калган кебек иде. Менә бүген ул ваннага кереп рәхәтләнеп юыначак, тик ничек итеп иренә бу хәлләрне күрсәтергә соң? Әлфия тиз генә Венераның телефон номерын җыеп:
— Син бүген юындырырга килә аласыңмы? Әкренләп үзем дә юына алам, тик аркамны юа алмам дип куркам.
— Тәлгатнең хәле юкмы? — дип көлеп җибәрде Венера.
— Үтенәм көлмә инде, ул кайтканчы юынасы иде, мондагы мәшһәрне күрсәң үзең дә куркырсың.
Венера озак көттермичә килеп тә җитте, дустының тәнен күргәч:
— Әйеееее, син дөрес эшләгән мине чакырып. Моны күрсә ирең синең яныңа танк белән тартып китерсәң дә ятмас иде.
— Син хаклы, әгәр ул мине бу килеш күрсә ......ул, ул миңа бүтән кагылмас та иде.
— Әлләни сөйләмә әле, гипс эзләре дә, бетчәләр дә берничә көннән бетә, яралар да алай ук куркыныч булмый. Иң мөһиме кулларың эшләсен, ә караңгыда бернидә күренми дустым, ул бүлмәгә керүгә утыңны сүндерерсең.— дип Венера шаярырга маташты, аннары:
— Ә кулың турында нәрсә диде табиб?
— Төзәлә, бары вакыт кирәк, ялкауланып ятмагыз махсус зарядкалар ясагыз дип әйтте.
— Димәк бар да яхшы була, ә хәзер без бу кашмардан котыла башлыйбыз - дип Венера Әлфиянең аркасын әкрен генә юа башлады.
Тәлгат тә Әлфиянең гипсын алганга шатланганын яшермәде:
— Аллага шөкер , болай булгач син берәр айдан яңа туган бала кебек буласың инде, котлыйм кадерлем.
— Рәхмәт Тәлгат, мин үземне чыннан да бик яхшы хис итәм. Өстемнән бер вагон таш алганнар сыман, хәзер җиңеләеп киттем.
Бу чыннан да шулай иде, Әлфия өстеннән бер тонна йөк төшергән кебек хис итте. Венера киткәч Әлфия йокы бүлмәсенә керде, тик иренең каядыр җыенганын күреп:
— Син кая җыенасың Тәлгат төнгә каршы?
— Минем кем булып эшләгәнемне оныттың мәллә?
— Юк, тик....
— Әлфия мин үз үземә хуҗа түгел бит, вакыты белән безне төнге эшкә дә чакырганнарын мин сиңа ничә тапкыр әйттем бит. Бу авыл түгел, шәһәрдә кич әле тормыш гөрли башлый гына, аеруча яшьләр өчен. Кадерлем син үзең беләсең бит инде, яшь чагыңны исеңә төшер әле.
— Ләкин ....
— Әлфия җитәр, мин бит уйнарга чыгып китмим. Әйе элек көндез генә эшли идем, ә хәзер төнгегә чакыргач чыкмасаң көндез заявка әз бирәләр, җитмәсә төнге сменада акчасы да күбрәк, үзең беләсең бит, сменада эшләгәнең бар. Ә безгә акча кирәк кадерлем..
— Мин бары тик....
— Әлфия күпме әйтеп була? Син кабат үзеңнең авыру икәнеңне искә төшерергә телисеңдер инде, тик бу эштә синең авыру булуың кирәкми, эшлисең килми икән эшләмә и всё.
— Син нәрсә миңа сүз әйтергә дә ирек бирмисең? Нигәдер акланган кеше сыман тотасың үзеңне. Мин бары тик термос белән кофе ал, Аллам сакласын машина йөрткәндә йоклап китәрсең дип куркам димәкче идем.
— Яшьләр йокларга ирек бирми борчылма, вакыты белән колагыма мамык тыгар дәрәҗәгә җитәм.
— Ә син үзгәрдең Тәлгат, бик үзгәрдең.
— Үзгәрмәдем Әлфия, мин бары тик ардым.
— Соң ял ит, әнә Кәрим белән авылга кайтып килегез.
— Бәлки кайтырбыз да, тик әле берничә көн эшләргә кирәк булачак, ярый мин киттем, тыныч төннәр сезгә.
Тәлгат ашыгып өйдән чыгып китте . Ул чыгып китүгә Әлфиянең йөрәге кисеп алган кебек чәнчеп куйды, ул моны авыруы аркасында дип уйлап, халатын салды да йокларга ятты. Әллә Тәлгать әйткәннәр аңа таэсир итте, әллә үзе күп уйлап яткангамы, ул төне буе төнге Казан буйлап йөрде.
Төн караңгы, баганаларда янган утлар да яктыртып бетерми сыман, ә ул каядыр ашыга, ә өстендә нигәдер туй күлмәге. Менә ул ниндидер юл буена килеп чыкты да, яныннан үткән машиналарга кул күтәрә башлады. Еракта ниндидер такси килгәне күренде.
— Менә, менә бу такси чыннан да туктаячак - дип, Әлфия юл читенә үк диярлек чыгып басты. Ләкин таксидагы кеше аңа елмаеп карады да, алга таба китеп тә барды. Әлфия башта аңламады, тик аңлап дәрәҗәгә җиткәндә таксиның уты ерактан гына күренеп калды .
— Ничек, ничек ул миңа туктамыйча үтеп китте? Юк, бу мөмкин түгел , ул туктар иде, бары ире аны танымагандыр, яисә төнлә урам буйлап йөри дип уйламагандыр. Әнә урамда нинди караңгы, бәлки Тәлгат аны танымагандыр, бәлки аның машинасында кеше күп булгандыр? Ул үз уйларына бирелеп басып торганда, аңа башка машина үтеп китешли каты итеп кычкыртып җибәрде. Әлфия сискәнеп китте һәм күзләрен ачты. Ул күзләрен ачканда үзенең кая икәнен аңламый торды, чөнки аның каршысында, аңа карап Тәлгат басып тора иде. Ә кулында телефон, машина кычкырткан тавыш чыгарган кебек тавыш чыгарып шалтырый. Әлфия күзен йомды да кабат ачты. Ире чыннан да өйдә, ул аның үзенә карап басып торганын күреп:
— Син өйдәме?
— Хәерле иртә Әлфия, гафу ит уяттым ахыры?
— Ә мин сине төшемдә күрдем, уянып киткәч әллә нишләп киттем, өнемме яисә әледә төшемдә йөрисең дип.
— И нәрсә күрдең инде?
— Сине дим бит, син мине юл буенда калдырып киттең Тәлгат, ә мин, мин куркып төнге Казан урамында бер ялгызым басып калдым.
Дәвамы бар.

 

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас