Литература
28 Мая 2023, 07:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.  Алтынчы бүлек. Мәрьям апаның сүзләре әлбәттә инде Әлфиянең йөрәгендә эз калдыра. Көннән көн аның күңеленә әллә нинди уй ташкыннары килеп, җанын айкап чыкты. Әйе, табиб ахырдан бар да яхшы була диде дә бит, ә бу чыннан да мөмкинме? Ә булмаса? Юк, аның ире андый түгел, ул иренә тулысынча ышана, әнә әтисен дә нинди караша бит, дип уйлап, ул үз- үзен тынычландыра иде.

Шиңгән чәчәкләрШиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Мәрьям апаның сүзләре әлбәттә инде Әлфиянең йөрәгендә эз калдыра. Көннән көн аның күңеленә әллә нинди уй ташкыннары килеп, җанын айкап чыкты. Әйе, табиб ахырдан бар да яхшы була диде дә бит, ә бу чыннан да мөмкинме? Ә булмаса? Юк, аның ире андый түгел, ул иренә тулысынча ышана, әнә әтисен дә нинди караша бит, дип уйлап, ул үз- үзен тынычландыра иде.
Ниһаять Әлфиянең кулына инвалид кәгазе тоттырып хастаханәдән чыгардылар. Өйдә аны улы Кәрим һәм Тәлгатнең әтисе Тәүфыйк абый белән әнисе Хөршидә апа көтә иде. Ишектән керүгә Әлфия каршысына баскан кунаклар белән исәнләште дә, туп-туры әтисе бүлмәсенә ашыкты. Ләкин әтисе бүлмәдә юк һәм анда барысын да җыештырып куелганны күреп:
— Тәлгат, Тәлгат дим, әти кая? Нигә бүлмә җыеп куелган, әйтерсең лә бүлмәдә кеше яшәми?Тәлгат дим.....— дия, дия, Әлфия әтисе бүлмәсеннән чыгып:
— Син ишетмисең мәллә?
Нәрсә әйтергә белмичә басып торган улын аңлап Хөршидә апа сүзне үзе башлады:
— Кызым, Әлфия .... ни бит әле.... без синең хәлең авыр булгач сиңа әйтергә курыктык.....син бит үзең дә үлем белән көрәшә идең.....
— Нәрсә , нәрсә әйтергә телисез? ?
— Кызым синең әтиең.....синең белән булган хәлне ишетүгә әтиең кайгысына түзә алмыйча үлеп китте бит..... Син үзең дә үлем белән көрәшеп ята идең, без сине дә бу авыр кайгыны кичерә алмассың дип сиңа әйтмәскә булдык.
— Ничек инде, ничек? Ул бит минем әтием, сез алай эшләргә тиеш түгел идегез.
— Ә нишләргә иде? Әтиең янына сине дә илтеп күмәргә идеме? Син ирең, улың турында уйладыңмы? Ә син беләсеңме алар нәрсә аша үттеләр? Ә улың, ул нәрсәләр кичергәнне син беләсеңме? Бер ай, бер ай синең исән калуың икеле диделәр. Реанимация бүлегенннән чыксаң да бу әле ул терелеп бетә дигән сүз түгел дип тордылар.. Әйе, әйе, син реанимация бүлегеннән чыккач та табиблар иң башларын гына селкеде. Әнә кара үзеңә, кара, син бит әле дә кеше түгел, алай гына да түгел, син кеше ярдәменә әле дә мохтаҗлык кичерәсең. ..... Аңлыйм кызым, тик, тик синдә безне аңларга тырыш инде. Бәлки мин болай синең белән сөйләшергә, әйтергә дә тиеш түгелдер, тик Тәлгаткә ике гарипне карарга да авыр булыр иде.
Әлфия күз яшьләрен сөртеп алды да, аптыраулы карашын кайнанасына юнәлтеп:
— Нәрсә дидең әни?
— Үпкәләмә Әлфия кызым, тик бу юлы мин хаклы бит. Аллага шөкер син исән сау әйләнеп кайттың, Алланың рәхмәте белән терелеп тә бетәрсең, барысы да артта калгач бераз җиңеләеп тә китәр.
Әлфия йөрәге әрнүенә түзә алмыйча:
— Гафу итегез, минем дә сезне үпкәләтәсем килми, тик минем дә үземнең генә каласым килә. — дип, Әлфия әтисе бүлмәсенә кереп ишекне ябып куйды. Әкрен генә караватка килеп утырып, , әтисенең фотосүрәтен кулына алды да:
— Әти нигә мине көтеп тормадың инде? Миңа нишләргә инде хәзер әйт? Әле кайчан гына матур итеп сөйләшеп, киңәшләшеп утыра идек. Ә хәтерлисеңме, авырткан кулларың белән син Кәримне йоклатырга булышып аның коляскасын төртә идең. Син үзеңчә миңа ярдәм итәргә тырыштың. Әйе, әйе, син күпме генә мине шатландырырга теләсәң дә, синең үзеңнең күңелең китек иде. Кем белә инде, бәлки авыру булганыңа безгә мәшәкатьләр китереп чыгарам дип тә уйлагансыңдыр инде. Әтием бу мәшәкать идеме? Син, иң мөһиме син минем янымда идең әтием. Ә ничек итеп калтыранган кулларың белән минем башымнан сыйпый идең? Әтием кем, кем минем башымнан сыйпый хәзер? Кем минем күңелемне аңлап үз киңәшләрен бирә? Үз хәлең хәл иде шууууул. Синең елмаерга тырышсаң да күзләреңдә булган моңсулык әле дә күз алдыма килә. Әйт әти миңа нишләргә хәзер? Синнән башка кем юатыр соң мине? Кем күңелемне.....
Әлфия күзләрен йомып алды да, урыныннан торып китәргә теләде, тик башы әйләнеп китеп кире караватка утырды да:
— Юк, юк, юк, миңа тынычланырга кирәк, мин яшәргә тиеш, әтием минем яшәр өчен көч бир миңа, мииии.......
Бүлмәгә Тәлгат килеп керде дә:
— Әлфия син ничек? Әйдә чәй эчәргә, әти белән әни дә көтә бит, ә Кәрим куркудан нишләргә белми ишек төбендә басып тора.
— Әйе, мин хәзер чыгам.
— Сиңа булышыргамы? Әлегә сиңа авырдыр?
— Рәхмәт, кирәкми, мин үз үземне җәлләсәм кайчан терелеп бетәм соң?
— Терелерсең Алла теләсә, вакыт үткәч терелерсең, иң мөһиме син исән сау өйгә кайттың. Әйдә, әйдә сине улың да көтә бит.
Әлфия бүлмәдән чыкты, ләкин ишек янында басып торган улын күреп үзе дә әллә нишләп китте. Кәрим дә нишләргә белмичә әнисенә карап тора бирде. Әлфия улына карап елмая төшеп:
— Син нәрсә инде улым, әниеңне бер дә сагынмадыңмы? Нигә элеккеге кебек килеп кочакламыйсың?
Ә Кәрим әнисенә карап тора бирде. Муеныннан тотынып ак марляга бәйләнгән әнисенә якын килергә дә курка иде бала. Тәлгат исә Әлфия генә ишетерлек итеп:
— Үзеңне кара әле көзгедән, кулың бәйдә, бөтен җирдән марля чыгып тора, бөтен гәүдәң дә марляга чырналган икәне күлмәгең аша беленеп тора. Үзең ничек уйлыйсың, улың нидән куркып басып тора ә?
Әлфия янә бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп алып:
— Мин синең кочаклаганыңны көтәм улым, курыкма хәзер инде бер җирем дә авыртмый. Бәйләүләр генә минем авыру икәнемне күрсәтә, тик куркырлык бернидә юк улым. Кил бер каты итеп кысып кочаклыйм әле үзеңне. Кил улым кил, авыртмаган кулым белән булса да бер кочаклыйм инде үзеңне, башыңнан сыйпап алыйм. Мин бит сине бик сагындым улым, бик сагындым.
Чәйләр эчеп бераз сөйләшеп алгач Тәлгат" әниләрне авылга кайтарам, соңга калырга туры килсә анда гына кич кунам" - дип әниләре белән бергә өйдән чыгып китте . Бер яктан бу Әлфия өчен бик яхшы булды, үзенең елаганын әтисенең әле дә үлгәненә ышанып бетә алмаганын, борчылуын иренә күрсәтәсе килми иде аның.
Төрле уйлар белән уйланып яткан вакытта башка кирәкмәгән уйлар да килеп керә бит. Менә Әлфия дә Мәрьям апа әйткән сүзләрне башында әйләндереп йөртте. Ничек шулай була ала соң ул? Гомер итәсең, иңгә иң куеп бөтен мәшәкатьләрне бергә үтәсең, бөтен сүзләрне уртага куеп сөйләшәсең дә, ә иң авыр чагында, сиңа ярдәм кирәк вакытта сине калдырып китәләр ди. Юк аның ире андыйлардан түгел, әнә бит ул әтисен ничек карарга булышты, әйе төрле хәлләр килеп чыкты, тик алар бит бирешмәде. Уй йөгерек була диләр, Әлфия дә шул уйларына бирелеп йоклый алмады. Ә Кәрим әнисен сагынган, шуңа да әтисе өйдә юклыктан файдаланып ул әнисе белән йокларга ятты. Әнә бит нинди тәмле итеп йоклап ята ул. Әлфия әкрен генә улының башыннан сыйпап алды да, урыныннан торып караватка утырды. Ике ай вакыт үтсә дә Әлфиягә әле һаман да бик авыр иде. Әле ярый бәхетенә сул ягы җәрәхәтләнгән, уң ягы җәрәхәтләнгән булса нишләр идем дип уйлап куйды ул. Табиблар төзәлә дисәләр дә, ул нигәдер шикләнде, ышанасы килмәде, мондый яралардан соң ышануы чыннан да бик авыр шул.
Әлфия әкрен генә чыгып аш бүлмәсенә керде дә чәй куеп җибәрде, әйе чәй куйды, тик шырпы кабызуы гына үзе бер могҗиза кебек иде. Нишләргә, нишләргә? Әгәр чыннан да кулы эшли башламаса нишләргә? Ул ирексездән кабат Мәрьям апа сүзләрен исенә төшерде дә, үз үзенә:
— Син көчле булырга тиеш Әлфия, көчле булырга тиеш. Син яңа баштан барысына да өйрәнергә, түзә белергә, нык булырга тиеш. Син үз кулларыңны эшкә җигәргә тиеш, әйдә, әйдә Әлфия озакламый улың йокыдан тора, ә син хәтта аңа ашарга әзерләмәгәнсең.
Әлфия суыткычтан сөт, йомырка алып коймак камыры ясый башлады. Шунда үзе үк шатланып та куйды, менә бит теләсәң барын да эшли аласың икән Әлфия. Чәй кайнап, коймак пешкәнне генә көткән кебек, Кәрим аш бүлмәсенә май кояшыдай балкып килеп керде дә:
— Әнием мин күптән коймак ашаганым юк иде, син каян белдең минем коймак ашарга теләгәнне?
— Йоклаганда тешеңдә әйттең бит улым, оныттыңмы?
Кәрим көлә төшеп:
— Мин йоклаганда сөйләшмим бит әни, әнә әти генә сине сагынып йоклаганда сөйләшә башлады.
— Ничек инде?
— Син югында бер су эчәсем килеп уянып киткән идем, ә ул сөйләшеп ята. Мин әти йоклаган бүлмә ишеген ачтым да"- әти уян син каты сөйләшәсең" - дидем. Ә ул миннән көлде дә"- Яхшы теш күргән идем улым, бар йокла, мин бүтән сөйләшмәм"- диде.
— Борчылгандыр инде, мин хастаханәдә, бабаең үлде.
Кәрим өстәл артына килеп утырды да, коймак алып, аны каймакка манып ашый башлады да:
— Ә син барыбер коймакны бөтен кешедән дә тәмлерәк пешерәсең әнием.
— Ник алай дисең инде улым?
— Әти дә вакыты белән мин йокыдан торганда коймак пешергән була иде, но аның синеке кебек тәмле түгел.
— Соң ул бит әти кеше улым, аннары ул сине яратканга коймак пешереп сине шатландырырга теләгәндер.
— Юк әни, әәә....
Кәрим сүзен дә әйтеп бетерә алмады бүлмәгә Тәлгат килеп керде дә:
— Менә бит хуҗабикә кайтуга өйдә коймак исе таралган. Кадерлем нигә дип үз үзеңне сакламыйсың инде ә? Һич югы берәр атна ял итәсең бар иде.
— Соң ике ай ял итеп кайттым гына.
— Дөресен әйткәндә сиңа ял ит дип әйтеп булмый , мин бары син бераз җайлангач эшләрсең дияргә теләгән идем. Сине дә аңлыйм мин, син үзеңнең гарип түгел икәнеңне исбатларга телисеңдер инде, тик кирәкми, киресенчә кисәктән эшләп авыраеп кына китмә.
— Рәхмәт Тәлгат, барысы өчен дә рәхмәт. Әйдә чәй эчәбез бергәләп, коймак пешкән, әнә улың да син әтидән тәмлерәк пешерәсең ди.
Тәлгатнең йөзе үзгәреп китте, тик ул үз үзен тиз кулга алып:
— Менә бит улым, мин сине шатландырырга тырышып коймаклар пешерәм, ә син, син минем өстән жалу биреп утырасыңмы? ......Дөрестән дә пешердем-— Тәлгат уфтана төшеп— тик әниең кебек тәмле итеп пешерә алмадым шул.Әниең инде ул яктан специалист безнең.
— Ярар бер берегезне яманлап утырмагыз. Бар да артта калсын, Алла теләсә хәзер мин өйдә һәм сезне тәмлеләр белән сыйларга һәрвакыт әзермен.
Бер берсенә карап, матур гына сөйләшә, сөйләшә алар чәй эчте. Аннары Тәлгат һәрвакыттагыча таксида йөрим дип өйдән чыгып китте . Кәрим дә бераз әнисе белән утыргач, дусларым янына чыгып керәм дип әтисе артыннан ук урамга ашыкты. Дөрестән дә җәйнең иң матур көннәрендә кемнең өйдә утырасы килсен ди.

Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас