Все новости
Литература
24 Мая 2023, 12:00

Шиңгән чәчәкләр

Гөлчирә Галимова.Икенче бүлек. Әлфиянең әлбәттә дустына бик ачуы килде. Нигә, нигә ул анардан сорамыйча, чит кешегә аның кая яшәгәнен әйтә алган? Тик шулай да, үзен кулда тотып:- Рәхмәт Тәлгат.- Ә син кая барасың? Бәлки мин сиңа нәрсә белән булса да ярдәм итә аламдыр?

Шиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Әлфиянең әлбәттә дустына бик ачуы килде. Нигә, нигә ул анардан сорамыйча, чит кешегә аның кая яшәгәнен әйтә алган? Тик шулай да, үзен кулда тотып:
- Рәхмәт Тәлгат.
- Ә син кая барасың? Бәлки мин сиңа нәрсә белән булса да ярдәм итә аламдыр?
- Кирәкми, рәхмәт, мин кибеткә генә барам. Иртәгә ялларым бетә, ә әтигә ашарга пешереп калдырырга кирәк.
- Синең белән барсам ярыймы? Бергә-бергә бераз күңеллерәк тә булыр, хотя күңел ачырга әле иртәрәктер дә. Әлфия шулай да, каршы килмә инде, бераз сөйләшеп алсак та, җиңелрәк булыр дип әйтүем иде.
- Бәлки син хаклыдыр Тәлгат, әйдә бергә барыйк.
Тәлгат белән Әлфия бергә кибеткә киттеләр. Кирәк әйберләрне алып, озак көттерми өйгә ашыктылар. Тәлгат Әлфиягә карап әкрен генә сүз башлады:
- Әлфия синең әтиең хәзер үзе генә каламы, Света аны авырый диде, ул синсез нишли инде?
- Ә нишли алам соң? Ашарга пешереп калдырам инде, ә үзе әкренләп йөри инде ул, хәтта урамга да чыга. Шулай әкрен генә яшәрбез инде, аңа гына әнисез яшәргә өйрәнергә кыен булачак, берни...
Әлфия туктап калды, Тәлгат аңа карап:
- Нәрсә булды Әлфия, нинди дә булса кыенлыкларың бармы әллә?
- Юындырырга гына авыррак, ул бит ир кеше, күрше дядя Гриша берәз булыша инде, тик гел кешедән сорап булмый бит инде. Әни булганда җиңелрәк иде, әйе, ул йөри ала, тик ваннага кереп юыну читен шул әтигә.
- Әгәр рөхсәт итсәң, мин сиңа булыша алам.
Әлфия Тәлгаткә карашын ташлап:
- Синме?
- Ә нигә, хәлемнән килми дип уйлыйсыңмы?
- Эш хәлдән килүдә түгел, син мине, мин сине белмибез. Ә син булышырга телисең.
- Әйе, шулай, тик рөхсәт итсәң, хәлдән килгәнчә булышыр идем... Әлфия, син миңа бик ошыйсың, шулай булгач ярдәм итү минемчә, яхшы гына. Син дә мине күбрәк белә алачаксың. Бәлки бүген үк мине әтиең белән таныштырырсың?
- Син чыннан да шуны телисеңме?
- Ә нигә юк. Әгәр кыз ошый икән, димәк син аның әти-әнисен хөрмәт итергә тиеш, нәрсә генә булмасын, ярдәм кулы сузырга тиеш дип уйлыйм.
Бу сүзләр Әлфиянең йөрәгенә май булып ятты. Тәлгат дөрестән дә ярдәмчел, акыллы егет булып чыкты. Һәр буш вакытын ул Габделхәй абый янында үткәрде, хәтта Әлфия эштә чагында да килеп, сөйләшеп булса да утыра иде.
Менә алтын көз үтеп, җиргә мамык юрганын җәеп, салкын кыш та килеп җитте. Әлфиянең тормышы да, акрын гына алга атлады. Тәлгат булышып торганга, аңа чыннан да күпкә җиңел булды. Җитмәсә әтисе дә, гел егетне мактап торды. Шулай бер көнне:
- Кызым, мин исән чакта кияүгә чыксаң, мин оныкларны да күреп өлгерер идем.
- Әти, син ни сөйлисең, мин бит инде Тәлгаткә үзем тәкъдим ясый алмыйм. Аннары кияүгә чыксам, ирем йортында яшәргә кирәк булачак, ә син, син нишләрсең?
- Соң килгәләп йөрерсез, кеше балары кайтып йөри бит шулай.
- Әти, кеше балаларының әтиләре авырмыйдыр, юк әти, мин алай эшли алмыйм, әни, әни барсында күреп тора, ул ни дияр?
- Минем өчен бөтен гомереңне үткәрә алмыйсың бит инде юкка? Тәлгат менә...
- Әти җитәр дидем бит, егет чакта яхшы ул, килеп-китеп йөргәндә...Әти аңла инде, кияүгә чыккач ир кеше хатыны өйдә тормаса, үзе янында булмаса яратмас. Үзең әйтмешли, аннары оныклар китә, йә әйт миңа, мин вакыт таба аламмы синең яныңа килергә ?
- Кызым...
- Әти, җитәр, әйдә ашап алабыз. Аннары минем эшкә барып киләсем бар.
- Соң синең ялың бит.
- Шулай да, тик смена бетеп киткәндә, Тамара апа директор янына килерсең диде. Мин эшем бетүгә керергә теләгән идем, тик төшке ашка хәтле ул булмаячак диделәр.
- Эштән кайтып йоклый да алмадың инде.
- Анысы өлгерә әти, әйдә ашап алыйк.
Ашагач, табак-савыт юып, Әлфия урамга чыкты. Урамдагы салкын җил, аның битләрен өшетеп алган кебек булды. Урамда, дөрестән дә, бик салкын иде. Әлфия бит урталарын ышкып алды да, трамвай тукталышына таба китте. Урамдагы салкынны сизгән кебек, тукталышта да кеше әз иде. Бәхетенә трамвай тиз килеп җитте. Әлфия трамвайга кереп, уртадагырак урынга утырды гына, трамвай кузгалып та китте. Әлфия каткан трамвай тәрәзәләренә бармаклары белән тиде генә:
- Исәнмесез Әлфия,- дигән тавышка сискәнеп китте һәм тавыш килгән якка карады. Аның янында Тәлгатнең якын дусты Шамил басып тора иде.
- Исәнмесез Шамил.
- Сезнең янга утырсам буламы?
- Әлбәттә була.
Шамил Әлфия янына утырып:
- Ничек хәлләрегез?
- Шамил, соңгы очрашудан соң, без синең белән “Син” дип сөйләшә башлаган идек түгелме соң?
- Әйе, ләкин сез дип дәшкәч, кешене хөрмәт итү зурая дип уйлыйм. Нәрсә хәлең Әлфия?
- Рәхмәт, яхшы, менә эшкә барып килермен дип чыктым.
- Әтиеңнең хәле ничек?
- Әкрен генә йөри инде, миңа шул җитә. Янымда якын кешем булгач, күңелем тыныч.
- Яңа елларны кая каршы аласыз?
- Әлегә вакыт бар бит, уйлаганым да юк ул хакта. Аннары әтине бер үзен генә калдырасы килми минем. Болай да күңеле китек, зур бәйрәмдә дә үзен генә калдырсам нишләр?
- Син искиткеч кыз икәнен белә идем, Әлфия, минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар, тик ничек башларга белмим.
- Соң әйт, курыкма, авызыңа сукмыйм. Сине нидер борчый ахры.
- Ничек әйтим... Син ничек җавап бирерсең дип уйлыйм.
- Соравың бик катлаулы ахры, син әйтеп кара, әйтмичә җавап бирә алмыйм бит.
- Әлфия, бер сорауга җавап бир әле, Тәлгат сиңа кияүгә чыгарга тәкьдим ясадымы әле?
Әлфия Шамилгә күзләрен зур итеп ачып:
- Ә сиңа нигә ул, ул безнең эш дип уйлыйм.
- Бу сорауга җаваптан минем киләсе сүзләрем...
- Юк, ул әле ясамады. Тик әтигә, яңа елларга өйләнергә исәп бар дип ычкындырган.
- Гафу ит мине, ярыймы?
- Син бит нидер әйтергә теләгән идең, хәзер әйтмисеңме?
- Дөресен генә әйткәндә, хәзер мәгънә юк дип уйлыйм
- Айламыйм мин сине, әле генә сөйләшәсе сүз бар дидең, нәрсә үзгәрде Шамил?
- Мин яратам сине Әлфия, бик яратам, беренче күрүдән үк яратам. Син миңа бик ошадың, йөрәгемә кереп утырдың. Бик күп тапкыр теләдем әйтергә...
- Шамил син....
- Тукта Әлфия, әйтеп бетерергә ирек бир әле үтенәм. Әйе, мин яратам сине, синең белән очрашып сөйләшергә теләгәндә, син һәрвакыт Тәлгат белән идең. Ышанасыңмы, юкмы, бер көнне мин сезне көне буе күзәтеп йөрдем, хәтерлисеңме, сез паркта яфраклардан чәчәк бәйләме җыйдыгыз. Ә аннары, аннары аларны күккә таба ташладыгыз. Ә алар, алар синең йөзеңә, гәүдәңә сары чәчәкләр кебек сибелде. Ә мин сине фотосурәткә төшереп бардым. Алар шулхәтле матур чыктылар, мин аларны көн дә диярлек карап утырам. Синең Тәлгат белән шундый бәхетле икәнеңне күреп, ничек арагызга керә алам мин? Ә бүген мин сине трамвайга кергәндә, бер булса да әйтеп карыйм дип өеңә барырга теләгән идем.
- Шамил...
- Әлфия, юк, әйтеп бетерим. Бәлки без бүтән очрашмабыз да. Мин бары синең мин сине яратканымны белүеңне теләдем. Әгәр сиңа минем ярдәмем кирәк була икән, син чакыр гына, мин очып килермен яныңа. Әгәр начар сүз әйткән булсам, үпкәләмә, бәхетле бул Әлфия. Трамвай тукталышта туктаганын көтеп, Шамил Әлфиягә сүз әйтергә ирек бирмичә, ничек килеп чыкты, шулай ук тиз генә трамвайдан төшеп юкка да чыкты.
Менә бит, чибәр, акыллы Шамил, Света аның белән ничек кенә очрашырга теләсә дә, очрашулардан ул баш тарткан икән. Бер яктан Шамил әйткән сүзләр аның йөрәгенә май булып ятты, икенче якта аның белән гел бергә булган Тәлгат. Әйе, Әлфия күз алдына да китерә алмый, шул хыянәт дигән нәрсәне. Юк, юк, бу хәл була да алмый. Ниһаять трамвайдан төшеп, заводка таба юл алды. Завод директоры эштә иде, сәркатибе Әлфия килгәнне хәбәр итүгә, ул аны чакыртты.
- Исәнмесез Сергей Петрович.
- Исәнмесез Әлфия.
- Сез мине чакырган булгансыз.
- Әйе, утыр, безнең сөйләшәсе бар.
Курка калган Әлфия, урындык читенә генә утырды. Аның йөрәге сикереп чыгар дәрәҗәдә иде. Ул курка төшеп директорга карады, ә ул исә документлар актарып утыра бирде. Әлфия үзенең анда утырганын директор оныткан ахры дип, ул куркып кына сүз башлады:
- Минем нинди булса да гәебем бармы әллә Сергей Петрович?
Дәвамы бар.

 

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: