Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Мая 2023, 12:00

Яшибез әле

Ахыры. Ниләр булган бүген табигатькә –Тып-тын гына коя яшьләрен?Югалтулар ачысыннан әлләЮатамы картын, яшьләрен...

Яшибез әле
Яшибез әле

Ниләр булган бүген табигатькә –
Тып-тын гына коя яшьләрен?
Югалтулар ачысыннан әллә
Юатамы картын, яшьләрен...
Аналарның кара кайгылары
Тамчы булып тама Күкләрдән:
Ачы хәсрәт, ләгънәт, әрнүләрне
Ишеткәндер бик-бик күпләрдән.
Шуңа гына болыт җаны тулып,
Кыш көнендә китте чишелеп.
Яңгыр ява, диеп уйламагыз,
Күз яшьләре төшә ишелеп.
Аналарның, сабый балаларның
Чарасыздан койган яше ул.
Ир югалту яшьли тол калганның
Язмышында упкын ише ул.
Ятим калган сабыйларның күзе
Гел Күкләргә булыр төбәлгән.
Иң эчкерсез, бала мәхәббәтен
Бер көч тә юк, җиргә күмәлгән!
Юеш керфекләрен йомып сабый,
“Әти” диеп дәшәр төшендә.
Газиз шул сүз яшәр еллар буе,
Яшеренеп кенә эчендә...
Ватан өчен, халкым өчен, диеп,
Башын сала яуда ирләрдер.
Кемнәргәдер – саннар гына да ул...
Ата-анага газиз бердәнбер!
Бүген Әлбидә Наиленең йортына кайта. Улын әтисе нигезенә алып кайта – әтисе кебек батыр, мәрхәмәтле итеп үстерергә насыйп итсен, дип теләкләр тели. Аларны ашкынып көтеп алучылар барлыгын тоеп, тормышын яхшыга юрый. Өйдә, чынлап та, яңа тормышка әзерләнү бара. Килен белән оныклары кайтканчы, Юнысның ике апасы, Әлбидәнең әнисе Рәфинә белән бөтен өйне юып, тәрәзә пәрдәләрен алыштырып, бүлмәләрен гөл итеп куйдылар. Ярый әле, ап-ак кар явып, тайгак юлларны машина йөрерлек хәлгә китерде. Көн дә бик салкын түгел – күңелләрне аклыкка күмеп, тирә-якны чиста пакъ кар каплады. Кода-кодагыйларның йөрәкләре бер ритмда – сөенечле вакыйганы көтеп тибә. Ниһаять, бәхетле мизгелләр килеп җитте! Җизниләренең җиңел машинасында, чәчәк бәйләмен сабые белән бергә кочаклап, Әлбидә кайтып җитте. Йөзе бераз сулыгып калса да, тагын да матураеп, сөйкемлеләнеп киткән кызларына Рәфинә эчтән генә: “Сөбханалла, бәхетләрегез булсын, сабыйларыбыз!” – дип, сокланып карады. Күңелләр шатлык хисләреннән тулып ташты. Елашу булса да, хәзер ул бары газиз оныкларын кулга алгач, чиксез бәхеттән иде! Баланы берәм-берәм сак кына кулга алып сөеп бактылар, иң изге теләкләр юлладылар, Аллаһка шөкер кылдылар.
Инде ашап-эчеп, ял итеп алгач, исем куштырырга мулланы чакыру турында сүз кузгату белән, Әлбидә ягымлы итеп елмайды:
– “Наил” булыр улыбыз. Әткәй, әнкәй, сез риза бит?
– Балакаем! Без риза, риза! – диделәр, яшьле күзләрен балкытып, Юныс белән Фаягөл беравыздан. – Наилебез кайтты, Аллаһыбызга шөкер! Озын
гомерле булып, сау-сәламәт үссен сабыебыз!
Өйдәгеләрнең барысының да йөрәкләрендә шундый ук изге теләкләр иде. Әлбидәнең колагында сөйгәне Наилнең “Яшибез әле!” дип әйткән сүзләре, яңа мәгънә төсмере алып, матур көй булып яңгырады.
Җиһанның күзеннән йолдызлар коела –
Яктыра төнге Җир аларның нурыннан.
Яшисе гел килә, сөенеп яшисе,
Уралып атасы таңнарның моңына.
Җиһанның йөзеннән елмаю бөркелә,
Эретеп күңелгә укмашкан бозларны.
Яшисе гел килә, сәламәт яшисе,
Шаулатып яңадан кайтасы язларны.
Җиһанның үзеннән шатлыклы өн килә,
Олылап җәй буе сайраган кошларны.
Яшисе гел килә, бәхетле яшисе,
Эчкерсез яратып иң салкын кышларны.

Зимфира Исламова.

Тәмам.

 

 

Чыганак:https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: