Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
17 Мая 2023, 12:00

Яшибез әле

2 бүлек, 2 өлеш. Нишлисең, җиткән кызы булган һәр ана шулай көяләнәдер инде. Югыйсә, Әлбидәгә алсу гөлчәчәге итеп караган Наилнең хисләре садә, ул сөйгәнен рәнҗетү түгел, салкын караш та атмый аның ягына. Әти-әнисе дә аларның дуслыгын хуплыйлар. Ә беркөнне ике сыерын савып кергән әнисе кулларының аруыннан зарланып алды да:– И... сөйкемле сөякләре бардыр инде. Рәфинәнең кызын кибет янында очраттым.

Яшибез әле
Яшибез әле

Нишлисең, җиткән кызы булган һәр ана шулай көяләнәдер инде. Югыйсә, Әлбидәгә алсу гөлчәчәге итеп караган Наилнең хисләре садә, ул сөйгәнен рәнҗетү түгел, салкын караш та атмый аның ягына. Әти-әнисе дә аларның дуслыгын хуплыйлар. Ә беркөнне ике сыерын савып кергән әнисе кулларының аруыннан зарланып алды да:
– И... сөйкемле сөякләре бардыр инде. Рәфинәнең кызын кибет янында очраттым. “Исәнме, Фаягөл апа. Хәлләрегез ничек?” – дип, ягымлы итеп эндәшүләренә чаклы йөрәккә май инде менә... Әллә, улым, өйләнешәсезме, диюем. Би-ик матур пар булыр идегез! – дип, сүзен күптәнге хыял җебенә ялгады.
– Әнкәй, үзем дә бу җәйгә план корып тора идем. Сүзне ничек башларга белми йөрүем иде... Уйларыбыз бер икән. Әткәй белән башта киңәшләшик, – диде Наил, кош тоткандай шатланып. Кичен ул, сөйгәненә бу хәбәрне җиткерер өчен, ашкынып клубка юнәлде...
Фаягөл, үзенең яшьлек елларын уйлап, чигү эшенә утырды. Улы, өйләнеп, гаилә корса, аларның бүлмәсенең тәрәзәләренә чигелгән пәрдәләр әзерләргә ниятләде әле. Ал җирлеккә зәңгәр, сары чәчкәләр шундый күркәм яталар – күңелгә илаһи нур сирпиләр. Улының тиздән өйләнү исәбе дә булгач, кулларына җиңеллек килде – фәрештәләр канатын җилпеп торадыр, бар да яхшыга булсын, дип юрады Фаягөл. И гомерләр, аккан судай үтте дә китте шул... Анысы, аңлашып, матур яшәделәр, бервакытта да кеше теленә керерлек кыек гамәлләр кылмадылар, шөкер! Әти-әниләрен бик хөрмәт итте Фаягөл. Бәхетем минем шушында көткән, дип, Аллаһыга мең рәхмәтләрен әйтә иде. Яңа өй бетереп керделәр. Юныс йортны иркен итеп, биек итеп салды. Бүлмәләр дә бихисап. Юа башласаң, тәрәзәләр дә, Аллага шөкер, күп. Әти-әниләренә иң якты, кояшлы бүлмәне биргән иделәр, шатландылар инде бәгырькәйләр – рәхәтләнеп яшәделәр, сый-хөрмәттә булдылар, урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Их... яшәсеннәр иде әле, Фаягөл аларны күтәреп йөртергә дә риза булыр иде, чөнки гаилә тормышының бәхетле булуында газизләренең дә өлеше зур иде. Балаларны аякка бастырырга булыштылар, Фаягөлгә һәрчак ягымлы итеп “кызым” дип дәшә иделәр... Хәзер Фаягөл аларның бүлмәсен гөлдәй җыештырып, кунак бүлмәсе итеп тота. Ике кызлары туып, инде мәктәпкә киткәч кенә, Юнысыма бер малай кирәк бит инде, дип, тагын бала алып кайтырга тәвәккәлләгән иде ул. Ата-аналары исән иде әле. Аллаһның кодрәте белән уллары туды – дөньялары түгәрәкләнде. Ул Юнысның шатланулары! Югыйсә, кызларын да уч төбендә сөеп кенә үстерде дә соң. Ә инде малае тугач, бәхет кошын тоттымыни – авызы гел колакта, аяклары җиргә тими. Бәбине каршы алырга кергән күрше-күләнне шаккаттырып, Юныс, сабыйны кочып юрганыннан үпте дә әтисенә тоттырды һәм шуннан Фаягөлне күтәреп зыр-зыр әйләндерде. Йөзләре сулыгып калган хатыны “ой...” дигәч кенә идәнгә бастырды, ләкин кочагыннан чыгармады. Фаягөлнең әйләнгән башы тынычлангач, иренә сөеп карап: “тәкатьсезем минем” диде; кочагыннан чыгып, сабые янына килде. Бик бәхетле мизгелләр – гаиләләре бөтен-түгәрәк чак, әткәй-әнкәе яннарында! Шул бәхетләренең кадерләрен белеп яшәделәр. Юныс авылда автомастерской ачып җибәреп, көннәрен эштә уздырса, кич җитүгә өйгә ашкынып кайтты. Майлы киемнәрен эш урынында калдырып, шунда үзе көйләп куйган душта коенып, чип-чиста булып кайтып кергән ирен Фаягөл тәмле ризыклар пешереп көтеп ала иде. Сәкинәттәй намазларын бер дә калдырмый, балаларына, оныкларына бәхет-тәүфыйк, тигез гомер теләп догалар укый торган иде, урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Юныс, төпчекләре тәпи киткәнче, хатынына чиләк тә күтәртмәде, малларны үзе ашатты, эчертте; асларын чистартты. Кызлары да инде кул астына керделәр, әйткәнне карусыз үтәделәр. Бары сыерны саварга Фаягөл үзе чыга иде, чөнки малкай чит кулларны бер дә яратмый – сөтен күтәртә дә саудырып бетертми. Менә мал акылы, диген, теле генә юк әйтергә – хуҗабикәмә калдырам, дип, шулай итә бит инде ул! Наил бик тере бала булып үсте, яше тулганчы тәпи китте. Җәйгә чыкканда бөтен туфрак, үлән, чәчкәне авыз итә иде инде. Сөбханалла, бер дә авырмый, артык көйсезләнми, мәшәкатькә салмый үсте ул. Алай дисәң... бер дә ялгызы калуны өнәмәде. Һәрвакыт янында апалары, әбисе яки әти-әнисе булгач, дүрт-биш яшьләрдә дә өйдә берүзен калдырып булмады. Балалар бакчасы эшләмәгән көннәрдә әнисе белән авылдагы идарәгә эшкә бара иде дә апалары мәктәптән кайтышлый кереп ала иделәр. Ә мәктәптә укый башлагач, һөнәрләре дә артты, спорт түгәрәгенә йөри башлады – мөстәкыйль балага әйләнде дә куйды!
Бер-бер артлы туган кызлары Сәрия белән Алия күптән кияүдәләр – икешәр балалары тәгәрәп үсеп килә. Сәрия кызлары шәһәр егетенә кияүгә чыгып, шунда яшиләр; кече кызларының гаиләсе авылда төпләнде, кияве ике катлы йорт төзеде, мал-туарлары бар – булган бәхетләренә шөкер итеп кенә яшәсеннәр берүк! Менә Наилләре дә өйләнеп җибәрсә... Әйе, Юнысның хыялы – нигезне сакларлык, фамилияне дәвам итәрлек онык – улларының улы туу тормышка ашса икән! Әткәйнең хыялы да шул иде, рухы шат булыр иде, иншалла. Олы кызының ике кызы булса, кечесе Алиянең улы һәм кызы үсеп килә, күз тимәсен. Әмма алар инде башка фамилияне йөртәләр шул...
Бәхет белән бәхетсезлек рөхсәт сорап килми бит ул: әтиләре Хисаметдин карт олы оныгы Сәриянең кияүгә чыгар көннәрендә вафат булды. Җидесен уздыргач кына, туйны кичектереп ясадылар. Аллага шөкер, фатихасын биреп киткән – бик матур яшиләр, күзләр тимәсен. Ә Сәкинәттәйне авылның бик күп кешеләре белән беррәттән ковид зәхмәте алып китте, ике ел була көзгә... Урыннары җәннәттә булсын. Туксанны ваклаган Сәкинә әби, алмалар җыйганда оныкларына булышып йөргән иде – әллә шунда салкын җил бәрдеме икән, дип сөйләнде. Төннәрен ютәлли иде, Фаягөл ясап биргән үлән төнәтмәләрен эчте. Үтә ул, бер җирем дә авыртмый, дип йөргән җиреннән бер кичне аягыннан егылды. Температурасы бик югары булгач, Юныс үзе район хастаханәсенә алып китте. Анализларын алып, авыруның йогышлы вирустан булуын хәбәр иттеләр. Икенче көндә ковидтан дәвалый башладылар, уколлар салдылар. Савыгып та килә иде, гаиләне кайгыга батырып, биш көннән вафат булды. Фаягөл, үз әнисен югалткандай, бик кайгырды. Зурлап өчесен, җидесен төп йортта үзе уздырды. Өйдәгеләр анализ бирделәр, әмма башка авырган кеше булмады. Алдагы көннәрдә шәһәрдән Айдарның балалары кайткач, әбигә алардан йоккандыр дип фаразладылар. Ул зәхмәт бик астыртын икән: вирусны йоктырган кеше үзе авырмаса да, башкаларга йоктыра икән... Булды, авыручылар да күп булды, якты дөнья белән хушлашучылар да... Шөкер, бу елда әле ул чирнең котыруы ишетелми.
Инде ике яктан да туйга әзерлекләр башланган иде. Әлбидә районга барып туй күлмәген тектерергә заказ бирде. Ничек тегәргә, дип, баш ватмадылар – тегүчеләр дә заманча матур күлмәкләрне интернеттан гына күчерә икән... Тукымасын ак һәм алсу төсләрдәгене алдылар – ал кертем белән бизәкләп тегәчәкләр. Ә Наил туйга көлсу төсендәге костюмны шәһәргә барып, анда яшәгән Сәрия апасын ияртеп, бергә сайлап алдылар. Башка кием-салымны да. Шулай якты хыяллар белән шатлыклы хисләргә чумып, матур гына яшәп яткан чакларын кинәт яшен суккандай булды: Ватанны саклаучылар көне артыннан ук яман хәбәр килеп иреште. Безнең ил украин бандитларына каршы махсус хәрби операция башлаган!.. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң безнең халыкка үчле булып калган, ничә буынны нәфрәт белән сугарып үстергән бандеровчылар белән. Сигез ел буе Донбасста рус халкын изеп-кыерсытып яшәгән милләтче фашистлар белән. Ләкин бу хәл халык өчен һич көтелмәгән иде, вәзгыятьне күпләр аңлап та бетермәде. Зур шәһәрләрдә, ачыктан-ачык илбашына каршы килеп, шаулашып урамга чыксалар, авыл кешесе, үзенең басынкы гадәте буенча, чышын-пышын хөкүмәтне сүкте... Әмма илебез башлыгының бик җентекләп уйлап, әзерләнеп һәм хаклы рәвештә бу гамәлгә баруын сәясәттә сай йөзмәгәннәр шунда ук аңлады – аңа теләктәшлек күрсәтеп, хуплау чыгышлары ясадылар. Җәмгыять урталай ярылды: капиталистик Европа һәрьяклап Рәсәйне кысарга теләп санкцияләр игълан иткәч, илебезне почмакка терәргә теләгәнен күреп, элита дип йөрткән сәнгать кешеләре чит илләргә чыгып тайдылар. Аларның күбесенең чит ил банкларында миллионнары ята иде шул. Хәзер иленә хыянәт итеп киткәннәрне кемдер аклап, кемдер хурлап интернетта язышу китте. Бар кешелек дөньясында асты-өскә килгән бу тормышны аң дөрес кабул итә алмый изаланды...
Табигать дөньясы үз кануннары белән яши – көндезләрен кояш нурларының көенә түбәләрдә тамчылар биешә, бөреләре тулышкан ботакларга кунып, чыпчыклар күңелле чыркылдаша, каргалар оя кору, бала чыгару хәстәрен күреп көнозын каркылдый. Март бик матур башланды. Авыл кешеләренең тавык чүпләсә дә бетмәслек эш-мәшәкатьләре “йә, тотыныгыз инде” дип чиратка басты. Әнә тәрәзә төпләрендә помидор, борыч чәчелгән тартмалар пәйда булды; алар янәшәсендә мактанышып үсәр өчен, бакча гөлләренең орлыклары барланып, җиргә чумар көннәрен санап ята. Тышкы базлардан бәрәңге орлыклары чыгарылыр көннәрен көтә. Ишегалдын гына тарсынып, бакча-ындыр артларында түл җыеп, ана казлар йомырка салып бәбкә чыгару өчен тырышып йөриләр...
Балалар бакчасында, клубта һәм мәктәптә, гөрләп, әниләр бәйрәменә багышланган концертлар уздырылды. Әлбидәнең матур итеп шигырь сөйләгән нәни артистларын клубка да чакырдылар хәтта. Тамашачы әни-әбиләрнең барысы да шат, тормышка куанып гомер итүләре йөзләрендә чагыла. Әмма... бу хәзерге чорның тышкы ягы иде. Инде кайдадыр ракеталар шартлый, кешеләр якты дөнья белән хушлаша, кан коела. Уйласаң, чәчләр үрә торырлык...
– Бармыйсың! – диде Әлбидә, Наиле хәрби комиссариатка җыенгач. – Бу басып алу сугышы, яман сугыш. Безнекеләр тыныч илгә бәреп керде.
Егет кызының ике кулын да үзенең учларына алды, күзләренә карады. Аның Ватан алдында биргән анты һаман көчендә – илен саклау һәр ир-атның изге бурычы. Наил интернеттагы комментарийларда бу махсус операция турында төрле сүзләрне укып бара. Илбашчысын тәнкыйтьләп язучылар да хәтсез... Ят кешенең якасына барып ябышып булмый, вәзгыятьне төптән аңламый диясең дә куясың. Әмма дә ләкин үз илеңнең сәясәтен якын кешеңнән һич яманлатасы килми икән ул. Тик, кызып китеп үпкәләшү мөмкинлеген тудырмас өчен, Наил сак кына әйтте:
– Алай наив уйларга ярамый, акыллым. Бу бер көндә хәл ителгән вакыйга түгел. Шулай буласы билгеле иде. Илебездә экономик яктан да, хәрби яктан да зур әзерлек алып барылды соңгы елларда. Илбашчыбыз бик тәвәккәл эшкә алынды. Ул бик зирәк сәясәтче, яхшы стратегик – бар ягын да уйлаган, һәрнәрсәне үлчәгән булырга тиеш. Чөнки йә без башлыйбыз, йә безне күралмаган дошман илләр һәрьяклап берьюлы һөҗүм итәр иде. Америка ягыннан, чит кул белән илебезне басып алу өчен, әзерлек күптән алып барыла бит инде: үзенең хәрби көчен Украинага тутыру белән мәшгуль.
– Булмас, ышанмыйм! – диде Әлбидә, шаккатып. – Каян беләсең?
– Мин махсус тапшыруларны карап барам, матурым. Билгеле, дөреслекне бозучылар да җитәрлек, аң булу кирәк. Кырык беренче ел кабатланмасын өчен, без алдан һөҗүм итәргә мәҗбүр булдык шул!
– Син нигә алай сөйлисең? Безнең дошманнар бармыни? Бөтен илләр белән дә килешүләр төзеп торалар, һәр өлкәдә мөнәсәбәтләр җайланган. Күпме җитәкчеләрнең балалары чит илдә укый...
Әлбидәнең күзаллавы үтә самими иде шул. Наил, элек бу темага ник сөйләшмәдек икән, дип уйлады. Ничек тә бер фикергә килергә иде, ул ярәшкән кызын үзен оккупантка санап калмавын бөтен җаны белән теләде. Ә баруын барыбер барачак!
– Ышанмыйм, – диде Әлбидә, һаман үзсүзләнеп. – Безгә бер ил дә һөҗүм итәргә җыенмый иде.
Ул хәзер үз “мин”е белән сөйләшә иде, күрәсең, егетеннән җавап та көтмәде; кулыннан перчаткасын салып, бармакчаларын бөтерә-турайта башлады. Наил кистереп әйтүнең нәтиҗәсе кире булырга мөмкинлеген исәпләп, кызының үзаңын дәлилләр китереп ачарга теләде.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: