Сельские нивы
+11 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
12 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Фәридә өстәл артына утырып, үзенә чәй ясап эчә башлаган иде, Сәмиганың тагын нидер корырга теләвенә каршы эчтә ризасызлык тоеп, сөйләшүне икенчегә борып:– Син кайтып киткәч, безгә түбә ябучылар килде бит. Вәт бер егет анда! Ут инде менә. Зрә алдан киттең, – диде.– Буштыр дисеңме? Андыйларны күптән берәрсе эләктергән инде ул, – Сәмиганың яңа танышуга өмет шәме кабынмады.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Фәридә өстәл артына утырып, үзенә чәй ясап эчә башлаган иде, Сәмиганың тагын нидер корырга теләвенә каршы эчтә ризасызлык тоеп, сөйләшүне икенчегә борып:
– Син кайтып киткәч, безгә түбә ябучылар килде бит. Вәт бер егет анда! Ут инде менә. Зрә алдан киттең, – диде.
– Буштыр дисеңме? Андыйларны күптән берәрсе эләктергән инде ул, – Сәмиганың яңа танышуга өмет шәме кабынмады.
– Булсани?!.. Син теләсәң, балалы хатынын ташлаталасың, әле берәү дә капмый калмады, – дип, Фәридә ялкынга керосин сипте. Ә чынында, ул үзе бу егеткә муеннан гашыйк булган иде. Әмма янына баруны, сүз катуны яхшысынмады. Бер пеште инде. Егетләргә ялынып үзең барма икән ул! Алар андый кызларны, уйнап туйгач, ташлаячак. Ә менә Сәмига белән йөреп китсәләр... әле кунакка да килсә... Фәридәнең тыйнаграк, оялчанрак, аш-суга да күршесеннән бер башка өстен булуын (кыз төрле тәмле әйберләрне пешереп кенә торачак!) күреп, чагыштырачак та, сайлау минем файдага булачак, дип фикер йөртте. Прәме, Напальон инде менә! Үзенең шушы яшертен планы күңел күгендә кояш кабызды.
– Әле иртәгә дә килергә охшаганнар. Син ни... теге кызыл блузкаңны киеп бар, түше ачыкны. Күрү белән аягыңа егылырлык булсын!
– И әйттең сүз! Алай бик чибәр икән, кызлар күрмәгән дисеңме? Күкрәген генә түгел, башка өлешләрен дә күп күргәндер... – Сәмиганың кызыксынуы көчле булса да, тумаган тайның билен сындыруны хуп күрмәде. Тизрәк иртәгәсе көн тусын да, егет тизрәк күренсен – ничек киенергә шунда хәл итәр...

***
Юныс Фаягөлнең элеккеге тулай торагында “ияләшкән бер болыт”ка әйләнде – өч көн үтми, килә дә җитә. Тик теләгенә генә ирешми, һаман коммендантны күргәне юк. Инде җылы яклардан кайткан булырга тиеш, әмма эшкә чыкмавы егетнең бәгыренә төште. Моңарчы Юныс үзен сабыр холыклыга санап йөри иде – юк икән, эчтән җанын көя кимерәмени: соңгы вакытларда үз-үзенә урын таба алмый интегә. Фатирына да бик кайтасы килми, Саимә әби кат-кат аның хәл-әхвәлен сораштырачагын уйласа, борчылуымны сизәр дип, тагын да күңеле төшә. Үзен гел яхшы кәефле итеп күрсәтүдән арыды. Сөйләшәсе дә килми. Шулай да була икән, яшәеш төсләрен югалтып бара. Әмма егет өмет шәмен сүндерми: барыбер очрашып сөйләшәчәкбез, Фаягөл мине аңлаячак. Авылга кайтырга да риза булачак – менә шушы уйлар аның аякларын тагын тулай торакка юнәлтте.
– Исәнме, исәнме, Юныс энем! Шәүләң генә калган бит, берәр хәл булдымы әллә? – дип, Әнисә апалары үзе каршылады бу юлы! Аны күрү шатлыгыннан Юныс үз кайгысын онытты хәтта, чак: “Ура!..” – дип кычкырмады. Берәр хәл, диме... ни булганын аның үзеннән сорарга кирәк бит...
– Ниһаять, Әнисә апа, очраттым сезне! Мин инде монда әллә кайчаннан бирле йөрим. Фаягөлне югалттым... – диде, Юныс үзенә кагылышлы сорау бөтенләй булмагандай. Коммендант бераз дәшмичә торды. Күрәсең, ул да уйлары белән еракка – үткән көннәргә китте. Ләкин егетнең хәбәрсез югалуының җитди сәбәбе булырга тиешлегенә төшенде, юкса сөйгәнен болай эзләп йөрмәс иде. Ачы-ачы битәрләү сүзләрен тезмәскә акылы җитте. Берүк авыздан ялгыш сүз ычкынмасын, тел әйткәнне балта белән дә юынып ала алмассың. Сөйдергән дә, биздергән дә – шул тел бит... Шуларны вакытында уйлап, Әнисә егетне эттән алып эткә салмады – ниләр булуы белән кызыксынуын да эчкә йотты. Сөйлисе килсә, үзе сөйләр. Ә теләмәсә, әллә ниләр сора – әйтмәячәк, ихтыяры корыч икәнен электән үк белә.
– Ни бит... акыллым, озак көтте ул сине... аннан эш тә таба алмады инде шәһәрдә. Теркәлүсез беркая да алмыйлар бит... Тәгаенләп, зур төзелеш барган шәһәргә китте, синнән соң егерме көнләп вакыт узган булгандыр... Монда хат язармын дигән иде, күренми, инде ташланган булуы да ихтимал. Җәй почтаның рәте-чираты юк, элекке торганнар өйләренә таралышкан, яңалары килгән чак. Алар инде хат-фәлән язып тормый, шуңа иске хатларны җыеп түгүләре дә бар... Ә синнән хатны зарыгып көткән иде Фаягөл...
Юныс ничек сүз кыстырырга белми, ык-мык килеп торды да, коммендант сөйләвеннән туктап, тын алган арада сорады:
– Кайсы якка китүен төгәл генә әйтегез, зинһар?
Шәһәрнең исемен ишеткәч:
– Калганы минем өстә, табышкач, һичшиксез, хәбәр итәрбез, – дип, китеп тә барды.
Икенче көнне Юныс завод белән элемтәсен өзәргә гариза язды, ашыгыч китергә мәҗбүрмен, дип, эшкә дә калмады. Юлга аласы сумкасын кичтән үк тутырып куйган иде, Саимә әби белән җылы итеп саубуллашып, Фаягөле янына дип, ашкынып китеп барды. Хәзер ул аны табасына бөтен йөрәге белән ышана иде. Әнә бит, күз алдында елмаеп басып тора – ара кул сузымы гына!
Автобуста тирбәлеп баруга йокымсырап киткән икән, ял итәргә дип тукталгач, күзләрен ачты.
– Әле еракмы, абый? – дип, егет автобус йөртүчесе янына килде. Тегесе:
– Ярты юлны үттек, энекәш. Әллә беренче баруың? – дип, үзе каршы сорау бирде. Шулай сөйләш- сөйләшә, килеп төшкәч кая барырга икәнен белеште Юныс. Гел таныш булмаган җиргә килеп төш тә яраткан кызыңны урам буйлап эзлә имеш. Шофер – тәҗрибәле абый, юлда да күп йөри, үзе шушы шәһәрдә яши икән, Юныска югалткан энҗесен эзләү чарасын өйрәтте.
– Туп-туры кадрлар бүлегенә бар, энем. Исем, фамилиясен әйтүеңә, ә дигәнче кайдалыгын табарлар... Бәлки үзең дә бу якларда төпләнеп калырсың? – дип, күз кыскан абыйга Юныс үзенең карт әти-әнисе янына кайтачагын ышандырырлык итеп әйтте.
– Анысы да дөрес, ата-анасына шәфкатьле булганны Ходай Тәгалә ташламас! Эшләрең уңсын, – диде дә шофер үз урынына кереп утырды, пассажирлар кырмыскалар кебек таралышкан җирләреннән җыелыштылар.
Кирәкле шәһәргә килеп төшеп, сораша-сораша, кадрлар бүлегенә килеп җиткәнче, кояш түбәнгә тәгәри иде инде. Күкнең алтынсу зәңгәр һавасы бу шәһәрне тагын да күркәмрәк, серлерәк итеп куйды. “Әллә, чынлап та, шушында эшкә урнашасымы?..” дигән хыянәтче уйларын Юныс тизрәк куып җибәрергә ашыкты. Юк инде, кабаланы кандалага алыштыру була ләбаса. Әле кичә генә шәһәр белән алыш-бирешен өзсен дә яңадан монда бәйләнергә ни... Егет сүзе бер булыр: авылга – әткәй-әнкәйне хөрмәтләп, шунда төпләнергә, аларны өй түрендә генә утыртыр чак җиткән инде, дип ныклы адымнар белән кадрлар бүлеге дигән йортка юнәлде. Әмма аңа кирәкле ишек бикле иде. Кизү торган олы яшьтәге ападан кайчан ачылуы турында сорагач,
– Юк, балам, бүген ачылмас. Эш сәгатьләре тулды, кайтышып беткәннәрдер. Иртәгә сигезгә үк кил, беренче булып керерсең, – диде.
Урамга чыккач, кай якка китәргә белми аптырап торганда, Юныс бер төркем егетләргә игътибар итте.
– Егетләр, әйтмәссез микән, төн кунып чыгар урын бардыр ул бу шәһәрдә? Беренче килүем иде, – дип, яннарына килгән егеткә барысы да борылып карады. Монда чит кешенең пәйда булуы артык гаҗәп хәл түгел, көн саен килеп торалар. Кемнәрдер китә дә...
– Бер генә төн булса, безгә кайтырбыз, безнең общаг ерак түгел. Сиңа да иртәгә шушында килергәдер бит? Мин – Самат, – дип, кара чәчле, бөркет борынлы егет Юныска кул сузды. Болай бик тиз үзенә урын табылуга куанып, Юныс ике куллап күреште:
– Юныс. Мин Юныс булам. Мин яраткан кешемне эзләп килгән идем бу якларга. Иртәгә моннан белешермен инде, – диде.
– Кем ул? Бәлки без булышырбыз, – диде егетләрнең берсе.
Юныс икеләнебрәк калды. Кызын табуны чит егетләргә йөкләтү бөтенләй килешми инде, кара урманда түгел бит, үзе дә табар...
– Рәхмәт, егетләр, ярдәмгә ашыгуыгызга. Тик мин үзем табармын аны, энә түгел бит, – дип елмайды. “Ярар алайса” диештеләр дә егетләр, кайсы кая таралыштылар.
– Безнең бригада бу, төзүчеләр. Кайбер мәсьәләләрне ачыкларга килгән идек, – дип, Самат кайтыр юлга дәште.
– Уңай хәл ителдеме соң? – дип сорады Юныс, барыбер аларның эшенең нечкәлекләренә төшенмәячәген аңлап.
– Бар да яхшы, без канәгать, – диде Самат. – Миңа әйтергә ярыйдыр бит, кызыңның исеме ничек? Ничек югалттың аны? – дип сорады.
Юныска барысын да сөйләп бирми башка чара юк иде, чөнки ярты-йортыдан кешенең башын гына бутау була, аңлашмаган нәрсә ике арадагы мөнәсәбәттә төен булачак иде.
– Әткәйләр дә авылда көтә, алып кайтырга исәп, – диде Юныс. Әнисенең бу кызны кабул итмим дигәнен төшереп калдырды. Хаты да юлда югалган диеп сөйләде. Җиде ят кеше алдында Юныс әнисенә энә очы кадәр дә кер кундырырга теләмәде. Хәзер аңа берәрсе, әниең ул кызны килене итәрме соң, дип, шик белдерсәме, ул әнисенең гомер буе Фаягөл кебек кыз турында хыялланганын бәйнә-бәйнә сөйләр иде...
Егетләр үзләренең тулай торагына килеп җиткәндә, каршыларына ике кыз – Сәмига белән Фәридә очрады. Күрәсең, кемгәдер кунакка килгән булганнар. Ачык изүле, кыска итәкле күлмәк кигәннәр; кып-кызыл иреннәре әллә каян күренеп тора. Тышкы кыяфәтләрен бик ошатмаса да, Самат аларга мөрәҗәгать итәргә булды:
– Кызлар, сез бит ... нче тулай торакта торасыз. Бер туташны белмисезме икән, нинди бүлмәдә яшәгәнен? Юныс, фотосы булса, күрсәт әле кызларга, – дию белән, Юныс түш кесәсеннән паспорт эчендәге фотоны алып кызларга сузды. Тегеләр “ялт” итеп бер-берсенә карадылар да беренче булып Сәмига исенә килде:
– Ә... беләбез без аны. Бездән өстә тора ул. Тик ул сезгә нигә? Ул бит тиздән кияүгә чыгарга җыена, авырга узган диделәр, – дип, ул башына ни килә, шуны сөйләнде. Үзе фотосурәткә караган булып, Юнысның беләкләренә күкрәге белән терәлеп үк иелде. Кызның бу әрсезлеген өнәми, Юныс читкәрәк авышты. Сәмига кара хисләр өерендә калды гүя, бу ят егетнең Фаягөлне яратып эзләве бәгыренә мең шайтан таягы булып кадалды бит. Бүре йонын алыштырыр, бүрелеген алыштырмас. Сәмига егетнең, Фаягөл янына бармыйча, кире борылып китүен теләде. Кара син аны... шул кызыйны эзләп килгәннәр... көнләшеп үләрсең, билләһи!...
Юныс, сөйгәне турындагы хәбәрне ишеткәч, катып калды. Җанының бер кылы өзелде, тагын ничәсенең өзеләсе бардыр?.. Ә Самат хәбәргә тамчы да ышанмады. Ул читтән генә күзәтте һәм кызларның сәер итеп бер-берсенә карауларын да, берсе сөйләгәндә икенчесенең аңа күзләрен зур ачып, аптырап карап торуын да исләде. “Бер-бер шомлык бар бу кызларда” дигән уй узды Саматның башыннан. Кыз-кыркынның, үзләренең астыртын максатларына ирешү өчен, кайчакта хәйлә коруларын ул студент чакта ук күзәтә иде.
– Ярый, китик әле без, Юныс, – дип, егетне сөйрәп дигәндәй, тулай торак ягына алып китте. Инде тегеләрдән ераклашкач кына:
– Ышанма! – диде. – Бу кызларның алдашулары йөзләренә язылган. Бер дә дөрес нәрсә сөйләгән кебек түгел теге сарысы. Кара чәчлесе, күрдеңме, үзе авызын ачып карап торды дустына, чөнки ул да беренче ишетә иде бу хәбәрне. Так что, не паниковать! – дип, Юнысның иңбашларыннан җиңелчә кагып куйды. Юныс дәшми, ул сүз әйтсәм, бөтен эчемдәгесе тышка чыгар, дип, тешләрен кысып киеренкелек кичерә иде. Бер яктан, ишеткәннәргә ышанырлык та: Юныстан бер хәбәр дә килмәгәч, үзен ташланганга исәпләп, Фаягөлнең башка егет белән танышуы табигый түгелме? Әгәр инде бер-берсен яратышып йөрсәләр, өйләнешергә дә булганнардыр. Бәлки, Юнысны онытыйм, дип кияүгә чыгарга ризалык биргәндер... Их!.. яна йөрәк... йөрәк кенәме – бөтен эчен тоташ ут ялмады Юнысның.
– Бик четерекле хәлләр көтә икән әле безнең башны. Ала-а-ай... Иртәгә миңа икенче сменага эшкә, шулай булгач, таң ату белән, кызлар эшкә киткәнче, тотабыз да шунда китәбез. Бүлмәсен дә табабыз. Бу кызларның тулай торагын беләм мин – үткән атнада без аларга танцыга килгән идек. Бик оста биючеләр! Тик синең Фаягөлең анда күренмәде. Бәлки ул бөтенләй чыгып та йөрмидер... – Самат егетне юатудан бигрәк үзенең уйларын бер тәртипкә китерергә тырыша иде.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: