

Тик-тик... тик-тик... вакыт кереш кебек сузылып бара – өстәл артында ачык китабына текәлеп утырган кызга ул бөтенләй туктаган кебек. Элек сәгать вакытны тик-тик-тик, тик-тик-тик, дип, кызурак саный иде түгелме? Хәзер сәгать телләре дә ямансу йөри. Фаягөл тулай торакның өченче катындагы бүлмә тәрәзәсеннән күренеп торган карт каенга төбәлде. Каенның яфраклары гүя аның сагышын үзләренә йотканнар – иртәдән бирле туктамаган яңгыр тамчыларыннан күшегеп, боегып калганнар. Яшьле керфекләрен аска төшергәннәр... Күктән җәй кояшы көлтә-көлтә нурын коярга тиешле төш вакыты булуга карамастан, тирә-якны кичке эңгер пәрдәсе каплаган. Сорылык. Юешлек. Нәкъ кызның моңсу күңеле...
Карашларың – йөрәгемдә,
Күз нурларың – җанымда.
Кояш үзе – салкын бер таш,
Син булмасаң янымда.
Мәхрүм итмә син кояштан:
Һәрвакыт бул янымда,
Елмаеп кил тагын да.
Килмәде... сөйгәне бүген дә килмәде. Нәрсә булды икән? Берәр күңелсез хәл генә килеп чыкмасын иде, ярабби... Тагын күпме көтәргә?..
– Бер атна да үтмәс, мин өйдәгеләргә туйга хәстәрлек күрергә әйтәм дә киләм, – дип, егете Юнысның кайтып киткәненә бүген төгәл ике атна. Тулай торакның коменданты кичә кисәтеп әйтте:
– Фаягөл чибәрем, мин үземнең башымны элмәккә тыга алмыйм: тикшерү килеп төшсә, шелтә белән генә калдырмаслар. Теш кайраган берәве күптән минем урынга киленен кодалый. Шуңа ике көннән дә калмый, бүлмәне бушатырсың. Шимбә, якшәмбе килүче-китүче булмас, ә дүшәмбедән матур гына хушлашырбыз.
Хушлашырбыз... Әйе, хушлашырбыз, диде. Чыгып кит, димәде, йомшак кына әйтте Әнисә апалары. Яхшы кеше ул. Шәфкатьле, кеше хәленә керә белә. Укырга керергә дип, авылдаш кызлары шәһәргә килгәч, фатир тапканчы, бер-ике көн монда яшәргә рөхсәт бирә иде. Яшьләрнең ярсу хисләрен дә аңлый – кунакка килгән егетенең караңгы төшкәнче торуын сорап баргач, Фаягөлгә ризалык биргән чаклары да аз булмады. Чөнки яшьләрнең әдәп кагыйдәләрен үтәвенә шиге юк иде. Егете, анысы, еш килеп, чебен кебек күзгә кермәде, әле вахтада утыручыларга кечкенә булса да күчтәнәч кыстырып килә иде... Ә хәзер Әнисә апа хаклы – укуларын төгәлләп, соңгы имтиханнарын тапшырдылар. Кулында хисапчы белгечлеге турында диплом – зур тормышка ишек ачык: тартынып торма, бар кер. Өч ел буе кошның оядагы кошчыкларын саклаган, яклаган, җылыткан кебек үзендә яшәткән тулай торак белән хушлаш та!
Хушлашу... Матур да була микәнни ул? Менә Фаягөлгә хушлашу гел күңелсез вакыйга кебек, авыр тойгылар гына тудыра. Соңгы аерылуларында Юнысның автобуска таба борылып атлавы булды, кыз:
– Китмә, Юныс! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Аның шушы автобус белән үзенең җаны да ияреп китәр кебек тоелды. Менә-менә бәгыре өзелеп төшәр дә кыз үзе, әнә теге баганаларга охшап, җансыз-бәгырьсез катар да калыр...
– И Гөлем минем, озакка түгел бит! Бер атна да үтмәс, килеп җитәрмен. Түз инде, яме... – дип, кире борылган Юныс аны иңнәреннән кочаклап, дымлы күзләреннән, алсу иреннәреннән үбеп алды да кузгалырга торган автобуска кереп утырды. Фаягөлнең муенындагы ал косынкасы егет артыннан сузылып җилфердәп калды.
Автобус вокзал бинасын узып, олы юлга борылып күздән югалгач та Фаягөл, косынкасын кулына тотып, озак басып торды. Йөрәге сулкылдап тибәргә тотынды – чынлап, әллә бөтенләйгә аерылулары булдымы? Ник шулай үрсәләнеп калды соң анда Фаягөл? Элек тә берәр ай аерылышып торган чаклары булды бит – болай өзгәләнми иде... Әнисә апасы хаклы түгел: елмаеп саубуллашалармы, елапмы – хушлашу матур булмый ул, юк... булмый.
***
Фаягөл ятим үскән кыз. Әти-әнисе ерак шәһәрдә яшәгән туганнарына кунакка киткән җирдән әйләнеп кайтмады. Көзнең яңгырлы көнендә текә борылышлы тайгак юлда һәлакәткә очраган алар. Руль артындагы әтиләре шунда ук үлә, әниләре ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә илткәндә күзләрен йома. Өйдәгеләргә хәбәр итәргә кирәклеге генә тоткандыр инде бахырны; адресын, кызы Фаягөлне алып калган әнисенең исем-фамилиясен әйтә дә якты дөнья белән хушлаша. Фаягөлгә әле яңа дүрт яшь тулган иде. Шул чакта әти-әнисе юлга җыенгач, мәңгегә китәселәрен сизенгәндәй, картәнисенең кулларыннан ычкынып, капкадан чыгып барган газизләре артыннан ишеккә ташланды:
– Әниии... мин дә барам. Мин дә... – дип елаган оныгын әбисе көчкә күтәреп өйгә кертте. Озак тынычлана алмый үкседе ул. “Елама, алтыным, юлга чыккан кеше артыннан алай елап калырга ярамый. Тәүбә, тәүбә... Аллам сакласын! Кайталар әтиең белән әниең, менә сизми дә калырсың”, – дип юатулары да нәтиҗә бирмәде. Инде елап арыган, ара-тирә очкылык тоткандай гына шыңшып куйган нәни оныгын картәнисе аркасыннан сөйде, йомшак чәчләреннән сыйпады:
– И бала... бала... авыр шул хушлашу. Синең уймактай йөрәгеңә түгел, минем олы йөрәккә дә авыр әле ул... – дип, үзалдына сөйләнеп куйды. Аннан Фаягөлне күтәреп ишегалдына чыкты:
– Әйдә, алтыным, чебиләргә ярма сибик әле. Ачыгып беткәннәр икән бит. Әнә сине ничек сөенеп каршылыйлар, – дип, кызны аягына бастырды. Кара тавыкларының, салкын көз якынлашуын искәрми, урлап чыгарган ун чебие, җебе сүтелеп киткән йон йомгаклары кебек, Фаягөл янына чабышып килделәр. Кызның, гадәттәгечә, сары ярма сибәсен чамалый инде алар. Оныгының уй чылбырын икенче юнәлешкә борырга тырышып:
– И сабыйкайлар!.. Тизрәк үсәселәре килә инде үзләренең. Көннәр җылы чакта исәеп калсалар бик әйбәт кана! Без, кызым, ешрак ашатыйк аларны, ярыймы? – дип әйткән ягымлы әбисенә, ниһаять, кызчык та елмайды:
– Ярый, картәни. Мин үзем ашатам!..
Биш көннән матур гаилә тормышының асты өскә килде. Кара хәбәрне өйгә почтальон кыз алып керде. Фаягөл йокыда иде. Ул уянганда, әбисе җиде картайган иде... Колхоз рәисе мәрхүмнәрне ерак җирдән кайтарту өчен машинасын да, кешеләрен дә бирде, акчалата да ярдәм күрсәтте. Фаягөлне күрше авылдагы картыйлары үзләренә алып кайтып берәр ай яшәттеләр. Ләкин кызчык: “Кайтам” дип гел елагач, дәү әнисенә кайтардылар. Мәктәпкә кергәнче, кыз үзенең ятимә икәнен белмәде.
– Менә кайтып җитәрләр, бераз сабыр итик, – дип юмалап, әбисе елларны елларга ялгады. Ә инде җиде яше тулгач, кеше авызы иләк – барыбер ишеттерерләр, дип, оныгын җитәкләп үзе генә такырайткан сукмактан зыяратка алып килде. Кызның газиз әти-әнисе янәшә җирләнгән иделәр. Ипләп кенә аңлатты да соң, әмма бу хәбәр шул мизгелдә өметләре туракланган йөрәккә бик авыр тәэсир итте. Бик каты елады Фаягөл, “Нигә алар монда, өйгә кайтсыннар”, – дип, әбисенең үзәкләрен өзеп елады...
Үсә-үсә, Фаягөл еламаска да, шаярып көлергә дә өйрәнде, анысы. Балалык еллары әбисенең йомшак канаты астында җил-давылсыз узды. Әкиятләрнең борынгыларын, җырларның мөнәҗәттәй моңлыларын тыңлап үсте Фаягөл. Әбисе генә эченнән кан яшьләрен йотты. “Шушы баламны зур тормышка чыгарганчы гына гомер бирче, Аллакаем!” дип, әле уң яктан, әле сул яктан китереп кыскан авыртуларын үзенчә үлән сулары белән дәвалап, көннәрен атнага, атналарны ай-елларга бәйләп алга барды. Күрше авылдагы кода белән кодагые бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр, урыннары оҗмахта булсын. Әле баргалап, Фаягөлнең һөнәрләре арта баруына куанычларын уртаклашалар иде... Нәгыймә карчык оныгын кочып берүзе калды. Егылмады, ятып авырмады. Кешенең алдында торган изге бурычы, йөрәк таләбе аңны гына түгел, һәр күзәнәкне Яшәү агачының тамырына тоташтырып тота икән ул. Шушы сабыйга кирәклек, аны ятимнәр йортына илттертмәү максаты таушалып беткән йөрәген туктаудан, үпкә-бавырларын өзелеп төшүдән саклап торды бит!
Фаягөлне урамдагы балалар да, мәктәпкә кергәч, сабакташлары да үз итеп сөйләштеләр, уйнадылар; кирәк чакта усаллардан якларлык дустанә мөгамәләдә булдылар. Ягымлы, илгәзәк булып үсте кыз. Әбисенә йорт эшләрендә ярдәмләшеп, һәр шөгыльне яратып башкарды. Укытучылар да тырыш, уңган баланы мактап кына тордылар.
– Фаягөлдән үрнәк алыгыз, – диярләр иде, ялкаурак укучыларны шелтәләгәндә. – Укуы да алдынгы, кайткач картәнисенә дә бөтен йорт эшләрендә булыша.
Класста Фаягөл кизү торганда такта гел чиста була иде, идәндә бер чүп тә аунап ятмый, ә тәрәзә төбендәге гөлләрнең яфракларына чаклы су бөркелеп, җем-җем килеп көлеп утыралар иде. Билгеле, моңа укытучылар игътибар итәләр, дежур кызны мактыйлар. Ә Фаягөлгә бу эшләр авыр түгел, ул, күңеле белән бирелеп, кизү вазыйфаларын гына үтим дип уйлый...
Әмма, һич боекмады, дию, дөрес булмас. Кояш бар кешегә дә бертөсле карый да соң, җан җылытуы гына бертөсле түгел. Урамда уйнап йөргән Фаягөл дус кызларының әниләрен җитәкләп үтүен күрсә, артларыннан кызыгып карап кала иде. Мәктәптә әниләр бәйрәмендә дә ятимлек ачысы үзен тойдырды. Башкалар әниләренә атап җырлар, шигырьләр сөйләгәндә, аңа гел әбисенә багышланган шигырьләр эләгә иде. Кыз яңгыравыклы тавыш белән әбисен мактап шигырь сөйләгәндә, зурларның яулык очлары күз тирәсенә ята иде... Матур итеп чигелгән кулъяулыгын әбисенә китереп тоттыргач, Фаягөл, аның куенына сеңеп:
– Әбииии... ник минем әнием юк? – дия дә, йөзен әбисенең сандыктан бәйрәмгә генә алып кигән, җиләк сабыны исе килеп торган күлмәгенә каплап, тыелып кына елап җибәрә...
***
Кайтып керүенә өч сәгатьләп үткәч, барлык әйтеләсе сүзләр колакларга кереп утыргач, Юнысның:
– Әткәй, әнкәй, мин өйләнәм! Заводтан яшь гаиләләргә фатир бирәләр, шуңа озакка сузмаска исәп, – дип, шатланып хәбәр салуы ата-анага аяз көндә күк күкрәгәндәй тәэсир итте. Аларның исәпләре башка иде шул. Төпчек улларын үзләре янында яшәр дип көттеләр. Йорт-кураны төзекләндереп, хуҗалыкта ныклы терәк булыр дип көттеләр. Җәйнең иң матур чорында гаиләсе белән елына бер кайткан олы уллары кыйшайган мунча ишеген дә “күрмәде”, кышкылыкка утын хәстәрләү кирәген дә “белмәде”.
– Юныс укуын бетерә бит, әткәй! Йортка хуҗа булып ул каласы – моннан ары кулыңа балта да тоттырмас, – дип, әллә шатланып, әллә көнләшеп сөйләнде шунда. Шәһәрдә яшим, дип, кеше өстендә торалар инде. Ике сабыйлары тәпиләп китте – акчаларын керткән, вәгъдә ителгән фатирның түбәсе һаман ябылмый. Кооператив, диләрме шунда... Энесен “әзергә-бәзер” кайта дип уйлый инде. Ә Юныслары, абыйсы кебек, авылдан таю ягын карый икән ләбаса! Кайтуы да үз җаен кайгыртып кына булган – ата-ана фатихасы кирәккә...
Беренче булып, әнисе Сәкинәттәй һушына килде:
– Инде, улым, карап үстердек. Укыттык. Төпчек булгач, ышанып торган өметебез син, дидек. Апаңа сүз әйтеп булмый – авылга кайтсалар, кайнанасының йорт-курасыннан бушамый, Айдар абыең кайтуының икенче көнендә үк, кошчыкларын очарга өйрәткән кош кебек, урман-кырга чыгып китү ягын каера.
Зимфира Исламова.
Дәвамы бар.
Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan