Литература
2 Мая 2023, 07:00

Бозым

Ул уянганда төш узган иде инде. Зәбирә үзендә чиксез көч тоеп, тышка чыкты. Утын абзарыннан, каен утыннары алып кереп, мунча ягып жибәрде. Мунча кызган арада, бәлеш салырга булды. Земфира дустын кунак итәр өчен, очып кына йөрде ул бүген. Мунчадан соң бәлеш белән чәй эчәрләр, иншАллаһ, кәефе күтәрелеп китәр...

БозымБозым
Бозым

Ул уянганда төш узган иде инде. Зәбирә үзендә чиксез көч тоеп, тышка чыкты. Утын абзарыннан, каен утыннары алып кереп, мунча ягып жибәрде. Мунча кызган арада, бәлеш салырга булды. Земфира дустын кунак итәр өчен, очып кына йөрде ул бүген. Мунчадан соң бәлеш белән чәй эчәрләр, иншАллаһ, кәефе күтәрелеп китәр...Аннан соң, инде кызган мунчасының, ләүкә-идәннәрен дә ялт иттереп юып чыкты. Мәтрүшкә чәчәкләре кыстырып, күптән түгел генә бәйләнгән, әле ныклап кибәргә дә өлгермәгән, каен миндеген, кыек башыннан алып төшеп куйды.. Кызган таш өстенә пар салып жибәрде. Хазер алып килер ул дустын, рәхәтләнеп мунча кертер. “Земфираның кызы, еракка кияүгә чыгып киткән икән шул, ир балага әни кешене каравы жиңел түгелдер инде, Алла ярдәм итсен”, - дип уйланып йөрде Зәбирә. Шуннан Азатка шалтыратып: -Балам, хәлләрегез ничек кенә?..Мин әниеңне үземә алып килергә уйлыйм. Әле ике атна ялым бар, барасы жирем юк. Монда авыл жирендә саф һавада булыр-Саф һава үзе савыктыра бит ул...Син дә бераз ял итәрсең...-дип сөйләнде. Зәбирә тагын нидер әйтмәкче иде дә аны Азат бүлдерде:-Зәбирә апа, әни бүген начараеп китте, хәле яхшы түгел, “Мунча керәсем килә дип юкка әйттем ди, хәлем юк барырга” ди... Зәбирәнең әйтерсең дә жаныннан нидер өзелде. Өмет идеме бу?!. Димәк хәлләр алга түгел! Земфираның: “Эх бер чабынып, мунчада юынсам, аннан кәфенгә керсәм дә үкенмәс идем”, дигән сүзләрен исенә төшереп йөрәге сыкырап куйды. Бәлки бу дустының соңгы теләгедер!...Зәбирә моны үтәргә тиеш, үлсә дә кулында үләр, үкенеч булып калмасын иде...Зәбирә яңадан Азатка шалтыратты. Алай да мин киләм әле, син киемнәрен жыеп куй инде!.. Егет бераз дәшми торгач - ризалык белдерде.
-Юкка мәшәкәтләдем бит сине, -дип каршылады Земфира,-йөрмәм инде, гафу ит мине Зәбирә, юкка борчыдым. -Бернинди дә борчу юк, - диде Зәбирә, - Әйдә әле, авылны сагынгансыңдыр бит... Озак кына үгетләгәннән соң, ниһаять Земфираны күндерделәр. Азат әнисен машинага чыгарып утыртырга ярдәмләште...Ял ит балам, диде Зәбирә, сиңа дә ял кирәк...

...Кипкән йөзем булганмын бит мин Зәбирә, миннән хәтта тир дә чыкмый - дип елмаерга маташты Земфира.-Хазер парлыйбыз сине, йөземкәем минем, хазззер!.. Зәбирә, парлап куйган миндекне алып суын һавада селкеп жибәрде дә, хатынның ябык аркаларына сак кына кагылып узды, аннан шаян итеп: “Әтәң яккан мунча түгел, инәң кискән утын түгел чәт-чәт-чәт”-дип такмаклап чаба башлады. Ныгырак чап, курыкма,-диде Земфира, - бүген үлмәскә сүз бирәм,-дип шаярырга да үзендә көч тапты...
Дустын юындырып, коендырды да, мә әле, сиңа шифалы су эчерим дип, үзе алып кайткан чишмә суын, чынаякка салып бисмилла әйтеп Земфирага йоттырды, калганын,карчык кушканча, жилкәсе артына салып жибәрде...Үзе әфсеннәргә бик ышанмаса да...бу соңгы өмет иде...

Алар мунчадан чыкканда кояш баеган иде инде. Жылы халат кигезеп, мунча алдындагы тирбәлә торган киң эскәмиягә култыклап алып килеп утыртты ул Земфираны. -Рәхәт монда,- диде Земфира,шушында гына йоклар идем. Зәбирә өйдән жылы плед алып чыгып, дустын төреп куйды, өши күрмә!..Аннан подноска куеп, иң матур чәй чынаягы белән чәй, кырыйлары челтәрле тәлинкәгә салып, бәлеш өлешен алып чыкты. Тик Земфира бер генә чеметем кабып,бер генә йотым чәй йотты да “соңырак ашармын” дигән булып, башка ризыкка кагылмады. Изрәгән дустының бер якка авыша баруын күреп,Зәбирә өйгә кереп, караватка ятырга тәкъдим итте. Шушында гына йоклар идем, шундый рәхәт монда, - диде Земфира-беләсеңме, минем өйдән чыкмаганга күпме !?Һава сулап туя алмыйм! –дип пышылдады аның иреннәре. Икесенең дә тәннәрен дә, жаннарын да иркәли иде, бу жәйге татлы һава...
Кинәт Земфира күңеле болгануын белгерде. Зәбирә тиз генә аның алдына савыт куйды... Соңгы көннәрдә бөтенләй ашамый башлагынлыктан, яшел-кара су гына иде анда... Ни булды бу?! Мунчада ис тә юк иде бит... артык эссе дә булмады...Аннан соң:-Бик нык башым авырта,башым әйләнә,- дип зарланып, хатын күзләрен йомды... Йортка кереп ятудан баш тарткан дустына, Зәбирә, өеннән кечкенә мендәр алып чыгып аның баш астына кыстырды. Земфира күзләрен йомып тынып калды, аннан:-Рәхмәт сиңа Зәбирә,-дип пышылдады ул, - рәхмәт жаныкаем...Зәбирә аның баланыкы хәтле генә булып калган гәүдәсен, юрганы ние белән кысып-кочып, утыра бирде. Аннан йортка кертеп, аерым бүлмәгә урнаштырды...

...Алдагы көннәр Зәбирәнең өметен акламады-Земфираның хәле жиңеләймәде. Хатын еш косты. Ара-тирә Зәбирәне аптыраткан хәлләр дә булгалады: хатын илереп-илереп елап ала иде. Әллә нинди иде бу елау - сәер иде... Башы авыртуына да гел зарланып торды. Дарулар никтер ярдәм итмәде. Бишь көннән, Зәбирәнең ай-ваена карамый әнисен алырга дип, Азат килеп житте. Кызы Айгөле дә кайткан икән...Зәбирә шифалы суны ничек эчерергә өйрәтеп, тозны кулланырга кирәклеген әйтеп, аларны озатып калды...

Берничә көн үтте.

Көтмәгәндә Азат шалтыратты. Зәбирә курка-курка гына телефонны алды...-Зәбирә апа, бүген мин йокыдан торуга, әни торып утырган...үзе торып утырган...ышанасыңмы!? -Ашыйсым килә дип!...
Зәбирә үз колагына-үзе ышанмады...Азаттан кабат-кабат сорашты. Аннан бакчасына чыгып, үзе үстергән роза чәчәкләренең иң эреләрен, иң тазаларын, бер кызганмый сындырып алып, олы букет ясады да, машинасына утырып дусты янына “очты”...

Тәмам.
Гөлфия Гаян.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас