Литература
1 Мая 2023, 07:00

Бозым

Чиләкләрне юып эзерләп куй да, бар, караңгы төшкәнче, чишмә буен, -барасы юлыңны карап, исеңдә калдырып кайт, төнлә адашуың бар югыйсә... Аннан:-Тагын бер таләп!-диде карчык, кәкре,баш бармагын һавага төртеп,- Син ач булырга тиешсең! Шунда гына Зәбирәнең, иртәнге чәйдән соң, тамагына әле бернинди дә ризык капмаганлыгы исенә төште. “Анысына гына түзәрбез...”-дип уйлады хатын.-Менә бу урам беткәч, уңга борылып, тауларга таба барырсың...

БозымБозым
Бозым

Чиләкләрне юып эзерләп куй да, бар, караңгы төшкәнче, чишмә буен, -барасы юлыңны карап, исеңдә калдырып кайт, төнлә адашуың бар югыйсә... Аннан:
-Тагын бер таләп!-диде карчык, кәкре,баш бармагын һавага төртеп,- Син ач булырга тиешсең! Шунда гына Зәбирәнең, иртәнге чәйдән соң, тамагына әле бернинди дә ризык капмаганлыгы исенә төште. “Анысына гына түзәрбез...”-дип уйлады хатын.-Менә бу урам беткәч, уңга борылып, тауларга таба барырсың... Анда куш тау күрерсең!.. Шул ике тау арасындагы чокырны үтәргә кирәк булыр...Ул чокырда киң булмаган сазлык бар, курыкма-ул бата торган түгел...аны үткәч каршы тауның итәгенә күтәрелерсең!.. Күрерсең...анда таллык бар...чишмә шул тал төбеннән чыга...Бар...Зәбирә, машинасына утырып, әби аңлаткан урынны эзләп китте. Авыл бетүгә уңга борылды да, бераз баргач, машинасыннан төшеп жәяүләп китте. Таулар күренде. Ике тау бергә кушылган жирен, урман каплаган...Бераз атлагач, шул якка бара торган сукмак та бар икәнен күреп алды. Әнә, таллары да күренеп тора...Чама белән караганда, чакрым ярымнан да ким түгел икән, әбинең йорты белән чишмә арасы!.. Инде көн кичкә авышкангамы, тирә якта шундый тынлык... Ерактан ук шул чишмәнең челтерәп агуы гына ишетелеп тора. Зәбирә сазлы чокырны чыккач, килгән юлына борылып, карап тора башлады. Әнә машинасы да күренеп тора..."Тик, төнге караңгыда үтәлерменме соң мин бу араны?" Төннәрен үзенең ишек алдына да чыкмый бит ул - куян йөрәк! "Ә бу сазлыкны, тулы чиләкләр белән ничек чыкмак кирәк?!" Хатын каршы тау битенә күтәрелеп, чишмәгә таба атлады. Менә ул-чишмә... өсте-өстенә, табигать тыгызлап тезеп куйган, ап-ак таш катламнарының арасыннан бәреп ята икән. Шул ташлар арасына улак сыман итеп, ак калай гына тыгып куелган. Зәбирә чишмә алдында яткан зур-зур, тигез ташларга баса-баса, чишмәнең чыккан жиренә үк килде. Учын тутырып су алып битләрен, кулларын юды. Әби биргән шешәләргә су тутырып алды да, кулын каш өстенә куеп, кайтасы юлын, тагын бер кабат исендә калдырырга теләп, озак кына карап торды. Теге якта ялгыз каен да үсеп утыра икән, аннан берничә вак куаклык үтәсе бар... Хатын тирә-юньне карый-карый машинасына таба атлады. Үзенең бу юлны караңгы төндә үтәчәген, тагын бер күз алдыннан үткәреп, һәр агачны, һәр куакны исендә калдырырга тырышты...Үтә алырмы?-Әлегә белми ул. Арыган да иде ул, бик арыган иде. Кайтып әбинең диванына гына утырган иде, авып йоклап та киткән икән...

Карчыкның:-Вакыт-жәйге төн кыска, таң атканчы кайтып өлгерергә кирәк сиңа!-дип сөйләнгәненнән уянып, торып утырды Зәбирә. Бер мәл, үзенең кайда икәнлеген исенә төшергәч, тәвәкәллегенә аптырап, тышкы караңгылыкка карап торды. Таныш түгел жирдә, төн уртасы... кая барасың син Зәбирә?! Шул вакытта, аның бар теләге машинасына утырып кайтып китү иде...Тик карчыкның: -Узегезчә догалар укып бар!-дип каты итеп әйтүе, артка юл юк дип кисәткәндәй, алга этәрә иде. - Чиләкләреңне тутырган чакта, Аллаһдан саулык сора, ярдәм сора, гөнаһларны кичерүне сора!..Кайтканда, суыңны түкми-чәчми кайту кирәк, шуңа чиләкләреңне күздән тутырма. Артыңа борылып карама, тавыш чыгарма, юлыңда кеше очраса дәшмә-сөйләшмә, аңлашылдымы?!.
Зәбирә көянтә чиләкләрен иңенә асып урамга чыкты. Авыл тып-тын...авыл йоклый...Тик кайдадыр еракта музыка уйнагына ишетелә,дә этләр өргәләп куя...
Зәбирә Бисмилласын әйтте дә, авыл башына таба атлады. Авылның бу башы бигрәк тә карыңгы иде. Каяндыр ерак баганадан төшкән ут яктысы гына юлны бераз яктырта, яктыртуын. Авыл башын чыгуга, бөтенләй сыек ай яктысы гына калды. Зәбирә, әллә төнге салкыннан, әллә куркудан калтырап куйды. Үзенең, ярты төн уртасында каядыр урман ягына китеп баруы, шундый акылсызлык булып тоелды аңа. Зәбирә туктады да күз-карашын таулар ягына төбәде. Караңгыда урман зур кара аюны хәтерләтә сыман. Зәбирәгә әнә шул аюның авызына таба барасы! Тирә-якта шул кадәрле тынлык,шул кадәрле куркыныч иде ана! Бер урында басып калып-үзенең дарслап типкән йөрәген тыңлап торды да торды хатын. Йә,ни эшләргә инде,кире кайтыргамы?.. Карчык алдында да оят бит әле! Аннан, Земфираның соңгы өметен өзәргәме?! Табиплар ярдәм итә алмагач, димәк башка чара юк дигән сүз... "Ятып калганчы атып кал"- диләр түгелме! Гомумән, андый нәрсәләргә, гомерендә ышанмаган кеше дә иде бит әле ул. Аның болай йөрүе, суга батканда, салам бөртегенә ябышу кебек инде! Алга ...алга бару кирәк!..Тик... шул кадәрле караңгылык!Аннан соң ул, үзенә-үзе: “Тукта әле Зәбирә, син исән, әлегә сиңа, кайдадыр үлән арасында кыштырдаган кыр тычканыннан гайре, берни дә янамый... Ә Земфираң,..тешен шыгырдаткан үлем кочагында утыра...көн дә алып китәрен көтеп...” Хатын куркуын жиңеп тагын бераз атлады ...юк атлау түгел иде бу - аякларының әле берсен, әле берсен, атларга мәжбүр итү иде. Кайчандыр картәнисе өйрәткән “Фатиха” сүрәсеннән башка, дога да белми икән бит ул!. Шул сүрәне кабатлады да кабатлады Зәбирә. Аннан соң саф татрчага күчеп: “И газиз Аллакаем! Шушы изге эшләремдә, ярдәм итче миңа! Куркуларымны жиңеп, чишмә суларына барып, чиләкләремне тутырып, Земфира дустыма, шифалы сулар алып кайтырга ярдәм итче!.. И Газиз Аллакаем,Син бар бит ул, Син бер бит ул, Сиңа гына сыенабыз Аллакаем! Ярдәм итче миңа, дустым Земфираны,үлем тырнагыннан йолып калырга..”Шулай укына -укына, ай яктысында аз гына шәйләнгән сукмак буйлап,чокырга төшеп житте...Менә хазер сазлыкны гына чыгасы да, тау битенә күтәреләсе генә кала..Шул минутта, сазлыктагы камышлар арасында елан булырга мөмкин бит, дигән уй, аны тагын туктап калырга мәжбур итте...Кымшанырга да куркып, бераз төнге жилдә кыштырдаган камыш тавышын тыңлап, басып торды...Тик, бу сазлык янында басып тору тагы да куркынычырак сыман..тизрәк, теге якка чыгып, тау битенә күтәреләсе иде дә бит! Хатын бар кыюлыгын жыеп алга атлады. Аягын менә-менә берәрсе“хап” итеп, эләктереп алыр төсле! Соңгы өч метрны йөгереп үтте диярлек...Шул чак аягы камышка уралып, хатын мәтәлеп барып төште... Көянтә чиләкләр төнге тынлыкны бозып шалдыр –шолдыр каядыр тәгәрәштеләр...Тезе каты ташка бәрелеп, үтереп сызлый башлады. Зәбирә, әллә куркуыннан, тиз генә сикереп торып, чиләкләрен, сәрмәп -эзли башлады. Берсе менә янында гына икән. Икечесе кая соң? Менә икән, икенчесе дә... Шул чак, үзеннән ерак түгел, ут булып янган ике күзне күреп калды ул. Пар күзләр аның ягына карап тора иде. Куркуыннан чак кычкырып жибәрмәде хатын. Ике кулы белән битләрен каплап жиргә чүкте дә тынсыз калды...Кем булыр бу, аюмы, бүреме, тычкан тотып йөрүче гади авыл мәчесе генәме?...Зәбирә әллә куркуының чиге житүдән, әллә егылып тезен авырттырудан, әллә бу эшне барыбер башкарып чыга алмаячагын аңлап, тавышсыз гына үксергә кереште. Аннан,бармак арасыннан гына күз янган якка карады. Алар юкка чыккан иде....Бидрәләрен тотып, авырткан тезен ышкый-ышкый, чишмәгә таба атлады. Шул вакыт, әллә ай болыт эченнән чыкканга, тирә-як бераз яктырып киткәндәй булды. Менә ул чишмә, ап-ак ташларын алдыңа жәеп тора! “Зәбирә, әйдә курыкма,бар да яхшы булыр!”-ди сыман. Бисмилла әйтеп чиләкләрен берәм-берәм улак астына утыртып су тутырып алды да,көянтәсенә ипләп кенә элеп, кайтырга чыкты. Менә ул сак кына атлап сазлыкны да чыкты...Тауга күтәрелә башлады...Тулы чиләкләр жилкәсенә баса барса да, тауга менеп житүгә ул сөенеченнән : Зееееммфираааауууу,мин сиңа дип суга бардыым,кара әле кайтып киләәәм,..озакламый таң атыр,тик мин өлгерәм,барыбер өлгерәәм бит, Аллаһ боерса, без синең белән дускаем яшибеззз әлеүүүү,-дип кычкырасы килде. Тик карчык әйткәннәрне нык хәтеренә салган ул: Түкмәскә, борылмаска, сөйләшмәскә!.. Түкмәскә, борылмаска, сөйләшмәскә... Кинәт, артында кыштырдау сизеп, тагын йөрәге“туктады”... Аркасы буйлап суык йөгереп утте...Бер мәл туктап, тыңлап торды да, хатын тагын алга атлады. Менә инде урам башы да... Теге ерактагы ут күләгәсендә, озын булып килеп чыккан ике кеше шәүләсе күренде. “Туктамаска, дәшмәскә, сөйләшмәскә”-дип эченнән генә кабатлап, алга атлады Зәбирә. Бәлки кызларын озатып кайтып килүче яшьләрдер, дип үзен тынычландыруга,теге икәү, сөйләшә-сөйләшә, тыныч кына яныннан узып та киттеләр...

Карчык аны көтә иде...Зәбирә чиләкләрне өйгә кертеп эскәмиягә утырткач, ул үзенчә ниндидер сүзләр пышылдап, суның өстен ак яулыклар белән каплап куйды. Аннан Зәбирәгә борылып: -Әле кызый, эшең бетмәде, хәзер телсез-чукрак буласың бар. Талчыгудан хатын аягында чак басып тора иде инде...Ул сораулы карашын карчыкка төбәде. - Авылның теге башында нефтяниклар кибете бар...Ул суткалап эшли. Сиңа шул кибеткә барып, ике кап тоз алып кайтырга кирәк...Шулай ук артыңа борылмыйсың, беркем белән сөйләшмисең, сдачны алмыйсың!...Аңладыңмы?! Карчык ишеккә таба кулын селтәп: "бар! "...-дип куйды...Бу юлы машина белән жилдереп барып килү, берни түгел иде анысы. Кибетче кызга ымлап, ризык тозлаган сыман күрсәтеп аңлатты да, ике кап тозны култыгына кыстырып, йөгерә-атлый кибеттән чыгып китте. Артыннан сатучы кызның:-Сдачны алмадыгыз!- дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды.. Инде таң аткан -яктыра башлаган иде...

Карчык кап-кара, тирән, чуен табаны утка куйды да, сул кулы белән, учлап алып, тозны табага сибә башлады. Уң кулы белән болгатып торды...-Кемнән килде бу явызлык?-дип, нык итеп кычкырып жибәрде ул кинәт. Зәбирә куркып китте хатта...Фәлзиядән дип әйтергә теле бармады, авызын кулы белән каплап жилкәсенә сеңеп ,чүгеп куйды....Хазер Фәлзиягә бозым ясау булмыймы соң бу?...Карчык тагын бер кат:-Кемнән килгән бу бозым?-дип кычкырды...Зәбирә утырган урынына сеңә барды...Карчык, шөкер, башка кабатлап сорамады... нидер сөйләнде, нидер укыды да укыды: Зәбирәгә бары: тоз яндырмыйм -дошман яндырам, тоз яндырмыйм -жен яндырам тоз яндырмыйм - чир яндырам,- дигән сүзләре генә ишетелгәләп-ишетелгәләп калды.

Яна шайтан -женнәр!..
Яна яман чирләр!..
Бозым жилгә оча!..
Бозым жиргә күчә!...АМИН!
Кара тотен булып янды тоз... Инде моны сарай артына чыгарып, жиргә күмәргә кирәк,-диде карчык,кызган табаны кисәү агачы белән тотып. Кара аны тәнеңә тидермә, читкә дә сибелмәсен. Хатын ул кушканнарны жиренә житкереп эшләп торды.
Аннан карчык икенче кап тозны алды. Өстәл өстенә куеп ике учы белән каплады да үзенчә дога укый башлады:
“Спаситель наш, благославивший мир наш и самих нас, благослави и соль эту. Сделай её источником радости и благополучия. Ибо ты отец наш Всевышний. На все есть воля твоя. Аминь!
Карчык тозны Зәбирәгә сузды. Монысы белән дустың көндәлек ризыгын тозласын. Бу кап бетүгә савыгыр, Дай Бог!-диде.
Чиләктәге суны, кибеттән алган балонга тутырганда да, карчык нидер пышылдаудан туктамады. Зәбирә ишектән чыкканда: “Суның, бер йотымын эчсә, бер йотымын жилкәсенә салсын”- дип өйрәтеп калды. Хазер бар кайт инде, калганын мин үзем генә дәвам итәргә тиеш, диде ул.
Зәбирә үз йортына кайтып егылганда кояш ару гына күтәрелгән иде инде. Бу ике көндә булган кичерешләреннән, әле һаман айный алмый утырды ул... Аннан әз-мәз генә ризык капкалап, бер чынаяк чәй йотты да, диванына авып, тирән йокыга талды...

Гөлфия Гаян

(ахырын иртәгә укыгыз)

 

 

Чыганак: ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас