Литература
30 Апреля 2023, 07:00

Бозым

Район үзәгеннән чыгып, кайтыр юлына борылу белән, Зәбирә Фәлзиягә шалтыратты. Тик телефонны, никтер Илшат алды. - Фәлзия кирәк иде миңа, - диде хатын, үзен тыныч тотарга тырышып. - Фәлзия даваханәдә бит әле Зәбирә,- диде Илшат.-Ни булды аңа?..Ни эшләп телефоны үзендә түгел?.. -Ни бит...Фәлзияне акылга зәгыйфьләр бүлегенә салдылар, психик чир таптылар...Син кешегә сөйләнмә инде, яме...Авылда белмиләр...

БозымБозым
Бозым

Район үзәгеннән чыгып, кайтыр юлына борылу белән, Зәбирә Фәлзиягә шалтыратты. Тик телефонны, никтер Илшат алды. - Фәлзия кирәк иде миңа, - диде хатын, үзен тыныч тотарга тырышып. - Фәлзия даваханәдә бит әле Зәбирә,- диде Илшат.-Ни булды аңа?..Ни эшләп телефоны үзендә түгел?.. -Ни бит...Фәлзияне акылга зәгыйфьләр бүлегенә салдылар, психик чир таптылар...Син кешегә сөйләнмә инде, яме...Авылда белмиләр... Уфага киткән иде...Урам уртасына тезләнеп, акырып елап торган... күргән кешеләр скорый чакыртканнар инде...шулай менә...Телефонын бирмибез... чөнки, теләсә кемгә шалтырата...теләсә ни сөйли.. -Ай Аллакаем,-диде Зәбирә,аптырап калып, сәламәтләнсен инде Ходаем!...Соңгы елларда бик аралашмады алар, Фәлзия белән. Хатынның артык эмоциональ булып, теләсә ни сөйләп йөрүе Зәбирәнең жанын биздерде...Туган булганга күрә генә уртак табыннарда очрашкаласалар да, якын аралашмый иделәр...Бу хәбәр бер мәлгә Зәбирәнең зиһенен чуалдырып жибәрде. Нинди көн булды бу! - бер юньле хәбәр юк, дип уйланды ул. Шулай да бераздан, үзен кулга, алып машинасын Троицкий авылы юлына борып жибәрде. Баба Катя...Баба Катяны барып табырына шикләнми ул,бары тик исән генә булсын иде карчык, исән генә булсын!.. Аның бәхетенә бу зур авылда, баба Катяны белмәгән кеше юк иде күрәсең. Кемнән генә сораса да, юл күрсәтеп тордылар. Бер як читтәрәк урынлашкан, вакыт жиленнән койма такталары каралып беткән, бу шыксыз йортны тиз эзләп тапты ул. Жил капканы сак кына ачып, ишек алдына узды. Кеше яшәгәнгә дә охшамаган, котсыз ишек алды иде бу. Тактасы кибеп, калжаеп беткән ишеккә килеп шакып алды... чыгучы булмады. Тартып карап, ишек эчтән бикле икәнен аңлагач, тагын шакый башлады. Бераздан эчтә ниндидер шыбырдау ишетелде. Кто там?- дип сорады карчык. - Мин бу, баба Катя, ачыгыз әле берүк ,сөйләшәсе сүз бар иде, - диде хатын. -Йөрмәгез монда, китегез бар !..- дип ачулы кычкырды карчык,- йөриләр дә йөриләр, йөриләр дә йөриләр...- дип сукранганы ишетелде аның. - Йомыш бар иде, баба Катя, берүк ачыгыз инде, үтенәм сезне...мин буш кул белән килмәдем...бик яхшы түлим...- дип ныкышты һаман Зәбирә... -Сөрлегеп китегез түләвегез белән!,- диде карчык -Мин башка шөгельләнмим, онытыгыз инде юлны бу йортка,тәмам үзәгемә үттегез бит инде!..Башымны череттегез бит инде!..Башкача жавап булмады...Өйдә бер мәл генә карчыкның сукранганы ишетелеп торды да, тынлык урынлашты...Инде ни эшләргә?!Кайтып китсенме?!Юк...китә алмый Зәбирә болай гына! Төн кунса куначак, тик карчыкны күрми,аңардан бер генә киңәш булса да алмый китәлми ул!..Башка кая барсын?! Хатын йорт тәрәзе каршындагы эскәмиягә барып утырды. Китмәвемне күрсә бәлки чыгар, - дип уйлады ул. Бераз утыргач, башын күтәреп, ишек алдын күзәтә башлады...Әбинең бар дөньясын чүп баскан иде ...Тәбәнәк койма белән бүленгән яшелчә бакчасында суган, кишер түтәлләре күренә. Койманың бу ягында,чүп үләннәре арасында, бер генә төп ниндидер чәчәк тә кипшенеп утыра. Җәй эссе килде шул, дип уйлап куйды хатын. Нигәдер бу чәчәкне ул Земфирага охшатты. -Чәчәк аткан да, рәхимсез кояш астында кибеп бара...
Зәбирә торып, йорт артындагы кисмәктән су алып чәчәк төбенә салды. Аннан, машинасыннан резина перчаткаларын алып киде дә, ишек алдын баскан чүпләрне- шайтан таякларын йолкырга кереште... Тамырлары нык иде аларнын! Берсен генә тартып чыгаруы да әллә ни кадәрле көч таләп итә иде. Тик хатын туктамый йолка бирде. Бераздан ишек алды тазарып калды. Аннан бакчага кереп суган түтәлен, кишер түтәлен утарга кереште ул. Нигә кирәк иде аңа бу эш - әлегә үзе дә аңламый әле...Аз гына булса да әбинең күңелен йомшартасы итепме?..Янган йөрәгенә урын таба алмыймы, тик тормас өчен генәме?..Кайтмаячак ул, карчык белән утырып сөйләшми, барыбер кайтмаячак! Әйе, иң беренче карчыкның күңелен йомшартасы килә иде аның. Бүген судта булуы да, кайчандыр сеңеле сыман күргән Земфираны, авыр хәлдә күрүе дә, жанына күп авырлык салган иде аның. Кирәк иде аңа, менә шулай жир белән аралашу. Хатын, тау хәтле булган чүп өемен күтәреп, сарай артындагы бәрәңге бакчасына илтеп ташлады...Бәрәңге бакчасы булган урын да буш-чүп астында калып утыра ...Ул борылып килүгә, карчык таягына ике кулы белән таянып болдыр күтәрмәсендә тора иде. -Гафу ит, баба Катя, сине күрми китә алмыйм мин,диде Зәбирә. Тагын нинди эшләрең бар,барын да эшлим, тик тыңла гына берүк мине!...-Миңа сине тыңлау кирәкми,-диде карчык..-Болай да беләм, мин ник килгәнеңне. Тик ярдәм итә алмыйм-көчем юк аңлыйсыңмы син, үжәт татарка!Саулыгым быел нык какшады...-Аңлыйм,-диде Зәбирә...шулай да... -Дустым авыр хәлдә.Бер киңәш кенә булса да... Ни эшлик? Кая барыйк сон?...Бозым аңарда,-диде карчык...тик минем көчем юк хазер, булмый миннән... Менә шулай, яшәгән булабыз талашабыз, сугышабыз, бозым ясыйбыз... Кемнедер көчләп үзебезне яраттырырга тырышабыз!... Ә гомер..әнә "әх"дигәнче үтә дә китә...Х одай каршына барасыбыз бар!...Жавап бирәсебез бар!..Карчык авырлык белән, күтәрмәдән төшеп эскәмиягә таба атлады. Шунда гына Зәбирә аның,бер аягының жансыз пүлән шикелле сөйрәлгәнен күрде...карчыкка һәр адым, бик авырлык белән бирелә иде. -Шулай да рәхмәт сиңа,-диде карчык,- Ул түтәлләрне кызым Галя караштыра кайтканда,-тик...күптән кайтканы юк! Ташладылар мине...Зәбирә бу ялгыз карчыкны эченнән генә кызганып куйды. Нинди эшләр эшләдең соң син әбекәй, картайган көнеңдә болай ялгыз, бәхетсез яшәр өчен дигән уйларына кушып:- Баба Катя, барыбыз да гөнаһлы инде ул, бәлки эшләгән ялгышларны төзәтергә тырышу үзе савап булыр иде –дип куйды. Карчык кинәт: Не надо меня судить!-дип башын читкә борды. Зәбирә артык сүз ычкындырганын сизеп, тиз генә төзәтергә ашыкты: -Баба Катя, мин кибеткә барып килим әле,алай булгач, ашарга ризыгың да юктыр бит синең. Карчык ризалык белдереп башын кагып куйды: -Бар инде,алай булгач!..Зәбирә елт кына машинасына кереп утырды да, авылның кибетен эзләп китте. Ике сумка ризык төяп килде ул аннан. Ул кайтканда карчык өендә иде инде: -Үжәт татарка син...тик ярдәм итә алмыйм ...Күрәсең бит хәлемне -чак йөрим... Ә аның өчен төнлә чишмәгә суга барырга кирәк...Дога укый-укый,чишмә суы алып кайтырга кирәк...аңлыйсыңмы?-Баба Катя,ә мин ...мин алып кайтсам ул суны...ярамыймыни соң?...Карчык,:"кая инде ,синнән буламыни ,"-дигән сыман, йөзен читкә борды...Аннан хатынны тагы бер баштан аяк карап чыкты да:-Белмим шул...ну барып кара инде алай булгач, бәлки берәр нәрсә китереп чыгара алырбыз - дип куйды...Теләгең зур, йөрәгең зур... бәлки... бәлки... Буген атна кич!- көне кулай кулайлыкка! –Тик чишмәгә төнлә бару кирәк!...-Ә нигә төнлә?- дип сискәнеп китте, гомумән куркак Зәбирә.. Шулай кирәк!-дип кычкырып куйды карчык, кирәкмәгән сораулар бирәсен! Әйткәнне эшләсәң эшлисең, эшләмәсәң дүрт ягың кыйбла!...Карчык бераз тынычлангач: -Не початый су кирәк...не початый, аңлыйсыңмы-таң нурын күрмәгән су.Ул суны Аллаһ кешеләрне савыктыру өчен бирә...Чиләкләрне юып эзерләп куй да, бар, караңгы төшкәнче, чишмә буен, барасы юлыңны карап, исеңдә калдырып кайт, төнлә адашуың бар югыйсә...

Гөлфия Гаян

(дәвамын иртәгә укыгыз)

 

Чыганак: ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас