

Рахиль белән Зәбирәнең аралары бераз суынса да, бергә яши бирделәр. Чөнки ир улын бик ярата, эшеннән кайткан арада, гаражда чокынып, икесе мәш киләләр. Гомумән авыл жирендә ирсез яшәүве авыр хатын –кыз өчен!.. Әнә бит, хәзер гайбәтен дә тагып куярга гына торалар. “Ирле хатын-аркалы хатын” диләрме әле?! Аннан бит Рахиль Зәбирәгә бик ярап тора белә: бүләкләрен кызганмый, акчасын да муллап кайтарып тора, хатта ешь кына чәчәкләр бүләк итеп тә, хатынының күңелен күрә белә торган ир бит ул. Әнә, күптән түгел, бик кыйммәтле булмаса да, машина кадәрле машина алып бирде. Атналар буена кайтмаган чаклары күп инде анысы. Кайда ни эшләп йөрегәнен бер Ходай үзе генә белә... Тик аларын Зәбирә уйламаска тырыша иде...
Фәлзия ике хатынның арасын боза алуына канәгать...бик канәгать иде. Үзенең Зәбирәгә килеп йөрүе дә ешайды. Яңадан дуслашып китә күрмәсеннәр дипме, гайбәтләрен һаман арттырып торды... - Әйттем мин сиңа,кисәттем мин сине, тымызык күлдә корт уйный,- дип, һаман хатынның бәгърен телгәләргә дә жаен табып торды.
Кышның утыз градуслы суык бер көнендә, Земфирага, эше буенча район үзәгенә барырга туры килде. Автобуска егерме минутлап вакыт булганлыктан, ачы суыкта тормас өчен, кибетләрне карап, йорт кирәк–яраклары алып йөрде. Инде ашыга-ашыга тукталышка килеп ятканда, автобусының артын гына күреп калды ул. Ни эшләптер анысы иртәрәк кузгалган булып чыкты. Инде ни эшләргә дә белми, аптырап тукталышта басып калды хатын. Икенче автобус ике-өч сәгатьсез дә килмәячәк... Үзәгенә үтеп салкын жил исә. Автобуска өметләнеп юка да киенгән икән шул... Туңды гына! "Ни эшләргә, инде таксига шалтыратырга кирәк булыр", дип, өшегән бармаклары белән телефонын тартып чыгарды...тик таксига түләрлек акчасы юклыгы исенә төшеп, телефонын кире кесәсенә салды...Кинәт машина кычкырткан тавышка күтәрелеп караса, Фәлзиянең ире Илшат икән. Ишеген шар ачып:-Земфира, утыр әйдә туңып үләсең бит, - дип кычкырып тора. Фәлзиянең холкын бик белсә дә, чыннан да туңып үлеп булмый бит инде...хатын бер мәл генә икеләнеп торды да, машинага кереп утырды. Мине авыл башында төшерерсең инде, дип сөйләнде ул, кайтып житәрәк. –Ник?!...илтеп куям мин сине, кайгырма,- диде Ильшат,әллә Фәлзиясенең холкын онытып, әллә инде ирлек горурлыгы уянып. Земфираны капкасы төбенә үк китереп куйды да борылып китте...
Фәлзия әлбәттә күрде! Иренең кайтуын көтеп, машинасын әллә каян танып, әллә каян күреп тора бит инде ул... Бу юлы да, үз йортларын узып китеп Земфира капкасы алдына барып туктаганын, күреп торды иренең. Илшат кайтып керүгә өй эчендә бураннар уйный иде инде. Бер көн түгел бер атна миен кимерде ул аның. Иренең гаепсез икәнен дә белә инде ул югыйсә...Холкы шундый!..
Тормыш дәвам итте. Земфира кеше гайбәтләреннән арыпмы, башка сәбәп беләнме, кинәт йортын сатты да район үзәгеннән ике бүлмәле фатир алып, ике баласы белән күченеп китеп барды. Олы улы инде шәһәргә китеп колледжга укырга кергән иде. Кызы мәктәпнең өлкән классында укып йөри...
Фәлзия дә бер мәл тынычланып калды...Бер килүендә, Зәбирәнең: Земфирабыз кайда яшәп ята икән?- дип, элекке дустын искә алуына,ачуы килеп: -Ята инде ята һәм ятачак ..,мин аны йөремәслек иттем!- дип әйтеп салды. Зәбирә кашын жимереп аңа карады: - Ничек аңларга инде сине?..Шулай!диде Фәлзия-Троицкий авылындагы баба Катяга фотосын итеп бирдем мин аның...Көчле карчык,сөйдерергә дә, көйдерергә дә сәләте бар!.. Акчаң гына булсын! Син, ник Земфираны, кинәт кенә авылдан чыгып китте дип беләсең?!...Минем эш!.. Фәлзия күкрәк сугып алды... -Хәзер инде кеше ирләренә атланып йөри алмас!..
Син нәрсә?..Аллам сакласын!-диде Зәбирә,-гөнаһлы эш эшләп йөрегәнсең Фәлзия...Мин андый нәрсәләргә ышануын да бик ышанмыйм анысы...тик син Фәлзия акылыңны жуйгансың булса кирәк!..Бу кадәресе минем башка сыярдый түгел!..Син ни...бар әле Фәлзия,кайт әле бар...ачуымны кузгалттың...Һәр нәрсәнең чамасы бардыр бу дөньяда...Бар әле... Бар!..
Тагын өч-дүрт еллап вакыт үтте. Көннәрнең берендә Зәбирә белән Рахильнең өенә полиция хезмәкәрләре килеп керде. Обыск дигән язуны хатынга тоттырып, өйләренең, гаражларының астын-өскә китереп тентеделәр дә, берни аңлатып тормый Рахильнең кулына богау салып, алып та киттеләр. Зәбирә, иртәгәсен район үзәгенә тикшерүчегә барырга, дигән повестканы кулына тотып, йортының уртасында аптырап, басып калды. Икенче көнне барып следователь бүлмәсенә кергәч, ирен нәрсәдә гаепләүләрен белеп, чәчләре үрә торды хатынның. Тыныч холыклы Рахильне наркотиклар таратуда, аның өстенә берничә ел эчендә,әллә ничә хатын-кызны көчләүдә гаеплиләр иде. Ышанырлык та түгел иде бу хәл... Рахиль үзе башын иеп хуплап утырмаса, мәңге дә ышанмас иде Зәбирә бу гаепләүләргә. Туктаусыз тикшеренүләр, сорау алулар өч айга сузылды. Ниһаять тикшерү эшләре тәмәмланып суд көне билгеләнде. Прокурор егерме ел сораса да, ирнең чын күңеленнән үкенүләрен, тикшеренүләрдә ачыктан-ачык күрсәтмәләр бирүен искә алып, унбиш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Суд булган көнне Рахиль судьяның карарын тыңлап бетергәнче, башын иеп утырды - Зәбирә утырган якка күтәрелеп тә карамады. (Алга китеп шунысын әйтү кирәктер, бер биш-алты елдан Рахильне төрмәдә үтергәннәр икән дигән хабәр йөрде.)
Зәбирә суд залыннан чыккач, авыр уйларыннан, хисләреннән арынырга теләп, урам буйлап атлады. Соңгы вакытларда Земфира турында ешь уйланды ул. Теге чакны Рахиль аны да көчли язганын да белде...Моны Рахиль үзе әйтте Зәбирәгә, -Земфираңның гаебе юк, безнең арада бервакытта да берни дә булмады,- диде,-хет бер гөнаһым кимесен, дуслашыгыз, сез бит икегез бер туган кебек идегез,-диде. Бүген үк Земфираны табасы иде...Юкка рәнжетелгән дустыннан, бары тик гафу үтенер өчен генә булса да... Тик ничек, каян табырга соң?! Район үзәге зур түгел түгелен. Земфираның шәфкать туташы булып эшләвен белгәнгә, поликлиникага барып аннан белешеп карады. Регистратурада утырган олы апа: - Ул бездә бик аз эшләп китте шул,- диде. Шулай да, кай тирәдә яшәвен чамалап өйрәтеп жибәрде...
Йөри торгач, сораша торгач, Земфира яшәгән йортны, ниһаять барып тапты Зәбирә. Подъезд ишегенә килеп, домофон төймәсенә басты. Анысы эшләми булып чыкты. Подьезд ишеген ачып, икенче катка күтәрелде дә ишек шакыды. Ачучы булмагач ишекне этеп карады, ишек жиңел генә ачылып китте. Керергә мөмкинме? - дип сорады ул әкрен генә. Жавап бирүче булмады. Инде ни эшләргә белми торганда, артыннан бер егет килеп керде. Земфираның улы Азатны тиз генә таный да алмый торды ул. Азат исә: -Исәнмесез Зәбирә апа,- дип, аны тиз танып дәште. Мин кибеткә чыккан идем...үтегез әйдә,үтегез, - диде. Әни янына килдегезме? Әйдәгез теге бүлмәгә, үтегез.... Зәбирә аяк очларына гына басып килеп, йокы бүлмәсенең ишеген ачуга катып калды. Караватта утырган хатын Земфира идеме соң ул?! Әллә аның күләгәсе генә идеме?!. Танырлык түгел иде аны: сап-сары йөзендә, кайчандыр очкын чәчкән зәңгәр күзләр, төссезләнеп сүнгәннәр...өстендәге күлмәге таякка элгән сыман булып тора...Зәбирә карават янына килеп дустын кочаклап алды: - Земфирааам,-дип сузды ул хатынның сөяккә генә калган аркаларыннан йомшак итеп сыйпап. - Ни булды сиңа Земфиракаем?!...-Син каян килеп чыктың әле болай?...-диде Земфира да аптырап калып... -Судта булдым мин Земфира...Рахильне унбиш елга утырттылар бүген... Наркота таратып йөрегән...житмәсә хатын-кызларны көчләве ачыкланды... Үзе сөйләп тормаса мәңге ышанмас идем!... Мәңге ышанмас идем!...Тыныч холыклы ир иде бит ул...Кем уйлар?! Земфираның күзләрендә,әллә үзенең дә Рахильдән чак ычкынган чагы исенә төшеп,очкын кабынгандай булды. -Мин беләм инде аны...-син генә тыңларга да теләмәдең-дип куйды... Зәбирә дустының коелып бетә язган чәчләреннән сыйпады... Мин шуңа килдем Земфира, гафу үтенергә дип килдем, берүк кичерә күр инде мине, Земфира яме, гафу ит! Гайбәтләргә ышандым шул...Бераз дәшми тордылар,аннан Зәбирә:- Бәлки берәр теләгең бардыр ә ?-диде,-Земфираның, сөяк кенә булып калган, салкын бармакларын учында жылытырга тырышып. - Бәлки бик ашыйсы килгән берәр ризыгың бардыр,хазер алып киләм... Юк диде Земфира,- Үләм мин озакламый Зәбирә...дога укырсың миңа яме,бар теләгем шул - диде дә хәлсезләнеп урынына ятты. Ни сөйлисең син?! Ашыкма әле, дускаем,ашыкма...-диде Зәбирә,- Табипларга алып барам мин сине...син бит әле яшь....әле яшисе дә яшисе чагың Земфира... -Юк инде...күп йөредем, хастаханәләр ишек төбен күп таптадым...белмиләр алар...берни дә белмиләр. Анализларың да алама тугел диләр...тик терелтә алмыйлар...менә күрәсеңме..кибеп бетеп барам,йөри алмыйм-аякларым тотмый. Ни булды, үзем дә аңламыйм?!... Күршемдә Фәрүзә апа яши, "бозым ясаганнардыр сиңа",-ди. -Бозым?..-Зәбирә бу сүздән дертләп китте. Фәлзиянең,теге вакытта баба Катяга бардым, дип күкрәк сукканы исенә төште... Ә бозымны эшләве генә ансат диләр, кире кайтару бик авыр ди икән,-дип куйды Земфира. Аннан,кайтара торган кешесен каян табасың бит әле аның?!.Зәбирәнең башында мең төрле уй кайнаса да, ни дип әйтергә дә белмәде. Кайтып тиз генә Фәлзияне дер селкетәсе, баба Катяны барып күрәсе,бәлки ярдәм сорыйсы килде...Исән микән соң әле анысы?!...Бернинди акчасын жәлләмәс иде Зәбирә...
-Мунча керәсем килә,-диде Земфира,аның уйларын бүлеп,рәхәтләнеп... каен миндеге белән чабынып-чабынып!-Аннан кәфенгә керсәм дә була...Арыдым мин Зәбирә...бу өч ел эчендә...өметем сүнде...-Соң,килеп алам мин сине, диде Зәбирә... Менә аз гына эшләремне генә жайлыйм да...яме.Син әзер булып тор яме!..Берүк бирешмә яме...бирешмә..
Гөлфия Гаян
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Чыганак: ukytatarstan