

Земфира белән Зәбирә бәләкәйдән үк жан дуслар иде. Күрше генә булып яшәделәр алар. Бергә уйнап үстеләр. Уенчыклары уртак, серләре уртак, хәтта ризыклары да еш кына уртак була иде аларның. Моңа бәлки әниләренең дус булулары йогынты ясагандыр. Үсә төшкәч кызлар, бер класста укып, мәктәп елларында да гел бергә йөрделәр. Бу икәүне аерым күрә дә алмыйсың иде. Русча әйткәндә “не разлей вода” диләр андыйлар турында. Алар белән бер үк класста укучы, Зәбирәнең ике туганы булган Фәлзия, бу икәүнең дуслыгына көнләшеп карый иде. Бердән туган буларак, Зәбирә тик аның белән аралашырга тиеш дип уйласа, икенчедән Фәлзиянең үзенең, беркем белән дә дуслыгы барып чыкмый иде. Кызлар еш кына Фәлзия белән дә аралашалар аралашуын... тик ничек кенә аралашсалар да, бу ике кызның күңеленә, башка берәү генә түгел, жил дә үтеп керерлек түгел иде. Аларның ике арадагы дуслыгы башкалар өчен олы йозак белән бикләнгән сымак иде. Ә Зәбирәгә Земфира туганыннан да якын иде. Ул еш кына Земфираны, бер көн күрми торса да, йөгереп барып, зыр түгәрәк әйләндереп, кочып алып, хәтта битеннән дә үбеп алыр иде. Мәктәпне тәмамлап, икәүләшеп медицина колледжында укыдылар кызлар. Зәбирә фармация бүлегендә укыса, Земфира шәфкать туташы һөнәрен үзләштерде. Кияүгә, Земфира, авыл егетенә - ачык йөзле, алчак күңелле, күптән түгел генә армиядан кайткан Ильсурга чыкты. Кызый армия сафларында хезмәт итүен, көтеп алды егетнең. Шаулатып туй үткәреп, яшьләр үз тормышы белән яши башладылар. Озакламый Зәбирә дә, каяндыр жылы яклардан килеп төпләнеп калган Рахиль исемле егеткә кияүгә чыгып куйды. Рахиль серлерәк кеше иде алар өчен. Әллә читтән килгәнгәме, бик аралашып бармый. Төзелеш эшендә йөргән егет, беркөнне, яралы бармагын кысып тотып, даруханага кергән иде. Зәбирә, шул арада, егеттән күзен дә ала алмады. Чибәр иде егет. Кап-кара чәчләр, чем-кара күзләр.. эшчән көчле куллар. Шуннан соң әллә кызның кызыксынуын күреп,әллә үзе дә кызга гашыйк булып егет ешь “яралана” башлады. Көн саен даруханага сугылды. Шулай сөйләшеп йөри торгач йөрәкләр дә бәйләнеп китте. Күп тә үтми алар да туйсыз-нисез генә язылышып бергә яши башладылар. Зәбирә авырлы иде...Озакламый Земфираларга яшьләр программасы буенча, районнан ерак түгел яңа бүләмәдән жир алу насыйп булды. Алардан ике йорт аша гына Зәбирә белән Рахиль дә жир сатып алып йорт төзи башладылар. Ике гаилә тыгыз аралашып, бер-берсенә ярдәм итешеп яши бирде. Бәйрәмнәр дә, яллар да бергә булды. Земфираның башта кызы аннан улы туды. Зәбирәнең бер улы гына булып, башка бәбие булмады. Менә шулай,ярты гомерләре бергә бәйләнгән бу ике кыз, инде матур, уңган хатыннарга әйләнделәр. Һаман да якын туганнар сыман аралашып яши бирделәр. Бергә тәм-томнар пешерегә өйрәнделәр-чәйгә йөрештеләр, төрле рецептлар белән бүлештеләр. Кирәк чакта бер-берсенең киеменә хәтле киделәр. Берсенә кием алырга туры килсә,икәү бардылар кибеткә дә. Берсенә берсе стилист булдылар диярлек. Гомүмән, һәрвакыт бергә йөрүче бу ике хатынны белмәгәннәр апалы-сеңелле дип уйлар иде. Тормыш шулай, матур гына дәвам итте, балалары үсеп инде мәктәпкә китте. Шулай күңелле гына яшәп ятканда, көтмәгәндә - уйламаганда олы кайгы килде. Земфираның Ильсуры, эшләгән урынында авария булып, янгында тончыгып,вафат булып куйды. Утызы яңа тулган хатын, балигъ булмаган ике баласын кочып, тол калды. Шул авыр вакытларда да Зәбирә, дустына ныклы терәк булды. Ире Рахиль дә Земфирага ир-ат ярдәме кирәк булганда баш тартмады-гел булышып торды “Рахиль кереп чыксын әле, краным ага... Рахиль кереп чыксын әле шкафны күчерергә кирәк иде”- кебек сораулар бик гадәти иде алар өчен. Зәбирәгә бик ешь килеп йөрегән ,бу ике хатынның дуслыгыннан һаман көнләшеп яшәгән Фәлзия генә аңлый алмады бу дуслыкның серен. Бер көн тагын, Зәбирәнең Рахильне тыныч кына дус хатынына озатуын күреп:
- Матри кызый, иреңне борын төбеңнән алып китәләр бит -дип куйды.
- Китмәс,- диде хатын,ул бит сарык бәрәне түгел!
- Шулай инде,-диде тегесе, бөтен авыл белгәнне гадәттә хатыннары иң соңыннан белә-дип,серле елмаеп, Зәбирәнең йөрәгенә учлап тоз сады Фәлзия.
Нәрсәне мин белмим инде - дип ачулы караш ташлады Зәбирә.
- Ярый,болай да артыгын ычкындырдым бугай,-дип Фәлзия,кәнәгать йөз белән,чыгып китү ягын карады. Озак та үтми ире Рахиль кайтып керде. Хатын, Фәлзиянең сүзенә бик ышанмаса да:
– Кара әле, Земфира белән сезнең арада, мин белмәгән серләр дә бармыни ул?-дип куйды.
- Нинди сер булсын!?-Бер сер дә юк ,-диде Рахиль гадәттәгечә коры гына. Нык итеп әйтте, ышандырырлык итеп. Ышандымы Зәбирә?!.. Ышанды... Булмас!..Ире аның ул якка дәртле-туймас...,анысын да белүен белә ул...шуңа да бит өйләнешмәс борын, кызны бөгә алды ... Тик Земфира-аның ышанычлы жан дусты бит!Булмас...булмас...Андый әшәкелеккә бармас ул...Бармас!..
Булмас...Тик алай да,күңеленең ерак бер почмагына,шик корты оялады Зәбирәнең. Утсыз төтен булмый диләрме әле?!. Ах,бу авыл жире!.. .Авылның бер башында ялгыш кына әйтелгән сүз дә,икенче башына житкәнче кырыкка төрләнә шул. Рахильнең ярдәм итергә дип кергәләгәнен күрүче башка кайберәүләр дә, монда пычрак эш күрделәр. Гайбәт кар өеме кебек катлы-катлы булып артты. Имеш Зәбирә эштә чакта Рахиль гел шунда икән...Имеш аларны урман буенда да, икәү йөргәннәрен күргәннәр. Бу гайбәтләрне таратучы әлбәттә Фәлзирә иде. Тумыштан көнче холыклы Фәлзирә Земфираны бала-чагыннан ук яратмады.Ә кайчандыр ул гашыйк булып йөрегән Ильсур да Земфираны сайлап,аңа өйләнгәч,яратмау дигәне,бөтенләй күрә алмауга әйләнде. Сабыр холыклы, һәркемгә ачык йөзле Земфира гына берни белми,берни уйламый элеккечә,ышанычлы, таяныр дуслары булуга сөенеп, яши бирде. Авыл эчендә Рахильгә, төртмә сүзләрне ишеткәләргә туры килә иде килүен... Аның бу турыда ни уйлавы караңгы иде.Зәбирә дә күпмедер вакыт нәтижә ясарга ашыкмады. Земфирада бер үзгәреш тә күрмәде. Зәп-зәңгәр күзләрен тутырып ,Зәбирәнең күзенә туры карап сөйләшә.Гаеплегә бер дә охшамаган.Бар да элеккегечә кебек...
Зәбирәнең туган көне иде! Туган тумачасы,дус-ишләре жыелган... Сыйлы өстәлләр..жылы котлаулар, тостлар...жыр-бию...бәйрәм бик күңелле барды. Башта дәртле музыкага биеделәр...аннан парлы бию игълан ителде... Шул чак, ару гына исереп алган Фәлзиянең ире Илшат,бер читтә утырган Земфираны килеп кулыннан алып, биергә чакырды. Хатын башта карышса да, ир тартып торгызгач, буйсынмый булдыра алмады...Моны күреп торган Фәлзиянең,ачудан, муеннарына кызыл таплар бүртеп чыкты. Земфираның нечкә билендә, иренең кулы ятуын күрү үлемгә тиң иде аның өчен. Хатын бу хәлгә, бер генә минут түзеп торды да, корт чаккандай килеп, ирен йолкып диярлек, жилтерәтеп тышка алып чыгып китте. Берни аңламый калган ир,буйсынып хатынына иярде...Земфира кыен хәлдән чыгу өчен, Зәбирәгә өстәл өсләрен жыештырырга ярдәмләшә башлады... Төсе качкан Фәлзия башкача йөзен ачмады. Зәбирәнең ай-ваена карамый :“Кәефем юк,башым авырта” дип жыенды да ирен култыклап алып,кайтып китте.
Бүген ял. Земфира тәбикмәк пешергән иде.Уңды тәбикмәкләре.Зәбирәне дә сыйлыйсы итеп,бер тәлинкәсен сөлге белән генә каплады да йөгерә атлый дустына йөгереп керде...Бигрәк уңдыргансың,маладис инде син,-дип мактый, мактый чәй әзерләде Зәбирә.Кара әле ,әйдәле булмаса кызык итик...Туган көннән калган бик тәмле шәрабым бар...Рахиль күренмиме дип,тәрәзгә үрелеп тышка күз салды да,урлашкан кеше кебек,шаярып бокалларга шәраб койды:-Күрми калсын әле,дип шыркылдап көлеп алды...Аның гаражында үзенең НЗ сы бар!-Бер авызына тисә ,ул тиз генә туктый да белми әле.Икенчедән бу кызлар гына эчә торган...Шәраб чыннан да,эчәргә бик тәмле иде.Тәннәренә рәхәтлек таратып, каннарын йөгертеп жибәрде. Эй,булгач булсын инде дип ,тагын берәр бокал салып ,әз-әзләп кенә кабып,дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Булды жаный,житте,- дип Земфира башкача салдырмады. -Эшем күп әле-диде, үткән атнада район үзәгеннән яңа сәгать алып кайткан идем, Рахиль шуны элеп бирмәсме икән, - диде хатын, нәкъ шул вакыт ишектән килеп кергән Рахилгә карап... Ярый-диде Рахиль коры гына, - берәр сәгаттән барырмын... Шулай дисә дә, Земфира кайтып керүгә, артыннан ук килеп тә керде: - Кая,кай тирәгә эләсе, - диде ир, үзе Земфираны күзләре белән ашап... Менә шунда элсәк яхшы булыр, - диде Земфира, эләсе урынны күрсәтеп. Тик шунда Рахильнең үзенә карап катканын күргәч: - Син нәрсә аптырадың? - диде елмаеп. -Сине телим, - диде Рахиль... һәм кинәт талпынып, хатынны биленнән кысып алды да, күтәреп диванга егып салды. Моны көтмәгән Земфира, коты очып: - Жибәр, тиле ни эшләвең бу?! - дип ирнең кочагыннан ычкынырга маташты... Тик ир шаярмый иде. Бер тартуда, күлмәк изүен тартып, ертып жибәрде дә, хатынның ап-ак түшләрен кысып капшарга, үбәргә маташты. Шунда гына Земфира ирнең авызыннан килгән хамер исен сизеп алды. Син эчкәнсең...Рахиль жибәр!...Ни эшләвең бу?!...жибәр дим!...кит дим!....Бар көченә көрәшеп,жан ачуы белән ирне тибеп очырды да:-Рахииль,син нәрсә тилерденме әллә, ни эшләвең бу, ни кылануың бу синең?!-дип, күлмәк изүләрен төзәтә-төзәтә,торып утырды... Кырынмаган ирнең, каты яңагы белән сыдырылган бите уттай яна иде аның... Син... син акылдан яздыңмы, ни кылануың бу, Рахиль?! Кемнән кемнән, дус дип йөргән кешедән мондый хәл килеп чыгуы, аеруча авыр иде...аеруча рәнжетте Земфираны... Көтелмәгән бу хәлдән, йөрәге шашып тибә башлады... Кыргый жанварны хәтерләткән ир яңадан: – Жә,-диде, - боргаланма!..без бит сөяркәләр!.. Әле син белмисеңдәмени?.. Бөтен авыл белә...ирләр күземне ачырмыйлар, ә мин әле сине тәмләп тә караган юк... Рахиль яңадан хатын өстенә ташланды, яңадан диванга төртеп аударды. – Жибәр, - диде Земфира, жан ачуы белән, - кычкырам хазер!.. Хатын бармаклары белән ирнең колагына ябышты, өзәрдәй булып битләрен умырды,..йодрыгы белән башын тукмады,..аяклары белән тыпырчынып, ниһаять ирнең авыр гәүдәсе астыннан шуып чыга алып, идәнгә егылды...Рахиль авыр тын алып торып басты да, юлында торган урындыкны тибеп аударып, каты сүгенеп чыгып китте...
Сәер, йөзе кызарып кайтып кергән иренең кыяфәтен, ишегалдында йөргән Зәбирә аңламады гына түгел, үзенчәрәк аңлады. - Ай жаныым, стена каты булган икән лә,- дип сузды ул, иренә сынаулы караш ташлап. – Кызарып-бүртенгән ир жавап бирмәде, хатынга йөзен бормый гына, яныннан эре атлап узды да, гаражына кереп китте. Зәбирә гажәпләнеп бераз басып торды да,шәп-шәп атлап Земфира яшәгән йортка юл алды...Фәлзия салган теге шик корты, инде бар көченә аның жанын кимерә иде. Бу вакытта рәнжүеннән, жанын кая куярга белми торган Земфира, Зәбирәнең кереп килгәнен күреп, үзен кулга алырга тырышты: “Һич белгертергә ярамый”-дип уйлады ул...Бу исерек ирнең,хайвани теләге аркасында дустының гаиләсе бозылуы бар... Тиз генә чәчләрен төзәткәләде...дустын ачык йөз белән каршылады. Зәбирәгә ишектән керү белән, йөзе уттай янып кызарган, елмаерга маташкан Земфираны күрү бердән сәер булса, икенчедән күзе, алыштырып өлгермәгән күлмәкнең таушалган изүенә төште... -Аңлашылды... ниһаять барсы да аңлашылды...афарин дустым, -дип кул чапты Зәбирә...-кеше белми сөйләмәгән ...мин дурак ышанмаган булып йөрим тагы!-дип, чыгарга борылды. -Тукта, дип аңа таба атылды Земфира, нәрсә аңлашылды сиңа?!-Барысы да,- диде Зәбирә. Земфира аның артыннан еламсырап: -Зәбирә тукта әле берүк ... кер әле...тукта әле, ни сөйлисең син?!..Син дөрес аңламадың ,-дип такмаклавын хатын ишетсә дә “хыянәтчеләр”белән ни турындадыр сөйләшергә, аның бер генә теләге дә юк иде... Ачуы яман иде аның!.Нинди еланны түшемдә жылытканмын бит мин!.. дура...дура...дип үзен-үзен тирги-тирги өенә таба атлады хатын... Ышанмадым шул... ышанмадым. Ул кайтуга Рахиль, машинасына утырып каядыр чыгып качкан иде инде. Бер юлы ике хыянәт! Авыр иде Зәбирәгә... Жанын кая куярга белми бүлмә буйлап йөренде ул. Ачудан юлында очраган әйберләрне кырды.. .Өстәл өстендә торган бокалларны алып берсе артыннан берсен стенага чәпәде!.. Шул вакыт телефоны шалтырады... Экранда “Земфира” дигән язуны күрүгә Зәбирә телефонын сүндерде дә: “Бүгеннән,минем өчен, син үлдең!,”-дип дустын кара исемлеккә тыгып,камап куйды...
Гөлфия Гаян
(дәвамын иртәгә укыгыз)
Чыганак: ukytatarstan