Литература
25 Апреля 2023, 07:00

Язмышларны булмый үзгәртеп

Автор: Гөлчирә Галимова. Алтынчы бүлек. Таныш булмаган хатын Энже каршысына ук басып:-Исәнмесез Энҗе.- Исәнмесез, гафу итегез, танымыйм.--Мин Әнисә булам.

Язмышларны булмый үзгәртепЯзмышларны булмый үзгәртеп
Язмышларны булмый үзгәртеп

Таныш булмаган хатын Энже каршысына ук басып:
-Исәнмесез Энҗе.
- Исәнмесез, гафу итегез, танымыйм.
--Мин Әнисә булам.
--Исәнмесез, тыңлыйм сезне, сезгә миннән нәрсә кирәк? Гафу итегез , тик әлегә минем вакытым юк сөйләшергә , мин ашыгам.
--Сиңа беркая да ашыгырга кирәкми Энҗе.
--Аңламадым.
--Ашыкма, .....әле ярый үзем синең каршыңа очрадым, чәй табынына пироглар заказ биргән идек, мин шуларны алырга барам.
--Минем ни катышым бар? Мин пирог пешермим бит.
--Тыңла инде, син укытучы кеше бит, башыңны җүләргә салма. Әнә күрәсеңме Әмирләр капка төбенә кунаклар җыелган? Бүген ул өйләнә, хәзер мулла килә никах укырга.
--Ничек өйләнә?..... Кемгә?
Энҗенең кулыннан сумкасы төшеп китте. Ул яңадан Әнисәгә карап:
--Кемгә өйләнә? Син каян беләсең?
--Ул миңа өйләнә, сиңа күптән әйтергә тиеш иде , тик телефоннан әйтә торган сүз түгел бит . Кара каршы очрашып сөйләшкәч аңларсың дип уйладык. Сине бик яхшы, аңлый торган кыз , гафу итәр диде.
--Кемне гафу итәргә, кемне аңларга тиеш инде мин?
--Энҗе аңла, без син кайтканчы никах укытып өлгерәбез дип уйладык,— Энҗе авылга кайткач никах булса аңа авыр булыр, йөрәген яраламыйк -диде Әмир. Беләсең килсә минем кайтканымны белгәч башта сөйләшмәде ул, ....аннары.....аннары үтенәм кияүгә чык синсез яши алмыйм, һаман яратам, оныта алмыйм диде..
--Юк, дөрес түгел, ышанмыйм.
--Дөрес булмаса нигә кунак җыярга? Әйт..... Бар да дөрес...... Сине генә җәллим. Әмир дә гел,— аны гына җәллим, яшь кызның башын әйләндердем, йөрәген яраладым— дип борчыла.
--Җитәр дәшмә, мин үзем сорыйм, күземә карап әйтсен.
--Бар сора. Ләкин шул хәтле халык арасында Әмирне кимсетергә телисең икән бар, алга бар, тик кимсетә аласыңдыр дип уйламыйм. Ул да шулай диде. Энҗе тавыш чыгарып йөри торган кеше түгел ул, Энҗе фәрештә кебек ди.
--Фәрештә булгач нигә миннән баш тарткан?
--Йөрәккә әмер биреп булмый бит, тирәндәрәк шул, йөрәк тирәндәрәк. Энҗе мине дә гафу ит. Мин син бар икәнен белмәдем. Бары кичә генә белдем. Тик Әмирдән баш тарта алмадым. Мин дә аны һаман яратам.
--Яраткач нигә ташлап киттең?
--Анысы синең эш түгел. Извини миңа китәргә кирәк, кунаклар килеп беткәндер, ә мин һаман урамда йөрим, кайтып киенергә дә өлгерәсем бар. Теләсәң барып сора, мин бары кешеләрнең сиңа җәлләп карауларын теләмим. Ошанмасаң вперёд, мин тотмыйм.
Әнисә көлемсерәп Энҗегә карады да, үз юлы белән улын ияртеп китеп барды . Энҗе Әмирләргә таба бераз карап торды да өенә кайтып китте. Ул юл буеннан атлады да атлады. Күзе томаланган, колагы шаулый, кемнәрдер ниндидер сүз әйтәләр икән ул аларны ишетми. Ул бернәрсә дә аңлар дәрәҗәдә түгел иде. Өйгә кайтып ишекне ачып керде , сумкасын урындыкка куйды. Аяк киемен салып бәрде дә, өстеннән киемен салып тормыйча караватка ауды.
Нигә, нигә? Нигә кабат язмыш мине сыный? Нигә минем кызларымны тартып ала? Әмир син нигә минем хисләрем белән уйныйсың? Үзең бит мин андый кеше түгел дидең. Нигә, нигә әйт мине өметләндердең? Нәрсә дип әйтим әти белән әнигә? Нәрсә дип җавап бирим? Юк, юк мин китәргә тиеш. Ул яшәгән җирдә мин яши алмыйм. Ничек аның күзенә карарга? Юк мин хәзер үк китәм.
Энҗе сикереп торды да шкафтан киемнәрен сөйрәп чыгара башлады. Ул ашыга, ашыга аларны сумкага тияргә тотынды. Кисәктән ишек ачылган тавыш ишетелде:
--Энҗе, Энҗе син кая?
Энҗе дәшмәде, ул киемнәрен сумкасына тутырудан туктамады.
Әмир бүлмәгә керде. Ул андагы күренешкә аптырап:
--Син нишлисең? Сиңа нәрсә булды?
Энҗе берсүзсез аңа карап тора бирде. Әмир кулларын аның кулбашына куеп:
--Әйт әле син нишлисең? Кая җыенасың? Нигә елыйсың аңлат миңа?
--Аңлат? ....Син көләсеңме? ...Ә нигә мин аңлатыйм, бәлки син аңлатырсың. Син миңа өйләнәм дидең. Мин әниләр белән сөйләшкән арада Әнисә белән никах укытасың. Нигә алдан әйтмәдең?
Энҗе үксеп еларга тотынды, үзе:
--Нигә? Нигә әйт, мин бит чыннан да аңлар идем. Башканы яраткач нигә миңа өмет бирдең?
--Тукта, Энҗе син нәрсә сөйлисең?
--Кирәкми Әмир. Мин барында беләм. Бүген сиңа сөенче ясарга теләп иртәрәк кайтырга теләдем, ә син үзең миңа бүләк әзерләп куйган булып чыкты.
--Әйе зур бүләк әзерләдем, тик син уйлаганча түгел. Сиңа кем әйтте мин Әнисә белән никах укыта дип?
— Әмир кирәкми бар киленен көтә. Мин аны күрдем. Ул икегез исеменнән дә гафу үтенде.
--Эх син җүләрем минем. Мин әле ике кызыма әни алып кайтам дип йөрим, әни түгел апа гына икән. Хәзер өч балалы әти булам түгелме соң инде мин? Монда теләсәң теләмәсәңдә өйләнергә туры килә, өч бала карарга авыр бит.
--Нәрсә дидең? Нинди өч бала тагын?
Энҗе Әмирне төртеп үк җибәрде.
Әмир аны яңадан кочагына алып:
--Тыңла җүләрем, мин Галия ападан әниеңнең телефон номерын алдым. Кичә шалтыраттым, һәм без бик матур сөйләштек. Әниең миңа синең бүген кайтуыңны әйткәч без сиңа сюрприз ясарга булдык.
--Ничек? Әни беләнме?
--Әниең, әтиең, Галия апа, Әклимә әни белән бергә.
--Нәрсә эшләдегез аңламыйм?
--Син трамвайдан вокзалга, аннары автобус белән дүрт сәгать авылга кайтканчы без әниләреңне сөйләшкән сәгатьтә машина белән барып алдык. Әниең сүзе буенча син туры безгә кайтам дигәнсең. Менә без сине каршы алып бүген үк никах укытырга теләдек. Ә синең миңа кияүгә чыгасың килми качасың. Әнә әйберләреңне дә җыйгансың. Әле ярый Әлфит күргән синең Әнисә белән сөйләшкәнеңне. Миңа кереп әйткәнче син инде китергә өлгергәнсең. Мин башта машина юлына чыктым, аннары монда килдем. Ә син качарга җыенган, ярар бар кит, мин Әнисәгә өйләнәм, мулланы да, кунакларны да кире борып булмый бит инде.
--Юк, юк мин китәр өчен кайтмадым.
Энҗе Әмирне кочаклап алды.
--Китмим, ишетәсеңме китмим. Белсәң иде миңа ничек авыр булганын.
--Ничек син минем сүзләремә ошанмадың? Яратам мин сине энҗе бөртегем, яратам. Әйдә бераз үзеңне рәткә керт тә киттек, безне кунаклар күптән көтәләр.
--Ә Әнисә, ул бит сездән килә иде.
--Әйе безгә кергән иде саубуллашырга. Ул кайткан көнне үк кергән иде гафу үтенде, мөмкин булса яңадан кавышырга өндәде. Тик мин йөрәгемдә син бар икәнен, кызларыма әни тапканымны, синсез гомеремне күз алдына китерә алмыйм дип әйттем. Күрәсеңме ул минем йөрәгемне икенчегә яраларга теләгән. Яратам дип әйтү генә аз. Яратасың икән ул яраткан кешенең бәхетле булуын телисең, арада нәрсә генә булмасын аны хөрмәт итәсең. Әйдә киттек, безне бәхетле тормыш көтә.
Никах бик матур үтте. Яшьләрне котлар өчен ярты авыл җыелды. Бу көнне ишек бер дә ябылмады. Әмир белән Энҗе бар халыкны таң калдырырлык итеп матур тормыш кордылар. Әмирне шатландырып Энҗе берсеннән берсе батыр ике малай алып кайтты. Авылда Энҗене хөрмәт иттеләр. Ул шәһәрдән кайткан яшьләрдә авылда җиң сызганып эшли алганны исбатлап күрсәтте. Вакыт үтте, Энҗенең дәрәҗәсе үскәннән үсә барды, ул яхшы әни, искиткеч, әйбәт укытучы, дус һәм хатын булды.

Әсәр тәмам.

Автор: Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас