Литература
24 Апреля 2023, 04:46

Язмышларны булмый үзгәртеп

Автор: Гөлчирә Галимова.Бишенче бүлек. Энҗенең йөрәге тилечә тибәргә тотынды, бер минут эчендә башыннан мең төрле уй үтте. Әгәр Әмир элекке сөйгән кызы белән кавышса нишләргә? Юк булуы мөмкин түгел. Ә булса? Энҗенең дә егете иптәш кызына өйләнде бит. Аңа да авыр булды, ул да сөю ачысының нәрсә икәнен белә.--Нәрсә уйлыйсың? Син мине ишетмәдең дә ахыры?

Язмышларны булмый үзгәртепЯзмышларны булмый үзгәртеп
Язмышларны булмый үзгәртеп

Энҗенең йөрәге тилечә тибәргә тотынды, бер минут эчендә башыннан мең төрле уй үтте. Әгәр Әмир элекке сөйгән кызы белән кавышса нишләргә? Юк булуы мөмкин түгел. Ә булса? Энҗенең дә егете иптәш кызына өйләнде бит. Аңа да авыр булды, ул да сөю ачысының нәрсә икәнен белә.
--Нәрсә уйлыйсың? Син мине ишетмәдең дә ахыры?
--Нәрсә турында?
--Мин шулай уйлыйм, әгәр ул сиңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган икән, димәк ул сине ярата. Башкача булуы да мөмкин түгел. Ә ул хатын аңа кирәк түгел дип ышанасы килә .
--Мин дә Әмиргә ышанам.
--Ышан кызым ышан, Ходай Тәгалә нәрсә язган шул була, язмышларны үзгәртеп булмый.
Энҗе сәгатенә күз төшерде.
--Миңа китәргә вакыт, Галия апа берүк үзеңне сакла, даруларыңны вакытында эчәргә кирәк .
--Рәхмәт кызым, хәерле юллар сиңа.
Энҗе кайтканда әтисе дә әнисе дә эштән кайтканнар иде. Алар кызларын бик сагынганнар, сөйләшеп туя алмадылар. Һәр берсенең үз соравы, үз кичерешләре, кая барган, нәрсә эшләгәннәрен сөйләделәр. Энҗе генә һаман сөйләшергә сүзен башлап җибәрә алмады. Бәлки кирәк түгелдер, әгәр Әмир сөйгәне белән кире кавышса, нигә әйтеп торырга? Нигә алар өстенә авыр йөк өстәргә? Юк Энҗе тагын бер, ике көн Әмирдән хәбәр көтәргә булды. Ләкин ул гына шалтыратып хәбәр бирмәде.
Бүген яңа елга әзерләнәләр. Энҗе әнисенә салатлар ясарга булышты, әтисе алып кайткан яшел чыршыны бизәде. Чыршыга гирляндалар гына куярга калды. Ул гирляндага үрелгәндә телефоны шалтырады, бу Әмир иде. Энҗе куркып кына телефонын күтәрде.
--Әйе тыңлыйм.
--Нәрсә хәлләрең?
--Рәхмәт яхшы, ә сезнең хәлләр ничек? Балалар нихәл?
— Яхшы , бар да яхшы. Энҗе ә син әниләрең белән сөйләшергә өлгердеңме әле?
Энҗе әллә нишләп китте. Димәк дөрес, ул сөйгәне белән кавышкан. Мин сөйләргә өлгергән булсам нәрсә була иде? Аның күзенә яшләр җыелды.
--Энҗе, Энҗе кая югалдың?
--Монда мин тыңлыйм.
--Син әниләрең белән сөйләштеңме әле?
--Юк, өлгермәдем, дөресрәге курыктым, белеп әйтмәгәнмен икән.
--Ничек инде белеп? Син нәрсә уйладың тагын? Син кире уйладыңмы? Үзең бит риза дидең, нәрсә булды?
— Мин аңлатырга тиешме? Бәлки син аңлатырсың.
--Нәрсәне?
--Үзең бит әйтергә өлгердеңме дип сорадың, өлгермәгән булса ярар иде дигән кебек.
Әмир көлеп җибәрде дә:
--Эх син энҗе бөртегем, бәлки дөрес әйтмәгәнмендер, әгәр әйтмәгән булсаң бәлки миңа синең яныңа килергә кирәктер? Бергә әйтербез, җиңелерәк булыр дияргә теләдем.
--Дөресме? Син, син...
--Нәрсә син? Мин түгел, син ул әллә нәрсә уйларга өлгергәнсең.
--Миңа синең элекке сөйгән ярың кайткан дип әйттеләр. Син бит аны гомер буе яраткан, оныта алмаган.
--Әйе яраттым, бөтен йөрәгем белән яраттым. Ләкин вакыт яраларны төзәтә, урыны калса да. Мин ансыз яшәргә өйрәндем, өйләндем, хатынымны рәнҗетәсем килмәде. Аны хөрмәт итеп яшәдем. Аңла шуны , мин артка китә торган кеше түгел. Кабат йөрәгемдә сөю хисе барлыкка килде, син миңа яшәргә омтылырга канатлар бирдең. Ничек итеп синең хисләрең белән уйный алам дип уйлый алдың?
--Мин чыннан да бик курыктым. Миннән китәрсең, аралар тоташмый торып өзелер дип уйладым. Әйе яралар төзәлә, бары урыны гына кала . Мин дә беләм ул яраларның нинди ачы сагыш китергәнен.
--Үткәннәр үткәндә калсын, йә әйт үзең генә әйтә аласыңмы? Ашыгыч ярдәм кирәк булса иртәгә килеп җитәм.
--Кирәкми, мин бүген үк әйтәчәкмен.
— Рәхмәт сиңа энҗе бөртегем, язмышыма язгы җилдәй килеп кергәнең өчен рәхмәт. Миңа хәбәр бирерсең, җавабы нинди булса да.
--Ярый, киләсе яңа еллар белән сине.
--Сине дә шулай ук, хәбәреңне көтәм, сау бул.
Энҗе телефонын куйды. Күзенә җыелган күз яшләре бит буйлап тәгәрәп төште. Ул авыр итеп сулап куйды.
Яз җитүгә җылы яктан
Кошларым кире кайтты,
Язмышымда син очрагач
Йөрәгем чәчәк атты.
Көтә идем очрашуны
Сәгать, минутны санап,
Йөрәккәем тынычлана
Нурлы йөзеңә карап.
Безнең бәхетне җимерергә
Теләүчеләр күп булды,
--Барыбер сине яратам -дип
Кысып тоттың син кулны.
--Беркем арага керә алмас,
Бары мине сөй генә,
Бөтен уй, фикеремдә дә
Бары иркәм син генә.
Сине югалтудан куркып
Йөрәгем дөрләп яна,
Аерылуның эзе калмый,
Кала бары тик яра.
Әйе кала шул тирән яра. Дөрестә үткәннәр үткәндә калсын. Йә Раббым бер Ходаем рәхмәт сиңа барысы өчен дә . — дип куйды Энҗе
--Яле, яле, нәрсә өчен минем кызым Ходайга рәхмәт әйтә?
--Минем тормышымда сез булган өчен, син һәм әтием булган өчен. Мин шундый бәхетле әнием.
Энҗе әнисен кочаклап алды.
--Җитәр бәби кебек иркәләнеп торма, әйдә ашап алабыз,
--Яңа елны көтмибезмени?
--Шуның хәтле көтсәң ачтан үләсең. Бар әтиеңне дәшеп кер, ул урамда .
Алар җыелышып өстәл янына утырдылар. Әтисе берничә тапкыр кызына карады да:
--Кызым син нәрсә яшерәсең? Кайтканнан бирле сиңа карыйм, әйтер сүзең бар, тик башларга куркасың, бәлки серләрең белән бүлешерсең?
--Бар да әйбәт әти, ник алай уйлыйсың?
--Кызым әти, әни күзе бинокль кебек, ерактан да, тирәннән дә күрә.
Ул башын борып хатынына мөрәҗәгать итеп :
--Әнкәсе безгә туйга әзерләнә башларга вакыт. Нигәдер йөрәгем сизә безне туй көтә сыман.
Әнисе кызына карап:
--Кызым сине нәрсә борчый, әйт турыдан әйт.
--Тукта, тукта әнкәсе дөрес әйтмисең, тыңла, ихтибар белән тыңла кызым. Әгәр дәшмисең икән, димәк бу бик четерекле мәсьәлә, нәрсә әйтсәң дә без уйларга сүз бирәбез. Әти, әниләр балаларына начарлык теләми. Борчылма сөйлә кызым, сүзеңне бүлдермичә тыңларбыз шулай бит әнисе.
--Сөйлә кызым, җыеп ятма эчеңдә.
Энҗе сөйләргәме юкмы дип карап торды да, башыннан үткәннәрне сөйләп бирде , аннары:
--Мин бик яратам ул балаларны. Әмир чыннан да яхшы кеше .Минем алар белән авылда бер бөтен булып яшисем килә . Мин барын да әйттем, хәзер сездән җавап көтәм.
Әтисе дә, әнисе дә бер сүз дәшмәделәр. Энҗе уйларга комачауламыйм дип торып китеп барды. Ул бүмәсенә кереп караватка ятты .Әйе бу зур һәм бик четерекле мәсьәлә . Чишелешен табу гына бик авыр. Ләкин Энҗе үзенчә карар кылды, әти, әнисе риза булмаса да ул авылга китәчәк, ә риза булсалар ул җир йөзендәге иң бәхетле кеше булачак.
Шактый вакыт үтеп ишек ачылды һәм бүлмәгә әнисе кереп:
--Кызым йоклыйсың мәллә, әйдә сәгать унике тула, яңа елны бергә каршылыйк, әтиең дә көтә.
--Хәзер әнием бер минуттан чыгам.
Энҗе чыгып телевизор каршысына әзерләгән өстәл янына килеп утырды. Президент сөйләп бетергәч сәгать телләре уникене сукты. Алар әтисе салган шампан шәрәбе тутырган бокалны күтәрде.
--Барыбызда бәхетле, исән имин булыйк.
Шәрәп эчелде, әтисе янә сүз башлады:
--Кызым без сиңа бары бәхет телибез. Әгәр син бәхетеңне авылда, шул ике нарасыйның әнисе булуда дип күрәсең икән без каршы түгел.
--Нәрсә?
--Нәрсә ишетсәң шул, бәхетле генә бул, ә үзебездән шуны әйтәм, нәрсә генә булмасын бездән яшермә. Аңла без сиңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
--Әти, әнием рәхмәт сезгә, минем чыннан да авылда яшисем килә . Рәхмәт мине аңлаганыгыз өчен.
--Сиңа рәхмәт балам, үзең дә яшь булуга карамыйча шул нарасыйларны канат астына алганың өчен. Без синең белән горурланабыз. Җиңел булмады әлбәттә ризалык. бирергә. Тик нишлисең, Ходай ни язган, язмышыңны үзгәртә алмыйсың. Бәхетле бул балам.
— Галия апа да язмышларны булмый үзгәртеп диде.
Энҗе каникул беткәнне көтмәде, берничә көн алдан авылга китәргә уйлады. Әмир дә яңалыкны ишеткәч шатланды, тик Энҗе иртәрәк авылга кайтасын аңа да әйтмәде. Аның сөеклесен шатландырасы килде.
Сөенечкә төренеп Энҗе авылга кайтты. Автобустан төшүгә туры Әмирләргә китте. Авыл халкын таный башлаган Энҗе, үзенә таба ун яшләр тирәсендәге улын иярткән чит хатынның килүен күрде. Ул да туп туры Энҗенең каршысына килә иде .

Дәвамы бар.

Автор: Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас