

Энҗе Галия апаларга кайтып китте. Ничек кенә кызларны, сарайдагы терлекләрне карап, кеше өендә авыр булмасын , аның бердә кызлардан аерыласы килмәде. Ул йөрәгенең бер өлеше эзелеп калган кебек хис итте. Ә менә Галия апа аны колач җәеп каршы алды .
--Аллага шөкер кайттың, үзем генә чәй генә дә эчәсем килми, синең белән чөкердәшеп сөйләшеп утырырга ияләшеп беткәнмен. Нәрсә Әмир исән сау кайттымы?
--Әйе Галия апа , күрсәң иде балаларның ничек шатлануын.
— Ә үзең, үзең нишлисең? Йөзең дә калмаган диярлек , авырый башлама инде.
— Юкка борчылмагыз, балалардан гына аерыласым килмәде, бер нәрсә эшли башлыйсым килми.
--Кыен икән шул ияләшкәч. Мин карт җүләрдә сиңа ияләштем. Синсез авызга ризык та үтми. Ә син молодец, баштарак бу кызый сыгылып төшәр, бирелер дип уйлаган идем . Син күпкә көчлерәк булып чыктың.
--Рәхмәт Галия апа, мин бит бары балалар өчен тырыштым.
--Шулай дөньяда төрле хәлләр була, газиз балаларын ташлап чыгып китүчеләр азмы? Ә син чит балаларны үз балаларыңдай карадың, назладың. Моны барда булдыра алмый. Усал үги әниләр дә күп очрый бит.
--Ардым мин, әле иртәгә балаларны укытырга әзерләнергә кирәк .
--Күп калмады инде озакламый яңа ел каникуллары җитә. Әниеңнең кочагына кереп ял итәрсең.
--Бик рәхәтләнеп керер идем, бераз үсеп киткәнмен шуууул.
Энҗе көлеп Галия апаны кочаклап алды.
--Хәзер ике әнием бар кебек, рәхмәт сезгә, сез үзегездә чит, ят баланы яраттыгыз бит. Әле мине мактаган буласыз.
--Әйдә чәйләп алыйк, болай сөйләшсәк икебездә елый башлыйбыз.
Галия апа чәй куйды, коймакка камыр әзерли башлады. Энҗе бүлмәсенә кереп китте . Кисәктән акрын гына ишек шакыган тавыш ишетелде.
— Энҗе ач әле ишекне, кич җитте дип ишекләрне бикләп кергән идем.
Энҗе чыгып ишекне ачып җибәрде . Каршысында 55--60 тирәсендәге хатын кыз басып тора .
--Исәнмесез, ялгышмасам сез Энҗе Идрисовна буласыз?
--Әйе, ә сезгә кем кирәк?
--Сез кирәк, минем сезнең белән сөйләшәсем бар иде.
--Тыңлыйм, гафу итегез, әйдә өйгә керик, урамда салкын.
Энҗе килгән хатынга өс киемен салырга ишарә ясады . Галия апа кем кергән дип карарга ишек янына килеп басты.
--Әклимә синме соң? төнгә каршы нәрсә эшләп йөрисең?
--Мин Галия апа, менә синең кунак кызың белән сөйләшергә дип килгән идем, мөмкин булса.
--Әйдә үт, әнә зур бүлмәгә кереп рәхәтләнеп сөйләшегез. Ә мин коймак элгертәм.
Әклимә кереп диванга утырды.
Энҗе дә кулындагы бармакларын угалап кырыйда басып торды, аның эче пошты ,, бу ханым ни өчен килгән икән"" дип уйлады ул.
--Сеңлем мине бүлдермичә генә тыңла әле. Бу сүзләрне әйтергә миңа да бик авыр.
--Әклимә апа мин ярамаган эш эшләдемме? Сезнең килүегезне аңламыйм.
--Хәзер әйтәм, мин Әлфия белән Гөлфиянең әбисе булам.
Энҗене ток бәргән кебек булды, ул тагында куркуга калды.
--Тик мин.......- дип кенә әйтергә өлгерде, Әклимә апа аның сүзен бүлдереп :
— Әйтеп бетерим инде, гафу итәрсез әгәр дөрес булмасам. Ышаныгыз минем күкрәгемдә йөрәгем яна. Мине җүләргә дә саный аласыз. Ләкин ничек бар шулай әйтәм.
Әклимә тагын туктап калды, ул сүзне нәрсәдән башлыйм икән дип уйлап як ягына каранып алды да ядадан сүзен башлап:
— Сезне минем оныкларым бик ярата. Гел сезнең хакта сөйлиләр. Рәхмәт сезгә авыр вакытта ярдәм иткән өчен . Тик эш анда түгел. Ничек әйтим икән? Мин күп уйладым, йөрәгем каршы килсәдә уйларым белән башка җирдә шул. Аңлагыз мине, мин бары балалар хакында уйлап мондый карарга килдем. Сез яшь, каршы килсәгез дә мин сезне гаепләмим.
--Апа нәрсә булды соң? Энҗе Әклимә янына килеп утырды.
--Нәрсә борчый сезне аңлатып әйтегез әле .?
--Тырышам, ләкин сүз табып бетерә алмыйм. Чыннан әйтәм миңа бу карарны чыгарырга бик авыр булды. Аңла мине үтенәм. Бары балалар хакына тыңла. Без иптәшем белән картлар инде, җитмәсә иптәшем авыру да. Ә балаларга хатын кыз назы кирәк, әни кирәк аңлыйсызма? Балалар сезне ярата, күрәм сез Әмиргә дә ошыйсыз, үзегездә балаларны бик яратасыз. Бәлки Әмиргә кияүгә чыгып матур, яңа тормыш башларсыз?
Энҗе урыныннан сикереп үк торды:
--Сез ни сөйлисез?
--Үтенәм тыңлап бетер, әйе мин бу сүзләрне әйтергә тиеш түгел. Кызымның иренә үзем яңа хатын эзләп йөрим. Бу минем өчен дә бик авыр. Тик балаларның ни гаебе бар? Сез бит Әмиргә дә ошыйсыз, ул әйтми, ләкин ана йөрәген алдап булмый. Мин каршы түгел, сездән дә яхшы хатын таба алмый ул. Әгәр кавышсагыз мин бик шат булыр идем.
--Ничек итеп мин Әмиргә чыгыйм? Кеше ни сөйләр?
--Хәзер инде сөйли торганын сөйләп бетерделәр. Бүген Әмир хастахәнәдән кайтты, мин шуны сәбәп итеп күрше малае белән килдем. Хәбәрләр безгә дә килеп җитте. Башта әрләндем, килеп тузынып китәргә иде исәбем. Аннары шатландым, оныкларымны үз аналары кебек яратучы кеше бар икән дип. Уйла кызым, Әмир бик акыллы, яхшы ир, ул сине бәхетле итәчәк.
--Нәрсә сөйләшеп бетердегезме? Минем коймак өлгерде. Әйдәгез чәйләп алабыз.
Ишектән сөйләнә, сөйләнә Галия апа керде.
--Рәхмәт Галия апа, мине урамда машина көтә. Болайда озак тордым. Зинһар үпкәләмәгез. Миңа китәргә кирәк.
Әклимә киткәч Галия апа белән Энҗе чәй эчергә утырдылар.
--Нәрсә уйлыйсың инде? Мин ул килүгә аңладым нигә килгәнен. Беләсең килсә миндә шул фикердә. Син искиткеч яхшы әни буласың. Синең яратып йөргән егетен юк, булса мин сизәр идем, Бәлки Ходай сине шушы нарасыйлар хакына бу авылга җибәргәндер? Уйла кызым, уйла, ашыкма.
Вакыт барды , Энҗе балаларга булышуын дәвам итте . Әмир белән дә күбрәк очрашып сөйләшә башладылар. Ул да юк кына сәбәпләр табып Энҗе янына килеп йөри башлады. Ә беркөнне каршысына басып:
--Энҗе бәлки безгә өйләнешергәдер.? Туры әйтүемә үпкәләмә. Сүз арттырып йөрүдән мәгънә юк . Дөресен әйтәм, минем яратып йөргән кызым бар иде. Ләкин ул йөрәгемне яралап башкага кияүгә чыкты, бернидә аңлатып тормады. Миндә ачудан өйләндем. Тик Гөлйөземне ахыргы көненә хәтле хөрмәт иттем. Яратмадым тик беркайчанда каршы дәшмәдем, аны хәлемнән килгәнчә бәхетле итәргә тырыштым. Йөрәгемне тагын кайчан булсада сөю хисе биләп алыр дип уйламадым.
--Син ни сөйлисең? Ә кешеләр ни әйтер? Инде болайда нәрсә генә әйтеп бетермәделәр.
--Мин бит бүген үк чык димәдем. Уйла, беләм яшь килеш ике балалы иргә кияүгә чыгасың да килмидер. Бары шуны әйтә алам мин сине бәхетле итәчәкмен, ышан. Үтенәм уйла
Әмир Энҗенең кулыннан тотып: —Яратам. Яратам мин сине энҗе бөртегем. Бары сине генә уйлап йөрим. Юлымда очравыңа мин бик шатмын.
Энҗенең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
--Елама, әгәр риза булмасаң мин аңлыйм, үпкәләмим дә.
-Миңа уйларга кирәк .
-Үтенәм озакка сузма, каникуллар башлана, уйларга вакыт җитәр дип уйлыйм.
Берничә көн үтте, Энҗе балтасы суга төшкән кеше сыман йөрде. Авылда да төрле имеш мимешләр таралды. Кайсы-,, бик яхшы булган, молодец батыр кыз— дисә,, икенчеләре —,, сөйрәлчек, тизрәк яхшы иргә чыгам дип сагыз кебек ябышты— дип әйтүдән дә курыкмады. Шуңа да карамастан Энҗе Әмиргә ризалыгын бирергә булды. Аның да йөрәгенә Әмир керергә өлгергән иде. Бары бер киртә калды, ул да булса әти әнисе белән сөйләшү. Ничек әйтергә? Ничек кабул итерләр? Энҗе Әмирне күреп:
--Мин уйладым, әгәр балалар мине әни итеп кабул итсәләр мин сиңа кияүгә чыгарга риза. Әниләр генә нәрсә әйтер? Каникул көннәрендә алар белән сөйләшермен. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел бит. Тик куркам, бик куркам.
-Курыкмыйча әйт, синең кебек кызны үстергәннәр икән, димәк алар сине аңларга тиешләр.
Әмир белән Энҗе үзләрен бәхетле хис иттеләр. Балалар да яңалыкны яхшы кабул итте. Кышкы каникул җитте. Әмир телефоннан шалтыратып торырга сүз бирде. Энҗе әйберләрен җыя башлады. Галия апа күчтәнәчләрен алып кайтты, ул Энҗе каршысына басып:
— Әниеңә күчтәнәч , әниеңнең туган көне дидең иде -" дип Энҗенең кулына матур яулык тоттырды.
-Рәхмәт сиңа Галия апа.
-Автобус кайчан китә?
-Тагын ике сәгать бар әле.
Галия апа бик борчулы күренде. Энҗе аңа карап:
-Галия апа мин бит озакка китмим, хәзер үк моңая башлама инде.
Галия апа Энҗегә карап алды да әйтим микән, юк микән дигән кебек:
-Эш анда түгел, Әмирнең элекке сөйгән яры кайткан иреннән аерылып. Хәзер нәрсә буласын бер алла гына белә. Әмир гомер буе аны яратып яшәде. Өйләнсә дә йөрәге янып көйде, ә тышка чыгармады. Гөлйөземен борчырга теләмәде. Авылда барыда уч өстендә кебек, яшерә алмыйсың. Берсе күрмәсә, икенчесе сизә.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.