

Энҗегә яңалыкларны әллә каян эзләп йөрергә кирәк булмады, дәрес арасында, озын тәнәфес вакытында ул укытучылар бүлмәсенә кереп утырды. Укытучылар төрлесе төрле эш белән мәшгуль. Энҗе кергәнне күргәч укытучыларның берсе кызга сынаулы караш ташлап:
--Энҗе Идрисовна нәрсә хәлләрегез? Сезне иртә белән күрмәгән идем, каланы сагынган булгансыздыр инде? Кире киләсегез килмәгәндер ә ?
Энҗе елмая төшеп:
--Аңлыйм, бөтен кешегә ярап булмый. Син нинди булуга карамастан һәрбер төркемдә каршы килүчеләр бар. Минем сезне үпкәләтәсем килми, тик сезнең сүзләр буенча шулай килеп чыга . Шәһәрдә авылдан килгәннәрне, авылда шәһәрдән килүчеләрне яратмыйлар. Ләкин бар да бер түгел һәм мин бирешергә җыенмыйм. Шәһәр яшьләре дә авылда җиң сызганып эшли алганны исбатлап күрсәтәчәкмен. Кайчан булса да сез үзегез аңларсыз.
--Мин бит сезгә каршы килмим, бары шәһәрдән кайткач авылда каласыгыз килмидер дип кенә әйтергә теләдем. Шулай күңелегезгә авыр алырсыз дип уйламадым.- дип,
каршы килүче укытучы чыгып китте . Энҗе янына олы яшьтәге укытучы килеп:
--Сез үпкәләмәгез инде, Зәйнәп начар кеше түгел.
--Юк үпкәләмим. Мин барында аңлыйм.
— Яллардан соң исән сау килеп җиткәч әйбәт, балалар да сагынгандыр. Сезнең бит кечкенә балалар. Алар үзләренчә кызык, әле мәктәпкә киләселәре киләдер, үскәч башкага әйләнәләр.
--Әйе бик сагынганнар, үзем дә бик сагындым. Тик...
Энҗе туктап калды.
--Нәрсә тик? Нәрсә борчый сезне? Бәлки мин ярдәм итә алырмын.
--Беләсезме мине Гарипова Әлфиянең үз үзен тотышы бик тә борчый. Дәрестә дә парта артына утырган , ә уйлары белән әллә кая йөри.
--Әй Аллам нишлисең инде, балакайларга бик күп сынаулар аша үтәргә туры килде шул. Башта әниләре үлде, хәзер әтиләре хастаханәдә ята.
--Ә нәрсә булган соң аның белән?
-Эштә ялгыш таеп егылган, кабыргасы сынып үпкәсенә кергән. Операция уңышлы ясалган, хәзер алга таба диләр, терелеп кайтасы гына кала .
--Ә балалар кем белән яшиләр?
--Күршеләре Әминә апа карый.
--Аларның үзләренең дә өчәү, бигрәк тә авырга туры килә аларга. Хәзер ике нарасый артты, Әлфиягә дә дәрес әзерләргә булышырга кирәк.
--Рәхмәт яусын аларга, олы йөрәкле кешеләр,
--Ә нигә әбиләре килмәгән?
--Борчып тормадык, беренчедән бабалары авырый, йөрәк белән интегә. Ә алар үз авылларына алып китсәләр дәресләр кала дип уйладык. Каникуллар бетә бит. Әтисе белән сөйләштек тә, шундый карарга килдек.
--Ә мин Әлфиягә әтиең янына алып барам дидем.
--Әйткәч үтәргә инде, хәлеңнән килгәнчә ярдәм ит.
Энҗе сүзендә торды , ял көнне балаларны әтиләре янына хастаханәгә алып барды. Көннәр акрын гына үтә барды..Энҗе мәктәптән кайткач Галия апага өй эшләрендә булышты, аннары дәфтәрләр тикшерде, икенче көнгә укыту планы буенча эшләп, Әлфия белән Гөлфия янына дәрес әзерләргә булышырга барып йөрде. Ул күп уйланды һәм Галия апасы белән киңәшләшеп алырга булды.
--Галия апа мин бер әйбер уйладым, тик сезнең киңәшегез кирәк.
--Әйтеп кара нәрсә уйлап таптың? Мин бик рәхәтләнеп булышам.
--Минем балаларга булышасым килә. Башта сездән киңәш сорарга булдым. Дәрестән соң көн дә барып булышып йөрим, тик күзләрендәге моңсулык мине борчый. Башта сезнең белән сөйләшеп монда алып кайтырга теләдем, аннары әгәр өйләрендә яшәсәләр бәлки бераз булса да тынычланырга ярдәм итәр дип уйладым.
--Син дөрес уйлаган уйлавын, мин бик шат синең башыңда шундый фикерләр булуына, тик....
Галия апа урыныннан торып газ плитәсе янына килеп чәй куеп җибәрде. Бер сүз әйтмичә уйланып басып торды.
--Галия апа нәрсә тик? Әйтеп бетерегез.
--Белмим дә ничек әйтергә.
--Ничек бар шулай әйтегез. Мин бит киңәш сорадым, турыдан әйтегез.
--Беләсеңме күп кеше аңлар сине бер шигем юк . Бары кайбер вакыт кешенең яхшы гамәлен киресенчә аңлап гаепләүчеләр табыла. Менә монысы инде зур каршылыклар китереп чыгара.
--Нишләргә инде Галия апа? Җәллим мин ул балаларны. Әлфиянең укуы начарайды. Ул төшенкелеккә бирелде. Кечкенә кыз булса да язмыш биргән сынауларны үтәргә тырыша. Ләкин күзләренә карасаң аның нинди кайгы кичерүен күреп була.
--Әгәр кеше сүзеннән курыкмыйча балалар карарга телисең икән, минем сүзем шул, әтиләре кайтканчы балалар белән алар йортында яшә. Чыннан да Әлфия белән Гөлфиягә өйләрендә тыныч булыр.
--Дөресен әйткәндә кеше сүзеннән дә куркам. Ничек аңларлар, ачы телле кешеләрдән куркам.
--Егылмыйча гына җирнең катымы юкмы икәнен белеп булмый . Алланың рәхмәте белән бар да әйбәт булыр. Син бит бөтен йөрәгең белән балаларга ярдәм итергә тырышасың, димәк син изге юлда. Ә яхшы кешеләрне Алланың рәхмәте калдырмый. Яшь кенә булсаң да балаларны яклыйсың, рәхмәт сиңа. Әйдә әйберләреңне җый, мин дә синең белән барам. Балаларны өйләренә алып кайтырга булышам. Тик бер теләгем бар .
--Нинди Галия апа ?
--Син мине дә онытма, кергәләп чык.— дип Галия апа Энҗене кочаклап алды.
--Галия апа сез үзегез дә кечкенә бала кебек.
Менә шулай сөйләшеп, икәүләшеп балаларны өйгә алып та кайттылар. Әлфия белән Гөлфия чыннанда өйгә кергәч җанланып киткән кебек булдылар. Йөзләрендә елмаю, шатлану чаткылары беленә төсле тыелды.
Язмыш җилләре кешеләрне ничек кенә сынамый, утка кертә, суга сала. Энҗенең дә тормыш сукмакларына Ходай яңа эзләр калдыра. Ул балаларны яхшы карарга тырыша. Әтисе өйдә юклыгын, кайгы хәсрәтләрен аз булсада онытып торуларын тели. Ләкин Галия апа хаклы була. Энҗене бер яктан мактап якласалар, икенче яктан аның дәрәҗәсен төшереп төрле сүзләр йөри башлады.
Кайберләре, ,,,, кара инде үзе ир йортына барып керде ятсыз" дисәләр, икенчеләре,, , яшьләр хәзер оятларын югалткан, үзләре ирләр артыннан йөри"" дип арттан сөйләп кала. Берсенең дә Энҗенең нинди сәбәпләр аркасында ул йортта яши башлавы турында дөреслекне беләселәре килми, дөресрәге теләмиләр. Бу сүзләрне ишетү Энҗегә авыр булды. Ләкин ул акланмады, каршы дәшмәде. Чөнки Галия апасы аны алдан кисәтеп куйды. Белә торып бу адымга баргач хәзер түзәргә генә кала. Нәрсә генә булмасын Энҗе башын күтәреп узды сынауларын. Шунысы шатландыра, авыр операция булуга карамастан Әмир тиз терелә. Аның кайтуын гына көтәргә кала. Энҗе бернигәдә карамый балаларны тәрбияли, әкият укый, уйната, ашата, битләреннән үбеп йокларга яткыра, вакыт булган саен әтиләре янына хастаханәгә алып бара. Ниһаять берничә көннән Әмирне дә хастаханәдән чыгарабыз дип әйттеләр. Бу көнне Энҗе дә түземсезлек белән көтте. Әле ияләшмәгән килеш, балалар, мәктәп, җитмәсә ишегалды тулы терлек карарга. Арды, бик арды Энҗе. Аның бер көн булса да көне буе ятып ял итү иде теләге. Һәм бу озакламый тормышка ашачак. Аның Галия апасы белән сөйләшеп чәй эчеп утыруы искә төште. Бигрәк яхшы кеше булды аның йорт хуҗасы. Галия апа белән нәрсә турында теләсәң дә сөйләшеп була, барсына да җавап таба , киңәшен бирә. Шундый кеше белән яшәвенә ул чиксез шат иде.
Энҗе Әлфия белән дәрес әзерләп утырганда кечкенә кыз кисәктән генә:
--Әтием, әтием кайтты.
Гөлфиянең тавышына аларда ишек янына килде. Гөлфия әтисе кочагына кереп әтисенең битеннән үбеп:
--Без сине шундый сагындык әтием.
Энҗе Әмирнең битенә карарга оялыбрак:
--Исәнмесез, сезне хастаханәдән чыгардылармы? Бик әйбәт булган.
--Әйе, менә кайтып та җиттем.
Ул өс киемен салып зур бүлмәгә диванга кереп утырды. Кызлар әтиләренең кочагына кереп киттеләр дә, елмаешып әтиләренә карап торалар.
--Хәзер инде миңа китсәм дә була, ашарга пешкән, балаларны ашаттым, бүгенгә дәрес әзерләгән.- диде Энҗе, күзләрен яшерә төшеп.
--Рәхмәт сезгә, әйдәгез мин сезне озата чыгам.
Энҗе киенеп әйберләрен алды. Капкадан чыккач Әмир яңадан:
--Әгәр сез булмасагыз минем балалар нишләрләр иде? Сез хастаханәгә килеп бездә яшәргә теләвегезне әйткәч, бик шатландым. Кызлар сезне болайда яраталар, гел сезне сөйлиләр иде. Ә сез бездә яшәргә булгач, алар өчен зур шатлык булды .Сез искиткеч яхшы кеше.
--Кирәкми мактарга, мин хәлемнән килгәнне генә эшләдем. Тыныч төннәр сезгә.- дип,
Энҗе Галия апаларга кайтып китте .
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.