

Энҗенең эштән кайтканда бердә кәефе юк иде.
--Синең беренче көнне үк кәефең корылып кайтты, әллә балалар укыту ышамадымы?
--Галия апа эш укытуда түгел. Беләсезме иртәдән үк кәефем корылды. Башта бер укучы кызым соңа калып килде, аннары бер малай егылып бармагын сындырды. Белмим нәрсә әйтергә дә.
--Бармак сындырулар була инде ул. Балалар хәзер бик шук бит .Соңга калулар да булгалый, каникул бетте генә, уянырга ияләшмәгән әле , алар йокларга ярата ә кем соңга калып килде инде?
--Юк йоклау башка, монда әтисе килеп,, уятырга кайтып җитмәдем гафу итегез" диде.
--Ә кем соң ул?
--Әмир Гарипов, Әмир. Кызы Әлфия, уятырга өлгермәдем ди бит, әнисе уятсын иде, баланы укырга биргәч бераз уйланырга кирәк бит.
--Тукта син сеңлем, кызма, башта белеп сөйләш, аңларга тырыш дидем бит мин сиңа. Күрәсеңме , син әле үзеңнең сыйныфыңның ни балаларын, ни әти әниләрен белмисең. Бер нәрсә белмичә карар чыгарырга ашыкма.
--Галия апа......
--Әйттем бит мин ашыкма дип. Беренчедән Әмир ике баланы берүзе генә карап үстерә, бик уңган ир- ат ул. Бик яшьли өйләнде ул Гөлйөземенә. Анысыда ничектер сөйләшү буенча гына дип сөйләделәр. Тик Әмир хатынын бик хөрмәт итеп яшәде. Аны хөрмәт итмичә дә булмый иде, бик уңган һәм акыллы, тыныч холыклы хатын иде ул. Бер ел элек авырып үлеп китте шуууул. Менә Әмир үзе генә чаба инде. Эшли дә, балаларын да карый. Кечкенәсе әле балалар бакчасына йөри. Иртән торып кырда эшләп кайта ул. Соңга калып нишләде инде? Ә син тизрәк әллә нинди уйлар белән баш ватасың. Син әле яшь, шулай акрын гына өйрәнәсең инде. Алар бездән ерак тормый, мәктәп юлы өстендә генә яшиләр. Син бит укытучысы, бераз шефлыкка ал, булыш. Сиңа да хөрмәт белән карый башларлар.
--Рәхмәт Галия апа , сез булмасагыз нишләгән булыр идем ?
--Мин булмасам язмыш өйрәтә кызым. Һәр кеше үзенең ялгышларыннан чыгып хаталарын төзәтә, тормышка башкача карый башлый. Беркем дә дөньяга белеп тумаган.
Көннән көн үтә барды. Энҗе балаларга ихтибарлы булырга тырышты. Дәресләре беткәч тә кайтырга ашыкмады. Һәркөн бер, ике балага дәресләр әзерләргә булышты аңламаганны аңлатты һәм ярдәм итте. Балалар да яңа укытучы апаларына ияләштеләр. Һәрберсенең дәрестән соң укытучы апалары белән каласы килде. Әлфия дә укытучы апасы белән сөйләшеп кайтырга яратты. Алар икәү бергә сеңлесе Гөлфияне балалар бакчасыннан кереп алалар, аннары юл буе сөйләшеп, көлешеп кайталар. Вакыты белән Энҗе апалары аларга керә һәм бергә дәрескә әзерләнәләр. Әлфия язма эш эшләгәндә Энҗе Гөлфиягә әкиятләр укый, уйната иде. Кайвакыт киресенчә кызлар апаларына кунакка киләләр , озак кына утыралар. Ул көннәр кызлар өчен бәйрәмгә әверелә, чөнки апалары аларны тәмле коймаклары, ашлары белән сыйлый . Вакыт тиз үтте, беренче чирек ахырына якынлашты. Көзге каникул башланды. Энҗе әти, әнисен бик сагынды. Көндә телефоннан сөйләшеп торсалар да аларны бик күрәсе килде. Тик ул үзенең шәһәренә, 24 яшенә хәтле яшәгән йортына кайткач, авылны сагынырмын дип уйламады. Беренче төнне үк йоклый алмыйча боргаланып чыкты. Аңы трамвай тавышы, яки кычкыртып үтүче машиналар, лифтның ишек ачылулары борчыды. Нәрсә соң бу ? Энҗенең башта хәтта авылга эшкә барасы килмәде, ә хәзер тизрәк каникул бетсен дип уйлый.
Иртә белән чәй эчеп утырганда әнисе кисәк кенә сүз башлады:
--Кызым кайтканнан бирле үзеңне әллә ничек сәер тотасың, авылда яшәргә бик авырмы?
--Юк әнием, мин үзем дә курыккан идем, ләкин миңа бик ошый. Авылга да ияләшеп беттем, кешеләре белән уртак тел таба алмам дип уйлаган идем, киресенчә алар шул хәтле яхшы кешеләр булып чыкты. Мин үкенмим әнием, үкенмим.
--Мин дә бик борчылдым, мине борчылмасын өчен әйтмисең дип белдем.
--Син нәрсә инде әнием, мин үземдә аптырыйм, миңа шәһәрдә яшәү ошый иде, ә хәзер мин үземне авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Белмим әнием мин бик бәхетлемен.
Энҗе әнисен кочаклап алды да:
--Әнием син дә минем белән бергә шатланып яшә.
Әнисе шикләнеп кенә карап алды, кызының күзенә туры карап:
--Әйт әле дөресен, бәлки берәр егет тапкансыңдыр, шуңа шатланасыңдыр?
--Юк әнием, әлегә кадәр тапмадым, вакытым да юк. Мәктәптән кайткач та дәфтәрләр тикшерәм, икенче көнне балаларны ничек укытырга, ничек дәрес бирергә дип әзерләнәм. Аннары Әлфия белән Гөлфия янында вакытым үтә.
--Алары кем инде тагын?
— Әнием Әлфия минем укучым, Гөлфия сеңлесе. Аларның әниләре үлгән, йөрәкләрендәге яра әле дә төзәлеп бетмәгән. Мин бары хәлдән килгәнче булышам.
--Нигә бүтән туганнары юкмы? Әбиләре бардыр бит ? Юк мин булышма димим, тик кыз балага әни, әби кирәк.
--Әбиләре бар, ләкин алар башка авылда яши, ә әтисенең әнисе дә әтисе дә үлгән.
--Әтиләре кая эшли балаларның?Кем соң ул ? Авыр инде яшь ир- атка кыз балалар тәрбияләп үстерергә.
-Шуңа булышам да инде. Ул колхозда эшли,көне буе кырда.
-Соң кыр эшләре бетмәдеме?
--Бетте, тик хәзер кая эшләгәнен сораганым юк.
--Кызым сак бул, хатынсыз ир бит ул, гашыйк була күрмә тагын.
--Нәрсә сөйлисең инде тагын, минем аны күргәнем дә юк, очрашкач та исәнме, сау бул, нәрсә хәлләр, рәхмәт сүзеннән башка бер сүз әйтешмибез.
-Ярый кызым, яшьлек җүләрлегең белән ике балалы иргә ошанып килен булып калма авылда.
--Әни инде, мин бит акылсыз бала түгел , үзем укытучы бит.
Энҗе әнисен янә кочаклап:
--Рәхмәт әнием, бик тәмле булды, беләсеңме син минем аерым яшәгәнне белгән кебек ашарга пешерергә өйрәткәнсең. Галия апа да, кызлар да тәмле пешерәсең дип мактыйлар. Рәхмәт әнием, рәхмәт яшәргә өйрәткәнең өчен.
-Ярый ялагайланма, әтиең эшкә китте, ә мин Нәсимә апаларыңа барып кайтам.
-Мин дә дустым янына барып киләм, кайбер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк .
Энҗе җыенып иптәш кызына китте. Урамда ачы җил чыкты. Бәхеткә трамвайны озак көтеп торырга туры килмәде. Ул трамвайга кереп уртадагы урынга ук барып утырды. Тәрәзә аша иптәшләре белән йөргән урамнар, паркларны карап узды. Үзедә сизмәстән авылдагы күл буйларын, агачларны, кырларын искә төшерде. Әкренләп кенә Әлфия белән Гөлфия дә аның уйларына кереп урнашты. Сагынды ул кызларны. Аларның шаркылдап көлүләрен, суга батып кайтуларын, сөйләшеп чәй эчү белән елый елый дәрес әзерләүләрен сагынды.
Иптәш кызлары белән очрашып, әнисе белән театрларга йөреп каникул беткәне сизелмәде дә.
Ниһаять Энҗе яраткан мәктәбенә, эшенә әйләнеп кайтты . Балалар да укытучы апаларын сагынганнар. Алар берсеннән берсе уздырып авыл хәбәрләрен сөйләделәр. Бары Әлфиянең генә күңеле китек кебек күренә. Энҗе аның янына килеп:
-Ә син нәрсә суга баткан мәче кебек утырасың? Уку башланганга бер дә шатланмыйсың ахры?
-Апа мин укырга яратам, тик бер дә шатланасым килми.
Энҗе Әлфиягә карап алды да, башыннан акрын гына сыйпап:
-Нәрсә булды инде алтыным?
-Апа әтине хастаханәгә салдылар, без күрше Әнисә апаларда торабыз.
--Әтиеңә нәрсә булган?
-Мин әйтә белмим, ул каты авырый ахры инде дүрт көн ята.
--Мин дәресләрдән соң белешермен, ә ялга хәтле чыгармасалар без аның янына барырбыз ярыймы?
-Рәхмәт апа.
Дәвамы бар.
Автор: Гөлчирә Галимова.